Җиңү бәйрәме
классный час по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Әтнә муниципаль районы
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе
(Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль чыгыш)
2013
1Алып баручы:
Митингка диеп җыелдык без
Май аеның матур көнендә.
Һәлак булган якташларыбызның
Исемнәрен гөлдән үрергә.
Исәнмесез, хәерле көн сугыш һәм тыл ветераннары! Тормышның катлаулы, сикәлтәле юлларыннан атлый–атлый, Җиңүнең 68 еллыгын каршыларга җыенасыз. Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, саулык, иминлек телибез. Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы белән без Сезгә бурычлы.
2Алып баручы :
Җиңү көне! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул һәр кеше өчен аеруча истәлекле, кадерле.
Ерак иде ул көн, озак көттек,
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.
Җиңү килде, җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден – медальләрне чыңлатып.
1Алып баручы : Бүген без сезнең батырлыгыгыз, түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен җыелдык. Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән, балачагыгызны сугыш урлаган. Безнең тормышыбыз сезнең өчен җәннәткә тиңдер.
1 бала :
Их, бабайлар, сезнең яшьлегегез
Туры килгән авыр чорларга.
Сез күргәнне сөйләгән сүзләрдән
Җирне була кат-кат чорнарга.
2бала Шау-гөр килеп халкым бәйрәм итә,
Салют балкый илем күгендә.
Йөрәгемне кысып утлы төен,
Ачы төер тора күңелдә.
2Алып баручы :
Бөек Ватан сугышыннан соң ничәмә дистә еллар узды инде. Бер уйласаң, ул онытылырга, тарихи хакыйкать булып кына калырга тиештер кебек. Ләкин юк, калган сугыш һәм тыл ветераннарының тән һәм күңел яраларында, имгәтелгән язмышларында, хәтта сугышны күрмәгән миллионнарча кешеләрнең дә кичерешләрендә дәвам итә.
3 бала: Менә шулай халык ул елларда
Ватан өчен утка атылды.
Менә шуңа күрә бу зур сугыш
Ватан сугышы дип аталды.
1Алып баручы : Моннан нәкъ 70 ел элек дөньяда Гитлер исемен йөрткән бер адәм, бөтен кешене үзенә буйсындырырга теләп, сугыш башлаган. Ул яулап алган җирдә яшәүчеләр аңа буйсынырга, кол булып яшәргә тиеш булган. Ниятенең күпмедер өлеше тормышка да ашкан: Гитлер күп илләрне басып алган. 1939 нчы елда башланган сугыш. Икенче Бөтендөнья сугышы дигән исем астында тарих китапларыбызда урын алган. Әлеге кара афәт 1941 елның матур җәендә безнең илебезгә дә үзенең канатларын җәйгән.
2 алып баручы 22 нче июнь. Таң атып килә.Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утында тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. (Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә)
4 бала: Без шат идек, бездә иде бәхет,
Тулып – ташып сулар ага иде!
Күктә йөзгән кояш, йолдыз, айга
Сөенеп – көлеп күзләр бага иде.
5 бала Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады, -
Алды җирне сугыш ялкыны.
Җыр: “Озатып вокзаллар каршында”
1Алып баручы :
Бөтен Европаны каплаган кара болытлар таралып, Бөек Ватан сугышы гарасаты тынып калуга ярты гасырдан вакыт үтеп тә китте. Әмма ул көннәрнең канлы сугыш вакыйгалары бүген дә күпләрнең күңелләрендә саклана, сугыш яралары үзләрен һәрдаим сиздереп тора. Фашизмны җиңү өчен халкыбыз бик кыйммәт түләде. Сугыш 27 миллион кеше гомерен алып китте, шуларның йөзләрчә меңе безнең якташларыбыз -татарстанлылар, авылдашларыбыз иде.
2Алып баручы :
Бөек Ватан сугышына, ут эченә Түбән Көек авылы җирлегеннән генә дә 764 кеше яу кырына китте. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз еракта - яу кырында ятып калды.
Авылыбызның иң уртасында,
Таш һәйкәл искәртеп тора
Яуда калган авылдашларыбыз турында.
Гүя, әйтә һәйкәл:
Тукта, иптәш, тукта
Безнең яннан
Тыныч кына үтеп китмә син!
Без гади бер сын гына түгел,
Без - авылдашларың синең!
Онытма, син,
Бик кыйммәткә төште
Синең бәхет безгә!
Шул хакта гел сөйләп тору өчен
Таш сын булып, һәйкәл булып
Кайттык авылга сезгә!
1Алып баручы укучы :
Әйе, яу кырында башларын салган авылдашларыбызның исемнәре мәңге безнең күңелләрдә һәм һәйкәлдә уеп язылган.
6 бала: Гәүдәләре кайда күмелсә дә,
Исемнәре мәңге хәтердә.
Тугрылыкка, уяулыкка сакчы
Мәрмәр һәйкәл – утлы хатирә
7 бала Авыл уртасында һәйкәл тора.
Истә һаман дәһшәтле көннәр.
Дәшә сыман җан авазы белән:
“Тыныч булсын дөнья, кешеләр!”
8 бала Авыл уртасында һәйкәл тора,
Күз карашы гаять сагышлы.
Барысы да үзебездән тора.
Булдырмаска кирәк сугышны!
9 бала. Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
10 бала Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка,
Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куыйк,
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
11 бала: Гасырларның хәзер һәр минуты-
Бер минутлык тынлык аларга.
Тып-тын алар шуңа.
Таш һәйкәлләр
Эчтән генә тиеш янарга.
2Алып баручы :
Илебез азатлыгы, алдагы көннәребезнең бәхетле булуы өчен, бер кайтырбыз, диеп китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды.Ә кайбер гаиләләргә Җиңү шатлык алып килде.
Җирлегебездән сугышка алынган ир-атларның 404 енә аяксызмы, кулсызмы ул, туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтырга насыйп булды.
1 Алып баручы :
Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә аларның 1 се генә Шакирова Наҗия апа гына сау-сәламәт.
12 бала:
Буыннардан-буыннарга...
Күчә барыр сезнең даннар...
Рәхмәт сезгә ветераннар!
Берлингача барып җитеп,
Фашистларны тар-мар итеп,
Илгә Җиңү китергәннәр,
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
2 Алып баручы укучы :
Әйе, ветераннарыбыз үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардылар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә, безгә Җиңү таңын күтәрергә насыйп булды.
13 бала:
Тугызынчы май килгән саен
Әбкәм күпме яшен түккән,
Мондый кайгылы бәйрәмнәр
Булмаса иде җирдә бүтән...
Тол хатыннар, сөеп туймас ярлар
Әле һаман сагынып көтәләр,
Яу кырыннан кайтмый калганнарның
Кайтуларын өмет итәләр.
Җыр: “Хәбәрсез югалганнар”
1Алып баручы:
Бөек Җиңү сугыш кырларында гына яуланмады. Моңа тылдагы хезмәт ветераннары да зур өлешләрен керттеләр. Авылдашларыбыз сугыш вакытында ачлыктан, суыктан интегәләр, яраткан кешеләре үлә, тылдагы бөтен эшләр алар өстендә, өши-өши урман кисәләр, фронтка ярдәм итәргә кирәк, шулай да алар сынып төшмиләр.Тылда хатын-кызлар, әле беләкләре дә ныгып җитмәгән малай-кызлар, әби-бабайлар фидакарьләрчә хезмәт куялар.Аларның күргәннәрен сөйләп кенә бетеререлек түгел. Без яшь буын моны аңларга һәм аларга хөрмәт белән карарга тиешбез.
14 Бала:
Сугыш чорындагы кешеләрнең
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә
Батырлыкны кабат күрергә.
Өйрәнергә тормыш авырлыгын
Алар кебек җиңә белергә.
2 Алып баручы :
Вакыт яраларны төзәтә диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми. Ел саен чәчәкләргә төренеп ялтыраган кояшлы 9 нчы май бу яраларны тирәнрәк ача. Сугыш беткәнгә 66 ел үтсә дә, йөрәкләрдән һаман да кан саркый. Авылыбызда ничә кеше әти сүзен әйтергә дә тилмереп яшәгән, алар арасыннан күбесе аларның төс кыяфәтен дә күз алдына китерә алмыйлар, чөнки алар тумаган да булалар. Карар өчен әтиләренең фотосурәтләре дә калмаган. Бүген алар әти сүзен әйтергә тилмергән ап-ак чәчәле апа-абыйлар.
Күп еллар үтсә дә, узса да гомерләр,
Белмәсәм дә, күрмәсәм дә нурлы йөзләрең.
Балачак җылысын, әтилек тойгысын,
Хыялымда синнән эзләдем,- диләр алар.
( Җыр: “ Кирәкми сугыш”)
1 алып баручы: Хөрмәтле апа-абыйлар! Сезнең кичерешләрегез, борчуларыгыз булып та сабыр, ятимлек ачысын тоеп, тол әниләрегез янында зур терәк булып яшәвегез белән без горурланабыз һәм сезнең алдыгызда башыбызны иябез. Рәхмәт сезгә! Сез безгә үрнәк кешеләр.
Башлангыч сыйныфлар өчен
1.Зур бәйрәмгә багышлана бүген,
Туган илдә бөтен уңышлар.
Бөек Җиңү көнен каршы алыйк,
“Күп “5”леләр белән без дуслар.
2.Һәрчак безгә кояш көлеп карый,
Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.
Без яшь буын,
Иң бәхетле буын.
Дары исен без белмибез.
3.Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч һәм рәхәт тормыш.
4.Шауласын яшел урманнар,
Яфрак ярсын тал тирәк.
Яшәсен өчен матурлык,
Хор: Безгә тынычлык кирәк!
5.Җирне сугарырга теләп,
Чишмә ага челтерәп.
Мәктәпләр, йортлар салырга,
Хор:Безгә тынычлык кирәк.
6. Илебезнең күге гел аяз булсын,
“Уф” дип алмыйк әле сулышны.
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.
Җыр: “Тынычлык җыры”
2 Алып баручы : Бөек Ватан сугышы ветераннары һәрвакыт үз чыгышларында “Ходай тәгалә, без күргәнне оныкларыбызга күрсәтмәсен диләр. Ләкин күбесенең оныкларына да сугыш газапларын кичәргә язган булган икән. Әйе, вакыт аларны сайлады.Әгәр без бүгенге тантанада башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребезне искә алабыз икән гаепләмәссез дип уйлыйбыз, хөрмәтле ветераннарыбыз.
1Алып баручы : Бөек Ватан сугышында илебез өчен бабаларыбыз булса, хәзергесе вакытта Чечня, Афган халкының гомерләре өчен абыйларыбыз, энеләребез башларын салды.
Эх яшь егет!
Әфган халкы диеп
Чит җирләрдә каның коелган,
Комда ятып төшләреңә керде,
Түгәрәк күл-казлар коенган.
Батырлыгың кат-кат макталса да
Никтер синең күңелең боеккан.
1 Алып баручы :
Хөрмәтле кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән, бер минутлык тынлык белән искә алыйк. Бер минутлык тынлык.
2 Алып баручы: Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына, Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
1Алып баручы укучы : 1945 елның 2 маенда Берлин алына. Берничә көннән дошман тар - мар ителә Һәм бирелә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы Совет Армиясенең данлы Җиңүе белән тәмамлана. Һәр көнне 79000 кеше һәлак булды. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Ул көн килде. 9 май!
2 Алып баручы :
Бөек Җиңүгә 68 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын. Хөрмәтле ветераннар! Ходай биргән гомерегездә балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның олы ихтирамын, игелеген күреп яшәгез!
Җыр: “ҖИҢҮ КӨНЕ”