"Әниләрне кадерлик!"
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
МАКСАТ: - газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,
шәфкатьлелек тәрбияләү;
- аналарның олы зат булуына төшендерү;
- ата – ананы хөрмәт итү , тәрбияләү һәркемнең изге
бурычы булуын укучыларга җиткерү.
ҖИҺАЗЛАУ: “Җәннәт әниләрнең аяк астында.”, “Әнием – күңе-
лем кояшы.”, “Аналарга дан җырлыйк!”, “Без бәхет-
ле , әни , син барга !” дип язылган плакатлар, бүлмә
гөлләре , әниләргә әзерләнгән бүләкләр ,магнито-
ла ...
Кичә “Бишек җыры”белән башланып китә.
1нче алып баручы: Җанын салган, гүя, беләгенә,
Күкрәгенә кыскан күз нурын-
Дөньядагы бөтен зиннәтләрнең
Иң нәниен һәм дә иң зурын.
Ике бит алмасы сулып калган,
Алсулыгын биргән сабыйга.
Ак челтәрне кабат-кабат ача:
Минут күрмәсә дә, зарыга.
Арнап-баглап өмет-хыялларын,
Көн бага да ана, төн бага.
Кулларында – илнең киләчәге,
Аннан газиз ни бар дөньяда!
2нче алып баручы: - Әйе, төннәр буе тәмле йокыларын калдырып безне
тирбәткән, бишек җыры көйләп, күкрәк сөте аша күңелләребезгә иман
нуры иңдергән, сүз саен безгә бары тик изгелек, бәхет кенә теләүче бер-
дәнбер газиз әниләребез! Сез һәрчак олы җанлы, киң күңелле, тәмле
телле, йомшак куллы. Бүген сезнең чал керә башлаган чәчләрегездән
сыйпыйсы, дөньядагы иң-иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-
мең рәхмәтләр әйтәсе килә.
-Резеда Вәлиеваның “Рәхмәт, әнкәй, сиңа”шигыре.
1 а.б. - Әни, әнкәй... Ничек якын бу сүзләр җанга. Әйткән саен күңелгә
рәхәтлек йөгерә, йөзләрдә елмаю чагыла һәм син үзеңне җир йөзендә
иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Ә бит бу чыннан да шулай. Ана назын
тоеп үскән бала гына чын мәгънәсендә бәхетле була.
2 а.б. - Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы
сүз. Әнкәй! дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкә-
рә, күзгә яшьләр килә.
Концерт номеры.
1 а.б. – Безнең әниләребез бик күп төрле һөнәр ияләре. Кайларда гына
эшләмиләр алар! Колхоз кырларында, терлекчелек комплексларында,
һәм фермаларда, мәктәп һәм балалар бакчаларында, больница һәм
башка бик күп урыннарда эшләп дан казаналар. Хезмәттә һәм иҗатта
алар өлгер, җитез, төгәл, көчле, ару-талуны белмәс осталар.
2 а.б. – Сүзләремә каршы килмәс һичкем,
Фәрештәдән түгел дә сез һич ким.
Илгә сез күрсәткән игелек
Шул бит, шул бит иң чын изгелек.
Имин тора сез җан керткән йортлар,
Учакларда сүнми яна утлар.
Сөт акканда зеңләп чиләкләргә
Аклык, сафлык тула йөрәкләргә.
Концерт номеры.
1 а.б. – Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!
2 а.б. - Йокы татлы булсын өчен әни кирәк!
1 а.б. – Җил-яңгырдан саклар өчен әни кирәк!
2 а.б. – Усаллардан яклар өчен әни кирәк!
1 а.б. – Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк!
2 а.б. – Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Концерт номеры.
1 а.б. – Шатлык, бәхет, мәхәббәт...Һәм күз яшьләре! Әйе, әниләребез
кайгырганда гына түгел, шатланганда да елыйлар безнең. Күңелләрен
тутырган сөенеч күзләреннән нур булып та, яшь булып та тама. Бала-
ларның һәр уңышына шатланып, һәр уңышсызлыгына көенеп яшиләр
алар.
2 а.б. – Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле
һәм мәрхәмәтле, олы җанлы зат юктыр ул! Дөньяның рәхәтен, тормыш-
ның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрә-
түче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – син ул әнием! Син булмасаң,
без - оясыз кош, моңсыз җыр кебек. Сез исән чакта гына без бәхетле!
-Фирая Зыятдинованың “Әнкәй җаны”шигыре.
1 а.б. – “Әни күңеле балада, бала күңеле далада” дигән сүзләр бар
халыкта . Әйе, дөрестән дә, бу сүзләр дә хаклык бар. Әниләребезне юк-
бар сүзләр белән рәнҗетмик, үпкәләтмик. Аларның безгә бары тик ях-
шылык кына теләп әйткән сүзләрен аяк астына салып таптамыйк.
2 а.б. – Иң-иң авыр чакларда да
Үпкәләмә әниеңә,
Ник тудырдың, диеп, мине
Сагыш тулы шушы җиргә.
Шатлыгы аз, анысы хак,
Күбрәк килә башка кайгы.
Ә шулай да үпкәләмә,
Рәнҗетмә син изге җанны.
Ул бит сине тапкан-баккан,
Бәхете булсын баламның дип,
Ник аклыкны күрмисең син,
Тик караны күрәсең ник?!
Нигә кояшны күрмисең,
Йолдызларны, көмеш Айны?!
Ишетмисең кош сайравын,
Ник күрмисең алсу таңны?!
Болар бар да синең өчен,
Синең бәхет өчен Җирдә...
Иң-иң авыр чакларда да
Үпкәләмә әниеңә!
Концерт номеры.
1 а.б. – Һәр ана үз баласына якты өметләр баглый, хыялында аны иң
матур, иң акыллы, иң бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай бул-
мый шул. Бу турыда без бик күп әдәби әсәрләр, газета-журналлардан
гыйбрәтле язмалар укып беләбез. Әйдәгез, балачак иленә әйләнеп кай-
тыйк та, тагын бер кат “Өч кыз”әкиятен искә төшереп үтик.
“Өч кыз”әкияте укыла.
2 а.б. - Әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга яз-
мыш рәхимсез була.
Концерт номеры.
1 а.б. – Анаңны аркаңда күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң
да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың.
2 а.б. – Җәннәт аналарның аяк астында.
1 а.б. – Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да хакын хаклап бетерә
алмассың. – диелә хәдистә. Коръән буенча, әниләрнең хакы олы. Алар-
ның сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү – зур
гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, киче-
реп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне – юк!
2 а.б. - Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны тәрбия-
ләү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алар-
дан котылырга тырышу - әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.
Без әниләрдән һәрвакыт хәер-фатиха алырга тиеш.
- Фәнис Яруллинның “Әни, синең хәер-фатихаң”шигыре.
1 а.б. – Иң кыен чакларда без әнкәйләребезне искә алабыз, аларга
кайтып егылабыз. Чөнки туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Әни
кеше ни тотса шуны булдыра торган кеше. Ләкин аның төп һөнәре бары-
бер ана булып кала.
2 а.б. – Иң гади,иң гадәти кеше ул Әнкәй. Аның бернинди мактаулы
исемнәре дә, югары дәрәҗәләре дә, олы бүләкләре дә юк.Ул фәкать
зур горурлык белән Ана дигән бөек исемне генә йөртә.
Концерт номеры.
1 а.б. – Эштән арып-талып кайткан әни өйдә яңадан бетмәс-төкән-
мәс мәшәкатьләр арасында кала Ләкин ул зарланмый, безнең өчен тәм-
ле ашлар пешерә, төн утырып оекбашлар бәйли. Баласы өчен иң якын
сердәшче, киңәшче дә ул – безнең газиз әниләребез. Шатлык-куанычла-
рыбызны да, күңелебезне борчыган уйларыбызны да, без иң элек әни-
ләребезгә җиткерәбез. Аларның һәрбер әйткән сүзләре йөрәгебезгә ши-
фа, күңелебезгә тынычлык бирә.
2 а.б. – Түзәр хәлең калмаганда
Сагышыңа, моңыңа,
Әнием, син әйтә идең.
Гармун ал, дип, кулыңа.
Алам гармунны кулыма,
Йөгәнләргә йөрәкне.
Түзәр хәлләр юк кылына-
Бирә моңы йөрәкне.
Үзем уйныйм, үзем елыйм,
Нигә елыйм – аңламыйм.
Көлеп яшәргә килгән ич,
Нинди елак бала мин?!
Әллә нинди генә моңнар
Йөрәгемне сызлата...
Юк, юанмый күңелләрем,-
Уйната да, елата...
Концерт номеры.
1 а.б. – Ана – йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул салкында синең җылытучың,
Юатучың авыр көнеңдә.
Бөек хөрмәт барлык аналарга,
Чәчәк сибик алар юлына.
Безнең өчен гомерләрен биргән
Алар гына бит, бары алар гына.
2 а.б. - Әйдәгез, әниләребез янына килик тә, яратып күзләренә ка-
рыйк, бәйрәм белән котлап, рәхмәтебезне әйтик, бүләкләребезне бирик.
Табып үстергәне өчен дә, Кеше булырга өйрәткәне өчен дә, бәхетле
балачагыбыз өчен дә рәхмәт әйтик. Әниләребез шатланып елмайсын-
нар, күзләренә сөенеч яшьләре килсен!