«Кошлар безнең дусларыбыз.»
классный час на тему
Сценарий на тему "Кошлар безнең дусларыбыз" для использования во внеклассной работе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_beznen_duslarybyz.docx | 21.89 КБ |
Предварительный просмотр:
«Кошлар безнең дусларыбыз.» кичәсе сценарие.
Үткәрү урыны : Теләкәй төп гомуми белеем бирү мәктәбе. Залны җиһазлау: 1)Стенада кош рәсемнәре, стенгазеталар;
Тавыш көчәйткече, микрофон,компьютерда кошлар тавышы, җырлар язылган папка гиперссылка аша презентациягә куелган.
- Китапханә:
- Презентация компьютер аша күрсәтелә.
Кичә барышы. Залда магнитофон аша кошлар сайравы яңгырый һәм кичә башланып китә.
Алып баручының кереш сүзе: Хөрмәтле укучылар ,укытучылар! Бүген безнең мәктәптә традиция буенча ел саен үтә торган зур бәйрәм - «Кошлар көне».Бу бәйрәмне барыбыз да сагынып көтеп алабыз. Чөнки алар—безнең дусларыбыз, табигать сакчылары, матурлык алиһәләре, яшәү чыганагы.
Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, сездән ихтибарлык, осталык,җитезлек һәм гыйлемлелек сорала.Кичәдә һәр ук-учы катнаша ала һәм үзенең осталыгын күрсәтә.Алдан сер итеп кенә әйтеп куям : иң актив катнашучыларга журналга «5»ле билгесе һәм иң яхшы белүчегә кечкенә генә бүләк тапшырылачак.
Кичәдә укучылар эшчәнлеген бәяләү өчен жюри составын билгеләп китәбез: ________________,____________________ .Жюри членнары урыннарыгызга рәхим итегез. Кичәбезне башлап җибәрәбез
Безнең мәктәпне үз итеп, сезгә таныш булган кошлар очып килеп керделәр. Әйдәгез әле, укучылар, бу кошларны алкышлап каршылыйк.
Ә хәзер кошларга сүз бирик .Ә залда утыручы укучылар игътибар белән тыңлап утырыгыз. Бу нинди кошлар.Рәхим итегез кошкайлар!
(Катнашучы укучылар берәрләп чыгалар һәм шигырьдән озек укыйлар.Башларында кош рәсеме.)
Укучылар,сезгә шундый сорау : ни өчен кошлар ике төркемгә айрылып бастылар ,дип уйлыйсыз?(1нче төркем - кышлаучы кошлар,2нче төркем-җылы якка китүче кошлар.)
1нче тур.
Командаларга сораулар бирү өлеше:
- Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез. (Песнәк)
- Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
- Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
- Ярканатның йомыркасы акмы, әллә чуармы? ( йомырка салмый)
- Җир шарында ничә төр кош билгеле?Якынча. (9 мецгә якын)
- Нинди кош ялтыравык әйберләргә «кызыга»? ( Саескан)
- Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы - оляпка)
- Дөньядагы иң зур кош? (Африка тәвә кошы)
- Бездән җылы якка иң соңыннан китүче кошларны әйтегез? (Каз) Ю.Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (Ике)
П.Нәрсә корабльдә дә, кошта да була? (Киль)
- Нинди кошлар кар астында төн куна? (Көртлек)
- Нинди кошның башында йон -каурыйлар аз була? (Гриф, кондорның)
- Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар нинди?(Чыпчык)
- Кайсы кош иң озын гомерле? (Козгын)
- Сыерчык оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5 см) -
- Дөньядагы иң кечкенә кош нинди? (Колибри)
- Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга)
- Нинди кошлар Римны «коткарган»? (Казлар)
- Нинди кош кызыл төсне «яратмый»? (Күркә)
- Иң зур йомырка салучы кош нинди? ( Тәвә. йомыркасы- ЫООграмм)
- Кошлар җитлегү ягыннан нинди ике төркемгә бүленә? (Йомыркада җитлегүче, ояда җитлегүче)
- Дөньядагы иң авыр кош нинди? (Тәвә. авырлыгы-120кг.)
- Кошларда гына була торган ике сөякне әйтегез? (Шүре, киль сөяге)
- Россиядәге иң бәләкәй кош нинди? (Кәрлә тургай -королек)
- Иөзә алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош нинди? (Пингвин)
- Күзләрен ачкан килеш челт -челт итә алучы бердәнбер кош нинди? (Ябалак)
- Иң борынгы заман кошының исеме ничек? (Археоптерикс)
2нче тур.
Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.
- Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы.
- Русия территориясендә кошларның750 төре бар.
- Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.
- Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
- Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.
- Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.
- Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар.Әгәр кошка кырыйдан карасаң,аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.
- Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.
- Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.
- Пингвин -йөзә алучы ,әмма оча белмәүче бердәнбер кош.
- Фламинго туганда алсу төстә булмый .Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
- Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр.
- Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.
- Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга ,ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.
- Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.
- Козгыннар,попугайлар -140,аккошлар -170, лачыннар- 100, бөркетләр -80 ел яшиләр. Казлар-40,тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр,сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.
- Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.
- Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.
- Давыл кошлары- альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.
- Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче 2-Зел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.
3нче тур: рәсем буенча, тавышы буенча кошларны танып белү.Презентация күрсәтелә.
Алдан ясалган кош рәсемнәренә конкурс.
Кошлар турында җырларга, шигырьләргә конкурс.
Нәтиҗә ясау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар безнең дусларыбыз
Кошларның үз - үзләрен тотышлары белән таныштыру...
Кошлар - безнең дусларыбыз.
Кошларга багышланган кичә....
"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...
Кошлар- безнең дусларыбыз
Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...
Кошлар- безнең дусларыбыз.
Кошлар- безнең дусларыбыз. презентация...