Укытучым
классный час по теме

Хабирова Майсара Фаисовна

Сценарий внеклассного мероприятия посвещен любимой учительнице.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchym.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка.

(Башлангыч укучылары вальс хәрәкәтләре белән сәхнәдә әйләнәләр.Фәния апа Исмәгыйлованы сәхнә түренә әлеге балалар илтә. Музыка дәвам итә, сәхнә читенә алып баручылар чыга.)

1 а.б.

Кешеләрне бик-бик ярата ул,

Балаларны үлеп ярата.

Ул мөгәллимә,чып-чын укытучы

Диябез без аңа карата.

2 а.б.

Язлар,җәйләр аның юлдашлары

Кышлар,көзләр тоташ сөюдә.

Остазы ул күпме язмышларның,

Ярату да анда,көю дә.

1 а.б.

Гомерләрне гаҗәп ярата ул,

Үткәннәрне йөртә кадерләп,

Аның бүген олуг бәйрәме лә

Алкышлыйк бер аны хөрмәтләп.

2 а.б.

2010 ел – Татарстанда укытучы елы! Көн саен сине мәктәптә елмаеп каршы алган, укырга-язарга,санарга гына түгел, син тормыш нигезләрен өйрәнгән кешелекле кешене зурлау елы. Агымдагы елның 15 гыйнвар көнне чыңлаган көмеш кыңгырау авазы белән республикабызда укытучы елы башланды һәм дәвам итә. Әлеге елның “Укытучы елы” дип игълан ителүе бик дөрес гамәл.Укытучы- җәмгыятьнең киләчәген әзерли.Һәм алгарашын тәэмин итүдә укытучының роле бәяләп бетергесез.

1 а.б.

Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият,мәдәният,сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын,остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.Шул форсаттан файдаланып, Иске Җияш халкы,дуслар,туганнар, якыннары белән берлектә Исмәгыйлова Фәния Гөзәер кызының укыту-тәрбия эшчәнлеген искә төшерү, үткән, сабый чактагы вакыйгаларны яңарту, күп еллар күңел түрендә йөрткән рәхмәт хисләребезне җиткерү өчен “Укытучым – олы юл башым

Күзләремне ачкан кояшым,”- дигән кичәгә җыелдык.

1а.б.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып,сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачактан зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

2 а. б.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә

Йомгакларын сүтеп карасам.

Фәния апаның балачак йомгакларын сүтеп карыйк әле.

Исмәгыйлова Фәния Гозәер кызы 1949 нчы елның 18 нче январенда Актанышның матур табигатьле, яшеллеккә, урманга төренеп утырган Яңа Солтангол авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1956 нчы елда 1 нче класска укырга керә. 1964 нче елда Яңа Богады сигезьеллык мәктәбен гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Шулай итеп, Фәния апаның балачак, мәктәп еллары данлыклы кешеләре белән билгеле булган, тырыш, хезмәт сөючән халыклы Солтангол, Богады авылларында үтә.

1а.б.

Ни белән үлчәнә гомер?

Йөргән юллар белән,

Уй чаткысы булып йөзгә төшкән

Юл-юл сырлар белән.

Ни белән үлчәнә гомер?

Менгән үрләр белән.

Үзән – үрләрендә йөргән чакта

Белгән серләр белән.

2а.б.

Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләр белән.

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән.

Үсмер елларында Фәния апаның күңеленә орлык салучы, аның укытучылык эшен гомерлек һөнәр итүенә сәбәпчесе – укытучысы бар. Ул – Теләкәй авылында яшәүче, хөрмәткә лаеклы пенсионер укытучы – Хәкимә апа Сәхипгәрәева.

1 а.б.

Әйе,Хәкимә апаның (этәргече) киңәшен тотып, Фәния Гозэер кызы 1964 нче елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Анда актив,алдынгы укучы булу белән бергә,группа җитәкчесе дә була. Укуның тәмен,кирәклеген белеп, киләчәк хыялы – балалар укыту, аларны дөньядагы иң яхшы кеше итеп күрү теләге белән 1968 нче елда әлеге училищены тәмамлый. Юллама буенча, Чистай районына эшкә җибәрелә. Анда башлангыч классларда рус теленнән дәресләр бирә.Чистай якларына күңеле ятмый, аны гүзәл табигатьле Актаныш яклары үзенә чакыра. Шулай итеп,1970 нче елда Актаныш районының Иске Җияш авылына башлангыч мәктәпкә эшкә кайта.

2 а.б.

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

Һәркөн сиңа ничә сабый карап торган

Алар сине әниседәй якын күргән.

1а.б.

Еласалар – син аларны юаткансың,

Боексалар – син аларны уйнаткансың,

Сөйләшкәнсең күңелләрен аңлап кына,

Орышкансың кай чагында җайлап кына.

2а.б.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укыткансың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып

Елый елый озаткансың син аларны.

1 а.б.

Сабый күңелендә якты эз калдырган укытучыларын гомер буе хөрмәт-ихтирам белән хәтерендә саклаучылар бихисап. Үзенә тормыш бүләк иткән, тудырган ата- анасына бер бурычлы булса, дөньяны танып-белергә өйрәткән укытучыларына мең рәхмәтле булырга тиешлеген яши-яши төшенә кеше!!!

2а.б.

1970 – 2004 ничә еллар аралыгында Фәния апа тәрбияләгән, укыткан укучылар йөзәрләгән. Һәр елны дистәләгән баланы кабул итеп алган ул. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә булмаган, урамнан кергән балаларга хәреф таныту, нәни кулларыннан тотып язарга өйрәтү, әдәп кагыйдәләренә төшендерү җиңел бирелмәгәндер.... Сезнен

кешелек алдында хезмәтегез бәйләп бетергесез булган.

   Фәния апа! Бүгенге кичәгә Сезне хөрмәтләп килгән укучыларыгыз районның гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган. Сүзне 1970 нче елда тәүге тапкыр алган классыгыз исеменнән Фәтхиев Фарис Гаяз улына бирәбез.

 (Залдан күтәрелә, сүз аның турында дәвам итә.)

     

1а.б.

 Фатхиев Фарис – итагатьле, аралашучан; туган авылын игътибардан читтә калдырмый, һәрчак ярдәм итүче, Пучыда____________________________________________

___________________________________________________

___________________________________________________

вазифасында, хезмәте белән күпләргә үрнәк булып яшәүче авылдашыбыз. Соңгы елларда башка авылларга үрнәк булырлык итеп оешкан Иске Җияш Сабантуйларының үтүендә дә аның өлеше һәрьяклап зур.

Җыр:Илгинә Фәтхиева.

2а.б.

Сез туганнан шактый карлар яуган

Иген үскән, яфрак коелган.

Тик нигә соң сезнең гомер безгә

Мәңгелек яз булып тоела.

Яшәрәсез яшь өстәлгән саен,

Монысы безгә бигрәк күңелле.

Исемегез гасырларга кала,

Иң зур бәхет шушы түгелме?

    Сезне 1971 – 1972 нче елгы чыгарылыш исеменнән, бүгенге көндә________________________________________

______________________________________________________________________________________________________

Яшәүче Фарсиев Индус Сәлмән улына бирәбез.

1а.б. 

Табигать берәүне дә буш итми. Укытучы булып вөҗдан, намус белән янәшә туарга кирәк. Чын укытучыга хас зирәклекне, бала җанын аңлый, кичерә белә торган сизгер йөрәк,акыл,киң күңеллелекне тумыштан юлдаш иткәннәр генә Укытучы дигән олы исемгә ирешә ала.

      Сүзне Минһаҗев Илдар Габидин улына бирик.

(Укытучысының күркәм сыйфатларын үз иткәнме,Илдар абый үзе дә эшчәнлеген мәктәп белән бәйләгән. Бүгенгесе көндә Чуракай мәктәбендә тарих фәнен укыта.)

Җыр: Резеда Гараева

2а.б.

Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга.

Сез атлыйсыз авыл урамыннан

Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге...Сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк аның өчен

Ял-йокыңны онытып янарга?!

1а.б.

Һәм сакларга кирәк сүндермичә

Аларга дип яккан учакны.

Үз балаңа күпме җылы кирәк,

Аларга да кирәк шулхәтле.

Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк,

Җил давыллар җирдә азмы соң?!

Чандыр иңегезгә күтәргәнсез

Күпме балаларның язмышын.

Сүзне Ибрагимова Дилбәр Сәлмән кызына бирик.


______________________________________________________________________________________________________

2а.б. 

Очар кошлар күкне сагынгандай,

Ашыккансыз һәркөн мәктәпкә.

Аңлаткансыз тормыш, яшәү фәнен,

Өйрәткәнсез фәкать әдәпкә.

Сез чәчкәнсез белем орлыкларын,

Биреп бөтен күңел җылыгызны.

Сезнең йөрәк нурлы бер йолдыз ул,

Яктырткансыз барыр юлыбызны.

Сүзне Гараев Нияз Рәис улына бирик.

(Гараев Нияз -  ______________________________________

______________________________________________________________________________________________________)                                                  

1а.б.

Бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә.

Әйе, бар яшәешен туган авылы белән бәйләгән укучылары да күп Фәния апаның. Сәхнәгә чакырылачак кунагыбыз, укытучы апасы әйткәндәй, мәктәптә укыганда ук көчлелеге, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган. Германия җирләрендә солдат хезмәтен үтәсә дә, шәһәр матурлыгы аны үзенә җәлеп итмәгән, туган авылында – төп нигездә яшәп калган. Бүгенгесе көндә үрнәк гаилә төзеп, әти - әнисен хөрмәтләп, үзе кебек үк көрәшче малайлар үстереп, фермер хуҗалыгы төзеп яшәүче Фәрит Фаис улы Хуҗинны сәхнәгә чакырыйк.

Дуэт: Флүс - Динә        (Укучы фомасы белән)

2а.б.

Хезмәт сөюегез белән

Өйрәттегез эшләргә.

Кечегә дә, олыга да

Хөрмәт белән дәшәргә,

Намус белән яшәргә.

Инде хәзер без үзебез

Атлыйбыз сезнең арттан.

Тормыш итү кануннарын

Беләбез кебек яттан,

Өйрәнгәч сездәй заттан.

        Фәния апаның укытучылык һөнәрен тормышында үз иткән укучылары бихисап.1975 елгылардан Әхмәтов Рәмзил, Миргалимова Эльвира, Гатауллина Гөлназ.

Әхмәтов Рәмзил бүгенге көндә Теләкәй мәктәбен җитәкли.

Фәнзилә Минһаҗева – (килсә, шигырь сөйли)

1а.б.

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше Сезгә баш ия.

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты

Фәрештәгә тиңләр кеше сез! – дип сагынып кайтты Фәния апаның соңгы чыгарылыш укучылары. Башлангыч мәктәптә үк оешкан, дус, белемгә омтылучан, талантлы иделәр. Урта өлеш мәктәптә дә шул күркәм сыйфатларын югалтмадылар, тагын да югары баскычка күтәрелделәр алар. Махсус сәнгать түгәрәгенә йөрмәсәләр дә, менә дигән биючеләр, җырчылар, сөйләм теле бай булган, иҗади фикерли, заман белән бергә атлый торган укчылар булдылар. Сүзне әлеге класс укучыларына бирик. Рәхим итегез.

2 а.б.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Сезнекедәй белем миндә булса,

Игелекле татар мөгәллиме

Дигән исем әгәр миңа кунса.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Йөрәк утым шулай балкып янса,

Мөлдерәмә тулы йөрәк җырым

Башкаларга шулай ташып торса.

1 а.б.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Ярата һәм яраттыра алсам,

Гүзәллеккә сокландыра алсам,

Олы җанлы булып кала алсам.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Чын дус була алсам сезнең кебек.

Якты йөзем, күңел матурлыгым

Кешеләргә булса хуш килерлек.

2 а.б.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

Фәния апаның Иске Җияш халкына тагын бер яхшылыгы – үзенә алмаш әзерләү булды. 2004 нче елдан Иске Җияш башлангыч мәктәбенең белем иле баскычларын ул Флүсә Гараевага ышанып тапшырды. Сүзне Флүсәгә бирик.

                                      (Ул сәхнәгә менгәнче сөйләү дәвам итә)

Флүсә Гараева, остазы кебек үк язмышын шушы авыл белән бәйләде. Авылыбызның сөлекҗәй егете – Рәмисне гомерлек пар итте. 2 кыз 1 ул үстерәләр. Укытучы буларак, Флүсә, чичән телле, моңлы, җитез биюче, сизгер күңелле булуы белән авыл халкын күптән гашыйк итте инде)

1а.б.

Укытучы балага белем биреп кенә калмый, ул аны мәрхәмәтле, олыларга ихтирамлы булырга да өйрәтә. Әлбәттә, белем бирү һәркайсыбызның олы ихтирамына лаек, дөньядагы барлык яхшы сыйфатларга ия булган, белем юлын күрсәтүче маякларыбыз – укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә барып тоташа. 3 дистәдән артык эшчәнлегендә Фәния апа күп җитәкчеләрне күргән. Ә 2004 елда Фәния апаны зурлап лаеклы ялга озатучы җитәкче Хәбиров Газинур Әнҗәп улы үзе дә биредә. Сүзне сезгә бирәбез...............................

2 а.б.

Бөтен гомерен балаларга бирүче, таңнан төнгә кадәр янучы, күктәге якты кояш сыман, тирә - юньне нурга күмүче Фәния апаның Иске Җияш авылында башлаган педагогик эшчәнлеге – 34 ел.

- 1987 елда ТАССР мәгариф министрлыгының һәм обкомсоюзның мактау грамотасы;

-  1991 нче елда ТР сы мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы;

-   1991 нче елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә. 34 ел укыту – тәрбия эшендә булган, шул еллар эчендә никадәр сөенечләр, көенечләр, борчулы көннәр, йокысыз төннәр, дәресләр, тикшеренүләр, тикшерүчеләр булуны Фәния апа үзе генә беләдер. Хөкүмәт, район тарафыннан , бәлки, хезмәте бәяләп тә бетерелмәгәндер. Әмма бүген Фәния апа шат. Аны онытмыйлар. Саулыгын – исәнлеген сораучы укучылары, ихтирам итүче авыл халкы, коллегалары, мәгариф җитәкчеләре бар. Сүзне Район мәгариф җитәкчесе Васил Мәксүт улы Салиховка бирик. Рәхим итегез.

Җыр Динә Фәтхиева.

1а.б.

Кеше өчен иң кадерле, җылы урын – гаилә. Тормышның төрле мизгелләрендә бер-берсенә терәк, кирәк булып, кайгысын да, газабын да, шатлык-сөенечләрен дә уртаклашып, җан җылысын тоеп 1971 нче елдан бирле яши Фәния һәм Мирзаян Исмәгыйловлар гаиләсе. Нәсел агачын дәвам итеп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле 3 бала: 2 кыз, 1 ул туып-үскән. Алар инде үзләре гаилә корып, төп йорттан күптән чыгып киттеләр. Кызлары гаиләләре белән Түбән Камада яши.

Гөлназ – ___________________________________________

______________________________________________________________________________________________________

Айгөл – ___________________________________________

______________________________________________________________________________________________________

ә уллары  - Эльвир.Яр Чаллы шәһәрендә яши. Бүген гүр иясе булган кайнанасы Кифая апа белән дә 33 ел бер-берсен аңлап, әниле-кызлы булып, киңәшләшеп, сабыр килен булып яшәде Фәния апа. Сүзне тормыш иптәше - Мирзаян абыйга, балаларына, туганнарына бирик.

Җыр Фәнҗия Әхиярова “Китмим әле яшьлегемнән”.

2 а.б.

Сүз Фәния апа Исмәгыйловага бирелә.(Сүз кирәк)



_____________________________________________________________________________________________________

Йомгаклау.

1.а.б.

Кеше булса эшләр эше булсын,

Борчулары булсын, гамьнәре.

Киләчәккә ышанычлы булсын,

Үтәр көннәренең ямьнәре.

Яшьлек булса тиң сөюче булсын,

Өзелеп көтәр яры, үз пары.

Тыелгысыз якты хыяллары

Шатлык бүлешергә дуслары.

2 а.б. 

Картлык булса, үткәннәре булсын –

Сагынып искә алыр гомере.

Учагыңда торсын оныкларга

Ут алырга кайнар күмере.

Кеше булса эшләр эше булсын.

Тормышының булсын мең яме.

Изге хисе булсын күңелендә,

Ә җаныңда һәрчак ил гаме.

1 а.б.

Иске Җияш балаларына төпле белем, ышаныч, кешелекнең яхшы сыйфатларын сеңдергән, күңелегез белән япь-яшь калучы, зур хөрмәткә лаек укытучыбыз – Фәния апа!

2 а.б. 

Киләчәктә дә укучыларыгызның уңышларына сөенеп, бары тик шатлык, бәхет хисе кичереп, гаиләгез имин, сәламәтлегегез нык булып, тыныч күңел белән яшәргә язсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...