"Кызыклы математика"
материал по теме
Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kich_-2.docx | 27 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
МАТЕМАТИКА АТНАЛЫГЫНДА
5-6 КЛАССЛАР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН
“КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА”КИЧӘСЕ ЭШКӘРТМӘСЕ
Төзеде:Галиева Г.В.
Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә.Шунлыктан бу төр эш өчен материал туплау укытучыдан гаять зур тырышлык сорый . Кичәне оештырганда шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм классның белем дәрәҗәсен исәпкә алу да кирәк .Әлеге кичәне оештыру : математик белемнәрне тирәнәйтү , фикерләү сәләтен үстерү кебек максатларны да үз эченә ала. Бала үз эшенә һәм иптәшләренә дөрес бәя биреп,дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә көч сынашырга өйрәнә.
Кичәнең барышы.
"Кызыклы математика сәгате" исемле
кызыклы һәм мавыктыргыч кичәбезне
башлыйбыз.
Бүген бездә КВН
Кызыклы, матур уен
Бу уенны карагыз
Шатланыгыз, көлегез
Кызыклы мәсьәләләрне
Бик тырышып чишегез.
Уеныбызда ике команда катнаша. Һәр командада 5 уенчы. Бирем: тиз арада үзегезгә исем уйлап табарга.
Жюри: 11 кл. укучылары.
Кичәдә "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары катнаша,
I бирем,
Һәр командага бишәр сорау бирелә. Җавапны белмәгән очракта 4 төрле ярдәмлек тәкъдим ителә.
а) укытучы ярдәме;
б) тамашачы ярдәме;
в) сорауны алыштырырга;
г) 50 х 50
- класс " Тапкырлар " командасына сорау:
1). Санау өчен нинди саннар кулланыла ? (бөтен,натураль)
2). Үзгәрешле кергән тигезлек ничек атала?
( санлы аңлатма, хәрефле аңлатма, тигезләмә)
3). Өчпочмакның яклар озынлыгының суммасы ничек атала?
(мәйдан, периметр.)
4). Елның ничә ае 30 көннән тора?
( 3, 4, 5, 6 )
5). Тигезләмәнең җавабы:
3(х+5)= 3·2+15 ( теләсә нинди сан, 2, 3, 5)
6 класс " Зирәкләр " командасына сорау:
1).Иң кечкенә гади сан:
( 0, 1, 2, 3 )
2). Өч ягы да тигез булган өчпочмак ничек атала?
(тигезьянлы, тигезьяклы,гади өчпочмак)
3). "Нуль" цифрасының исеме нинди сүздән килеп чыккан?
(аз, юк, һәркайда, буш.)
4). Җиде кеше бер-берсенә фотографияләрен бирделәр. Барлыгы ничә фотография алынды?
( 7, 14, 42, 49).
5). 1/4 - вакланмасының төре.
( катнаш, гади, аралаш, унарлы).
Алыштыру өчен сораулар:
5 класс
1). Сөт тутырылган бидонның массасы 32 кг., ә буш бидонның массасы 2 кг. була , ярты бидон сөт ничә кг. була? (15, 16, 17, 18)
2). Уң кесә белән сул кесәдәге акчалар бертигез. Сул кесәдән уңына 2 сум алып салгач, уң кесәдә акча ничә сумга артык була? ( 2, 4, 3, тигез).
6 класс
1). Нинди сан барлык санга да кабатлы?
(0, 1, 2, 100).
2). Берурынлы санга шундый ук цифр өстәп язганнар. Сан ничә тапкыр зурая?
( 2, 3, 10, 11)
II . Болельщиклар ярышы " Кем бутамый " уены :
5 кл.- 2 гә бүленә торган сан урынына " әйтмим" сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга .
6 кл.- 3 кә бүленә торган сан урынына " бик дөрес" сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга .
III бирем.
Сүзләрнең авторын билгеләргә.
5 кл. " Математика - фәннәр патшасы" ( Гаусс, Чкалов, Ламоносов, Пушкин)
- кл. " Очу ул - математика" ( Гаусс, Чкалов, Ламоносов, Пушкин)
IV бирем. Оста капитан ярышы.
1 нче бирем.
- Һәр капитанга шигырь юллары бирелә. Шуны көйгә салып җырларга.
5 класс
Несут домой тетрадки
Четыре учениц ы,
Там цифры в беспорядке,
Зачёркнуты страницы.
6 класс
"Шестью восемь- сорок восемь,"-
Распевают снегири,
Воробьи с высоких сосен
Повторяют " Трижды три".
2 нче бирем
- Карточкадан биремнәр чишү.
5 класс 6 класс
(25·4-5·20) ·17 (җ: 0) 278: (2·5-10) (җ: 0 гә бүләргә
ярамый.)
Капитаннар ярышканда рәссамнар ярыша.
Күзне бәйләп тактага чираттан геометрик фигуралар кергән 1әр рәсем ясарга.
V бирем.
Командаларга башкатыргычлар
5 класс
1. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)
2. Алсуның бер бөтен, ике ярты, дүрт чирек алмасы булган. аның ничә алмасы бар? (3)
- Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1 стаканын ашаган һәм стаканны өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3)
6 класс
1. Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак: грушамы, әллә персикмы ?
(груша)
2. Петя һәм Мишаның фамилияләре Белов һәм Чернов. Һәр малайның фамилиясен әйтегез, әгәр Петя Беловтан 1 яшькә зур булса. ( Миша Белов,Петя Чернов)
3. Ир, хатыны һәм энеле апалы баралар. 3 алманы үзләре белән алып баралар, бара торга туйганнар, алманы 1 әрләп бүлгәннәр. Ничә кеше? ( 3- ир, хатын, хатынның энесе)
Жюри уен нәтиҗәләре белән таныштыра.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре
Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...
"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы
"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...
Электив "Кызыклы грамматика"
Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һ...
Кызыклы математика
5-6 нчы сыйныфлар белән бәйге.Максат: 1. Укучыларда математика фәненә карата кызыксыну,ярату хисләре тәртияләү. 2.Укучыларда өлгерлек,зирәклек,та...
Кызыклы математика
7-8 класслар өчен математик кичә...
Мастер-класс "Математика кызыклы фән"
Материал 5-6 нче класслар өчен. Мастер-класс уен формасында бара....
Мастер-класс "Кызыклы математика"
Математика фәне буенча уздырылган мастер-класс....