Музыка-күңел шатлыгы, чәчәкләр- тормыш яме
методическая разработка по теме
Хатан-кызлар бәйрәменә һәм чәчәкләргә багышланган әдәби-музыкаль монтаж
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
muzyka-kunel_shatlygy_chchklr_-tormysh_yame.doc | 67 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Музыка-күңел шатлыгы,чәчәкләр-тормыш яме.
(Чәчәкләргә һәм хатын-кызлар бәйрәменә
багышланган әдәби-музыкаль монтаж. )
Максат: а)укучыларны хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмгә әзерләү;
ә) шигырьләр,җырлар ятлатып сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, бәйрәмебезнең бизәкләре булган чәчәкләр турында кызыклы мәгълүматлар туплап, аларны сөйләргә өйрәтү, сүзлек запасларын баету; аудитория алдында чагыш ясарга өйрәтү;
б) олы хөрмәткә ия булган хатын-кызларыбызга карата мәхәббәт, олылау хисләре тәрбияләү;
в)табигать анабызны хөрмәт итәргә, гүзәллеген саклый белергә өйрәтү.
Җиһазлау: 8 нче март бәйрәменә һәм чәчәкләргә карата укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе; чәчәкләрдән гербарий; плакатлар: ”Музыка- күңел шатлыгы, чәчәкләр-тормыш яме “(мәкаль), ”Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк”(Г.Андрсен);
Чәчәкләр турында мәкаль-әйтемнәр:
Гөл чәчәкәсеннән билгеле.
Гөл янында торган яфрактан гөл аңкыган.
Матур гөл чәнечкеле була.
Роза чәнечкесез булмас.
Чәчәкле гөл кадерле була.
Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
Һәр гөлнең үз исе бар.
Бәйрәм барышы
Зал бәйрәмчә бизәлгән һәм Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый.
Бер кочак чәчәк бәйләме тотып бер укучы бала чыга:
Мылтык түгел-үзе ата
Куркытмый ул шартлап та
Күбәләк тә, бал корты да
Аны өзелеп ярата
Күрсә кеше шакката.
Нәрсә икән ул? (чәчәк).
-Менә мин дә бер кочак чәчәк бәйләме җыйдым әле. Бүген бит иң күңелле бәйрәм – 8нче Март. Әниләребез, гүзәл хатын-кызлар көне. Менә болары әниемә, болары сеңлемә, укытучыларыма, тәрбиячеләремә, дус кызларыма ...
А.б. “Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк, - дигән бөек әкиятче Ганс Андерсен. Әйе, борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылмас юлдашы. Менә Илназ, синең кулыңдагы чәчәкләр дә тормышка ямь бирәләр, матурлык һәм шатлык чыганагы булып торалар. Чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар илһам чыганагы да.Чәчәкләргә сокланып,шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр, композиторлар җырлар язалар.
(җыр”Ромашка”А.Якшембиков көе, Р.Әхмәдиев сүзләре).
А.Б. Ә менә сез беләсезме соң, һәр илнең,һәр халыкның диярлек үзе яраткан чәчәге бар.Япониядә-хрезантема һәм сакура чәчәге, Һиндистанда-лотос, Голландиядә-тюльпан, Италиядә- миләүшә, Кытайда-пион чәчәген аеруча яраталар.Кыр канәфере,күк чәчәк һәм ромашкадан ясалган чәчәк бәйләме элек-электән Россия табигате символы булып исәпләнгән.Болгариядә 8 нче Март чәчәкләр бәйрәме дә булып санала. Анда һәр йортта кызыл гөлчәчәкләр үстерәләр, ә килгән кунакка кызыл канәфер чәчәге бүләк итәләр. Венгриядә майның беренче якшәмбесе “Аналар көне” . Бу көнне барлык аналарга чәчәкләр бәйләме бүләк итәләр. Польшада Яңа елны каршылаганда, 8 мартта, “Аналар көне”, “Җиңү көне” һәм “Укытучылар көнендә” чәчәкләр бүләк итү традициясе яшәп килә.
Чәчәк тоткан бала дәвам итеп:
-Ә мин кайбер аерым кешеләрнең яраткан чәчәкләре булуы турында да беләм. И. Гете – канәфер, Рудаки – тюльпан, А. Фет – кыңгырау чәчәге, П. И. Чайковский – энҗе чәчәк, С. Есенин – канәфер һәм кыңгырау чәчәкне, В. Маяковский – кактус, С. Маршак – энҗе чәчәге, М. Җәлил сөмбелне аеруча хуш күргәннәр.
Күп чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Мәсәлән: миләүшә чәчәге-тыйнаклык һәм сафлык,кашкарый-сагыш, ала миләүшә мәхәббәт һәм тугрылык,чалма (пион) чәчәк-озын гомер, канәфер-тугрылык, роза-мәхәббәт билгесе дип санала. Әйдәгез әле, хәзер бәйрәмебезнең бизәге булган гөлчәчәкләре-безгә сүз бирик:
Сәхнәдә-Роза чәчәге:
- Борынгы заманнарда ук кешеләр роза чәчәгенә сокланалар, баш ияләр. Антик риваятьләрдә аның кызыл төсен төрле сәбәпләр белән аңлаталар. Берсендә Афродита алиһә, Адописны эзләп йөргәндә, роза чәчәгенең чәнечкесенә эләгеп, аягын канаткан, шул кан чәчәккә тамган, имеш. Икенчесендә - чәчәк өстенә Купидон ялгыш кызыл шәраб тамызган, ди. Россиядә ул 17 гасыр ахырыннан бирле яши; аны патшага бүләк итеп, Германиядән алып килгәннәр.
А.б. Без планетабызның иң гүзәл чәчәкләреннән берсе белән таныштык. Әмма гүзәллеге белән ерактан ук балкып, аерылып тормаса да, тыйнак матурлыгы белән күңелләрне җылыткан башка чәчәкләребез дә бихисап!
Мәсәлән, Франциядә олылап үткәрелә торган бәйрәм хуҗасы – миләүшә - әнә
шундыйлардан.
Иртә язда, яшел үләннәрнең ефәк җәймәләрен җәйгәнче үк, табигать кечкенә таучыкларга, уентыкларга, агач төпләренә һәм бакчаларга аксыл шәмәхә миләүшәләрен – фиалка чәчәкләрен тарата.
Сәхнәдә - Миләүшә чәчәге:
Мин – күп халыкларның яраткан чәчәге, чөнки яз килүен, табигать уянуын хәбәр итәм.
Кояшлы якты, аланда
Миләүшә чәчәк аткан.
Аксыл шәмәхә таҗларын
Кояш нурына ачкан.
Үлән арасыннан карый –
Тыйнаклыкны ярата.
Шул оялчан яме белән
Кешеләрне карата.
А.б. Борынгы Грециядә миләүшә чәчәге культы хөкем сөргән чорлар да булган. Миләүшә чәчәгенең сүрәте Афина шәһәренең эмблемасы итеп кулланылган.
А.б. Бик күп әкиятләр, риваятьләр тууга сәбәпче булган тагын бер хуш исле, гүзәл чәчәк бар. Белоснежка турындагы әкиятне хәтерлисез микән? Усал үги әнисеннән качып барганда, ул ялгыш үзенең муенсасын чәчкән. Ә чәчелеп киткән сәйләннәр хуш исле чәчәккә әверелгәннәр. Алар тылсым иясе – гномнар өчен фонарь булып хезмәт иткәннәр. Ул чәчәкләр эчендә “эльф” дип аталган кечкенә кешеләр яши. Шулай ук якты нурлардан торган “кояш куянчыклары” да алар эчендә төн үткәрә. Сүзнең нинди үсемлек турында барганын аңладыгызмы инде хәзер? Әлбәттә инде, энҗе чәчәк - ландыш ул.
Сәхнәдә - Ландыш чәчәге:
Энҗе чәчәк (ландыш).
Тасма яфрак арасында
Зәңгәр чукмак эленгән,
Энҗе чәчәк – матур чәчәк –
Ничек атып өлгергән?
Килеп керсәң урманга,
Аның исен тоясың,
- Әй, һавасы, һавасы, - дип,
Иркен сулап куясың.
Энҗе чәчәкнең хуш исе
Бар дөньяга таралсын,
Безнең чәчәк яратканны
Дусларыбыз аңласын.(Әминә Бикчәнтәева)
А.б. Май аенда, нәни кояш балалары сыман, нәфис тузганак чәчәкләре калкып чыга. Иллә кызыксынучан да чәчәкләр инде! Уянып, тирә - якларына карыйлар, кояшны күреп, аның нурларына коеналар. Шул көннән башлап, кояш кая борылса, тузганакларның карашы да шунда. Алтынсу тузганак чәчәкләре кояшка карый-карый картайганын, чәчләре ап-ак булганын сизми дә калалар.(“Татар календаре”ннән”)
Сәхнәдә - Тузганак чәчәге:
“Тузганак” дип әйтсәләр дә.
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сымак чәчәк атып
Утырам, балкып җирдә.
Мин хезмәт иткән кешегә,
Миндә көннең сәгате.
Таң белән бергә уянам -
Шундый минем гадәтем.
Төш җитүгә күзем йомам,
Көн яктысын аз күрәм.
Яңгыр яуса, көн буена
Керфек ачмый яшь түгәм.(Самат Шакир)
Сәхнәгә умырзая,мәк чәчәге,гөлҗимеш,кашкарый булып киенгән кызлар чыгалар.
Умырзая.
Шаярдылар язгы җилләр
Кар мендәрен туздырып
Умырзая калкып чыкты
Ландышлардан уздырып
Бер карасаң, күксел төсле
Бер карасаң, ал сыман
Үткән чакта көлә төсле
Өзеп ал, дигән сыман.(Әминә Бикчәнтәева)
Мәк чәчәге
Безнең бакчаны матурлап
Балкып утыра бер мәк,
Әйтерсең ул яңа тегеп
Кигән ал ефәк күлмәк.
Мин теләп аны өзәргә
Китергән идем учны,
- Тимә, тимә! – дип, бал корты
Янымнан выҗлап очты.(Нур Гайсин)
Гөләп чәчәге.(Гөлҗимеш)
Тәбәнәк кенә куакта
Җилдә җелфердәп үсәм.
Ал, кызыл ефәк мин,
Хәйран калырсың күрсәң!
“Күкрәгемә кадыйм”, - димә,
Сабак – очлы угым;
Өзергә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулың.(Самат Шакир)
Кашкарый.
Сентябрьдә чәчәк аткан,
Көз димәгән кашкарый.
Җылыт әле, дигән сыман
Үзе кояшка карый.(Рафис Корбан)
Кызлар башкаруында “Чәчәкләр”биюе.
А.б.Менә без чәчәкләребезне дә тыңлап үттек, ә бәйрәмебезнең төп бизәге булган хатын-кызларыбыз ничек дөньяга килгәннәр соң? Шуның турында да тыңлап үтик әле.
Бер падишаһның бөтен илдән җыеп туплаган энҗеләре һәм алтын читлектә бик матур тутый кошы була. Көннәрдән бер көнне кемдер читлекне ачып калдыра да, тутый кош падишаһның энҗеләре тутырылган кечкенә савытны томшыгына эләктереп, тәрәзәдән чыгып оча. Ул читлектә утырганда очып, кояшка менәргә хыялланган була, шуңа да иреккә чыгу белән ук шуны чынга ашырырга уйлый. Тутый кош югарыга юл ала һәм кояш аның канатларын көйдерә, шулчак энҗеләре дә төшеп җиргә коела. Нәкъ алар төшкән урында безнең хатын-кызлар пәйдә була. Ә хәзер бәйрәмебезнең 2 өлешендә аларга багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңлыйк. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз бәйрәмебез сезгә бүләк булсын!.(“Акчарлак”газетасы, 2008 ел № 9)
Укучылар тарафыннан ятланган шигырьләр сөйләнә,җырлар башкарыла.
Килеп җитте 8 нче Март
Әниләр бу Сезнең көнегез.
Без үстергән балалардан,
Кайнар котлау кабул итегез!
Җыр”Кояш гомере”Ф.Әхмәдиев музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре
Әниемә.
Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфетта кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.(Ренат Харис)
Әнием.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит. (Роберт Миңнуллин)
Җыр “Әни кирәк” М.Шәмсетдинова музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.
Минем бүләк.
Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама -
Капланган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә, - ди ул, -
Калыр йөрәктә”.(Заһирә Гомәрова)
Бүген әниләр бәйрәме.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген,
Җирдә барлык балалар.
Миндә котлыйм, әнкәй, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!(Резеда Вәлиева)
Бүләк.
Бүлмә эче ыгы-зыгы –
Безнең өйдә зур бәйрәм,
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйрәм.
Идәннәрне юды, аннан
Сулар сипте гөлләргә.
Бүгенге көн охшамаган
Бер дә башка көннәргә.
Әни миңа әкият сөйли.,
Кулларында бәйләве.
Нигә көн дә булмый икән
Бу әниләр бәйрәме ?!
Энекәшемнең бүләге
Һәммәсенә ошады.
Ул сөтен дә эчеп куйды,
Боткасын да ашады.(Йолдыз Җамалетдинова)
Әниләр бәйрәме.
Кояш көлә, мин елмаям
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңлем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!(Саҗидә Сөләйманова)
Җыр “Әнкәмнең догалары” И.Закиров музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.
“Әни” сүзе
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.(Зәкия Туфайлова)
А.б.Мәрхәмәтле әниләребез,йомшак куллы әбиләребез,нечкә күңелле,зифа буйлы сеңелләребез,апаларыбыз!Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәбез.Илләр имин булсын,сәламәт булыгыз.
Таулар белән таулар очраша алмый,
Кеше белән кеше очраша.
Бер-беребез белән очрашмасак,
Очрашырбыз әле җыр аша.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
Роберт Миңнуллинның төрле темага шигырьләре белән танышу....
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Урок по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" , Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Презентация по татарской литературе 11 класса....
Презентация. Хезмәтем минем – мәңге олыгаймас шатлыгым чыганагы-2016
Сезнең белән үз тәҗрибәм белән уртаклашам.Презентация...
Эссе "Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы"
Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшы...
Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗи...