"Көзге бал" кичәсе
материал (7 класс) по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

"Көзге бал " өчен күңелле музыкаль кичә.Спектакль рәвешендә концерт номерлары белән үрелеп бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_bal_microsoft_office_word_10.docx27.21 КБ

Предварительный просмотр:

ДИЛӘ

  Ииии,мин тагын барсы да җыелгандыр дим торам.Берәү дә юк икән бит әле монда.

Ник без кеше түгел мени

Сез дип әйтүем түгел,үзебезнекеләр килмәгән әле.Мин тагын ашыгам,кабаланам,фермада 3 сыер савылмыйча калды.Өйдәгесе 3 көн савылмый инде.Көн саен репетиция бит. Сез ишеттегезме соң әле? Ишетмәдегезмени? Ой аллам,нәрсә генә тыңлап йөрисез соң сез.Хәтә сез культуралы кешеләр шул.Әй фермадагы  хикмәтне күрсәгез сез!Белгәнен дә сөйлиләр,белмәгәнен дә.Ул ике әйберне бергә кушып сөйләгәч тулы бер остросюҗетный роман килеп чыга.Билләһи!Телевизордагы сериалларыңны бәрә дә ега.

Ярар ераккарак  киттем бугай.Ишетмәдек дидегез бит.Безнең авылга бүген кунак килә.ИИИ Мәскәүдән режиссер    кайта.Бүгенге  “Көзге бал”репетициясеннән   иң матур,иң әйбәт чыгыш ясаучыларны сайлап,кабат өйрәтеп,Мәскәүгә алып китәсе ди.Шаккатарсыз әле,Шәмсениса апагызның Басков белән “Субботний вечер”алып барганын күрсәгез.Эх,алып баручы итеп кенә куйса ярар иде. Эх,гомер буе хыялландым бит!!!

ИЛҮЗӘ

Шәмсениса апа,нишләп йөрисең син?Әле киенмәгәнсең дә ич.

ИЛЗИРӘ

Тизрәк инде,Шәмсениса түти,ул реҗиссер дигәннәре килгән бит инде.Авыл советында чәй эчәләр ди.Хәзер кереп җитәр.

ДИЛӘ

Уй,уй,уй сөйләшеп торып онытылганмын да.Кая,матур күлмәкләремне киеп килим булмаса.

ГӨЛНАЗ.

Кызык инде бу Шәмсениса түти.Бер картаймый ул ,ичмасам.Үзе 65 кә җиткән инде,кызлар кебек.Эшен дә ташламый.Алдынгы сыер савучы бит әле ул.

ИЛҮЗӘ.

Сөйләмә инде.Күз генә тимәсен.

ИЛЗИРӘ.

Әле ярый авылда шундый яшь йөрәкле апалар бар.Безгә бик күңелсез булыр иде.

ГӨЛНАЗ.

Кызлар,бер ят кеше керә.Шул үзе ,ахры.

ИЛҮЗӘ,

Мин качам.

ИЛЗИРӘ,

Мин дә.

ГӨЛНАЗ.

Шәмсениса апа да күренми тагын.

АЙНУР

Килеп төштем төшүен дә

Мәскәвеннән Өчилегә

Минем максат-бу авылны

Кино итеп төшерергә!

Кешеләре нинди икән?

Кино күргән микән болар?

Әллә инде барсын ташлап,

Китәргәме?

Тукта инде,бер тотынгач,

Кире юл юк,бары-алга!

Әй,җәмәгать,кем бар анда?

Җыелыгыз әйдә залга!

ДИЛӘ.

Исәнмесез!

АЙНУР

хәерле көн!

ДИЛӘ

Сезме безне төшерәсез?

Мин үзем дә бик талантлы,

Төс-кыяфәт-шәп,күрәсез.

Мин җырлыйм да,бии беләм,

Сәхнәләрдә,клубларда

Уйнап үтте бар балачак...

АЙНУР

Ярар,апа,хәл итәрбез,

Кастингка килми калма.

Бу авылда сездәй кызлар,

Һәм егетләр тагын бармы?

ДИЛӘ

Бар,бар, нинди булмаган.3 сәгать буена карап утырсаң,”Евроведение”га алып китәрлек яшь талантларыбыз бар безнең.

Өйләнгәнме?

АЙНУР.

Юк,апа,вакыт юк.

ДИЛӘ.

Кешесе булса,өйләнергә генә вакыты табыла аның.Бездә кызлар менә дигән.Күзең төшсә,оялып торма,үземә әйт.Хәйт дигәнче өйләндерәм мин сине.

АЙНУР.

Рәхмәт,апа,тик бүген түгел.Вакытым кысан.Икенче кайтканда озаккарак кайтырмын.Авыллар буйлап эзләрбез кызларны икәү бергә,килештекме.

Башлыйк әйдә.

ДИЛӘ

Хәерле сәгатьтә!

Йолдызлар якты,дәшә күкләр

Каурыйларга һава тулган чак,
Көз күзенә карап көзге гөлләр

Бар төсенә яна торган чак.

Хаттә яуган яңгырлар да

Шатлыктан елый сыман

Җилләр дә көзге байлыктан,

Муллыктан җырлый сыман!

Әйдә,Гөлназ,җырла син дә

Шаккатыр кунакларны!

Сагынып искә алыйкчы

Бергәләп , яшь чакларны!

ГӨЛНАЗ ҖЫРЛЫЙ.

ДИЛӘ

Лилиянең биегәнен

Төшермәсәң дә була.

Болай үзе начар түгел,

Ул биесә,көзге кичтә

Ата казның күңеле тула.

Икәүләшеп тыпырдыйлар,

Кәмит инде карап торсаң.

Хәзер әнә үзең күр бер,

Төшерер микән камераңны

Болай борсаң?

Бие әле,бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии, диләр

Биетеп карыйк әле.

ЛИЛИЯ БИИ

ДИЛӘ. Төштеме,энем.Монысын да күрсәтми калма.Бу бии дә безнең,Җырлыйсы да әле ул.Белмәгән нәрсәсе юк аның.Татарча гына белми.Шуны өйрәтеп ятыш. Карале,энем,әйдә чәйләп алыйк.Телевизорда нәрсәләр бар икән.Башың да ял итәр,әйдә әле утырып торыйк.

БОЛЬШАЯ РАЗНИЦА

“Бар әйберне эзлибез”

ДИЛӘ

Әй дим,бу тапшыру каян чыккан тагын.Элек болай итеп эзләмиләр иде ич.Дүшәмбе саен шуларга кушылып елап утыра торган идем.Болар булмаган әйбер күрсәтәләр ич.

АЙНУР

Әй ,апа,телевидение шундый инде хәзер.Башларына нәрсә килсә, шуны күрсәтеп яталар. Әйдә без үзебезнең тамашаны дәвам итик.

Әле биегән кызыңны җырлый да дигән идең.Җырлатып карыйк булмаса.

ДИЛӘ

Сәхнәбездә җыр йөри

Көлү-шаяру белән!

Нигә бу “Көзге бал”бәйрәме

Көн саен булмый икән?

ЛИЛИЯ  ҖЫРЛЫЙ

АЙНУР

Скетчны төшерәм дә,

Шуның белән эшем бетә;

Мине тагын монтаҗ эше,

Көй яздыру эше көтә.

ДИЛӘ

Хай,аллам,скетч дигәнендә катнашучы егетебез Казанга чыгып киткән иде.Сафа,Сафа дим,кер әле,шалтырат әле сөйләш әле шуның белән.Сообщение җибәрсәң дә ярый.Концертка музыканы да шул җибәрәсе иде.Кай тирәләрдә икән.Карале шуны скайп аша.

Борчылма,Шәмсениса тәтәй.Менә кара,егетеңнең кая йөргәнен.

ФАКС(барганда)

ДИЛӘ

Эй,хикмәт инде бу.Анда да мактанып йөри икән әле. Персидәтел малае ул.

Менә башына нәрсә килсә,шуны сөйләп йөргән көне.

Кунак балакай урамга чыгып китте,ахры.Ял итеп алыйк.

Русча әйтсәк,рекламная пауза.Мин дә өйгә кайтып киләм.

ИЛЗИРӘ,ИЛҮЗӘ

Безгә уенны кабатлап алырга кирәк.

Чыннан да.Әйдә баштан ук кабатлыйбыз.

Әйдә!

Хәерле кич,дуслар.

Кәефләрегез ничек?

Сезне бу кичәдә күрүебезгә бик шатбыз.

Ардыгызмы?

Арсагыз,әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Көз ул-байлык,муллык ае.

Баз бәрәңге белән тулды.

Капчык,капчык кишерләр,чөгендерләр...

Кышка бер эш тә калмады,ашарга да,ашарга.

.....,бөтен кеше җыеп бетерде микән соң әле ул байлыкны?

Дуслар.әниләрегезне көтеп ятмагыз,бакчаны чистартырга вакыт җитте

Үтеп тә китте инде

Калган эшкә кар ява, ди халык

Әйдәгез әле,тиз генә разминка ясап алабыз.

Бирегә 2 кеше чакырабыз.

Уенның шарты:

Обручта яткан яшелчәләрне тиз генә капчыкка тутырырга

Башта 1не чиләккә саласыз,капчыкка киләсез.

Чиләктән теге яшелчәне аласыз да,капчыкка саласыз.

Киткәндә капчыкны әйбәтләп ябып куярга онытмагыз.

Кем беренче,шуңа бүләк!

УЕН УЙНАТЫЛА

Безнең иң җитез,пөхтә итеп эшләүчебез билгеле.

Аңа кыш буе ашарлык яшелчә запасы бүләк итәбез.

.....Шәмсениса апа кая качты соң?

Өенә киткәндер ул,я казлары кайтмагандыр

Теге кунак та күренми.Сабырлыгы җитмичә кайтып китте микән әллә?

Син нәрсә инде,...., авыл һавасы суларга чыгып киткәндер.Шәһәр кешесенә тансык бит ул.

Шулайдыр,шулайдыр,Су буенда Шәмсениса түти белән каз эзлиләрдер әле.

КЛИП

ИЛЗИРӘ,ИЛҮЗӘ

........,ә син Мәскәүгә китәр идеңме?

Китәр идем дә...тик бит әле безнең чыгыш бу реҗиссерга ошыймы юкмы.

Без аны хәттә кабатлап та карамадык.

Әйдә Шәмсениса апа килгәнче сызыйк.Монда селкенеп йөргәнне күрсә,эләгәчәк.

Тавышлары да килә бугай,чаптык.

ДИЛӘ

Көн саен каз эзләп хәлдән таям.Качалар да китәләр,качалар да китәләр.

Ябып куйдым . Минем режиссер кая калган соң?

 Әле генә шушында йөри иде. Авылны да төшереп алды.  Килә,килә,бик кызулап килә.

АЙНУР

Авылыгыз,минәйтәм,бик матур,йортлар сатмыйлармы?

ДИЛӘ

Әллә монда кайтырга җыенасыңмы,белешеп куярмын.

АЙНУР

Бөтенләйгә түгел инде,җәйгә генә.Рәхәт бит,саф һава.

ДИЛӘ

Шул рәхәт булган өчен ябышып ятыш инде, җаным.Табармын,уйла гына.Ял итәрсең,рәхәтләнеп.Безне өйрәтерсең.

АЙНУР

Тагын нинди чыгышларыгыз бар,күрсәтегез барысын да.

Менә миңа Гөлназ дигән кызыгызның җырлавы бик ошады.Кабат 1 җыр җырласа яхшы булыр иде.

ДИЛӘ.

Әлбәттә җырлар.Тик алар бу юлы Алинә исемле кызыбыз белән дуэт башкарырлар.Кызлар,әзерме сез?

ГӨЛНАЗ

Әзер,әзер,Шәмсениса апа.

ДИЛӘ

Безнең кызлар җырласа,

Таңда кошлар уяна.

Уяна да ,тын да алмый

Уйлана да уйлана.

АЛИНӘ_ГӨЛНАЗ ҖЫР

Кызлары да матур җырлый,искитәрлек

Болар ның һәммәсен дә Мәскәүгә алып китәрлек!

Менә тавыш,менә талант

Үсә татар кырларында.

ШИГЫРЬ

ВАЛЬС

АЙНУР

Афарин,бик яхшы.Бик шәп килеп чыкты.Просто супер!Карап торам –торам да-авылыгыз тулы артист икән бит сезнең.Әйе шул,бөтен талант авылдан чыга диләр бит.Сез миңа бик ошадыгыз,барыгыз да.Бу командировкам бушка узмады.

Мин бу язмаларны Мәскәүгә алып китеп тапшырам,җюри сайлап бәяләр дә сезгә хәбәр җибәрербез.Шәмсениса түти,син миңа йорт табып куярга онытма,хәбәр көтәм.

ДИЛӘ.

Онытмам,энем,онытмам.

АЙНУР,

Хәзер,әйдәгез,истәлеккә фотога төшик!

Оча сары яфраклар ,

Шундый үз,шундый ятлар,

Әйтерсең,ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

Бар иде ,дип,безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

Оча сары яфраклар,көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде:”хушыгыз

 Киләсе язга кадәр.

Хушыгыз,язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...”

Саубуллаша яфраклар,

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый,күңеле тулып