эссе мин укытучы
статья на тему
Предварительный просмотр:
Эссе “Мин укытучы ”
Кыяларга сукмак салу читенерәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелерәк.
Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез». Бу юлларны укыганнан соң, укытучы хезмәтенә элек кенә хөрмәт белән караганнар, хәзер алай түгел дип әйтүчеләр бик күп булыр. Ләкин бүгенге көндә дә үз хезмәтен яратып башкарган, баларның телен аңлаган, әти-әниләргә хөрмәт белән караган укытучыларны яратып үз итеп “Укытучы апа”дип эндәшәләр. Моннан алда укытып чыгарган укучыларымның әти-әниләре миңа үз итеп шулай эндәшә. Шуңа күрә укытучы “Авының көзгесе”, нинди генә ялгыш гамәлен булса дә авыл җирендә һәрберсен беләләр. Укытучы һәряклап үрнәк шәхес булырга тиеш. Мәктәптә үз-үзен тотышы, сөйләшү әдәбе, гаиләсе белән дә.
Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
“Күзлек көче” кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми Сезнең йөрәгегездә.
Укытучы булу өчен укытучы булып туарга кирәк диләр. Мин шушы фикер белән килешәм. Туганда ук инде безгә укытучылык орлыклары салынган була , без шушы чәчкән орлыкны тишелдерәбез, мәктәптә уку дәверендә аны үстерәбез. Менә ни өчен безнең мәктәптә укыган чорда ук укытучы буласыбыз килә, чөнки геннарга салынган информация безгә тынгылык бирми. Үзебезне укыткан укытучыдан үзебезгә ниндидер яңалык эзлибез. Ә, ул яңалык безнең алдагы һөнәребез булачагын күз алдына да китермибез. Минем әле дә күз алдымда укытучыларыбызның һәрбер хәрәкәте, киеме, безнең белән аралашып сөйләшүләре.
“Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…” Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Шуңа күрә дә чирек гасыр үтсәдә мин укытучыларым белән аралашып, хәлләрен белешеп торам. Алар бит миңа салынган орлыктан, укытучылык сәләтен ачучылар, мин җимеш булып өлгереп җиткәнмен икән.Мин бит укытучыларым Сезгә рәхмәтле, сез өлгерттегез мине!. Сезнең хезмәтегезне дәвам итүче буларак, һәрбер кылган гамәлемдә,эшемдә мин ялгыш адым ясамыйм микән дип борчыла идем. Сезнең кебек хөрмәткә лаеклы була алырмын микән дип уйлый идем. Ялгышмаганмын, балаларның хөрмәтен тоеп яшәү, чыннанда рәхәт икән.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Менә кемнәр соң ул - мине үз хезмәтләренә гашыйкъ итүчеләр. Минем беренче укытучым Бибинур апа Шакирова үтә дә сабыр холыклы булган. Мин моңа яши –яши ышынам. Хезмәтемдә генә түгел, тормышымда да Бибинур апаның сабырлыгын үземә маяк итеп куям.
Икенче укытучым 5-7 нче сыйныфларда укыткан технология укытучым, шул ук вакытта сыйныф җитәкчем булган Нурания апа Сәхип кызы. Безгә төрле чараларны күңелле итеп үткәрә иде. Ул чорда без мәктәптән кайтып керми идек, әле бер бәйрәм, әле икенчесе. Әниемнең әйткәне истә, Ул Нураниягезнең өйендә эше юк мәллә, көне-төне мәктәптә дип әйтә торган иде. Укытучы булгач мин моны аңладым, әлбәттә әнием дә хәзер аңлады. Балаларны яратырга, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтә иде. Әгәрдә минем үткәргән класстан тыш чараларым мавыктыргыч, эчтәлекле булып югары дәрәҗәдә уза икән , бу мине укытучым Нурания Сәхиповнаның хезмәт җимеше. Бүгенге көнгә кадәр безнең арада ныклы бәйләнеш дәвам итә. Минем һәрбер уңышым өчен сөенеп, куанып тора.
Өченче укытучым 8-10нчы сыйныфларда сыйныф җитәкчебез химия укытучысы Гөлфия апа Дәүләтшина иде. Белмим сыйныф җитәкчесе булгангамы, Гөлфия апаның дәресләрен шул кадәр яраттым, хәзердә дәресемне аның шикелле үк бирергә тырышам, аның йөзенә кызыллык китерәсем килми. Химиядән мәсьәләләрне шул кадәр тиз чишеп бетерә идем, укытучым сиңа мәсьәлә җиткереп булмый дия торган иде. Укытучымның гадилеге аның тагын үзенә тартып тора торган бер ягы иде. Гөлфия апа кайнана белән торды, Хәтимә апаның бервакыт кызым бердә җүнле хезмәт сайламагансын, укытучының “кичәсе дә, бичәсе дә “ бетми аның дигәне бар. Укытучының өенә кайтып керә алмаганың әйтергә теләгәндер инде ул. Нишлисең хезмәтеңне яраткач барысына да түзәсең. Отпускыга киткәчтен дә тизрәк укыта башларга иде дип – көтеп торам. Балаларны сагынып мәктәбемә, эшемә киләм.
Дүртенче укытучым ул минем беренче укытучым да түгел, сыйныф җитәкчем дә түгел, үз фәнен яраттыра белүче мөлаем мөгаллимә Ләлә Нәҗиповна минем биология укытучым. Табигатькә гашыйк итүче, туган җиребезне яратырга , хезмәткә өйрәтүче зур хәрефләр белән язарга теләгән УКЫТУЧЫМ. Мин биология укытучысы булып бүгенге көндәге олуг хезмәтемнең башында Сез торасыз Ләлә апа. Гөмерем буенча мин Сезгә бурычлы, Сез мине үстерүче булдыгыз. Минем һәрбер хезмәтемә балалар кебек сөендегез. Бүгенге көндә Ләлә апа Чепьяда яшәсәдә, янына барып хәлен торам, олыгая укытучым, шуңа да ярдәм кирәк аңа.
Алар олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы бөек остазларым. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.
Моннан 24 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 24 ел буе Шеңшеңәр мәктәбендә балаларга биология, химия фәннәрен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы була белдем.
Иртән торып яраткан шәкертләрем янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә дә, яраткан балаларыма, сөекле әниемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар. Минем кайнанам бик акыллы , терәк булырдай һәрбер адымыма көч бирүче АНА булды, шуңа да яратып, хөрмәт итеп әни диеп эндәшәм.
Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынн таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельлә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.
Укытучы төшенчәсенә аңлатма бирүне бурыч итеп куймыйбыз. Ә менә без укытучыларыбызны зурларга-олыларга тиеш булуыбызга гаять күп мисаллар китереп булыр иде. Олы вакыйгадан кечкенә генә бер мисал. 1870нче елда Пруссия корольлеге үзеннән зур һәм көчле Франция империясен тар-мар итә. Моның сәбәбен белү теләге белән, канцлер Отто Бисмаркка мөрәҗәгать итәләр. Ул: “Укытучылардан сорагыз. Яшьләрне алар тәрбияләде”, – дип җавап биргән. Бөек педагог Ян Амос Коменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Мондый мисалларны тагын да күпләп китерергә булыр иде, әмма андый ихтыяҗ юктыр. Чөнки барысы да көн кебек ачык: кеше эштә, тормышта ирешкән уңышлары өчен мөгаллимнәргә бурычлы. К. Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләре бүген дә бик мөһим. Чөнки дөнья, аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшләргә, укырга тиеш.
Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе.
Укытучы -ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, могҗиза кылучы. Нишләтәсең, укытучының көндәлек тормышы һәм еллык эш режимы да турыдан-туры шушы мәктәп-балалар дөньясы белән бәйле. Мәктәпнең үз чәчү вакыты һәм үз “урак өсте” бар...
Мәктәп үз әхлакый кысалары, үз фәлсәфи үлчәмнәре белән яши:
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..
Кем булса да – Кеше булыгыз!
Мин Укытучы –Мин бәхетле кеше, чөнки минем кулымда балаларның Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!
Шушу шигырь юллары белән минем тәмамлыйсым килә.
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм.
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-
Мин бәхетле!
Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,
Хаталарын вакытында төзәтсәм.
Шаян –көлеп уйнауларын күзәтсәм,
Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм-
Мин бәхетле!
Тирә –юньнән иҗатыма илһам алсам,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,
Шушы нурны бала күңеленә салсам,
Җылы учын учларымда тоеп барсам,
Чыннанда мин - Бәхетле укытучы!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе "Мин-укытучы"
Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....
Эссе "Мин укытучы"
Эссе " Мин укытучы"...
Эссе "Мин - укытучы"
Эссе "Мин - укытучы"...
Эссе "Мин - укытучы"
ЭссеМин – укытучы...
Эссе "Мин - укытучы"
Эссе "Мин - укытучы"...
Эссе "Мин - укытучы"
Эссе....
Эссе. Мин – Укытучы!
Материал был представлен на районном этапе городского конкурса профессионального мастерства "Лучший учитель года - 2015"...