Внеурочка "Казан театрларына сәяхәт"
план-конспект занятия (7 класс)
Внеурочка "Казан театрларына сәяхәт". Интегрированное занятие татарский язык и труд (технология)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vneurochka_kazan_teatrlaryna_cyaht.docx | 21.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов»
Бавлинского муниципального района Республики Татарстан
“Путешествие по Казанским театрам”
“Казан театрларына сәяхәт”
(Родной (тат.) язык + технология (интеграция)
внеурочная деятельность)
Учитель татарского языка и литературы
первой квалификационной категории:
Ханова Рамиля Расимовна
Максат. 1. Казан шәһәре театрлары турында мәгълүматларны киңәйтү.
2. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал. Казан театрлары турында презентация, проектор, карточкалар
- Кереш. (Слайд 1)
Укытучы. Укучылар, бүген без сәнгать дөньясы белән танышуны дәвам итәбез. Искиткеч гүзәл, тылсымлы, бер дөньяга — театр дөньясына сәяхәт итәрбез. Нәрсә соң ул театр? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
- Театр- сәнгатьнең иң гүзәл төре. Театрда артистлар уйный. Спектакльләр куялар.
- род искусства, специфическим средством выражения, которого является сценическое действие, возникающее в процессе игры актера перед публикой.
- Мин бу сорауга җавапны бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтер идем: (Слайд 2)
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр,
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,
Көләрлек булса, булмаса - еларсың.
Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә...
Слайд 3 Хәзерге вакытта башкалабыз Казан шәһәрендә 7 профессиональ театр бар.
Слайд 4 1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн.
Ул көнне Казанда беренче тапкыр рәсми (официально)төстә татарча театр күрсәтелә. Беренче театрны оештыручы, язучы һәм уйнаучы атаклы драматург Галиәсгар Камал була.
Слайд 5 Бүген халык яратып йөри торган иң зур театр Г.Камал исемен йөртә.
Слайд 6 К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 1933нче елда ачыла. Бүгенге көндә татарча спектакльләр уйнала. Кирәк булса, синхрон тәрҗемәдән файдаланырга мөмкин.
Слайд 7 Василий Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры. Русиянең иң иске театрларының берсе. Хәзерге бинада театр 1914 елдан бирле эшли. Тамашачылар залы 505 кешене сыйдыра
Слайд 8 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры –дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле.
Слайд 9 1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт "Әкият" курчак театры илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала.
Слайд 10 Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Татар театр-студиясе буларак оештырыла.
Слайд 11 Казан дәүләт яшь тамашачы театры (Казанский ТЮЗ)
- Бу бина XIXгасырның икенче яртысында төзелә.
- Беренче спектакль 1932нче елда күрсәтелә.
- 2001 нче елда театр бинасына реконструкция эшләре башкарыла. - Бүгенге көндә театр яшь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый.
- Хәзер танышып киткән театрлар туенча тест эшләп алабыз.
Слайд 12 Тестны тикшерү
- Вертуаль сәяхәт файдалы булыр дип уйлыйм. Бер очрашуда гына театр турында бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Без аны бүген бер яктан гына карадык. Ә алга таба театр турында өйрәнүебезне дәвам итәчәкбез. Казанда булганда, сез Пушкин карталарыгыз ярдәмендә, үзегезгә ошаган театрга барып спектакль дә карый аласыз.
- Хәзер без сезгә истәлек открыткалары ясарга тәкъдим итәбез.