Грамматик анализ һәм аның нәтиҗәлелегенә ирешү юллары
опыты и эксперименты (11 класс)

опыт/выступление педагога на тему Грамматик анализ һәм аның нәтиҗәлелегенә ирешү юллары 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Грамматик анализ һәм аның нәтиҗәлелегенә ирешү юллары

Яр Чаллы шәһәре

16 нчы белем бирү үзәгенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Юсупова Ләйсән Ниаз кызы

2023 ел

Хәзерге заман мәктәбе үз алдында иҗади фикерли алырдай, төрле тормыш ситуацияләрендә оператив ориентлашырдай шәхесләр тәрбияләүне максат итеп куя. Психологлар әйтүенчә, кеше психикасы, интеллект нигезләре һәм рухи дөньясы башлангыч сыйныфларда формалаша. Балалар бакчасында ук нигез салынган кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, фантазияләү, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү кебек сыйфатлар кече яшьтәге мәктәп баласында үстерелә.

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – кешене иҗади хезмәткә хәзерләү, ягъни дөньяга киң карашлы, эрудицияле кешеләр тәрбияләү. Ә моңа ничек ирешергә соң?

Мәктәпне, укучыларга белем бирүне яңартуда укытучы, тәрбияче төп эшне башкара.

Психологлар исәпләвенчә, фәнгә 1548 кешелек сыйфаты билгеле. Кызганычка каршы, аларның 72 %ы 1114 – кире сыйфат, ә 28 %ы 434 – уңай сыйфат.

Ә мәктәпнең бурычы: укучыларда уңай сыйфатлар гына тәрбияләү. Ә уңай сыйфатларны бары тик ана теле аша алып барырга кирәк. Шул чакта гына алар нәтиҗәлерәк була.

Татар тел белеме – алга киткән һәм шактый зур үсеш алган гуманитар фәннәрнең берсе. Татар тел белеменең бүгенге көннәрдә аеруча казанышлары күп. Йөзләгән татар лингвист галимнәренең дистә елларга сузылган хезмәтләре, аларның ирешелгән уңышлары, гомумиләштерерп зур бер коллектив хезмәттә – Академик грамматикада чагылыш тапты. Мәгълүм булганча, Татар грамматикасы башта рус телендә, 1998-1999 нчы елларда татар телендә дөнья күрде.

Татар тел белеменең яңа казанышлары шулай ук соңгы елларда дөнья күргән мәктәп дәреслекләрендә дә урын алды.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә мотивлар формалаштыру соңгы вакытта республика мәктәпләре өчен актуаль проблемага әйләнеп бара. Әйтергә кирәк, татар балалары һәм аларның әти-әниләре ана телен өйрәнү зарурлыгын аңлап җиткермиләр. Телебезне, әдәбият һәм мәдәниятебезне өйрәнү яшь буын тәрбияләүдә иң әһәмиятле юл булуына әле күпләр инанмаган. Шуңа күрә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыру, ягъни укытуны мотивлаштыру бүгенге көндә иң әһәмиятле бурычка әйләнде.

5-11 нче классларда татар теле дәресләре укучыларда татар телен камил белү теләге уянырлык итеп алып барылырга тиеш, диеп уйлыйм. Моның өчен тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучылырга туган телнең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк. Алар татар телендә сүз ясалуның төрлелеген, кушымчаларның байлыгын, синоним, омоним сүзләрнең гаҗәп дәрәҗәдә күп булуын, татар теленең “камил табигатьле тел” булуын аңласыннар иде.

Рус мәктәбенең татар классларында фонетика һәм графика курсын өйрәнүнең максаты – күп санлы татар телендәге авазлар системасының үзенчәлекләре белән таныштыру. Укучыларга татар теленең орфоэпик нормаларын өйрәтү, авазларны татарча дөрес итеп әйтүдә транскрипция зур роль уйный. Шуңа күрә дә тел дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә орфоэпик минутлар үткәреп алу уңышлы нәтиҗә бирә.

Транскрипция – ул әйтелгәнчә язу. (слайд 1) Башта укучыларны транскрипциянең шартлы билгеләре белән таныштырыла, аңлатыла. Һәр дәрестә 2-3 минут транскрипция өстендә эшләү уңай нәтиҗә бирә. Мин аны бу тәртиптә эшлим, мәсәлән: (слайд 1)

Кар сүзенең транскрипциясен ясарга. [ қ а°р]; аннан соң язылыш белән әйтелеш арасындагы аерма, охшашлык билгеләнә, дөрес әйтү күнекмәләре булдырыла һ.б.

Фонетика бүлеген тәмамлаганда, укучылар бик җиңел генә фонетик анализны хатасыз ясыйлар. Моны да бер нәтиҗә дип уйлыйм.

Транскрипция белән эшләү, дөрес язу кунекмәләре булдыруга да алшарт булып тора.

Икенче очракта инде сүзнең транскрипциясе бирелә, ә укучылар аны хәрефләр белән язалар һәм телдән ни өчен шулай икәне аңлатыла да. Бу шулай ук сөйләм телен үстерүнең бер юлы булып тора. Дәрестә алынган әдәби нормаларны газета – журнал уку, кино, спектакль карау белән камилләштерә барырга тиеш.

Әдәби телдә дөрес сөйләшү һәм язуөчен, беренче чиратта, фонетиканы, телдәге сүз байлыгын, грамматиканы яхшы үзлештерергә кирәк.

Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең белем дәрәҗәсен, нинди тәрбия алуын, туган илгә мәхәббәтен билгеләп була диләр икән, нәкъ менә сөйләмгә куелган шушы таләпне ничек үтәүдә ук бик ачык күренә.

Мәктәптә тел гыйлеме нигезләрен өйрәнгәндә, укучылар телнең төзелеше турында фәнни белемнәр генә түгел, ныклы гамәли күнекмәләр дә алырга тиеш. Моңа ирешү өчен укыту барышында грамматик анализ ясауга зур урын бирелә. Күнегүләрнең бу төре укучыларга тел күренешләрен гамәли яктан үзләштерегә, орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен аңлап куллана белергә, алган белемнәрен тәртипкә салырга, ныгытырга ярдәм итә. Бер үк вакытта ул мөстәкыйль эш оештыру, укучыларның беоемнәрен тикшерү өчен дә нәтиҗәле алым булып тора.

Грамматик анализ грамматиканың барлык төрләрен, тармакларын (сүз төзелешен, сүз ясалышын, морфологияне һәм синтаксисны) өйрәнгәндә дә файдаланыла.

Грамматик анализ – бирелгән тексттагы грамматик күренешләрне (сүзләрне, җөмләләрне яки аларның кисәкләрен) тикшерү, теге яки бу грамматик төркемнәргә туплау, аларга грамматик аңлатма бирү дигән сүз. Ул укучыдан тулы, эзлекле, логик яктан нигезләнгән җаваплар таләп итә. Димәк, грамматик анализ ясау барышында укучы, тел күренешләренең асылына төшенү белән бергә, алар арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, логик фикер йөртергә дә өйрәнә, шул ук вакытта аның сөйләү сәләте, сөйләм культурасы үсә.

Бүгенге көн мәктәп дәреслекләренә килгәндә, альтернатив дәреслекләргә бик якын. Мәсәлән, Максимов 6 нчы класс.

Татар теленең фәнни яктан төзелешен караганда, ул субъектив, ягъни ике төрле аңларга мөмкин. Бу кайбер сүз төркемнәре, кушымчалар һ.б. бер төркем галимнәр үз фикерләрен алга сөрәләр (мәсәлән, акад. Тумашева, акад. Зәкиев), ә икенче төркем аларга кискен каршы чыга (Вәлиуллина, Зиннәтуллина һ.б).

Минем фикеремчә, тел дәресләрендә күнегүләрне гади килеш күчереп язуга урын бирелмәскә тиеш. Кагыйдә тикшерелгәннән соң, дәреслек күнегүләрендәге һәр җөмләнең темага кергеле туры килүен, туры килмәвен; яки яңа сүзләр өстәп темага туры килмәгән сүзләрне төшереп калдырып, я озайтып, я кыскартып язу. Ягъни һәр укучының иҗади эшләвенә ирешергә кирәк.

Шунлыктан, мин татар теле дәресләрендә грамматик анализларга күп вакыт бирәм.

Сүз төзелешен үткәндә, мондый юнәлештә эшлим.

Балыкчыларыбызны дигән сүзне морфемаларга таркатабыз һәм телдән бу тәртиптә җавап таләп ителә:

бу сүздә 5 мәгънәле кисәк.

Балык – төп мәгънә, тамыр

-чы – ясагыч кушымча, һөнәр иясе

-лар – төрләндергеч, күплек мәгънәсе

-ыбыз – төрләндергеч, тартым кушымчасы, безгә караганны белдерә

-ны – төрләндергеч, сүзләрне бәйләү өчен кирәк.

Сүз төзелеше курсын өйрәнү дәвамында шул тәртиптә эшләү, морфологияне өйрәнүдә зур булышлык булып тора. Бигрәк тә морфологик анализ ясаганда.

Укучыларның күзаллаулары ничек, ягъни кушымчаларның ялгану тәртибе белән морфологик анализны да бирәләр. Әгәр укучы сан, тартымны билгеләргә читенсенә икән, башта морфемаларга тарката, аннан морфологик анализ ясый. Шул ук балыкчыларыбызны сүзенә морфологик анализ ясаганда, беренче итеп, ияртүче сүзе табыла. Ияртүче сүзне табу, сүзтезмә темасында ныклап өйрәнелә. Әгәр авырсынсалар, укытучы белән берлектә эшлиләр.

Димәк,

балыкчыларыбызны (озаттык) исем, уртаклык исем, берлек санда,

I зат тартымлы, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, ясалма сүз.

Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, морфологик анализ тәртибе бирелә, ныгытыла. Ел ахырына укчылар “шпаргалкасыз” яттан эшли башлыйлар.

8 нче класслар белән гади җөмлә синтаксисын өйрәнәбез. Алар белән эшләүдә дә синтаксик анализга вакыт күп бирәм.

Һәрбер анализ формасын укучылардан дәлилләтәм.

Әйтик, җөмләгә тулы синтаксик анализ ясыйк:

Шундый ямьле җәйге төн. (Бу – гади, хикәя, җәенке, бер составлы (атау) җөмлә).

Ни өчен гади?

Нигә җәенке дип уйлыйсың? Һәм башка шундый сораулар ярдәмендә исбатлыйбыз. Бу очракта грамматик терминнарның дөрес кулланылышына зур игътибар бирелә.

Ни өчен гади? дигән сорауга, чөнки аның грамматик нигезе бер генә дип төгәл җавап алырга тырышам.

Грамматик анализ һәм аның нәтиҗәлелегенә ирешү юлларын шул тәртиптә хәл иттем. Һәр класстан көчле укучыларга мөстәкыйль эшләргә дип өстәмә эш бирәм. Алар аны аерым кәгазьләргә эшләп алып киләләр. Өстәмә эшләү сәгатьләрендә башка укучылар анализны үзе генә аерым ясый, аннары әзер материалдан тикшерә. Аңлашылмаучанлык килеп чыкса, укытучыга мөрәҗәгать итә. Укучы белән берлектә грамматик анализ яңадан телдән эшләнә һәм хаталар искәртелә, төзәтелә.

Грамматик анализ тәртибен үземчә, үзем һәм балаларга аңлаешлы итеп төзим. Язма һәм телдән тикшерү үрнәкләре бирәм. Дәресләрдә шул тәртиптә, шул үрнәк кысаларыннан читкә тайпылмыйча эшлибез.

Сүзләрне һәм җөмләләрне грамматик яктан тикшерү һәм укучыларны шуңа өйрәтү, күнектерү зур әһәмияткә ия.

Рус урта мәктәбендә синтаксис тулы һәм системалы итеп 8-9 нче сыйныфларда өйрәнелә. Синтаксисны үзләштергән укучы синтаксик анализ төрләре турында мәгълүматлы һәм синтаксик анализ ясый белергә тиеш. Синтаксик анализның ике төре бар: өлешчә синтаксик анализ һәм тулы синтаксик анализ.

Өлешчә синтаксик анализ түбәндәге төрләргә бүленә:

  1. Гади җөмләгә билгеләмә бирү
  2. Җөмлә кисәкләрен тикшерү
  3. Сүзтезмәләрне тикшерү
  4. Кушма җөмләләрне тикшерү
  5. Тыныш билгеләренең куелышын аңлату

Тулы синтаксик анализ исә өлешчә синтаксик анализлар җыелмасыннан тора.

Морфологик анализ үрнәге.

Ул икенче көнне тешен врачтан суырткан иде инде. (Гомәрова З. Теш сызлый. – Китапта: Гомәрова З. Бабай балы. Чаллы, “Камаз” нәшрияты, 1995 – 6 б.)

Ул (суырткан) – алмашлык, зат алмашлыгы, берлек санда, баш к., җөмләдә ия, тамыр сүз.

Икенче (көнне) – сан, тәртип саны, җөмләдә хәл, тамыр сүз.

Көнне (суырткан) – исем, уртаклык исем, берлек санда, тартымсыз, төшем килешендә, җөмләдә хәл, тамыр сүз.

Тешен (суырткан) – исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартымлы, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

Врачтан (суырткан) – исем, уртаклык исем, берлек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

Суырткан – фигыль, хикәя фигыль, барлыкта, билгесез үткән заман, III зат берлектә, җөмләдә хәбәр, тамыр сүз.

Иде – ярдәмче фигыль.

Инде – кисәкчә

Тулы синтаксик анализ үрнәге.

Күкнең болыт түшәкләре теткәләнде, тишелде. (Газизов М. Урманда. – Китапта: Газизов М. Гаҗәеп көн. Чаллы “Камаз” нәшрияты, 1995 – 43 б.)

Язмача: Бу – гади, хикәя, җәенке, ике составлы, тулы җөмлә.

Телдән: Бу җөмлә гади, чөнки грамматик нигезе бер генә (түшәкләре теткәләнде, тишелде).

Хикәя җөмлә, тыныч интонация белән әйтелә.

Җәенке җөмлә, иярчен кисәкләре дә бар (күкнең, болыт).

Ике составлы, чөнки баш кисәкләрнең икесе дә бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Укыту-тәрбия процессын контрольгә алуның нәтиҗәлелеген күтәрү

Укыту процессының төп формасы булып - дәрес, ә дәрестән тыш эштә сыйныфтан тыш чара тора. Шуңа күрә укытуның сыйфатын күтәрүне контрольгә алуның төп алымы – дәресләргә һәм класстан тыш чараларга...

Сәләтле балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә ирешү

Мин, Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин кызы татар төркемендә укучылар белән эшләүдә тәҗрибәм зуррак дип саныйм. Шуңа күрә әлеге чыгышымда да татар телле укучылар белән эшнең кайбер юнәлешләрен күрсәттем....

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...