“Белмим,әллә күпкә, әллә бик озакка...”
методическая разработка (9 класс)
Дәрестән тыш чара методик эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shhes_drestn_tysh_charalar_metodik_eshlnmse.docx | 20.39 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасының
муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе
Әлмәт шәһәре «4 нче урта гомуми белем мәктәбе»
1 нче квалификацион категорияле туган теле ( татар) һәм
әдәбияты укытучысы
Хәлимуллина Индира Фаиз кызы
“Белмим,әллә күпкә, әллә бик озакка...”
Дәрестән тыш чара методик эшкәртмәсе
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Максатлар:
- XX гасырның сугыш чорына кадәрге әдәбият үсешендә мөһим роль уйнаган шагыйрьләрнең берсе булган Һади Такташның тормышы, иҗаты белән таныштыру
- Әлеге гасыр шагыйрьләре һәм язучылары хакындагы белемнәрне тирәнәйтү
- Бер-береңә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү
Катнашалар: 9-10 нчы сыйныф укучылары
Альбина Апанаеваның “ Чын дустым” җыры яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
Беренче алып баручы: Белмим, әллә күпкә, әллә бик озакка.Ахры, мәңге оныта алмамын...
Икенче алып баручы: Тамбов урманнары уртасында усак яфраклары шаулавын. ...Дусларым, бу кайсы әсәрдән өзек?
Тамашачылар : “ Мокамай”.
Беренче алып баручы: Әлеге әсәрнең авторы кем?
Тамашачылар : Һади Такташ
Икенче алып баручы: Дөрес, татар поэзиясенә нигез салучыларның берсе Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев турында сөйләшербез бүген. Ә сез аның турында ниләр беләсез соң? Шуны искә төшереп, презентация карап узыйк.
1 нче слайд
Һади Такташның портреты ( 1901-1931)
2 нче слайд
Минтимер Шәрипович Шәймиевтан цитата:
- Такташ татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе.Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңъеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле”
3 нче слайд
Такташ үскән йорт
4 нче слайд
Һади 1911-1913 нче елларда Пешлә мәдрәсәсендә белем ала ( Пешлә мәдрәсәсе)
5 нче слайд
Бохарага китеп яшәп алган чактагы беренче иҗат җимешләре “Газраилләр”, “ Төркестан сахраларында”, “Караңгы төннәрдә” әсәрләре
6 нчы слайд
“Авыл яшьләре” журналы. Такташның анда хезмәт куйган чоры
7 нче слайд
Ташкентка китеп, “Белем йорты” журналында җаваплы сәркатип булып эшләгәндә иҗат ителгән ителгән әсәрләре исемлеге :
-Онытылган ант
-Күләгәләр
-Нәләт
-Таң кызы
- Урман кызы
- Җир уллары трагедиясе
“Мокамай” әсәренең беренче ( иң иске) нөсхәсе
8 нче слайд
Һади Такташ беренче хатыны Гөлчирә Хәмзинә һәм уллары Рафаил белән
9 нчы слайд
Һ.Такташ дуслары-каләмдәшләре арасында ( Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский, )
10 нчы слайд
Һ.Такташ яшәгән йорт
Беренче алып баручы: Менә бит нинди бөек шәхесебез булган безнең. Аның дуслары арасында Ф.Кәрим, Г.Камал, М.Гафури, Г.Кутуй-һәммәсе дә танылган кешеләр.
Икенче алып баручы: Туктале, дустым. Аның иң ышанычлы, иң яраткан дусты балачагында калмаганмыни?
Беренче алып баручы: Әйе, Һадиның истәлекләрендәге берничек тә “пычранмаячак” , нәрсә генә сөйләсәләр дә, балачак дусты булып калучы Мөхәммәтҗан- Һадиның киләчәктәге үкенүләренең сәбәпчесе.
“Мокамай”дан өзек тыңлау
Ә ни өчен үкенеп яши Һади? Кем ничек уйлый? ( Фикер алышу)
Икенче алып баручы: Укучылар, кем үзенең дусты хакында шушылай ук хөрмәт белән сөйләп күрсәтә ала?
Укучылар дуслары турында татарча сөйләп күрсәтә
Беренче алып баручы: Мокамайдагы дуслык хакында, чын дуслык хакында мәкальләр беләсезме ?
Тамашачылар дуслык турында мәкальләрне әйтә, алып баручы үзеннән дә әйтелмәгәннәрен өсти.
Икенче алып баручы: Дуслар, һичшиксез, Һади Такташ- данга лаек шәхес.” Киләчәккә хатлар” әсәренең язылу стилен дә беренче булып кулланган шагыйрь-ул. Аның кайсы әсәрен генә алсаң да, анда тугры хисләр: дуслык, мәхәббәт өстенлек итә. Чын дуслыкны саклагыз. Такташтан калган балачактагы кебек дуслыкка хыянәт итмәгез. Бүгенге чарабызны әлеге нотада Һади Такташ шигырьләренә язылган музыка белән тәмам итәбез
Киләсе очрашуларга кадәр!
Заявка
на участие во Всероссийском конкурсе методических разработок внеклассного мероприятия “ Шәхес”
№ | Регион РФ/Район РТ | Место работы полностҗю согласно уставу ОО | Долңность | Сотовый телефон,е-mail | Тема мероприятия | Ссылка для скачивания |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше
Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты...
"Белмәмештә кунакта"
2 нче сыйныф әдәби уку дәресе өчен ( татар төркеме) презентация...