Проект «Китап – галим, телсез мөгаллим»
проект (6 класс)

Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы

       Безнең проект укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләп, Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабын укып,татар милләтенең асыл затларын белүне максат итеп куя. Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кешенең  уй-фикер үсеше китаптан килә.

        Китап – изге әйбер. Татар халкы элек-электән белемгә омтылган, китапны кадерләгән, аңа изге итеп караган.   Әби – бабайларыбыз китапны  иң ару урында, чиста тастымалга төреп кенә тотканнар, кулдан кулга күчереп таратканнар.

        Без искиткеч зур тизлек  заманында  яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында утырып, дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында булып узган вакыйгалар турында көнендә үк беләбез, чиксез мәгълүмат ташкыны эчендә кайныйбыз. Олылар гына түгел, балалар бакчасына йөри торган сабыйларга кадәр интернет челтәрендә утыра. Балалар күп вакытын  компьютерда уйнап уздыра. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән кеше миһербансыз була.

         Бүгенге укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Китапны ул мәгълүмат алу чыганагы итеп кенә карый, ләкин кирәкле мәгълүматны ул интернеттан тизрәк таба. Китап укуның чын ләззәтен ул белми. Шуның өстенә, соңгы елларда укучылар төп игътибарны имтихан бирүгә юнәлтә баралар. Имтиханга әзерләнүне сәбәп итеп, күп фәннәрне русча өйрәнүгә йөз тоталар. Татар китабы  милли традицияләребез, халкыбызның үткәне, милли гореф-гадәтләребез нигезендә, бары татар китабы гына безне телебезнең иң матур үрнәкләре белән таныштыра.

          Китап –дөньядагы иң зур могҗизаларның берсе. Китап биргән белемне, китап биргән тәрбияне башка бер әйбер дә бирә алмый. Заман ничек кенә алга китсә дә, китап кешенең иң якын дусты һәм киңәшчесе булып калырга тиеш. Яңа китап – яңа дус.  Шуларны истә тотып , без әлеге проектны төзедек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_6_klass_ahmetgalieva_a.k.docx44.51 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

 "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Проект

«Китап – галим, телсез мөгаллим»

6 нчы сыйныф укучылары

Җитәкче :

Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

  1. Кереш.  ...............................................................................................................3

  1. Төп өлеш. «Китап – галим, телсез мөгаллим»................................................4
  1. Проектның теоретик нигезләмәсе.......................................................4
  2. Проектның паспорты.............................................................................5
  3.  Проектны үтәү барышында башкарылачак тикшерү  эшләре..........6
  4. Проектны тормышка ашыруның этаплары.........................................8
  5. Көтелгән нәтиҗәләр..............................................................................8
  6. Проект буенча эш.М.Мортазин турында мәгълүмат.........................8
  7.   М.Мортазинның “150 аталы татар турында” китабы......................9
  8.  “Кызык та, кызганыч та”...................................................................10
  9.   “Аеруча кем турында кызыксынып укыдым?”.............................10

  1. Йомгак.............................................................................................................11

  1. Кушымта.........................................................................................................13

4.1      Китаплар тарихыннан  ...........................................................................13

4.2  Китап турында күренекле кешеләр әйткән сүзләр, мәкальләр...............14  

                                 

  1. Кулланылган әдәбият....................................................................................15

I бүлек.  Кереш.

Китап укып елый алганнарның

 Күңелендә булмый каралык.

 М.Әгъләмов

         Күренекле язучыбыз Г.Бәшировның шундый сүзләре бар:

        “...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. Чынлап та, беренче карашка китап  -  ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь генә кебек.  Ә яхшылап уйлап баксаң,ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. “Могҗизаларның могҗизасы,”- дип язган  аның турында тагын бер әдибебез Ибраһим Гази.

        Кеше язмышында китап зур урын тота, ул  тормышта иң кирәкле әйбер.  “Китап - белем чишмәсе” дигән гыйбарә юктан гына килеп чыкмаган. Китап язма тарих,  ул – халык хәтере.   Китап - халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасына күпер салучы. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.

        Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер, диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.

       Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр. Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Әсәрләр укып, балалар дөньяга үзенчәлекле караш туплый, китап аларда уңай сыйфатлар тәрбияли. Китап укыган баланың уку тизлеге, укыганны аңлау дәрәҗәсе югары, сөйләме камил була. Татар халкында китап бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Бүгенге югары технологияләр, компьютер заманында да кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый.

      Яңа китаплар рәтендә безне Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабы бигрәк тә кызыксындырды. Һәр милләтне дә саклаучы, яклаучы, әйдәп баручы , юл күрсәтүче әйдаманнары , зыялылары була. Әлеге китап милләтебезнең асыл затлары турында. Без алар турында, әлбәттә, белергә һәм  башкаларга да сөйләргә тиеш.

I I бүлек.  Төп өлеш.

«Китап – галим, телсез мөгаллим».

 2.1.Теоретик нигезләмә.

       Безнең проект укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләп, Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабын укып,татар милләтенең асыл затларын белүне максат итеп куя. Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, кешенең  уй-фикер үсеше китаптан килә.

        Китап – изге әйбер. Татар халкы элек-электән белемгә омтылган, китапны кадерләгән, аңа изге итеп караган.   Әби – бабайларыбыз китапны  иң ару урында, чиста тастымалга төреп кенә тотканнар, кулдан кулга күчереп таратканнар. 

        Без искиткеч зур тизлек  заманында  яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында утырып, дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында булып узган вакыйгалар турында көнендә үк беләбез, чиксез мәгълүмат ташкыны эчендә кайныйбыз. Олылар гына түгел, балалар бакчасына йөри торган сабыйларга кадәр интернет челтәрендә утыра. Балалар күп вакытын  компьютерда уйнап уздыра. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән кеше миһербансыз була.

         Бүгенге укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Китапны ул мәгълүмат алу чыганагы итеп кенә карый, ләкин кирәкле мәгълүматны ул интернеттан тизрәк таба. Китап укуның чын ләззәтен ул белми. Шуның өстенә, соңгы елларда укучылар төп игътибарны имтихан бирүгә юнәлтә баралар. Имтиханга әзерләнүне сәбәп итеп, күп фәннәрне русча өйрәнүгә йөз тоталар. Татар китабы  милли традицияләребез, халкыбызның үткәне, милли гореф-гадәтләребез нигезендә, бары татар китабы гына безне телебезнең иң матур үрнәкләре белән таныштыра.

          Китап –дөньядагы иң зур могҗизаларның берсе. Китап биргән белемне, китап биргән тәрбияне башка бер әйбер дә бирә алмый. Заман ничек кенә алга китсә дә, китап кешенең иң якын дусты һәм киңәшчесе булып калырга тиеш. Яңа китап – яңа дус.  Шуларны истә тотып , без әлеге проектны төзедек.

2.2. Проектның паспорты.

     Теманың актуальлеге. Укучылар арасында китап укуның кимүе, китапка караганда компьютерга өстенлек бирү тенденциясенең үсүе, китап укуга карашны уңай якка үзгәртүнең  зарурлыгы. Яңа чыккан китаплар белән танышу, милләтебезнең асыл затларын белү.

Проектта катнашучылар: 6 нчы сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Проектның дәвамлылыгы: уртача дәвамлыкта.

Проектның тибы: өлешчә эзләнү һәм иҗади

Проектның максаты: балалар һәм ата-аналарда китап белән кызыксыну , хөрмәт булдыру, китап укуның кирәклеген тоярга өйрәтү һәм актив китап укучылар булу.

Проектны  башкару чорында бурычлар:

  • укучыларны татар китабы тарихы белән таныштыру;
  • төрле яшьтәге кешеләр арасында эзләнү-тикшеренү эшләре үткәрү;
  • мәгълүмати һәм информацион эшләр алып бару
  • татар әдәби китаплары турында күзаллауларны киңәйтү;
  • “150 атаклы татар турында” китабы белән танышу, милләтебезнең асыл затлары-150 атаклы шәхесебез турында белү;
  • проект эшенә ата-аналарны да тарту;
  • проектта катнашучыларда китап укуга уңай караш формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • балаларда татар әдәби китаплары белән кызыксынуның үсүе;
  • сүзлек запасы арту, бәйләнешле сөйләмнең үсүе;
  • ата-аналарның да балалар белән берлектә китап укуга тартылуы;
  • яңа китаплар белән танышу, Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабын уку, атаклы татар шәхесләре турында белү.

Тикшерү предметы: укучыларның  китап уку белән кызыксынуларын, Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабы турында белемнәрен тикшерү.

Тикшерү эшенең методлары:

Теоретик: татар китабы тарихын төрле чыганаклар аша өйрәнү, “150 атаклы татар турында” китабын уку, анкеталар, күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү.

Гамәли:  “150 атаклы татар турында” китабы белән танышу, анализлау.

2.3. Проектны үтәү барышында  тикшерү эшләре:

1.Төрле яшьтәге кешеләр арасында сораштыру: нинди формадагы китаплар укырга яратасыз?

Катнашучылар

Басма китап

Электрон китап

1-4сыйныф укучылары

7

5-9сыйныф укучылары

2

18

10-11сыйныф укучылары

1

6

20-25яшьлекләр

2

25-40-яшьлекләр

6

40-50яшьлекләр

3

8

50яшьтән өлкәнрәк

4

Нәтиҗә:

17

40

2.  Сез Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабы белән танышмы?

Катнашучылар

              Таныш

     Таныш түгел

1-4сыйныф укучылары

       0

7

5-9сыйныф укучылары

0

20

10-11сыйныф укучылары

0

7

20-25яшьлекләр

0

2

25-40-яшьлекләр

0

6

40-50яшьлекләр

0

11

50яшьтән өлкәнрәк

0

4

Нәтиҗә:

0

57

3. Социологик сораштыру: китап укуга күпме вакытыгызны сарыф итәсез?

Катнашучылар

Көн саен

Атнага 1

Укымауның сәбәбе

1-4сыйныф укучылары

5

2

5-9сыйныф укучылары

15

5

10-11сыйныф укучылары

7

20-25яшьлекләр

2

25-40-яшьлекләр

6

40-50яшьлекләр

8

3

50яшьтән өлкәнрәк

2

2

Нәтиҗә:

45

12

4. Укучылар өчен анкета: китап сезнең тормышта нинди урын тота?

(1) Сез китап укырга яратасызмы?

Әйе_____32_____             юк____25________

(2) Сезгә күбрәк нинди китаплар ошый?

Матур әдәбият____26___     детектив___15____тарихи___6____ фантастик___10____

(3) Китапны ничек укыйсыз?

Үзем теләп_____7_______        Әти-әни, укытучылар кушканга___23______

Дәрескә кирәк_____27_____

(4) Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?

Китап укыйм______4_______  телевизор карыйм_____10________

Компьютерда, телефонда утырам_____25_______  башка эшләр белән шөгыльләнәм____18______

(5) Яңа чыккан китаплар белән кызыксынып барасызмы?

Кызыксынам__6___  кызыксынмыйм____51____

2.4. Проектны тормышка ашыруның этаплары:

 1 этап (январь, 2023) – әзерлек  

     Бу вакытта тема буенча теоретик материаллар өйрәнелә, проектны тормышка ашыра башлау алдыннан күтәрелгән проблеманың торышын беренчел тикшерү башкарыла.

  2 этап (февраль – март, 2023) – төп эшләр

 Анкеталар, сораштырулар уздырыла.


3 этап (март,  2023) – нәтиҗәләр ясау.
  Сораштырулар буенча гомуми нәтиҗәләр ясала.

2.5. Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Китап тарихы, кеше тормышында китапның роле турында укучыларның мәгълүматы тирәнәю.
  2. Укучыларда китап укуга карашның уңай якка үзгәрүе.
  3. Мансур Мортазинның  “150 атаклы татар турында” китабы белән танышу.
  4. Әдәби китаплар белән кызыксынучыларның арту тенденциясе күзәтелү.
  5. Әдәби иҗат белән кызыксынучанлыкның артуы.
  6. Әдәби конкурсларда катнашырга теләк белдерүчеләр күбәю.

  2.6.  Прект буенча эш. Мансур Мортазин турында мәгълүмат.

   Мансур Мортазин (Мансур Газизҗан улы Мортазин) — филолог (татар теле укытучысы), журналист, мөхәррир. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

       Ул 1966 елның 22 сентябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1990) тәмамлый.

      Хезмәт юлына күз салыйк:

   Хәзерге көндә  М.Мортазин  Россия һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. “Татарстан яшьләре”,”Ватаным Татарстан” газеталарында, Чаллы шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә , Татарстан радиосында эшли. “Аргамак” журналы, “Шәһри Казан”, “Атна вакыйгалары”, “Без бергә” газеталарында баш мөхәррир вазифасын башкара. “Журналистикада исем”, “Китап авторы –журналист” номинацияләре буенча Татарстан журналистларының  “Бәллүр каләм” конкурсы бүләге иясе. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.Күп кенә әдәби , фәнни, сәяси китапларның мөхәррире, өч китап авторы.

Китаплары:

  •  «Без бергә» (төзүче-мөхәррире М.Г. Мортазин). К., 2014. (Китапта Россиядә татарлар яшәгән җирләрдә басылган татар газеталары (22) турында тулы, әтрафлы мәгълүмат бирелә.)
  • “150 атаклы татар турында”, Казан,2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

  • 2011ел -  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

   

    2.7. М.Мортазинның “150 атаклы татар турында” китабы

    Мәктәп китапханәсе күргәзмәсендә  М.Мортазинның “150 атаклы татар турында” китабын күрдек. Матур тышлы күләмле китап үзенә тартып тора иде. Милләтебезнең йөзек кашлары кемнәр, кемнәрне беләбез, кемнәрне юк икән? Безгә кызык тоелды һәм без әлеге китапны укырга, өйрәнергә, калган укучыларга да күрсәтергә булдык.

     Китап Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшриятында 2022 нче елда  басылган. 2000 данә басылган.

    Китапның беренче битләрендә үк президентларыбыз  Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов елмаеп тора .Алар турындагы язмаларны, истәлекләрне кызыксынып укып чыктык.

     Китап безне бөтереп алып кереп китте.  Татарстанда, Татарстаннан читтә яшәүче һәм , әлбәттә, Арча районының данлыклы шәхесләрен барлый башладык.

Чит ил

Рәсәй

Татарстан

Арча районы

8

56

82

4

Китапка  нинди өлкәләрдә эшләүче, ничә кеше кертелгән?

Галимнәр

Геройлар

Язучылар,

шагыйрьләр

Рәссамнар

Артистлар

Җырчылар

31

18

37

3

50

11

2.8. “Кызык та ,кызганыч та”. Китапка сайланган эпиграф та безнең кызыксынуыбызны көчәйтте.

       Халкыбыз күп гасырлар дәвамында һәртөрле изүләргә карамастан һаман да исән – имин икән, димәк, аның рухы нык дигән сүз. М.Мортазинның “150 атаклы татар турында” китабында 150 шәхесебез турында  язмалар тупланган. Алар арасында күренекле җитәкчеләребез,галимнәребез, язучыларыбыз, артистларыбыз, геройларыбыз, спортчыларыбыз, рәссам һәм композиторларыбыз бар. Алар барысы да татарны татар итү, милләтне саклап калу, Татарстанның данын күтәрү өлкәсендә үз урыннарында, үз һөнәрләрендә җиң сызганып эшләгәннәр һәм тарихта калырлык зур хезмәтләр башкарганнар.Без алар каршында бурычлы. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Әлеге кешеләр башкарган эшләргә таң калырлык. Әлеге китапта шәхесләребез тормышында булган кызык та , кызганыч та  вакыйгалар  тупланган.

   2.9 “Аеруча кем турында кызыксынып укыдым?”

    Әлеге китап чыннан да бик кызыклы булып чыкты.

  “КамАЗ ның безнең республикада төзелүенә домино ничек ярдәм иткән?”, “Безнең Шакирҗан ничек  Александр Матросов булган?”, “Дөньяның иң яхшы капкачысы Дасаевка ни өчен Гает намазына барырга ярамый?, “Атаклы шахматчы Гатага  әтисеннән ни өчен каеш эләккән?”, “Хыянәтче кем? Кем безне дошманнарга саткан?”,”Атилланы ни өчен мәктәптән куганнар?”, “Если у меня шофер депутат Верховного Совета СССР, тогда кем буду я?”, “Миргазыян Юныс ни өчен китапларны иллюминатор аша диңгезгә ташлаган?”,”Мөддәрис Әгъләмов нигә сүгенергә өйрәнә алмаган?”,”Батулла ни өчен шигырь яза белми?”,”Рәзил Вәлиев ничек баеган?”, “Максим Горький ни өчен Туишевны рестораннан куган?”, “Вера Минкина  кайсы як мишәре?”, “Татар каны нигә тизрәк ага?” , “Коймак яратканы өчен артист булган  малай кем ул?” , “Биби ничек Бибинур булган?” һәм башка бик күп кызыклы сорауларга җавап таптык.

    Күренекле шәхесләрнең дә нәкъ безнең кебек гап-гади шаян малайлар һәм кызлар булуын, ләкин тырыш,кызыксынучан, максатчан, батыр булулары аркасында биеклеккә күтәрелүләрен аңладык. Аларның түбәндәге сүзләре безгә нәсыйхәт кебек яңгырады:

 -тормышта һәрвакыт бер адым алда барыгыз (Рөстәм Миңнеханов);

-татар телен белмәгәнем өчен орышкан коллегаларыма рәхмәт  (Фәрит Мөхәммәтшин),

-кеше мал җыйганда, мин китап җыйдым (Ризаэтдин Фәхретдин);

-кеше уңышка чиксез көч куеп, бар белемен, тәҗрибәсен , энергиясен биреп эшләгәнгә, тырышканга күрә ирешә (Гыйлем Камай);

-үзең өчен генә яшәмә (Сәхибҗамал Волжская);

- татар булуың белән горурлан ( Ирек Мөхәммәтов);

-мин булдыра алмыйм дип,кул селтәмәскә кирәк (Фуат Мансуров).

III бүлек.  Йомгак.

         Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып - белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм үзенең аңын баетырга мөмкинлек бирә.

      Татар халкы дөньяга күп талантлар, батыр уллар һәм кызлар биргән. Ил тарихында алар мөһим роль уйный. М.Мортазинның “150 атаклы татар турында” китабында алар турында истәлекләр, кызыклы фактлар, публицистик язмалар тупланган. “Бу китапка әле күренекле шәхесләребезнең 150 се генә керде. Киләчәктә милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән башка шәхесләребез турында язылган китаплар да дөнья күрер”,- ди М.Мортазин.

       Безнеңчә, һәр кеше үзенең ана телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, күренекле шәхесләрен белергә тиеш.  Үзеңне милләт вәкиле итеп тану мөһим. Милләтеңнең күренекле шәхесләре турында белемнәр җыелмасына ия булу гаять зур әһәмияткә ия.

    Кадерле дуслар! Сезгә дә М.Мортазинның “150 атаклы татар турында” китабын укырга тәкъдим итәбез. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- ди татар халык мәкале.

     Китап - иң якын дус . Китап –тиңсез хәзинә. Шул дусны югалтмыйк! Заман үзгәрешләре кеше күңелен тупасландырмасын, китап уку, китап белән дуслык омтылыш, шатлык булсын!

I V бүлек. Кушымта.

4.1. Китаплар тарихыннан.

        Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган.

        Төрки халыклар  китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган.

        Китап басу, китап тарату төрки халыклар арасында һәм чәчелеп-таралып урнашкан безнең татарлар арасында аеруча, гомер-гомергә иң изге, иң саваплы эшләрнең берсе саналган.  Татар зыялылары әле узган гасырның икенче яртыларында ук бер-бер артлы әле  Петербургка, әле Мәскәүгә, әле Казан губернаторларына китап басу өчен , китап нәшриятлары ачу өчен рөхсәт сорап ары чапканнар, бире чапканнар- үзләренең дөнья кадәр акчаларын исраф иткәннәр. Ләкин китап нәшрияты ачу алай җиңел генә булмаган.  1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

        1905 елда демократик революция булганнан соң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, татар телендә китап басучы дистәләгән нәшриятлар Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән  Казанда,Уфада, Оренбургта,  Әстерханда, Мәскәүдә, С.Петербургта, Орскида эшли башлый. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.

    Ләкин Октябрь революциясеннән соң китап басу тулысынча дәүләт монополиясенә әверелгәч , китап басу дәүләт ярдәменнән тыш башкарып булмый торган эш итеп кабул ителә башланган .

     Китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең поход типографиясендә татарча басылган “Манифест” тан башлана. XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенат типографиясендә басыла.

1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “ Азиаш” типографиясе була.

         Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә.

      Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?

      Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.

4.2. Китап турында күренекле кешеләр әйткән сүзләр, мәкальләр.

     “Белем алыйм дисәң ничаклы –

     Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Габдулла Тукай)

“...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. (Гомәр Бәширов)

 

 «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри

   Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.(И. Гази)

Китап китап минем  кулымда.

Сердәшем ул гомер юлымда. (Сибгат Хәким)

Китапта - үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы.

Китап — тормыш көзгесе.

Китап — якын сердәш.

Китап — белем чишмәсе.

 Китап галим — телсез мөгаллим.

 Китапның белмәгәне юк.

Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә

 Китапсыз өй — ишәк абзары.

 Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы

V бүлек.  Кулланылган әдәбият.

М.Мортазин “150 атаклы татар турында”,Казан, “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты,  2022-384 бит.

А.Каримуллин. “Татарская книга пореформенной России”,  Казань, Татарское  книжное издательство, 1983, 320стр.

А.Каримуллин. “Татарская книга начала XX века”,  Казань, Таткнигоиздат, 1974, 320стр.

Рәмиев И. Истәлекләр – Татарча басма сүз,  Казан, Татарстан китап нәшрияты,1965, 130б

Н.Гыймадиева. “Дәрестә һәм дәрестән тыш” Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2004, 128б.

Н.Исәнбәт. “Татар халык мәкальләре”,  Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел, 799 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Китап-галим

Рекомендую родителям...

"Галиҗәнап китап, исәнме"

Татар китабының үткәне, аның тарихына багышланган интеграл дәрес эшкәртмәсе. Аны дәрестән тыш чара, китапханә дәресе кебек тә кулланырга мөмкин. Эшкәртмәне 7-9 сыйныфларда эшләүчеләр файдалана ала. ...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.

Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....

Работа над орфографической зоркостью в рамках школьного проекта « Грамотность на кончике пера » «Ак китап » - « Белая книга » ( татарский язык и литература)

Правильно писать слова должен каждый человек. Будь то первоклассник или же взрослый человек. Есть определенные нормы, которые должен знать каждый. Так называемый орфографический минимум. Научные иссле...

«Китап галим- телсез мөгаллим»

* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....