Х.Халиковның иҗаты
статья (5 класс)
Кече яшьтәге мәктәп балаларының телдән сөйләм телен камилләштерү максатыннан Х.Халиковның шигырь үрнәкләре.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
h.halikov_izhaty.doc | 112 КБ |
Предварительный просмотр:
Хакимҗан Халиков һәм аның кече яшьтәге балалар өчен иҗаты.
Хиразова Энҗе,
1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,
Азнакай шәһәре РТ
“Кулымнан килсә, «Татарстанның балалар язучысы”- дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның дусты Х.Халиковның түшенә тагар идем. Чөнки аның яшәеш мәгънәсе, гомер шигаре: "Иң яхшысы — балаларга.'».
Золфәт
«Көтелмәгән ачышлар, аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтылу, балаларга булган ихтирам, кечкенәләрнең күңеп байлыгын, олы дөньясын оста ачып бирү Х.Халиковка зур өмег багларга мәҗбүр и тә».
Г.Ахунов
X. Халиков –шигырьләр, җырлар,шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы. Ул балалар әдәбиятында үз сүзен әйтерлек булып өлгергән шагыйрь. 1969 нчы елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “ Йолдызлар ничәү” исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Авторның поэтик стиле, шаян күңелле интонациясе, шигырьләренең тематикасы һәм сәнгатьчә эшләнеше балаларны җәлеп итә. Шагыйрь гади генә күреншләрне да елмаерлык итеп сурәтли белә.
Поэзиядә арифметик мәсьәлә дигән жанр бар. Х.Халиков иҗат иткән һәм “Канатлы мәче”, “Зиһен” ачкычлары», “Сакчы күркә” җыентыкларында дөнья күргән бу кызыклы күнегүләр (анаграмма, метаграмма, логогриф, шарада, арифметик табышмаклар) укучыларда поэтик сиземләү уята, аларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерү, фикерләү сәләте үсеше белән бергә, туган телгә мәхәббәт тә тәрбияли.
Педагог-шагыйрьнең бала әйтә алмаган һәр авазга махсус тел шомарткычлар иҗат итүе — аның зур уңышы. Рифмалашкан гади сүз тезмәләре генә түгел, бәлки тәрбияви әһәмияткә ия булган шигъри энҗеләр алар. Балаларның сөйләмен, тел культурасын үстерүдә аларның әһәмияте зур. Мәсәлән, телдә ешрак очрый торган [ң] авазын әйтергә өйрәтү өчен тәкъдим ителген тел шоматкыч:
Өч миң чыккан
Миңнурның уң яңагына.
Күрдем әле яңа гына.
Әйтерсең лә барлык миңнәр
Аңа гына.
Шагыйрь балалар җыры өлкәсендә дә актив эшләде. Аның кырыклап шитыре төрле композиторлар тарафыннан көйгә салынган.
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләу — катлаулы һәм дәвамлы процесс. Х.Халиковның кечкенә герое табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә .
“Тукран табыны”, “ Кояшбикә челтәре”, “ Яңгыр хәбәрчеләре”, “Кырмыскадан сора”, “Тыйнак инеш”, “ Ялгыз нарат” шигырьләрендәге кайгыртучан, олы җанлы шәхес тәрбияләү максат итеп куела.
Сабыйның матур чәчәккә карап соклануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен балачактан ук ныгытырга, үстерергә кирәк.
Уку дәресләрендә һәм класстан тыш уздырыла торган экскурсия, кичә һәм төрле гамәли чаралар аша укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирелә. Бу максатта X. Халиковның әсәрләрен дәрестә өстәмә материал итеп тә, класстан тыш чаралар үткәргәндә дә файдаланырга мөмкин.
Уку дәресләрендә халык авыз иҗатының бер төре булган табышмак аеруча киң кулланыла. X. Халиков иҗаг иткән табышмаклар еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган.
Һәр көн диярлек
Елап яшь коя,
Килгән кошларны
Көньякка куа. (Көз.)
“Г” белән “ә” сакта тора
Бу исемнең як-ягында.
Шундый гаҗәп үсемлек ул,
Күрмисең бер яфрагын да. (Гөмбә.)
Ике иҗегендә дә
Аның берәр «ы» булыр,
Җәй дә яшел, кышын да,
Ә шулай да коелыр. (Ылыс.)
Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, дәресне җанландыра.
Уку дәресләрендә ел фасылларын, табигатьтәге үзгәрешләрне өйрәнгәндә сынамышлар искә төшерелә. Халык җәүһәрләре белән беррәттән, X, Халиков иҗат игкән шигырьләр табигатькә дөрес караш булдырырга ярдәм итә, Мәсәлән, "Кырмыска оясына качса, яңгыр булыр" сынамышына автор иҗат иткән “Кырмыскадан сора” шигырен естәма уку ямь өстенә ямь генә өсти.
... Ә үзләре кайда соң?
Күренми ич берсе дә.
- Нишләсеннәр соң алар
Бу кадәрле эсседә! - Белдем,— диде Мөслимә,—
Курка алар яңгырдан.
Болыт килә бит әнә
Безнең авыл ягыннан.
II - III классларда “Сез канатлы дусларыгызны беләсезме?”, “Нинди кош?”, “Безнең якта үсә торган агачлар”, “Чәчәкләр” дигән темага сөйләм үстерү дәресләре уздыру балаларның экологик белемнәрен тулыландырырга, киңәйтергә һәм гомумиләштерергә ярдәм итә. Шундый бер дәреснең якынча эчтәлеге түбәндәгечә булырга мөмкин,
Табигатьтә төрле агачлар, үсемлекләр, хайваннар аерым-аерым яшәми. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Бөзнен яктагы урманнарда имән, каен, юкә, чыршы, нарат һ. б. агачлар үсә. Бу агачларның күпме яшәгәнен беләсегез килсә, X. Халиковның «Һәр агач ничә яшьтә?» исемле арифметик табышмагын укыгыз. Шигырьне укыгач, агачларның төгәл яшьләрен белерсез.
- Чибәркәем, матуркаем, и аккаен,
Син, мөгаен, бу урманда иң карт каен? - Йөз яшемне тутырсам да мин, дускаем,
Миннән нәкъ өч тапкыр картрак тимер каен.
Бу каен тик үсә Ерак Көнчыгышта,
Суда бата, чукый алмый аны кош та.
Бер нарат бар, нәкъ йөз яшькә өлкән аннан,
Үзе һаман ямь-яшел ул, күркәм һаман.
Икесенең яше кадәр, ким дигәндә,
Бу урманда яшәгән, ди, бер имән дә.
АКШтагы бер секвойя өч мең биш йөз
Яшькә безнең барыбыздан өлкән, имеш.
Һәр агачның яшен шуннан бел инде син,
Ничәшәр соң? Йә, әйтеп тә бир инде син!
(Тимер каенга — 300, наратка — 400, имәнгә — 700, секвойя агачына 5000 яшь була.)
Урманда үскән файдалы үсемлекләрне, җиләк, чәчәкләрне тамыры белән йолкып җыярга ярамаганны авторның «Ничә җиләк җыяр идең?» дигән арифметик табышмагын укыган бала һәрчак истә тотар һәм гомере буе онытмас.
Нарат җиләген җыям мин
Кызарып пешкәч кенә.
Бу куакчык җиләк бирә
Тугыз ел үскәч кенә.
Инде күпме әйтә торып,
Энем шуны оныткан.
Җиләклеккә юлыккан да
Егермесен йолыккан.
— Бишәвендә унар җиләк,
Алтысында сигезәр,
Тугызында уникешәр —
Күпме бүла, Илгизәр?
Энем тора уйга батып.
Кабат сорыйм аңардан:
— Ничә җиләк җыяр идең
Тугыз елда алардан?
(1854 җиләк.)
“Чәчәк җыйганда” дигән сәхнә уенында тукранбаш, күкчәчәк, гөлҗимеш чәчәге, кыр чәчәкләре һ. б. тормышын күзәтүне оештыру табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Татарстанда 80 гә якын төр үлән халык медицинасында кулланыла, «Яшел докторлар» дигән сәхнә уенында бака яфрагы, ромашка, үги ана яфрагы, көрән һәм сары мәтрүшкәләр, кура җиләге, юкә чәчәге, каен җиләге, кара җиләк, кыргый миләш, энҗе чәчәк, песи үләне, тузганак, эт тигәнәге кебек үләннәргә аңлатма бирелә. Бүгечгә 21 ләп үләннең генә җитәрлек запасы бар. Энҗе чәчәгенә (ландыш) һәм валериан үләненә Татарстан җирлегендә юкка чыгу куркынычы яный.
Миләүшә: Энҗе чәчәк — чәчәк менә:
Мактамыйлар кайда гына!
Вак-вак кына ак кыңгырау
Тезелеп киткән сабагына.
Барысы да, елмаешып,
Җем-җем итеп балкып тора,
Тәмле-татлы хуш исләре
Әллә кайдан аңкып тора.
Айнур: Энҗе чәчәк — матур чәчәк,
Энҗе сыман, чыннан да.
Шәфкать бабай.
Дарулы да, агулы дә —
Сак булыгыз җыйганда.
Гөлчәчәк: Безнең бабай, ни өчендер,
Валериан тамчысы, ди,
Даруның иң яхшысы, ди,
Аны песи үләненең
Тамырыннан ясыйлар, ди.
Бу үләнне песиләр дә
Бик яратып ашыйлар, ди.
Чын микән бу?
Лилия : Кимсетмәгез әле сез
Сукыр кычытканны да!
Йөрәк даруы өчен
Җыялар ич аны да.
Башлангыч классларда дару үләннәре турында мәгълүматлар җыю ике максатны күздә тотып оештырылырга тиеш; беренчедән, дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; икенчедән, үсемлекләр дөньясына сак караш тәрбияләү.
X. Халиков шигырьләрендә, дару үләннәре белән беррәттән, ашарга яраклы үсемлекләр турында да күп мәгълүмат бирелә. Бу тер үсемлекләрне халкыбыз киң кулланган. “Балтырган ашы” дигән сәхнә әсәрен укыгач, балалар балтырган, сәрдә кебек үләннәрне танып белергә өйрәнәләр.
Гөлсем: Каршыңдагы балтырганны
Күрмисең мәллә?!
Ашы шундый тәмле аның?
Ашап туйгысыз! (Иптәшләренә карап.)
Нигә җыймыйсыз?!
Артып калса, борчылмагыз:
Салат ясарбыз,
Ә көпшәсен әрчербез дә
Болай ашарбыз.
Дымлы болыннарда, урман кырыйларында һәм куак арасында балтырганны еш очратырга мөмкин. Чәчәге яшькелт төстә, сабагы кырлы һәм йөнтәс, яфрагы каурый кебек телгәләнеп тооа. Яфрак сабакларының төбендә кабартылган капчык сыман җиңсәләре бүла.
Гөлйөзем: Бусы булыр балтырганның
Сазда үсә торганы.
Айдар: Ашый күрмә — агулы ул,
Бу бит — су балтырганы!
(Гөлйөземнең кулымнан су балтырганын тартып апып җиргә ыргыта.)
Бу үсемлек тышкы күренеше белән курайга охшаган. Вак кына ак чәчәкләре берге җыелып, зонт сыман булып тора. Яфраклары саплы, өч-дүрт өлешкә телгәләнгән. Әгәр аны уч төбенә салып бармак белән изсәң. тәмсез ис чыга. Агуы шулкадәр зәһәр, хәтта кешене дә үтерә.
Сәфәр: Сәрдә ашы
Пешерсәк
Әгәр дә,
Монда әле
Бар икән
Сәрдәдә!
Хуш исле бу үсемлек вак кына ак чәчәк ата. Сабагы юан, эче куыш. Яфрагы эре.
Исле сабын үзлегенә ия булган шартлавык үләне, карга миләше, кыр сабыны турында язылган юллар укучыларда кызыксыну уята.
Булат: Исле сабын бирәсеңме?
Гөлсем: Әнә теге ак чәчәкле
Үсемлекне күрәсеңме?
Булат: Ник шартлавык күрсәтәсең,
Юкмыни соң сабының да?!
Гөлсем: Сиңа дигән сабын менә
Шул үләннең тамырында.
Шартлавык - һәркемгә таныш үсемлек. Ул хуш исле чәчәк ата. Алар кич беләч генә ачылалар. Әгәр чәчәк өстенә бассаң, ул шартлый. Сабагы исә ябышучан.
(Айдар килеп җитә. Кулында — тамыры белән йолкып алынган кыр сабыны. Бу үсемлек болыннарда, елга үзәннәрендә, урман кырыйларында үсә. Июнь аеннан алып сентябрьгә кадер ап-ак чәчәктә тора. Чәчәкләре сабак очында бишесе-җидесе бергә бәйләм-бәйләм булып утыра. Кыр сабынының киптерелеп вакланган тамырлары аеруча яхшы күбекләнә.)
Айдар: Сабын сатам,
Кыр сабыны!
Күбекләрен
Күрсәң моның —
Читтә торсын
Кер сабынын!
Ш — IV класс укучылары өчен класстан тыш чара үткәргәндә X. Халиковның “Эшләпәле дуслар” уенын файдалану бик уңышлы. Бу сәхнә уенында ашарга яраклы һем агулы гөмбәләр турында язылган. Һәрбер гөмбәнең тышкы кыяфәте һәм үзлекләре мавыктыргыч итеп сурәтләнгән.
Якын итсәң әгәр дә,
Дускай, шуны аңла син:
Беркайчан да, җәберләп,
Безне йолкып алма син, —
дип эндәшә автор үзенең нәни дусларына. Бу юлларны укыган була гөмбәләрне йолкып алырга ярамаганын күңеленә салып куяр. Гөмбәләрнең ашарга яраклы һәм агулыларга бүленүе түбәндәге юлларда бик ачык әйтелгән.
Ак гөмбә.
Картлар әйтсә — хак әйтә,
Сөйлим сезгә дөресен:
Очратырсыз биредә
Гөмбәләрнең төрлесен.
Беркайчан да җыймагыз
Матур диеп барын да.
Яшел томсык — агулы,
Аның дусты Ак томсык
Агулырак тагын да.
Елан агуыннан да
Кочле аның агуы...
Укучыларның экология культурасын үстерү өчеи елдан-ел күбрәк эш башкарыла. Бу — катлаулы һәм дәвамлы шөгыль, ул барлык классларда дәресләр, класстан гыш чаралар белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Кичә, рольле уеннар уздыру экологик тәрбия бирүдә әһәмиятле. Мәсәлән, “Безнең канатлы дусларыбыз!” темасын өйрәнгәндә X. Халиков-пың "Нинди кош?" исемле сәхнә уенын файдаланырга мөмкин. Биредә безнең якларда очрый торган кошларның үзенә генә хас холкы, төсе, шөгыле, тавышы тасвирлана. Укучылар аларның тавышларыннан танып, исемнәрен әйтергә тиеш.
Урманнан аваз.
Күк-кү, күк-кү...
Кайсы кояштан ким мин?!
Йә, әйтегез: кем мин?
Шушындый шигырь - табышмаклар укып, аларга жаваплар биргәч, күке, карга, сыерчык, шәүлегән, бытбылдык, солы чыпчыгы, сандугач кебек кошларның тавышларыннан таныгач, аларның файдасы, шөгыле турында да өстәмә белем бирелә. Автор тәкъдим иткән “Нинди тизлектә очалар?”, “Кайсы күпме яши?”, “Ничәшәр сәгать эшлиләр?”, “Өч атнада” һ. б. арифметик табышмакларны куллану бигрәк тә отышлы. Мәсәлән, «Өч атнада» исемле арифметик табышмак:
Бер сыерчык көн буена
Өч йөз илле очыш ясый.
Һәр кайтканда, оясына
Өчәр-дүртәр бөҗәк ташый.
Өч атнада үсеп җитсә
Әгәр аның нәниләре,
Күпме корткыч бөҗәк тота
Шулчак әти-әниләре?
(44 100 - 58800 бөҗәк.)
Уку дәресләрендә төрле танып-белү уеннарын киң куллану уңай нәтиҗә бир. X. Халиков тәкъдим иткән кызыклы күнегүләр (анаграмма, метаграмма, логогриф, шарада, табышмаклар һ.б.) укучыларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә, фикерләү сәләте үсеше белән бергә, туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләнә.
Кулланылган әдәбият:
1.Бәхет чишмәсе. Шигырьләр. — Казан. Тат. кит.нәшр , 1993, 143 б.
2.Зиһен ачкычлары. Шигырьләр. — Казан. Мәгариф. 1953,80 6.
3.Йолдызлар ничәү? Шигырьләр. — Казан: Тат. кит.нәшр., 1969, 23б.
4.Кәримов К. Сереңне яшерәм димә. — Татарстан яшьләре, 1983, 27 гыйнвар.
5.Кукушкин Р. Канатлы дөнья. — Казан: Тат. кит.нәшр.1934, 184 б.
6.Сакаллы малай. Шигырьләр. — Казан: Тат. нит. нәшр., 2002, 32 б.
7.Сакчы күркә. Шаян шигырьләр. — Казан:Тат. кит.ношр., 1997, 79 6.
8.Шук бабай. Шигырьләр. — Казан. Тат. кит.нәшр., 1970, 15 б.
9.Эшләпәле дуслар. Сәхнәләштерелгән уен. — Казан: Таг.киг.нәшр., 1976, 20 6.