Фәнни эш
материал (10 класс)

Гульназ Фатхрахманова

Татар телен өйрәнү тарихы бик еракка – Болгар дәүләтенә барып тоташа, чөнки рус хөкүмәтенә төрки дәүләтләр белән икътисадый элемтәләр урнаштыру өчен тел белүчеләр кирәк була. Татар теле дипломатия өлкәсендә  дә уңышлы файдаланыла.

        Әлеге фәнни эшебездә рус һәм татар телендә булган аваз үзгәрешләренә игътибар иттек. Аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләп үтүне максат итеп куйдык. Татар һәм рус телендәге авазларны чагыштырдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычны куйдык: татар һәм рус телләренең фонетика өлкәсендәге үзенчәлекле аваз  күренешләрен тикшереп анализлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.docx39.25 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           Секция:

Исследовательская работа

Татар һәм рус телләренең авазлар системасы

10Б класс

         Научный руководитель:

                                                        Фатхрахманова Гульназ Альбертовна

         Учитель татарского языка и литературы

                                                        МАОУ “Гимназия №139” Приволжского района г. Казани

Эчтәлек

1.Кереш ...........................................................................................................3бит

2.Төп өлеш.......................................................................................................4 бит

2.1.Сузык авазлар............................................................................................5 бит

2.2.Тартык авазлар..........................................................................................6 бит

2.3.Аваз үзгәрешләре......................................................................................7 бит

3.Йомгак................................................................... .......................................8 бит

4.Файдаланылган әдәбият исемлеге...........................................................   9 бит


                Кереш

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия.

Татарстан Республикасы Конституциясен (1992), “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законы (1992), Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча “Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н (1994) кабул итү татар һәм рус телләрен дәүләт теле итеп билгели, шуңа күрә гомуми белем бирү мәктәпләрендә, югары һәм башка уку йортларында татар телен мәҗбүри рәвештә белем бирү, укыту программасына кертелде.Алар укучыларда милләт-ара мөнәсәбәтләрен үзара ярашып торуына ярдәм итүче, республика халыкларының рухи мәдәниятләрен баетуга булышучы татар-рус, рус-татар, шулай ук милли икетеллелекне формалаштыру буенча төп функцияне үтәүчеләр; чөнки ике яки аннан да күбрәк телләрне белү кешенең һәрьяклап үсешенә дә уңай йогынты ясый.

Татар телен өйрәнү тарихы бик еракка – Болгар дәүләтенә барып тоташа, чөнки рус хөкүмәтенә төрки дәүләтләр белән икътисадый элемтәләр урнаштыру өчен тел белүчеләр кирәк була. Татар теле дипломатия өлкәсендә  дә уңышлы файдаланыла.

        Әлеге фәнни эшебездә рус һәм татар телендә булган аваз үзгәрешләренә игътибар иттек. Аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләп үтүне максат итеп куйдык. Татар һәм рус телендәге авазларны чагыштырдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычны куйдык: татар һәм рус телләренең фонетика өлкәсендәге үзенчәлекле аваз  күренешләрен тикшереп анализлау.

Хезмәт кереш, төп өлештән, йомгак, файдаланылган әдәбияттан тора. Төп өлештә сузык һәм тартык авазларга игътибар иттек, татар һәм рус телендәге охшаш, аермалы якларын билгеләдек. Шулай ук аваз үзгәрешләре дә игътибарсыз калмады. Бу сингормонизм законы, рәт һәм ирен гармониясе, редукция күренеше.Теманың әһәмияте шунда: үзеңнең ана телеңне белми торып аның үзенчәлекләрен үзләштермәгән хәлдә, икенче бер телне өйрәнү һич мөмкин түгел. Без татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне рус теле белән чагыштырып өйрәнәбез, күнегүләр эшләгәндә файдаланабыз.

Төп өлеш

Сузык авазлар

Тел белеменең авазлар системасын өйрәнә торган бүлеге фонетика дип атала. Анда төп урынны авазларны артикуляцион, акустик һәм функциональ яктан өйрәнү алып тора. Фонетика, шулай ук, иҗекләрнең һәм сүзләрнең аваз төзелешен, басым һәм интонация мәсьәләләрен дә өйрәнә.

Татар теле агглютинатив телләр рәтенә керә, рус теле – флектив. Татар телендә рус теленә караганда сузыклар күбрәк. Татар сузыклары тәңгәл рус сузыклары белән чагыштырганда тел алдындарак ясалулары белән аерылып тора. Сузык авазларны тикшергәндә без аларның рус һәм татар телендә ясалу ысулына игътибар иттек.

Рус телендә

Күтәрелеш

алгы рәт

урта рәт

арткы рәт

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

Югары

и

ы

У

Урта

э

О

Түбән

а

Татар телендә

Күтәрелеш

алгы рәт

урта рәт

арткы рәт

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

ирен-ләшкән

ирен-ләшмәгән

Югары

Ү

и

У

ы

Урта

Ө

э

        э

О

О

ы

Түбән

ә

а

Татар телендә 9 сузык һәм тагын алынма сүзләрдә кулланыла торган 3 сузык ( [о], [э], [ы]) бар.

Тартык авазлар

Рус һәм татар телләрендәге тартыклар бер-берсеннән ясалу урыннары һәм әйткәндә сөйләм әгъзалары катнашу белән аерылалар. Татар телендә тартыклар:

  • ясалу урыны;
  • ясалу ысулы;
  • тавыш катнашу яки катнашмау буенча бүленәләр.

Рус телендә түбәндәгечә:

  • ясалу урыны;
  • ясалу ысулы;
  • тавыш катнашу яки катнашмау.

                

Татар теленең тартыгы 23 билгегә ия. Ясалу урыны буенча: ирен, ирен – ирен, ирен – теш; тел, тел – теш, тел – аңкау, тел уртасы, тел арты, кече тел (увуляр), йоткылык (фарингаль), бугаз (ларингаль).

Ясалу ысулы ягыннан: йомык, саф, аффрикат, өрелмәле, ярым – йомык, борын, ян – як, калтыраулы.

Акустик аспект буенча: шаулы, сонор, яңгырау, саңгырау.

Татар телендә

Ясалу

урыны

Ясалу

Ысулы

Ирен

Тел

Кече тел (увуляр)

Йот-кылык (фарингаль)

Бугаз (ла-рин-галь)

Акустик аспект

Ясалу

урыны

Ясалу

Ысулы

Ирен

Тел

Кече тел (увуляр)

Йот-кылык (фарингаль)

Бугаз (ла-рин-галь)

Акустик аспект

ирен-ирен

ирен-

теш

тел алды

тел уртасы

тел арты

тел – теш

тел – аңкау

Йомык

саф

б

Д

г

шаулы

яңг

п

Т

к

к

саңгыр.

аффр.

(ц)

 (т

  ч)

өрелмәле

өрелмәле

Ф

С

ч

ш

(щ)

(х)

х

һ

(в)

З

җ

ж

z

яңгырау

w

й

сонор

ярым йомык

борын

м

Н

ң

ң

ян-як

Л

калтыраулы

Р

Рус теле тартыклары 14 билге буенча аерыла.

Ясалу урыны ягыннан: ирен, ирен – ирен, ирен – теш; тел алды, тел – теш, тел – аңкау, тел уртасы, тел арты, урта аңкау, арткы аңкау.

Ясалу ысулы буенча: йомык, аффрикат, өрелмәле, калтыраулы.

Рус телендә

Ясалыш

урыны

Ясалу

Ысулы

Ирен

Тел

ирен-ирен

ирен-теш

тел алды

тел арты

теш

аңкау

урта аңкау

арт аңкау

йомык

б-п

б – п

д-т

д - т

г-к

г - к

аффрикат

ц

ч

өрелмәле

в –ф

в - ф

з-с

з - с

ж-ш

ж - ш

J

х-х

йомык

м –м

н-н

өрелмәле

л-л

калтыраулы

р-р

Татар телендә 26 тартык, алынма һәм диалект сүзләр составында кулланыла торган 5 тартык ([ц], [тч], [щ], [в], [х]), 25 тартык фонема һәм рус

алынмаларыннан күчкән 3 фонема ([в], [ц], [щ]) бар. Татар теленең үзенә генә хас булган тартыклары: [къ], [гъ], [ң], [җ], [һ], [,].

Рус телендә төп авазлар һәм фонемалар бер үк санда: 6 сузык һәм 35 тартык бар. Рус телендә тартыклар ике вариантта: твердый (калын), мягкий (нечкә). [ч], [щ], - һәрвакыт нечкә, [ц], [ш] – һәрвакыт калын була.

Димәк, татар һәм рус телләрендәге тартыклар бер-берсеннән ясалу урыннары һәм сөйләм әгъзаларының катнашуы белән аерыла. Фонетик күнегүләр эшләгәндә без бу күренешне сизәбез. Мәсәлән, үзенчәлекле [һәмзә] тартыгы өчен татар алфавитында махсус урын юк, ул ь, э хәрефләре ярдәмендә белдерелә: тәэмин, мәсьәлә.

Сүзсез, кызчык, игътибар, тозсыз сүзләрен әйткәндә саңгырау алдыннан яңгырау тартыклар саңгыраулаша. [җ] тартыгы дрожжи, вожжи, сүзләрендәге [жж] әйтелешен хәтерләтә. [җәй] урынына [ж]илак дип куллануга китерә.

Әлеге тизәйткеч ярдәмендә [гъ] авазының әйтелешенә игътибар итәргә мөмкин.

Мин агамны агалаган

Атын дагалаганмын

Бер кат түгел, күп мәртәбә

Дагалаганмын.

Шулай итеп, без татар һәм рус телләре арасындагы охшаш, аермалы якларны белә торып фонетик кыенлыкларны җиңә алачакбыз.

Аваз үзгәрешләре

Татар теленә сузыклар гармониясе хас. Әлеге закон буенча татар теленең үз сүзләрендә я алгы рәт сузыклары гына, я арткы рәт сузыклары гына кулланыла. Татар теленең үз сүзләрендә рәт гармониясе саклана, ә алынма сүзләрдә юк. Ирен гармониясе булганда, беренче иҗектәге иренләшкән авазларга ярашып, калган иҗекләрдәге сузыклар да иренләшәләр.Татар телендә сузыкларның калын һәм нечкә парлары бар. Мәсәлән, [а - ә], [у - ү].

Редукция күренеше ике телдә дә бар. Ул тулы һәм өлешчә була. Бары рус телендә генә ул көчле. Мәсәлән: сеңел – сеңлем, молоко, молоток.

Татар телендә тартык авазларга хас үзгәрешләрдән ассимиляция, диссимиляция күренешләрен әйтергә мөмкин. Безгә иң яхшы таныш булган күренеш борын авазына беткән сүзләрдә күплек кушымчасының борын авазына беткәне ялгана. Мәсәлән: урман- урманнар.

Аккомадация (җайлашу)- сузык һәм тартыклар әйтелешенең бер берсенә җайлашуы. Әйтелә торган аваз белән алдагы  аваз җайлашканда уңай аккомадация барлыкка килә. Мәсәлән: җай-җәй, бар-бәр.Кире аккомадация булганда,артта торган аваз алдагы авазга тәэсиритә.

Димәк, сузык һәм тартык авазларга бәйле аваз үзгәрешләрен белү бик мөһим. Бары тик шуларны белә торып кына дөрес һәм матур сөйләмгә ирешеп була.

Йомгак

Татар теле моннан күп гасырлар элек Россиядә үзенчәлекле дәүләт теле буларак кулланылып йөрүе мәгълүм. Татар теле буенча сүзлекләр, грамматикалар төзелгән, тарихта иске кулъязмалар сакланган.Татар телен укыта башлау XVIII гасырның беренче яртысында ук галим һәм дәүләт эшлеклесе В.А. Татищев исеме белән бәйләнгән.

Беренче русча – татарча кулъязма сүзлек рус сәүдәгәрләре тарафыннан XVII гасырда язылган. Аннан соң П.Рычков һәм М. Габдрахмановлар төзегән  сүзлек, 1740 нчы елда Матвей Котельниковның хезмәте дөнья күрә. Моннан кала К. Насыйри, М. Корбангалиев, И.Гиганов, И.Хәлфин кебек галимнәрнең хезмәтләрен әйтеп китәргә була.Бу өлкәдә актив эшләүче галимнәргә Р.А.Юсупов, Ф.С.Сафиуллина, Л.З.Шакирова, А.Ш.Хәдиуллин, Л.Л.Литвиновларны. ЗәкиевМ.З., Ф.С.Сафиуллина, К.З.Зиннәтуллина, С.М.Ибраһимов, З.М.Вәлиуллина кебек галимнәрне кертеп карарга була.

Эшебезнең төп максаты итеп фонетика өлкәсендәге  татар һәм рус телләрендәге охшаш, уртак һәм аермалы якларны тикшерү алынды. Эш барышында күренекле галимнәрнең хезмәтләренә мөрәҗәгать ителде, материал тупланды.

        Шулай итеп, фонетика бүлегендә рус һәм татар телендәге сузык һәм тартык авазларга игътибар ителде. Аларның ясалу урыны һәм ясалу ысулы күзәтелде.

        Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: эшебездә фонетика өлкәсендә татар һәм рус телләрендә уртак, охшаш тел күренешләре каралды. Куелган максатка ирештек.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Газизов Р.С. Сопостовительная грамматика татарского и русского языков. Фонетика и морфология. Изд. 3-е, доработанное. Предисл. Ф.С. Фасеева. Под ред. С.П. Лопушанской и Ф.С. Фасеева. Казань: Тат.кн.изд-во, 1977. – 272 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы: Дәреслек – кулланма. – Казан. КДУ нәшр., 2004. – 144 б.
  3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Лескикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис: Педагогия училищелары, гимназияләр өчен дәреслек / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 1994. – 320 б.
  4. Сәлимов Х. Татар фонетикасы ничек өйрәтелә? / Х. Сәлимов // Мәгариф. – 1997. - №3. – Б.29.
  5. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республика Законы. 2004 – 2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерә буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 69 б.
  6. Татар грамматикасы. – Т.1. – М.:ИНСАН, Казан:ФИКЕР, 1998. – Б. 94–98.
  7. Шәйдуллин Ф. Татар теленнән өстәмә күнегүләр / Ф. Шәйдуллин. -Әлмәт, 2001. – 112 б.