«Тукай иҗатында экология темасы»
план-конспект урока (7 класс)
Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_izhatynda_ekologiya_temasy.docx | 22.82 КБ |
Предварительный просмотр:
«Тукай иҗатында экология темасы», 7 класс.
Максат: Г. Тукай иҗатында экология темасының яктыртылышын тикшерү.
Бурычлар:
- “Әйләнә-тирә мохит” термины белән танышу.
- Бөек шагыйребезнең әйләнә-тирә мохит һәм аның проблемаларына багышлап язылган шигырьләренә күзәтү ясау.
Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы. Г. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән заманнарда “әйләнә-тирә мохит” дигән термин гамәлдә дә булмагандыр. Ул заманнарда кешеләр бүгенгедәй әйләнә-тирә мохит катастрофа алдында да тормагандыр. Шулай да әйләнә-тирәне саклау проблема булган. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан-туры әйләнә-тирә мохитне саклауга карый. Кешеләр гомер-гомердән яшел бишегебез – Җир анабыз үзенең табигый тотрыклылыгын мәңге саклар дип уйлаганнар һәм табигатькә үзгәрешләр кертергә тырышканнар, шуның белән табигатькә зыян салуларын башларына да китермәгәннәр. Үзен “табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗә бирми, киресенчә, фаҗигале үзгәрешләр дә алып килгәли.
Г. Тукай үсеп килүче буында табигатькә, аның “тере почмагына” мәрхәмәт иясе тәрбияләргә тели. Иң кечкенә балаларга язылган “Бала белән Күбәләк” шигыре балага гомерлек үгет-нәсихәт булырлык. Күбәләк баладан:
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! –
дип ялвара.
Күбәләкнең бу сүзләре һәркемнең күңелендә калырга тиеш. Шагыйрь шуны тели.
Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә. Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак, Җир күпмегә түзәр икән, дигән хафалану да чагыла. Шулай да Г. Тукайның табигатькә, туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт. Аның кичерешләре дә табигать белән чагыштырыла.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
(“Сагыныр вакытлар”)
Шагыйрь табигатьнең һәртөрле матурлыгын күреп шатлана, аның белән горурлана. Үзенең рухи халәте дә табигатькә бәйле.
Әй кояш нурлы – ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!
(“Кичә һәм бүген”)
Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе. Туган ягына мәхәббәтне дә Тукай табигатьне сурәтләүдән башлый. Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле. Бер “кечкенә генә инеш” (“Шүрәле”) бөтен авылны саф су белән тәэмин итеп тора.
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
(“Туган авыл”)
Г. Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк. Ул яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс-төкәнмәс байлык та. Аның фикеренчә, урман – саулык, байлык сандыгы. Шагыйрьне һәр кош, чәчәк агач илһамландыра. “Чыршы” шигырен генә алыйк. Авторда ул табигатьнең мәңге яшь булуын дәлилләүче образ буларак бирелә.
Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
“Ай һәм Кояш”, “Яз галәмәтләре”, “Яшен яшьнәгәндә”, “Җәй көнендә” шигырьләре шагыйрьне табигатьнең һәр гамәле урынлы булуына соклануын белдерә. “Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! –
(“Яратырга ярый”)
дип, шагыйрь кешенең табигый агымга тыкшынуы матур нәтиҗәләргә китермәскә мөмкинлеген искәртергә тели кебек. Әлеге фикерләр “Һәркемнең ашыйсы килә” һәм “Япун хикәясе” шигырьләрендә дә дәвам иттерелә.
Г. Тукай табигатьнең һәр фасылын, һәр мизгелен үзенчә күрә. Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра. “Җир йокысы”, “Яз галәмәтләре”, “Валлаһи”, Буран”, “Яңгыр”, “Яз хәбәре”, “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра.
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?
(“Буран”)
Яз, аныңча – “матур кыз”, “язның алтын фәйтуны”, “гөлләр патшасы”; кыш – “аксакал”, аның матурлыгы чиксез – “һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре” (“Кышка бер сүз”). “Яз җитә”, - дип әйтәсе урынга шагыйрь болай ди:
Күпме февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин.
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен.
(“Яз хәбәре”)
Табигать күренешләрен сурәтләгәндә, автор матур сүзләрен – чагыштыру - эпитетларын, төрле тел бизәкләрен кызганмый, мулдан тезә. Аның һавасы да “ак күмәч белән ашарлык” (“Валлаһи”); яңгыр яумый, ә “алтын төшә” (“Яңгыр”). Шагыйрь өчен:
Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач;
Син сабыйдай, нечкә аваз берлә сайрый сандугач.
Г. Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. “Карлыгач”,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”, “Күгәрчен”, “Фатима белән Сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. “Фатима белән Сандугач” шигырендә читлектәге кош ирек турында:
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул, -
дип әйтә. “Кошларга” шигырендә исә:
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! – ди.
Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә – корткычлар.
“Мияубикә” шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була:
Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!
Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат!
Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан айруы бигрәк яман!” – дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.
ХХ гасыр башында промышленность үсә башлый. Казан авыл кешеләрен җыя. Завод-фабрикаларда эшләү өчен кешеләр кирәк. Саф табигать кочагыннан шәһәргә килгән кеше тынчу, пычрак мохиткә эләгә. Бу хәл шагыйрьне борчуга сала. Сәнәгать үсеше табигый матурлыкка зыян китерә.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
(“Казан”)
Шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.
Г.Тукай табигатьне ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигатькә зур зыян салуын искәртә. Бу җәһәттән аның “Толстой сүзе” шигыре бик урынлы. Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга,
Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.
Йомгаклау
Бөек шагыйребез “әйләнә-тирә мохитне саклау” фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. әйләнә-тирә мохитнең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә. Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек. “Сагыныр вакытлар” шигыре үзе генә дә әдипнең җирдәге матурлыкның сагында торучы зур Кеше икәнлеге турында сөйли.
Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Шагыйрь күңеле табигатьтән илһам ала.
Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы.
Кыскасы, Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына “тәнгә дә, җанга да мунча” (“Тәлләһеф”) табылыр. Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак, җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам уйласаң.
(“Җәйге таң хатирәсе”)
Кулланылган әдәбият
- Г.Тукай. Сайланма әсәрләр.VII том. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.-511 б.
- Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. II том. Шигырьләр, поэмалар.
Татарстан китап нәшрияты, 1985.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары
Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....
ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә
1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп ...
Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы
"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге тәкъдим итәм....
Габдулла Тукай иҗатында экология темасы
Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...
Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы
“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.
Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....
Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы
Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла?...