«Агыла да болыт агыла...»
материал (11 класс)

Шарифуллина Эльмира Ахтямовна

(Литературно-музыкальный вечер, посвященный творчеству поэта Хасана Туфана), 11 класс (татарская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agyla_da_bolyt_agyla.docx41.98 КБ

Предварительный просмотр:

“Агыла да болыт агыла...”

(Шагыйрь Хәсән Туфан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә).

(Литературно-музыкальный вечер, посвященный творчеству

поэта Хасана Туфана).


Чараның максатлары:

1. Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗаты белән таныштыру аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтү.

2. Мәшһүр татар шагыйренең иҗатына карата горурлану хисләре уяту.

Чараның бурычлары:

1. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту.

2. Туган телгә, туган илгә, халкыңа карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Х.Туфанның портреты, экран, кичәнең фоны – салмак көй, Х.Туфанга кагылышлы фотосурәтләр, кинокадрлар, төрле язучыларның фотосурәтләре.

Кичә барышы.

Сәхнә бәйрәм рухына туры китереп бизәлгән. Түрдә экран, талгын көй агыла. Экранда Хәсән Туфанның портреты пәйда була. Сәхнәгә Шагыйрь образын гәүдәләндерүче укучы чыга. Ул йолдызлы, киек каз юлы, ак болытлар агылышы шәйләнгән фонда, калку урында басып тора. Гүя Ул ошбу кичә барышын күкләрдән күзәтә. Туфан (укучы)сөйли башлый:

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына,

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?

Агыла да болыт агыла...

Шигъри өзек тәмамлануга, “Агыла да болыт агыла” җыры башкарыла. Җыр бетүгә янә Туфан (укучы) һәм өч укучы пәйда була.

Туфан.

... Илдә ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Һавадагы алсу шәүлә

Пожар микән, таң микән?

Илдә ниләр бар икән?

Шагыйрь образы югала. Өч укучы янә шигырь (Хәсән Туфанныкы) белән дәвам итәләр.

Беренче укучы.

Дөньяны без байтак гиздек инде –

Йолдызга да, айга табан да...

Ярты гасыр гомер үттек инде,

Шулай да без

Сафта һаман да.

Суынмадык:

Бездә әле дәрман,

Бездә әле җегәр җитәрлек;

Әле тагын берәр ярты гасыр

“Эһ” тә итми гомер итәрлек.

Икенче укучы.

Гомер итү, киләчәккә китү,

Теләкләргә җитү күңелле, -

Тундралардан лимон кырларына

Сәлам алып килү шикелле.

Таулар, сулар юлда очрый икән,

Без күнеккән, әйдә турыдан! –

Мәрхүмнәрнең

Безне киләчәккә

Озата килгән гүзәл юлыннан.

Өченче укучы.

Мәрхүмнәрнең тере тавышлары

Яңгыраганда җанда, заманда,

Елмаюдан туктап, искә алып

Баш ию бу безнең аларга.

Без барасы юллар озын әле,

Без җитәсе кырлар бик ерак;

Барган саен җәйләр салкын килә!

Барган саен кышлар җылырак.

Хәсән Туфан образындагы укучы янә пәйда була.

Туфан (укучы).

Моңлы кәккүкләрең, киек казың,

Чәчәкләрең йөзе зар гына...

Күңелләрем, төннәр үткән саен,

Җилпенәләр туган ягыма.

Туган туфракларым кире тарта,

Хәбәр килсә иде кайтырга! –

“Сандугачым ...”, “Агыйделкәй...” диеп,

Сагышларны көйләп тартырга.

Җырлар алар – тарихы да илнең,

Байрагы да тормыш юлында:

Оран салып, җыеп торган халкын,

Чакыру булып һәрбер буынга.

Киек казлар” җыры (Марс Макаров көебашкарыла.

Яңгырларда-явымнарда,

Давылларда-Җилләрдә

Киек казлар кыйгылдаша

Мин белмәгән телләрдә...

Алып баручылар чыга.

Беренче алып баручы. Хәерле кич, кадерле тамашачылар!

Икенче алып баручы. Исәнмесез, шигырь сөюче дуслар!

Беренче алып баручы. Мәшһүр шагыйребез, олпат әдибебез Хәсән Туфанга багышланган әдәби кичәбезне дәвам итәбез.

Икенче алып баручы. “Шагыйрь! Кем соң ул? Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, Шагыйрь – үзе шигырь ул , - дигән иде Хәсән Туфан сөекле дусты Такташ турындагы бер язмасында. - “Шигырь” дигән сүзне әйтү белән, – ди ул, – күңел күзе алдына Тукайлар, Есениннар, Такташлар килеп баса”.

Беренче алып баручы. Һәм, әлбәттә, без Хәсән Туфанның үзен дә чын мәгънәсендә Шигырь иде дип әйтә алабыз!

Икенче алып баручы. Ул Шигырьгә давыллы, ялкынлы еллар да, фаҗигале мәхәббәт тә, тугры дусларны, якыннарны югалту ачысы да, сөргеннәр газабы да, якты киләчәккә ышаныч та, милләте, халкы, туган теле белән горурлану да сыйган.

Беренче алып баручы.

Хәсән Туфанның:

“Җитмеш бишнең теге якларында

Күпме генә гомер итсәм дә,

Юк, искермәс минем Иманым,

Сиксәннәргә яки туксаннарга,

Хәтта йөзгә, меңгә җитсәм дә”, - дигән шигырь юлларыннан күренгәнчә, чынлап та, аның Иманы – нык, шигърияте - кодрәтле, әйткән һәр сүзе – җегәрле!

Икенче алып баручы. Хәзер мәшһүр шагыйребез турында, Галиҗәнаб Шагыйрь турында сүз әйтү өчен сәхнәбез түренә кунак шагыйребезне чакырабыз. (Алдан кунак шагыйрь чакырылган була).

Кунак шагыйрь чыгышы. (Шагыйрьнең биографиясенә кыскача туктала, шул исәптән киң катлау укучыларга бик үк билгеле булмаган кайбер фактлар (әйтик, Гаяз Исхакый белән аралашуы) турында сөйли. Ул сөйләгән чакта Х.Туфанга кагылышлы фотосурәтләр, кинокадрлар экраннан күрсәтелә).

Җыр. “Туган җир алтын” (Зөфәр Хәйретдинов музыкасы).

Юл ташларына

Яфрак коела,

Кыр казы күлдән

Юлга җыена.

Киткән кошларга

Адреслар бирсәм,

Казан өстеннән

Очарлар микән?

Әй, нурлы Казан,

Син илем төсе.

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

Еракта да син

Йөрәккә якын;

Торган җир – көмеш,

Туган җир – алтын!

Җыр тәмамлангач, Туфан (укучы) чыга.

Туфан (укучы). (Ул талгын музыка астында сөйләгән вакытта яшь Туфанның әти-әнисе белән бергә төшкән гаилә фоторәсеме, шулай ук туган авылы Кармәткә нисбәтле сурәтләр экраннан күрсәтелә). “Ничек, нигә шагыйрь булдым соң? – дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел, ирексездән, кайдадыр еракларда калган балачакларга юнәлә. Әнием, гәрчә яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән”, дигән иман тудырды. Апам да әни шикелле үк нечкә күңелле, уйчан, моңчан кыз булып хәтердә калган.

Әти, бүтән авылларга мич чыгарырга барган чакларында, офыкларның аргы якларындагы киң дөнья белән таныша башласын диптер инде, мине дә үзе белән алып китә торган иде. Шундый “читтә” йөрүләрдән мин арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр, табышмак-мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта идем...

Дүрт укучы шигырь укый.

Беренче укучы.

Иңнәремне куеп Ил эшенә

Бәхетләргә җитеп килешем.

Син генә дә минем, туган телем,

Өлешемә тигән көмешем.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать, кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Икенче укучы.

Чын туганлык, һәм азатлык хисе

Байрагыбыз булып балкысын!

Үз язмышы кебек якын булсын

Һәр улыңа синең язмышың.

Куәт бирсен, илем, бөек исемең

Син кушканны төгәл үтәргә.

Һәм өйрәтсен батыр улларыңны

Һәр халыкны якын итәргә!

Ил эшен башкара тик чын кеше,

Шундый булыр синең улың да.

Якты эзләр калыр истәлеккә

Азатлыкка барган юлыңда.

Өченче укучы.

Сөйлә, изге Җаек каласы,

Сөйлә миңа үткән көннәрне:

Хәзәр, болгар кайдан килгәнне.

Мин аларның кандаш баласы,

Сөйлә, изге Җаек даласы.

Сөйлә миңа үткән көннәрне:

Чая скифлар ала атларда,

Ярсу һуннар аргамакларда

Европага ничек кергәнне –

Сөйлә миңа үткән көннәрне.

Хәзәр, болгар кайдан килгәнне.

Хәтерләми синең үрләрең:

Күптән инде күмгән чүлләрнең

Юлга комнар өйгән җилләре

Хәзәр, болгар кайдан килгәнне.

Мин аларның кандаш баласы,

Ил басмадым һәм кан коймадым,

Ә хуҗасы яңа дөньяның,

Табигатьнең хәтта патшасы –

Мин аларның кандаш баласы.

Сөйлә, изге Җаек даласы...

Дүртенче укучы.

“Яхшы атлар кирәк үтәргә...” – дип,

Яңгыратып кара урманны,

Ничә гасыр буе эзләдең син

Татарстан дигән дөньяңны.

Хәерле юл яхшы атларыңа!

Җырыңдагы тулпарларыңа!

Хәерле юл, Илем,

Исән-сау җит

Гасырларның аргы ягына.

Барасың бар әле бик еракка,

Үтеп кырны, чорны, даланы,

Җырның-телнең яхшы атларына

Атландырып бала-чагаңны.

Киләчәккә затлы халык хәлдә,

Ышанам мин, җитә алырсың.

Ничә гасыр буе эзләп тапкан

Татарстан булып калырсың.

Халкыбыз тарихын, рухын-холкын чагылдырган дәртле, горурлык хисләре тудырырдай бию башкарыла (укучылар башкара).

Туфан (укучы). Үз халкынүз милләтен ярата белмәгән бәндә - башка милләтләрне дә ярата алмый торган космополит ул. Әгәр дә мин татарны якын күрәм икән, шундый кешеләрдән торган осетин, чечен, балкар, ингуш, калмык һәм башкаларны да үз итәм. Аларның шатлыгы минем өчен дә шатлык, кайгылары минем дә кайгы.

Туган илем, Татарстаным,

Шатланырга олы хакың бар:

Кирәк була икән, тауны да

Күчерә алган көчле халкың бар!

Алып баручылар чыга.

Беренче алып баручы. Әйе, Хәсән Туфан бөтен иҗатында туган халкын, туган җире Татарстанны зурлады, данлады.

Үзе кайда гына булмасын, Казаны, Татарстаны йөрәгенең түрендә булды.

Беренче алып баручы.

Донда, Уралда, чүлдә, тауларда,

Алтын Алтайда, зәңгәр Байкалда,

Истә туган ил, истә син, Казан,

Истә син һаман, истә һәркайда.

Икенче алып баручы.

Эндәшеп калам хәтта җилләргә:

“Сәлам тапшыр, - дип, - туган илләргә!”

Барып җиттеме бездән ул сәлам,

Хәтта җилләргә эндәшеп калам.

Беренче алып баручы. Туфан һәм Казан! Туфан һәм Татарстан! Шагыйрь үзе Казанны, Татарстанны ничек олылаган булса, Казаныбыз, Татарстаныбыз да Туфанны шулай олылый, мәртәбәли.

Казан кичләре” җыры башкарыла (Сара Садыйкова көе). Укучылар хоры башкара.

Кил әле, Иделнең җиләс җиле,

Юлларга чәчәкләр сип әле.

Ак булып, саф булып истә калсын

Казанның кадерле кичләре...

Җыр барышында экранда фотосурәтләр күрсәтелә.

Шагыйрь образындагы укучы сәхнәгә чыга.

Туфан (укучы). Чын талант көнләшүгә, үч тотуга мохтаҗ түгел, бу түбәнлектән югары тора ул. Чын талантлар көнләшмиләр, киресенчә, бер-берсенең барлыгына чын күңелдән сөенәләр генә алар. Кешеләрнең талантлары зуррак булган саен, алар арасындагы дуслык та шулкадәр зуррак икәнен раслый бу тормыш.

Беренче алып баручы. Әйе, дуслыкның кадерен белүче чын дуслары-аркадашлары, остазлары-шәкертләре күп булган шагыйрьнең. Галия мәдрәсәсендә укыган елларда башланган Туфан-Сәйфи Кудаш дуслыгы...

Икенче алып баручы. ... Шул чорда ук аның бәхетенә насыйп булган остазлары - Шигъри дөньяга иң беренчеләрдән булып фатихаларын биргән мәшһүрләребез Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич ...

Беренче алып баручы. ... Такташ-Кутуй-Туфан дуслыгы турында том-том китаплар язарлык!

Икенче алып баручы. Туфан-Исхакый, Туфан-Җәлил, Туфан-Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Гомәр Бәширов... Саный китсәң, дистәләгән олпат шәхесләр! Милләтебез каһарманнары!

Беренче алып баручы. Бер дуслык хакында бу кичәбездә аерым әйтмичә мөмкин түгел. Ул Туфан белән Такташ дуслыгы.

Икенче алып баручы. “Такташның барлыгы минем бәхетем иде”, - дип язган иде Хәсән Туфан дусты хакында. Ул Такташка дистәләрчә шигырен, поэмаларын багышлады.

Үткәнгә хатлар бармыйлар” поэмасыннан өзек.

Туфан (укучы).

Кем дә инде миңа, Бишбалтага,

Килмәс инде дигән шикелле,

Язган булып утыра идем шунда,

Ялгыз калып,

Бикләп ишекне.

Ачмасаң да керәм! дигән сыман,

Ишек шакый тагын кайсы черт?!

Һәм ун баллы давыл кебек булып

Килеп керде

Тиңсез якын дус.

Кереп шулай

Минем тын бүлмәгә

Давыл килеп кергән шикелле,

Үзе белән гүя Сыркыдының

Усаклары шавын китерде.

Күтәренке шундый

Безнең күңел,

Шундый тирән безнең куаныч;

Бер-беребезне гүя өч көн түгел,

Ә утыз ел күрми торганбыз!

Сөйләшүләр безнең, киңәшүләр

Шундый матур гөрләп куйгалый:

Утыра монда өстәл тирәсендә

Ике Хәсән, гүя дүрт Һади.

Юк, эчмәдек:

Бездән читтә,

Ерак иде андый шапшаклык,

Сөйми иде аны

Аек башлы,

Туксан градуслы такташлык!

Беребезнең сүзе бетәр-бетмәс,

Икенчебез баса

Сүз башлап,

Гөрләп тора бүлмә, әйтерсең лә

Тугыз Туфан анда, ун Такташ!

Туфан укып бетерүгә җыр башлана. “Кайтырсың шикелле” (Бәхти Гайсин көе).

Син йөргән юлларга быел да

Май ае чәчәкләр китерде:

Сине бит кайтыр, дип уйлый ул,

Миңа да кайтырсың шикелле...

Беренче алып баручы. Күңелләрне тетрәткән әлеге җырның сүзләрен шагыйрь Туфан якын дусты Такташка багышлаган.

Икенче алып баручы. Дусты Такташ һәм тагын бик күп каләмдәшләренең язмышлары, тормышлары фаҗигале булган кебек, Туфанны да авыр сынаулар читләтеп үтми.

Беренче алып баручы.

Утың сүнсә, илдә иман үлсә,

Битарафлык җиңсә әгәр дә,

Җанны төпсез, сүрән бушлык басса, -

Иң зур җәза шулдыр адәмгә.

Икенче алып баручы.

...Кайтты кеше... Камерага кайтты...

Трибуналдан кайтты... үлемгә...

Әллә нинди гаҗәп, сәер ялкын

Дөрли аның күңел түрендә.

Беренче алып баручы. Тугры сүзле, шигъри сүзле Шагыйрьне хөсетле бәндәләр ташкапчыкка илтеп тыктылар, үлемгә хөкем иттеләр.

Икенче алып баручы. Атарга алып баргач, инде аттылар дигәндә, үлем карары сөрген белән алыштырыла. Шагыйрьнең шул вакыттагы халәтен күз алдына китерүе дә кыен.

Укучы. (“Бу соңгы таңы аның” шигырен укый).

Сандугач сайрый тагын...

Ни була сайрамаса.

Ансыз да моңсу ласа,

Бу соңгы таңы аның.

Сандугач сайрый тагын...

Ни була сайрамаса!..

Яңрата әрәмәне.

Япсана тәрәзәне:

Үзәкне өзә ләса.

Ни була сайрамаса...

Ансыз да моңсу аңа:

Бер аның җуела аңы,

Яңадан кайта тагы,

Сандугач, туктасана!

Болай да моңсу аңа.

Бу соңгы таңы аның,

Нурлана бәйрәм кебек.

Күралмас бугай егет

Әнкәсен, туган ягын.

Бу соңгы таңы аның.

Сандугач сайрый тагын...

“Кил, әни, элекке күк,

Йокысыз күземне үп,

Арала килеп җаным:

Сандугач сайрый тагын...

Туфан (укучы).

Яхшы ата, яхшы аналарның

Яман түгел баласы идек.

Яманлыкның күзенә баса-баса

Тантанага барасы идек.

Кемгә тидек?

Кемне рәнҗеттек соң?

Кем соң безне шулай каргады?

Сак белән Сок кебек моңаябыз,

Арабызда – Урал таулары...

Беренче алып баручы. Сагышлы, хәсрәтле бу гаять авыр еллар Шагыйрь иҗатында җуелмас тирән эз калдырды.

Икенче алып баручы. Җаннарыбызны тетрәндергән “Каеннар сары иде” , “Илдә ниләр бар икән?”, “Гөлләр инде яфрак яралар” “Иртәләр җитте исә”, “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләре нәкъ менә шул фаҗигале елларда язылган.

Беренче алып баручы. Туфанның төрмәдәге, сөргендәге тормышын, шагыйрьнең трагедиясен йөрәкләре аша кичереп, әдипләребез шигырьләр, повестьлар, пьесалар иҗат иттеләр. Туфан абый Миңнуллинның “Агыла да болыт агыла” драмасы шундыйлардан.

Икенче алып баручы. Сәхнәбез түренә Хәсән Туфан турында сүз әйтергә кунак язучыбызны чакырабыз. (Сәхнәгә алдан чакырылган кунак язучы чыга).

Язучы чыгышы.(Х. Туфан турында башкалар белеп бетермәгән кайбер фактларны телгә алып сөйли).

Җыр. “Ромашкалар” ( Фәтхерахман Әхмәдиев көе):

Ромашкалар тирбәлә җилдә

Бер күренеп, тагын күмелеп,

Йөгрә-йөгрә шаян нәниләр

Кырда качыш уйнаган кебек...

Туфан (укучы).

Тау-урманнар безнең арабызда,

Киң дәрьялар, чиксез далалар,

Хатлар гына безне, хатлар гына

Көчкә-көчкә эзләп табалар...

(Экранда Хәсән Туфан һәм аның хатыны Луиза Салиаскарова, балалары белән төшкән фотосурәтләр күрсәтелә).

Лу... Луиза...

Син сылу, зифа, җитез, җиңел идең. Синең бер җирең дә ким түгел иде. Алдар дип белми идем, алдагансың: донор канына алмашып, мине, азыклар белән, үлемгә бирмәдең...

Дүрт укучы чыга. Л.Салиаскаровага багышланган шигырьләр укыйлар.

Беренче укучы.

Ул иде тик иң дустым,

Күңеле шундый киң дустым,

Хаклык өчен утка кергән

Изгеләргә тиң дустым.

Юлларымны күзләде,

Эзләремне эзләде.

Өч ел, биш ел, ун, унбиш ел

Көтте, түзде, бизмәде, -

Гомерләрен өзсәләр дә,

Өметләрен өзмәде.

Алларым да ул иде,

Гөлләрем дә ул иде;

Үлем көткән көнемдә дә

Йөрәгемдә ул иде.

Алым инде кем минем?

Гөлем инде кем минем?

Алсыз калган, гөлсез калган

Көнем инде төн минем.

Тормыштан юлдаш китте,

Юлымнан кулдаш китте;

Төннәремнән – алтын аем,

Көнемнән кояш китте.

Йөрәгем янды, дуслар,

Терәгем ауды, дуслар;

Терәксез дә таянычсыз

Яшәргә калдым, дуслар.

Икенче укучы.

Сандыгыңда ята

Синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма –

Иң беренче бүләк иде ул.

Ридикюльдә калган белешмәләр...

Алардагы кайбер билгеләр

Тормышыңның соңгы хәбәрләрен

Бүген миңа сөйләп бирделәр...

Һәркайсында

Тамчы-тамчы эзләр, –

Алар нинди тамчылар икән?

Болыттанмы алар,

Әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?..

Тәрәзәңә “җилләр” бәрелгәннәр,

“Сагынма!” – дип янап киткәннәр...

Күнмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең...

Еллар сине донор иткәннәр...

Посылкалар белән ярдәм иттең:

  • Без бит илдә... өйдә бит...- дидең.

Ә ул ярдәм

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

Алдарсың дип уйлый идеммени? –

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Җаның белән ялгагансың ич!

Соңгы таңың беленеп килгәндә дә

Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,

Ләкин ирек,

Бераз кичегеп килеп,

Эзләп тапты мине Себердә...

Баш иям дә рәсмең каршында мин,

Күзләреңә багам тилмереп,

Яшьле күзен Мадоннага текәп

Сүзсез калган Рафаэль кебек...

Тирбәлешеп куя

Уйчан гөлләр

Бер-беренә хәбәр биргәндәй:

“Кеше булсак әгәр,

Без дә шулай

Сыкрар идек, бәлки...” – дигәндәй...

Өченче укучы.

Көзге салкын җилләр искәч,

Әйткән идем тургайга:

  • Яз килгәндә хәбәр китер,

Юлың безнең уңайда.

Язлар җитте,

Кошлар килде.

  • Сау кайттыңмы, тургаем?

Сәлам бардыр, хәбәр бардыр,

Күргәнсеңдер, мөгаен?

Үтенеп сорыйм, ялынып,

Юк, эндәшми шулай да:

Бәлки, безнең туган телне

Оныткандыр тургай да?..

Нигә дәшми?

Ник эндәшми?

Ник сөйләшми бу тургай?

“Әйтермен дә, йөрәге ярылыр,

Егылып китәр...” ди бугай...

Дүртенче укучы.

Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? –

Бәйлисе бар

Йөрәкне.

Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем

Далада:

  • Кайт! – дип хатлар килделәр,

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

  • Бусы – алкалары,

Бусы – кабере...- диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

“Сау!” дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы? –

Бәйлисе бар йөрәкне...

Җыр. “Тын сукмакта тал тирбәлә” (Сара Садыйкова көе).

Тын сукмакта тал тирбәлә:

Кулың талга тиядер.

Йөрәк әйтә: сагынгандыр,

Су буена киләдер...

Беренче алып баручы. Сөргенлек еллары... Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй кебек якын дусларын югалту... Яраткан хатыны Луиза Салиаскарованың, газиз баласы – улы Идегәйнең аянычлы, фаҗигале үлемнәре... Бер кешегә бик күп түгелме бу?!

Икенче алып баручы. Иң егәрле, нык кешеләрне дә егардай кайгы-хәсрәтләргә бирешмәслек көч таба алган Шагыйрь!

Сәхнәгә Хәсән Туфан чыга.

Туфан (укучы). Мине “халык дошманы” дип игълан итеп, бөтенләйгә, мәңгегә югалтырга уйлаганнар иде. Менә шуның ялган икәнен сүз белән түгел, ә эш белән күрсәтергә, эш белән халыкның иң тугры баласы, улы икәнлекне исбат итәргә кирәк иде. Миңа ышанганнар: “Күпме михнәт чикте, ә ул әнә нинди!” – дип шатланырлык һәм мактанырлык әсәрләр иҗат итәргә кирәк иде...

Ике укучы чыга.

Беренче укучы.

Дөньяның мин күрдем урманнарын,

Далаларын, күлен, Себерен.

Тик күрмәдем, Илем, синнән бүтән,

Сагындырган ягын күрмәдем,

Сагынмаска мөмкин түгелен.

Кимсетмәде мине, читләмәде

Җир йөзенең һичбер имәне;

Тик берсе дә сезнең кебек:

“Улым, бәгърем, бәбкәм”, – димәде.

Карагаен күрдем тайгаларның,

Усакларын күрдем Усаның;

Тик синең күк юксындырганны мин

Күрмәдем бер илдә, усагым!

Каеннар бар бөтен урманнарда,

Япандагы олы кырларда.

Беркайда юк ләкин сезнең сыман

Сагындырган каен, – беркайда!

Кайда барсам, гөлләр үз итәләр,

“Ят кеше бу, брамат” димиләр.

Тик сезнең күк алар җылы итеп:

“И абыкаем минем, браматым,

Җанкисәгем”, – дия белмиләр.

Арыды инде сезне сагынып йөрәк,

Арыды инде газиз башкаем.

Яшел шәлең белән күләгәләп

Ял иттер бер, сеңлем ак каен.

Аралагыз мине, алмагачлар,

Аралагыз, миләш, баланнар.

“Ул фанатик ватанчы”, - дип тирги

Экваторда мине бананнар...

Икенче укучы.

Нигә шулай ашыгасың, йөрәк?

Юлны күбрәк үтәр өченме?

Киләчәккә җитәр өченме?

Бөек көннәр ягына күз төбәп,

Кая шулай ашыга соң йөрәк?

Кара, күзем, туйганчы кара:

Һәрбер көннең аерым төсе бар,

Һәрбер көннең аерым эзе бар,

Һәр яңа көн – бүтәнчә яңа!

Мәңгелекнең шушы төшендә

Аерым төстә балкый һәр иртә.

Алтын эзләр калдырып китә,

Безнең бөек юлыбыз өстендә

Мәңгелекнең шушы төшендә.

Кая шулай ашкына йөрәк?

Еллар тизрәк үтсен дип микән?

Бу “язмышым” бетсен дип микән?

Килер көннәр ягына күз төбәп,

Кая шулай ашкына йөрәк.

Аның, бәлки, гомере кыскадыр? –

Ашкынадыр алгы көннәргә?..

Ул баш куйган зәңгәр гөлләргә,

Бәлки, кара елан поскандыр?

Бәлки, аның гомере кыскадыр.

Нигә шулай ашыгасың, йөрәк...

Җыр. “Әйткән идең” (Әнвәр Бакиров музыкасы).

Әйткән идең:

“Әгәр сөя калсаң

Миннән башка берәр бүтәнне,

Сөй бары тик

Миннән яхшыракны,

Сөймә ләкин миннән түбәнне...

Беренче алып баручы. Хәсән Туфан яшьләргә, аеруча яшь каләмдәшләренә һәрвакыт хәерхак булды., алар белән аралашып яшәде. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Мингалим, Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләм, Разил Вәлиев, Марсель Галиев һәм тагын бик күпләр. (Экранда фотосурәтләре, М. Галиев ясаган рәсем-портрет). Хәсән Туфанның үз вакытында кайбер яшь шагыйрьләргә биргән бәяләмәләрен искә төшереп үтик...(Экранда Х. Туфан, Р. Фәйзуллин фотосурәтләре) “ Яшь шагыйребез Равил Фәйзуллин безне - олырак буынны – “моңардан яхшы шагыйрь чыгачак” дигән фикергә китергән, өметләндергән егет. Аңарда шагыйрьлек потенциясе барлыгына ышануымда ялгышмыйм”.

Икенче алып баручы. (Экранда Х. Туфан, Зөлфәт, М. Әгъләм фотосурәтләре). “Бездә кешенең өч катлам исеме бер генә сүз булып кала. Бу исә телебезнең үзенчәлеге түгел, ышанычлы үзенчәлегедер. Тукай, Сәйдәш, Такташ, Мостай, Муса, Хәким... Беренче шигырьләре белән үк чын шагыйрь, яңа талант икәненә ышандыра алган Зөлфәт тә шулай: без аның Маликов икәнен әйтеп тормыйбыз, Зөлфәт дигән сүз тулысы белән җитә. Аның кордашы, каләмдәше булган Әгъләм дә шулай...”

Беренче алып баручы. (Экранда – Х.Туфанның Р.Гаташ, Р.Зәйдулла белән төшкән сурәте). Рәдиф Гаташ турында: ”Поэзиябезгә килүче яшьләребез арасында һаман да ачыла, үсә, төгәлләнә баруы белән сокландыра да, шатландыра ул мине, һәм ышандыра да. Тукайлар, Такташлар, Җәлилләр васыятен дәвам итүчеләрнең берсе булачагына ышанам”, - дип язган иде.

Икенче алып баручы. (Экранда Г. Рәхим фотосурәте) Гәрәй Рәхим хакында “Ирекле ритм белән язуына карамастан, теле җырлап, чишмә кебек челтерәп агып тора, кайбер шигырьне яңадан укыйсы килә, димәк, уйландыра, димәк, бу шигырь...” дигән сүзләре бар.

Беренче алып баручы. Шөкер, Хәсән Туфан ышанган яшьләр инде үзләре дә олпат шагыйрьләр булдылар. Алар гына түгел, Хәсән Туфаннан фатиха алып калган тагын да яшьрәк буын шагыйрьләр (фотосурәтләре күрсәтелә) Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар мәйдан тота бүген!

Икенче алып баручы. (Язучылар Ркаил Зәйдулла яки Газинур Морат кичәгә чакырылган була). Муса Җәлил премиясе лауреаты шагыйрь Газинур Морат!

Г. Морат чыгышы.

Газинур Морат.

Ашыкмагыз хөкем чыгарырга, -

Мин бит әле менә аягымда

Басып торам. Миңа куәт биреп,

Фидакярләр яши як-ягымда.

Фидакярләр – Тукайдашлар яши,

Саклап мине дошман укларыннан.

Сүрәнәйсә, дары өсти алар

Йөрәк җырым – атар тупларыма.

Ашыкмагыз хөкем чыгарырга,

Гадел хөкемдар – Тик Вакыт үзе!

Ни ул Аңа синең тәнкыйтьләрең,

Инкяр итүләрең, юк-бар сүзең!

Гильотина башын чапканда да,

Салкын кышта бозда катканда да,

Аягүрә үлә белде татар,

Тираннардан көлә белде татар!

Ашыкмагыз хөкем чыгарырга, -

Мин бит әле менә аягымда

Басып торам. Куәт биреп миңа

Фидакярләр тора як-ягымда.

Беренче алып баручы. Хәсән Туфанның иҗаты шагыйрьләрне генә түгел безнең барыбызны да яшәргә, мәгънәле яшәргә рухландыра. Аның канатлы гыйбарәгә әйләнгән шигъри юллары күңел кылларыбызда тибрәлә.:

“Кешеңә таян, Җир:

Кодрәтең кешедә!”

Икенче алып баручы.

“Каралтырга түгел, агартырга

Килә кеше бу җир йөзенә”...

Туфан (укучы).

Китәр вакытлар да якынлаша,

Мине көтә китәр юлыбыз.

Тагын шулай очрашканга кадәр

Хуш, якташлар, исән булыгыз!

Күрешүләр бик тә күңелле дә,

Саубуллашу һәрчак моңлырак.

Без барасы юллар озын әле,

Без җитәсе кырлар бик ерак.

Без күрәсе көннәр күптер әле.

Язган булса, тагын килербез.

Юлларыбыз әгәр очрашмаса,

Җырлар аша куллар бирербез.

Юк, дөньяга безнең үпкәбез юк,

Уфтанмыйбыз тамчы кадәр дә.

Тагын бер кат шулай яшәр идек,

Икенче кат тусак әгәр дә.

Йөрәкләргә йөрәк якын да бит,

Араларда яткан юл ерак.

Очрашуы бик тә күңелле дә,

Хушлашулар бераз моңлырак.

Туфан (укучы), шулай хушлашып, арты белән борылып, йолдызлар арасына кереп югала барганда көй агыла. Гади яктылык йолдызлар яктылыгына әверелә. Җыр, күңелләрне тетрәндереп, үзенә биләп ала – “Идел дулкыннары” (Нури Арслан шигыре, А. Ключарев көе). Укучылар хоры чыгышы. Алып баручыларның саубуллашу сүзе.

Беренче алып баручы. Татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфанга багышланган кичәбез тәмам.

Икенче алып баручы. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий агит-бригады "Эта история"

Сценарий агит-бригады "Эта история" посвящена агитации правил дорожного движения среди детей...

Сценарий и презентация агит-бригады по ПДД на тему "Как же это раньше было"

Сценарий посвящен агитации  правилам дорожного движения среди подрастающего поколения....

сценарий выступления агит-бригады

Выступление агит-бригады на тему "Здоровый образ жизни - твой выбор"...

Выступление школьной агит-бригады "Добро пожаловать, птицы!"

В своём выступлении ребята рассказывают о красоте весенней природы, показывают сценку о споре скворца и воробья, учитель даёт краткую характеристику птичьему символу года....

Сценарий выступления агит-бригады ЮИД.Визитная карточка.

Сценарий выступления агит-бригады ЮИД с речевками, а также презентацией. Этап первый : визитная карточка команды. Нарезку фонограмму можно скачать в аудиозаписях....

Агит бригада 6 класс. " Мы живем на большой реке"

Агитбригада в форме театральной сценки. Расчитана на 10 минут. Тема: "Загрязнение рек и водоемов"...

"Мырауҗан агай хәйләсе"

2 нче сыйныф (татар сыйныфы ) өчен әдәби уку фәненнән презентация...