Дәрес конспекты " Яңа һөнәрләр"
план-конспект урока (11 класс)
Дәрес: татар теле
Сыйныф: 11
Төркем: рус төркеме
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту дәресе)
Дәреснең технологик картасының эчтәлеген карау өчен nsportal.ru сайтына басырга кирәк. .https://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po . Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми муниципаль бюджет учреждениесе милли директор урынбасары Акашина Н.М.ның шәхси бите.
Дәресара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә мөһит
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне куллану дәресе.(Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану)
Җиһазлау:
- проектор; ноутбук;
- дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек,11 нче сыйныф (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),Казан:”Татармультфильм” нәшрияты, 2020;
- презентация;
- сүзлек;
- таратма материаллар.
Бурычлар:
- сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
- логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Белем бирү максаты:
- һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;
- диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
- сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
- логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Предметара бәйләнеш:
- әдәби уку;
- әйләнә-тирә дөнья;
- әхлак тәрбиясе.
Фикер үстерү максаты:
- чагыштыра белү;
- үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат:
- укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү;
- һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү;
- һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау.
Укучының универсаль уку эшчәнлеге:
Танып белү универсаль уку гамәлләре: активлык, максатчанлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- уку эшчәнлеген оештыра белү;
- хәтерне үстерү;
- игътибарлылыкны үстерү;
- укытучы ярдәме белән дәрескә максат куя белү;
- үзләштерелгән белемнәрнең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- әңгәмәдәшең белән контактка керә белү башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
- әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру;
- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре:
- өйрәнелгән лексик берәмлекләрне аңлау һәм сөйләмдә дөрес куллану, әдәби уку;
- әйләнә-тирә дөнья;
- әхлак тәрбиясе.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- дустанә мөнәсәбәтләр оештыра белү;
- татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар телен яхшы белү теләген булдыру.
Эш формалары:
- фронталь эш;
- парларда эш;
- индивидуаль эш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_konspekty_yana_honrlr.doc | 98.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Дәрес темасы: “Яңа һөнәрләр” Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми муниципаль бюджет учреждениесе
Төзүчеләр: Акашина Нилә Мөхәммәт кызы, милли директор урынбасары,
Каримова Фәния Илдус кызы, туган тел һәм әдәбият укытучысы
Дәрес: татар теле
Сыйныф: 11
Төркем: рус төркеме
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту дәресе)
Дәреснең технологик картасының эчтәлеген карау өчен nsportal.ru сайтына басырга кирәк. .https://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po . Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми муниципаль бюджет учреждениесе милли директор урынбасары Акашина Н.М.ның шәхси бите.
Дәресара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә мөһит
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне куллану дәресе.(Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану)
Җиһазлау:
- проектор; ноутбук;
- дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек,11 нче сыйныф (татар телен өйрәнүче укучылар өчен),Казан:”Татармультфильм” нәшрияты, 2020;
- презентация;
- сүзлек;
- таратма материаллар.
Бурычлар:
- сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
- логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Белем бирү максаты:
- һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану;
- диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;
- сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
- логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Предметара бәйләнеш:
- әдәби уку;
- әйләнә-тирә дөнья;
- әхлак тәрбиясе.
Фикер үстерү максаты:
- чагыштыра белү;
- үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат:
- укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү;
- һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү;
- һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау.
Укучының универсаль уку эшчәнлеге:
Танып белү универсаль уку гамәлләре: активлык, максатчанлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- уку эшчәнлеген оештыра белү;
- хәтерне үстерү;
- игътибарлылыкны үстерү;
- укытучы ярдәме белән дәрескә максат куя белү;
- үзләштерелгән белемнәрнең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- әңгәмәдәшең белән контактка керә белү башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
- әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру;
- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре:
- өйрәнелгән лексик берәмлекләрне аңлау һәм сөйләмдә дөрес куллану, әдәби уку;
- әйләнә-тирә дөнья;
- әхлак тәрбиясе.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- дустанә мөнәсәбәтләр оештыра белү;
- татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар телен яхшы белү теләген булдыру.
Эш формалары:
- фронталь эш;
- парларда эш;
- индивидуаль эш.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Презентация | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту эшчәнлеге |
1. Оештыру өлеше Дәрескә уңай психологик хәләт тудыру | Слайд 1 -Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек? -Үткән дәрестә нинди яңалык белдегез? -Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә сезнең максатыгыз нинди булырга тиеш? | Укучылар белән исәнләшү,укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. -Исәнмесез, укучылар!Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз. “Һөнәр - кулдагы алтын беләзек” диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит. | - Исәнмесез. яхшы, рәхмәт. -Ә сезнең хәлегез ничек? | Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру. Регулятив эшчәнлек: уку эшчәнлегенең максатын билгеләү; эшне эзлекле рәвештә башкарырга өйрәтү; төрле алымнар ярдәмендә эшне башкару; үзбәя бирү, коррекция эше булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру,үз фикереңне әйтә белү.
|
2. Өй эшен тикшерү Максат: дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану. Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләүне үстерү. | Слайд 2 1.Русчадан татарчага һөнәрләр турында мәкальләр тәрҗемә итәргә. 2.Нинди булса да һөнәргә реклама ясарга. 3.Үзенә ошаган һөнәр турында хикәя төзергә | Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала. Үткән дәрестә бирелгән өч бирем өч бирем арасыннан үзегезгә ошаган биремне үтәргә кирәк иде. | 1-2 укучының фикере тыңлана | Шәхси эшчәнлек:үзбәя бирү. Регулятив эшчәнлек: укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру,үз фикереңне әйтә белү. |
3. Белемнәрне актуальләштерү Максат: укучыларның үткән материал буенча алган белемнәрен тикшерү. Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләү сәләтләрен үстерү. | Слайд №3 Сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз: -нужная профессия -требования. -хороший специалист -современная профессия -выбор профессии. Слайд №4 -кирәкле һөнәр; - таләпләр; - яхшы белгеч; - заманча һөнәрләр; - һөнәр сайлау. | Укучылар, хәзер тормышыгызның бик тә мөһим чоры. Сезнең алдыгызда зур проблема тора: киләчәккә кайсы юлдан китәргә? | -кирәкле һөнәр; - таләпләр; - яхшы белгеч; - заманча һөнәрләр; - һөнәр сайлау. | Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү. Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү. Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. |
4. Яңа тема буенча эш. Максат: 1.һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне куллану; 2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу; 3.сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; Укучыларны яңа алым белән таныштыру (“Блум шакмагы”). | Слайд № 6 Базар мөнәсәбәтләре тормышка төрле яңа оешмалар, һөнәрләр алып килде. Заманалар үзгәргән саен тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.Фирмалар, кече преприятиеләр , салым инспекцияләре , реклама агентлыклары турында газеталарда күп язалар. Хәзерге көндә яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Банкир, брокер, менеджер,супервайзер, координатор, коучер. Слайд№ Сез нинди һөнәрләр турында ишеттегез? Бу һөнәрләргә кайдаларда әзерлиләр? Бу һөнәрләр нәрсә белән шөгыльләнә? Сез бу һөнәрләрне сайлар идегезме? -реклама-информация о товаре -реклама используется с целью привлечения покупателей -в подготовке рекламы участвуют координатор, супервайзер, промоутер | Сез нинди яңа һөнәрләр турында белдегез? Бу белгечлекләргә кайларда әзерлиләр? Бу һөнәрләргә аңлатма бирик әле Нәрсә ул реклама? | Укучыларның җавапары тыңланыла. Банкир, брокер, менеджер, супервайзер, координатор, коучер. Бу белгечлекләргә югары уку йортларында әзерлиләр Укучылар укытучы ярдәмендә эшлиләр. Банкир-банк иясе. Брокер-алыш-биреш вакытында арадашчы. Менеджер-производство җитәкчесе. Супервайзер-продукциягә реклама ясаучы. Координатор-координата бирүче. Коучер-компания эшчеләренең шәхси потенциалын ачып бирүче. Реклама – товарлар турында белешмә. Реклама сатып алучыларга мәгълүмат бирә. Реклама чыгаруда координатор, супервайзер, промоутер катнаша. | Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую, чишү. Коммуникатив эшчәнлек: иптәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, фикереңне әйтә белү, тикшерү. |
6.Ныгыту Максат: алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: күнегүләр эшли алу | Слайд № 7 -Какие планы у него на будущее? -Как он собирается готовиться к ЕГЭ -На какие курсы он будет ходить? Слайд № 8 -Аның киләчәккә планнары нинди? -БДИ га ул ничек әзерләнергә җыена? Һөнәр сайлау темасына диалог төзү | Дустыгыздан татарча сорагыз һәм җавап бирегез -сорау -каршы сорау -мәгълүмат бирү -ризалашу | 1-2 укучының фикере тыңлана | Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү Регулятив эшчәнлек: бәя бирү |
7.Тикшерү күнегүләре Максат:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | Слайд № 9 -появились новые профессии -мама работает менеджером -хочешь стать супервайзером -хочешь поступить в институт экономики? -профессия программиста очень востребована Слайд № 10 -яңа һөнәрләр барлыкка килде. Әни менеджер булып эшли -супервайзер булырга тели -экономика институтына керергә телисеңме? -программист һөнәре иң кирәкле | Ситуатив күнегүне эшләгез | Укучылар эшне башкаралар һәм тикшерәләр. | Регулятив эшчәнлек: контроль,билге кую. Танып белү эшчәнлеге: мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү |
8.Өй эше бирү | Слайд № 11 “Эшкә урнашу” темасына схема буенча диалоглар төзергә. 2.Яңа һөнәрләр турында мәгълүмат туплау. 3. “Минем киләчәк һөнәрем” темасына презентация әзерләү. | 1)-совет -киңәш бирү -вопрос -сорау -убеждение -ышаныч белдерү -согласие -ризалашу 2)-вопрос -сорау -ответ - җавап -вопрос -сорау -ответ- җавап | Өй эшен язалар. | Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: укытучыны тыңлау,сораулар бирү. |
9.Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия. Максат:дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Көтелгән нәтиҗә:дәрестәге эшчәнлеккә бәя бирә белү,алган белемнәрнең куллану өлкәсен күзаллый белү. | Слайд № 12 -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? -Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Дәрестә куелган максатка ирештекме? | -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? -Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Дәрестә куелган максатка ирештекме? Дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз! | Үзбәя. -Без бүген дәрестә яңа һөнәрләр белән таныштык. -Бу яңа һөнәрләр киләчәктә безгә һөнәр сайлаганда кирәк булачак. - Дәрестә без куелган максатка ирештек. - Ошады. Күп яңа, кызыклы һәм безнең өчен актуаль мәгълүмат белдек. Сау булыгыз! | Шәхси эшчәнлек: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяли алу. Танып белү эшчәнлеге: Алган белемнәрне бергә туплау. Коммуникатив эшчәнлек:үз фикерләрен әйтү,бер-береңне хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү,бердәм хезмәттәшлек булдыру. Регулятив эшчәнлек:эшнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын бәяләү |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.
Презентация конспекта урока на немецком языке в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.
Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...
КОНСПЕКТ интегрированной непосредственно-образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста «Поздняя осень» КОНСПЕКТ интегрированной непосредственно-образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста «Поздняя осень
Интегрированное занятие "Поздняя осень". Использовался как открытое занятие в ДОУ со старшее группой....
Конспект урока литературы на тему:"Проблема счастья в поэме Н.А.Некрасова"Кому на Руси жить хорошо",конспект урока литературы на тему:"Жизнь и творчество М.Цветаевой"
конспект урока по литературе .Работа в группах...
План-конспект урока № 68 по физической культуре для учащихся 10 класса МБОУ гимназии «Интеллект». Ессентуки Ставропольского края по теме волейбол. Конспект открытого урока по физической культуре для учащихся 7 классов.
Проводил урок: учитель высшей категории Антонов Петр Андреевич.Раздел учебной программы: Спортивные игры.Тема урока: Волейбол, ИКТ...