"Нәүрүз" бәйрәме
классный час (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
"Нәүрүз" бәйрәме үткәрүнең максаты:
1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;
2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә мәхәббәт тәрбияләү;
3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Нәүрүз" бәйрәме | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Нәүрүз бәйрәме.
Максат:
1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;
2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә мәхәббәт тәрбияләү;
3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Соңгы елларда халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Без һәр ел саен, март аенда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
(музыка яңгырый. “Нәүрүз килә”)
Көн белән төн чыга.
Көн: Исәнме, төнкәем!
Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!
Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.
Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.
Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.
Төн: Бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.
Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләремне агызырмын. Сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә!
Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.
Көн: Еллар тыныч булсын!
Игеннәр мул булсын,
Я рабби, Ходаем!
Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле. Әнә бит, бирегә таба Нәүрүзбикә үзе ашыга.
Алып баручы:
Әнә матур итеп таң атып килә
Кояш әле үзе тау артыннан
Чыкмаса да йомшак нурларын
Фонтан кебек бөрки, зәңгәр күккә,
Яктырта ул болын, кырларны.
Төрле төскә кереп уйный нурлар,
Бизәкләнә текә тау арты.
Тау артында шул тау чаклы тавис
Җилпеп тора кебек канатын.
(Кояш чыга) Кояш:
Кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин әнием сиңа.
Мин булмасам,
Көнең матур булыр идеме, кешем!
Якты нурым сиңа бөркелә.
Колач җәеп, матурлыкка төрелеп,
Бар табигать ямьгә күмелә.
Уяна иркен болыннар,
Ачыла гөл керфекләре,
Тибрәлә яфрак өстендә,
Уйный чык бөртекләре.
Бала(Булат):
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез
Әй, Ишбабай, Ишбабай
Мич башыннан төш бабай.
Биш тиен акча бир, бабай,
Нәүрүз мөбарәк булсын.
(бабай белән әби чыгалар)
Бабай: Исәмесез, оланнарым. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул. ( Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп җибәрә). Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне! (Радмир, Айнур, Булат, Кояш)
Кояш соңга кала, аннан концерт номеры күрсәтә(җыр Алсу)
Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле. (9кл.кызлары)
(Менә рәхмәт).
Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга вакыт җитте.
Әйдәгез, бергәләп,
Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!
Кил, нәүрүз, кил! – диеп кычкырыйк.
Алып баручы: карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Нәүрүз килә, Нәүрүз килә! Әйдә, әйдә, Нәүрүз, Түрдән уз!
(Нәүрүз керә.)
Кош оча, йолдызлар атыла,
Елгалар ярыннан ташына.
Шуларны күргәндә күңелем
Еракка- еракка ашкына.
Ышанып киләчәк тормышка,
Сокланып кешеләр гыйшкына
Моң тулы тынгысыз күңелем
Яшәргә, яшәргә ашкына.
Исәнмесез, дускайларым минем,
Газиз җирем, якты кояшым.
Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем
Исәнмесез, исәнмесез!
Алып баручы: Хуш киләсең, Нәүрүз.
Нәүрүз: Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар мине зурлый, Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
(җыр. Малькова Айгөл)
Бала(Радмир):
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Бабай: Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?
Нәүрүз: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?
Халык: Сөябез.
Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.
Бабай: Рәхмәт, кызым.
Нәүрүз: Газиз балаларым, улларым, кызларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.
Бала (Айнур):
Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Яратыгыз көннәрне,
Айларны һәм елларны,
Кешеләрне, табигатьне,
Саклагыз сез аларны.
(кыңгырау тавышы ишетелә).
Алып баручы: ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә. Кыш бабай, Кыш бабай, ни хәлләрең бар, бабай?
Кыш бабай: Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха- ха- ха!
Бер өрермен - җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм - кар ятар,
Елга-күлгә боз катар,
Кит, Нәүрүз, кит.
Нәүрүз.
Шап итсәм – җил тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит, кыш!
Кыш бабай.
Минем җитез тайларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүз.
Минем дә бит тайларым бар
Җитез апрель, майларым бар.
Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз киләсен. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.
Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрүз: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.
Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?
Балалар:
Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.
Кар күп яуса, иген уңар.
Яз языл, кыш кысыл.
Язның бер көне ел туйдыра.
Сары сулар акмый кыш булмый.
Язгы көн – яшь килен йөзе.
Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсеңме, балалар икегезне дә яраталар.
Кыш бабай:
Рәхмәт, рәхмәт.
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып.
Нәүрүз: Мин риза.
Алып баручы:
Кыш бабай, ачуланма
Яратсак та үзеңне
Быелга син китеп тор,
Нәүрүзгә бир көнеңне.
Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең, бүген дә биеп кит әле.
Кыш бабай:
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.
Бу сабыйлар хакына.
Нәүрүз: Ярар,Кыш бабай!
-Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Яратсагыз, мин табышмак әйтәм, сез җавабын әйтегез.
Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.
(кыш үтеп, яз килү)
Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым.
(яз килү)
Аяксыз-кулсыз кое казый.
(тамчы)
Борынсыз чыпчык боз тишә.
(тамчы)
Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була
(Кар бөртеге)
Утта янмый, суда батмый.
(Боз)
Үкерә дә, котыра,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
Нәүрүз:
Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Тук булсын малларыгыз.
Мул булсын балларыгыз.
Имин йортта торыгыз.
Кәеф – сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз.
Моңаеп утырмагыз.
Уйнагыз да, көлегез,
Биегез дә, җырлагыз.
Бию. (7 класс кызлары)