Моңлы җыр эзеннән...
учебно-методический материал (8 класс)

Мустафина Рузалия Усмановна

Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”  әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufan_minnullinnyn_monly_ber_zhyr_sren_oyrnune_yomgaklau.docx39.08 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Моңлы җыр эзеннән...                                                                                 Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”  әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Максат. 1. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү.

2. Әсәрне өйрәнү һәм анализлау барышында  укучыларда сәнгатьле уку күнекмәсен, логик эзлекле фикер йөртү һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларда бөек каһарманнарны тудырган һәм тәрбияләгән халкыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

4. Театр сәнгатенә мәхәббәт уяту.

Дәрес тибы. Дәрес-театр.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

 2. Укытучы (моңлы көй астында) яттан сөйли:

Без батырлык эзләп яшәмибез,

Батырлыкка ләкин без әзер.

Кирәк булса, үлемебез белән

Ныгытырбыз илне, бизәрбез,

Җәлилчеләр кебек...

(Экранда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар)

Еллар аша үрнәкләре тора яктырып.

Ватан өчен үлү – безнең бурыч,

Батырлыктан туа матурлык!

II. Актуальләштерү.

1. Укытучы: Укучылар, батырлыктан  матурлык кайчан, ничек, нинди шартларда туа соң? Бүгенге дәресебездә без бу сорауларга җавапны татар халкын бөтен дөньяга таныткан халкыбызның бөек уллары үрнәгеннән эзләрбез. Алар батырлыгы җырларга күчкән... (“Батырлар елмаеп үлделәр” җыры яңгырый. Экранда җырның сүзләре бирелә)

                                           Батырлар елмаеп үлделәр

        Нури Арсланов сүзләре                      Рөстәм Яхин көе                        Җырны Рафаэль Сәхәбиев башкара.

Йодрыктай йөрәккә никадәр

Кайгылар, газаплар сыялар;

Сыймады батырлар йөрәге –

Чатнады ташпулат коймалар.

Хисләре богаудан арынып,

Киң-иркен күкләргә менделәр

Һәм үлмәс җыр булып калдылар!

Мусалар елмаеп үлделәр,

Батырлар елмаеп үлделәр.

Укытучы: Һәм үлмәс җыр булып туган илгә кайттылар. Алар бүген дә безнең күнелләрдә яшиләр...

  • Укучылар, кемнәр турында сүз бара бу җырда?
  • Җәлилчеләр турында.
  • Ә кемнәр соң алар җәлилчеләр? 

Өстәлләрегездә яткан аңлатмалы сүзлектән эзләп табыйк әле.

Җавап: Җәлилчеләр - Икенче Бөтендөнъя сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) алар җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үлгәннәр.

Укытучы: Алдагы дәресләрдә без алар турында нинди әсәр укыдык?

Җавап: Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасын укыдык.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебездә шушы әсәр өстендә эшне йомгакларбыз. Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? 

Җавап: Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәрен йомгаклау.

Укытучы: Ә йомгаклау дәресендә, гадәттә, без нишлибез, укучылар?

Җавап: Әсәргә анализ ясыйбыз, образларга характеристика бирәбез, гомумиләштерәбез.

Укытучы: Бу әсәрдә вакыйгалар кайда бара?

Җавап: Плетцензее төрмәсендә.

Укытучы: Төрмә эчендәге хәлләргә күз салу өчен, безгә шушы таш диварларны ватып, эчкә үтәргә кирәк, укучылар.

(Тактада төрмә күренеше, ләкин аның диварлары чатнаган)

Укытучы: Нури Арсланов шигырендә

“Сыймады батырлар йөрәге-

Чатнады ташпулат коймалар, - диелгән. Димәк, коймалар инде чатнаган.

Әсәрне анализлау барышында бирелгән һәр дөрес җавабыбыз белән без бу таш диварларны җимереп атарбыз һәм, шагыйрь белән бергәләп, хыялыбызда булса да, Җәлил һәм  аның дуслары белән очрашырбыз. Сез әзерме, укучылар?

Иң элек драма әсәренә анализ тәртибен искә төшерик.

(Экранда драма әсәренә анализ тәртибе) 

-Укучылар. Һәр дөрес җавабыгыз менә шундый матур чәчәк белән бәяләнәчәк. Кем күбрәк чәчәк җыяр икән? Әйдәгез, анализга керешик.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәренең жанры нинди?

Җавап: Әсәрнең жанры – публицистик драма.

Укытучы: Публицистик драма драманың башка төрләреннән нәрсә белән аерыла?

 Җавап: Публицистик драмада җәмгыять өчен әһәмиятле булган катлаулы тормышчан вакыйгалар сурәтләнә.

Укытучы: Әйе, ул шуның белән драманың башка төрләреннән аерыла.

                                                                                                                               Укытучы: Әсәрнең темасын билгелик. Гадәттә, авторлар теманы әсәрнең исеменә чыгаралар. Т.Миңнуллин драманы ни өчен “Моңлы бер җыр” дип атаган?

Җаваплар: -Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гомере бер моңлы җырга ошаган.                                                                                                                                     - Шагыйрьнең бөтен теләк-омтылышлары, хис-кичерешләре моңлы җырларында чагылыш таба.                                                                                                      -Җәлилчеләрнең гомерләре  кыска булса да, җырлары - үлемсез.

Укытучы:- Укучылар, спектакльнең исеме русчага "У совести вариантов нет" дип тәрҗемә ителгән. Ни өчен?  Сез ничек уйлыйсыз?

Җавап:  Әсәрдә сүз  ир-егетнең намусы турында бара. Намуслы ир-ат Ватанга беркайчан да хыянәт итми. Дошманына баш имичә үлүе - аның җиңүе.

Укытучы: Әйе, укучылар,  җәлилчеләр - ир-егет намусының бөек үрнәге. Алар бу бөеклеккә ничек күтәрелә алганнар соң? Гомумән, җәлилчеләрнең бөеклеге нәрсәдә? Әйдәгез, бу сорауларга җавап эзләү максатыннан әсәрнең сюжетын искә төшерик.

Җавап: Безнең заманның бер яшь шагыйре җәлилчеләр турында әсәр язарга ниятли. Моның өчен ул аларны хыялында терелтә һәм җәза көне алдыннан булган вакыйгаларны күз алдына китерергә тырыша.

Укытучы: Рәхмәт, ләкин мең кат сөйләгәнче, бер кат күрүең әйбәт диләр. Әйдәгез гимназиябезнең “Илһам чишмәсе” түгәрәге артистлары куйган спектакльдән өзек карап үтик.  Игътибар белән карагыз, әсәр эчтәлеге буенча сораулар булачак.

                                  (Спектакльдән өзек карау)

Укытучы: Укучылар, шагыйрь белән очрашкач, Муса Җәлил аңа иң беренче итеп нинди сорау бирә?

Җавап: М.Җәлил : “Туган илемдә мин кем анда?"- дип сорый. Чөнки аның өчен иң мөһиме - туган илендә сатлыкҗан исемен йөртмәү, намусының саф икәнлегенә ышануларын белү.

Укытучы:  Укучылар,  ә ни өчен шагыйрь Җәлилгә "Хәдичә" шигыреннән өзек укый?

Җавап: Чөнки аны Мусаның үлем  җәзасын көтеп ятканда да шаян шигырьләр яза алуы тетрәндерә; җәлилчеләрнең төрмәдә җырлар җырлавы, уеннар уйнавы гаҗәпләндерә.

Укытучы:  Әйе, моңа бары тик көчле рухлы кешеләр генә сәләтле.                        Ә кайдан килгән аларга көчле рух ?  Бу сорауга җавап эзләп,  Шагыйрь төрле кешеләргә мөрәҗәгать итә.  Искә төшерик әле, хыялында кемнәр белән очраша ул?

Җавап: Шагыйрь Италия гражданины синьор Ланфредини, сатлыкҗан Хаин, Палач һәм башкалар белән очраша.                                                                        Укытучы: Әйдәгез, без дә берничә очрашуны сәхнәләштереп үтик. Һәр төркемгә - бер эпизод. Сезгә әзерләнергә бераз вакыт бирәм.

              (Балалар әзерләнгәндә төрмәдә җәлилчеләр җыры яңгырый.)

            I төркем чыгышы.              Шагыйрь - Ланфредини.                                                         

Ланфредини:  Мин  -  Рениеро Ланфредини. Италия гражданины. Җәлил белән үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында бергә  утырдык.

Шагыйрь: Синьор  Ланфредини, сөйләгез миңа Җәлил турында.

Сез, “Татарлар елмаеп үлделәр” дип, язгансыз, моны ничек аңларга?

Ланфредини: Туры мәгънәсендә. Төрмә рухание падре Юрытко, җәза урынына алып килгәндә, Муса Җәлилнең иптәшләренә карап елмайганын үз күзләре белән күргән. Иптәшләре дә Мусага елмаеп җавап биргән.

Шагыйрь: Үлем алдыннан елмаю өчен ниндидер көч кирәк?

Ланфредини: Ниндидер түгел, илаһи көч кирәк.                                                                          Көчле рухлы кеше иде ул.

Шагыйрь: Каян килгән аңа көчле рух?

Ланфредини: Дөресен әйтәм, сезнең соравыгызга җавап бирә алмамдыр.

Укытучы: Укучылар, күргәнебезчә, италия гражданины татар халкының рухи бөеклеген аңлый алмаган. Чөнки моның өчен татар булып туарга кирәк. Татар халкының бөек уллары - Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманлыгына бар дөнья сокланды. Укучылар,  алар турында әйтелгән матур фикерләрне укып китик әле. (Экранда цитаталар чыга)

                 Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәрим:                                                    “Баланы хатын кеше таба, әмма геройны һәм даһины бары тик миллләт кенә тудыра. Без Муса Җәлилне тудырган татар милләте хакында зур ихтирам белән уйлыйбыз, аңа зур рәхмәт  әйтәбез.”

                Кыргызстан халык язучысы Чыңгыз Айтматов:                                                      “Бөек солдат, бөек шагыйрьне тудырган татар халкы алдында баш иям.”

Укытучы: Ләкин, укучылар, кызганычка каршы, татарларның да төрлесе була. Җәлилчеләрне саткан татарны Туфан Миңнуллин Хаин дип атый. Хаинның һәм Муса Җәлилнең яшәү белән үлем төшенчәләренә фикере -  капма-каршы. Бу -  әсәрнең төп конфликты.                                                      Әйдәгез, үзләрен тыңлап карыйк.

II төркем чыгышы.  Шагыйрь – Хаин

Шагыйрь: Әй син, Хаин!

Хаин: Сез миңа эндәштегезме?

Шагыйрь:  Әйе, сиңа... Син Муса Җәлилне беләсеңме?

Хаин: Беләм! Беләм!! Беләм!!! Суд каршында бөтенесен дә сөйләдем. Инде ни кирәк?

Шагыйрь: Муса Җәлилне  өч тиенлек җаныңны саклап калу өчен саттың, шулаймы ?

Хаин: Сатканмын икән җанымны, иң кадерле нәрсә - яшәү бәрабәренә саттым. Һәркем үз җанын үзенчә сата. Сатылмаган адәм баласы юк бу җирдә.

Шагыйрь: Син нәрсә, Мусаны сатылды, димәкче буласыңмы?

Хаин: Ул да ниндидер идеяләргә сатылган иде. Ил, Ватан, халык, туган җир, имеш...  Барысы да ялган идеяләр...

Шагыйрь: Булды, Хаин! Җитте! Югал! Тик шуны ишетеп югал. Синең вак җаның беркайчан да Мусаның олы җаны белән янәшә булмас. Әйе, Мусаны да, сине дә үлем җәзасына хөкем иттеләр. (Экранда картина “Хөкем алдыннан” ).  Ләкин Муса һәм аның көрәштәшләре үлемгә аягүрә бардылар, ә син үлемне күреп шыңшыдың...  Сатылганнарның үлеме дә җирәндерә. Югал!                                                                                                              

Хаин:  Телисезме, мин дөресен сөйләп бирәм. Көнләштем мин алардан. Аларның көченнән көнләштем. Шуның өчен үч алдым...

Шагыйрь: Югал, хәшәрәт, сине искә төшергәнем өчен, үземнән үзем җирәнәм...

Укытучы: Укучылар, Җәлилчеләр иң зур сынауны Палач белән очрашкач үтәләр. Ә Палач бөеклекне нәрсәдә күрә икән?

III төркем чыгышы.  Шагыйрь - Палач

Палач:   Кешенең тууы, яшәве - ноль. Кешенең бөеклеге - аның үлеме. Кемнең кем  икәнен беләсәң килсә, үләренә бер секунд кала күр.

Шагыйрь: Мең тугыз йөз кырык дүртенче елның 25 нче августын хәтерлисеңме?

Палач: Яхшы хәтерлим. Сөйләделәр, шаккатып сөйләделәр – бу бүлмәгә керер алдыннан 11 кеше бер-берсенә карап елмаешкан! Гаҗәп гүзәл мизгел! Аның  өчен искиткеч зур көч кирәк, ышаныч кирәк. Үлгәннән соң да яшәячәгендә ышаныч кирәк.

Шагыйрь:  Ничек уйлыйсыз, нигә елмайганнар алар?                                                        

Палач: О-о, бу - философия. Бу - бөек идея! Баш – чүп ул. Ә менә андагы идея! Кызганычка каршы, аны кисеп булмый. Бернинди гильотинаның да пычагы үтми идеяне кисәргә.  Ул татарлар шуны аңлаганнар. Идея кала, идея яши - менә нәрсәдә хикмәт.

Укытучы:  Күрәсезме, укучылар, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре чын ир-егетләрчә яши дә, дошманнары көнләшерлек, хәтта палач та сокланырлык итеп үлә дә белгәннәр.                                                                                                               Ә кайдан алганнар соң алар көч? Аларга бөеклеккә юлны кем күрсәткән?                                 (Телеспектакльдән күренеш.) (Әнкәй безне Сөннән алып кайткан көе астында...)

                                Мусаның Әнисе белән очрашуы                                                            

Ана. Синме, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй...

Ана. Улым... Ниләр эшләп йөрисең, дип төпченмим.Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй...

Ана.  Яхшы бул, матур яшә.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан - бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Укытучы: Ишеттегезме, балалар, менә кайда икән бит рухи бөеклекнең чыганагы! Әни кеше баласына күкрәк сөте белән кечкенәдән иң изге хисләрне сеңдерә. Әйтегез әле, укучылар, әнисенең васыятенә тугрылыклы булып калганмы Муса?

Җавап: - Әйе, ул моны яшәве белән дә, үлеме белән дә дәлилләде.

V. Рефлекция

Укытучы: Димәк, укучылар, Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең бөеклеге нәрсәдә?

Җаваплар: 1) вөҗдан кушканча яшәүләрендә;

2) туган илеңә һәм халкыңа тугрылыклы булып калуларында;

3) дошманга тез чүкмәүләрендә.

Укытучы: Җәлил үзе дә безгә, татар халкының киләчәге булган яшь буынга, үзенең васыятен җиткерде.

                                    (Спектакльдән өзек).

Укытучы: - Бу васыятьне үтәргә без әзерме, укучылар? Чәчәкләрегез белән алга чыгыгыз әле. Шигъри юллар белән җавап бирик.

Укытучы: Һәрвакыт уяумы, әзерме?

                    Чакыра Җәлилләр васыяте

                    Сезгә бит бу чорны төзисе

                    Заманның җырларын җырлыйсы?

Укучылар бергә: Без уяу, без әзер.

                                Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.

                                Җәлилләр, Алишлар ялкыны

                                Мәңгелек ут булып балкыды.

Укучы сөйли:

Халык улларына баш ияргә

Килдек бүген һәйкәл янына;

Учыбызда - Мәңгелек ут таҗы

Кызыл канәферләр кабына.

                            (Чәчәкләрне мәңгелек ут макетына куялар)

Укытучы: Укучылар, Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасы сезгә ошадымы? Ни очен?

Җаваплар: 1) Җәлил һәм көрәштәшләре турында күбрәк белдек;

 2) Аларга без бик рәхмәтле  һәм алар каршында бурычлы;                                      3) Шундый батыр уллары булган татар халкының баласы булуым белән горурланам;                                                                                                                             4) Аларның батырлыгы – безнең өчен маяк. Кирәк булса, без дә алар кебек туган илебезне якларга әзер.

 Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Дәрестә бик актив булдыгыз. Барыгызга да  “5”ле куям.  Әйдәгез, дәресебезне җыр белән тәмамлыйк.                            

                                 Җыр “Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил”

1.Маяк безгә Муса Җәлил

Синең янып яшәвең,

Көрәшләрдә илең өчен

Бәхет даулап яшьнәвең!

Кушымта:                                                                                                                          Иң якын туганыбыз –                                                                                                        Син, Муса агабыз !                                                                                                Батырлыгыңа сокланып,                                                                                        Жырларың белән рухланып,                                                                                Алга барабыз, үрләр алабыз !

2. Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил,                                                                                            Сынатмадың давылда.                                                                                                 Бүген дә син байракчыбыз                                                                                               Безнең сафлар алдында.