Ничә еллар онытып торган өчен Кичер безне, кичер Исхакый!
материал (10 класс)

Гайнутдинова Муслима

Гаяз  Исхакыйның   тормыш юлына багышланган   чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gayaz_ishaki.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ничә  еллар  онытып   торган   өчен

Кичер   безне,   кичер   Исхакый!

(Гаяз  Исхакыйның   тормыш юлына багышланган   чара)

        Кичә  “Кыр  казлары   киткәндә”    җыры  белән   башлана. (Р.  Гәрәй   сүзләре,  Ә.  Бакиров   музыкасы.)

Кыр   казлары    киткәндә

Кыр   казлары   оча   җылы  якка

Күз  күрмәгән   ерак    илләргә.

        Тын  һавада  моңсу   тавышлары        

Сәлам    булып   җирдә   тирбәлә.

Саубуллашу    җиңел   дигән   сүзне

Ишетмәдем    әле  беркемнән

Бер  казы   калган   аерылып

Үзе   очып    килгән   төркемнән.

Иптәшләрен   куып   җитәлмәсә

Ялгыз   башы   кая   сыеныр?

Аңа   карап   тирән   уйга   чумдым,

Туган   җирсез   яшәү   кыендыр...

        Эчтән   Г.  Тукайның   “Кем   ул?”   шигыре   укыла.

                                         Кем   ул?

Кем  ул   бу  милләтне   үстергән   кеше?

- Кем  ул  телләндергән   һәм    уяткан   кеше?

Безне   хайваннардан   аерган  кем?

- Вәхшәт  төбеннән   куптарып   алган    кем?

Безне  дошманнарга   таныткан  кем?

- Кайгылы   милләтне   шатландырган   кем?

Караңгыда   идек,  аттырды   “Таң”   кем?

- Безне  бер   көлдергән,   бер   елаткан  кем?

Үткән  көннәрне   уйга  алдырган   кем?

-Вә   бер  дә  “Инкыйраз”ны   аңлаткан  кем?

Чит   илләрнең   игътибарын   алган   кем?

- “Татар”   сүзен  югары  тотарга  йөрәксендергән   кем?

Безнең   өчен   хезмәт  иткән  кеше  кем?

- Соңыннан   халык  рәхмәтен   алган   кем?

        Ике   алып   баручы   чыга. ( 1 егет  һәм   1 кыз)

1  нче   алып  баручы.

        - Без ,  чирмешәнлеләр,  тирән   горурлык    хисе   белән  Тукайга,   кешелек   дөньясына    җавап  бирәбез    “ Ул  -  безнең   якташыбыз  -  Гаяз  Исхакый”.

 

2 нче   алып  баручы.

        Әйе,  Исхакыйның   нәсел   тамыры  Лашман    авылына   килеп    тоташа. Авылыбыз   тарихына   күз    салсак   -  1749   нчы  елны   яңа   оешкан    Яңа   авылга    тирә - як   авыллардан   күчеп  килүчеләр  байтак    була.   Һәм   яңа   авылның   яңа    мәчетенә   мулла – мөтәвәлли   итеп   Исхак   хәзрәтне    чакыралар.   Исхак   мулланың    Лашманга   күчеп   килгәнче  һәм   аннан   соң    туган    биш   малае   үсә:   Ибраһим,   Җиһангир,   Шәмсүн,  Гыйләҗетдин,  Лотфулла.  Исхак     мулла   үзенең   балаларына   төпле   белем   бирү   өчен,  аларны    шөһрәтле   мәдрәсәләрдә   укыта.  Һәм     алар   төрлесе – төрле   мәдрәсәләрдә   мөгаллимлек  итә   башлыйлар.

1 нче  алып   баручы.

        Ә  Гыйләҗетдин    исемлесе   Чистай    өязеннән    Яуширмә   авылына   мулла  итеп  билгеләнә.  Ул   анда  абруйлы    дин  эшлеклесе    Вәли   хәзрәт    кызы   Камәрия   белән    гаилә    кора.

     

                                                    Сценарий.

                                      Исхакый   эзләреннән.

Катнашалар:   Г. Исхакый,   Гыйлаҗетдин    мулла,  Камәрия    абыстай,   шәкерт,   асрау  кыз.

                                         Беренче    пәрдә.

        Сәхнәдә   Гыйлаҗетдин   мулла.  Ул  намаз   укуын  төгәлләп   килә:

        Гыйлаҗетдин мулла. Я  раббым,  илләргә   иминлек    бир,    бәндәләрнең    күңеленә  миһербанлык сал, өйдәгеләрнең эше уңсын,  юлдагыларның юлы уңсын, Амин!

          Карале, нишләп бер хәбәр дә юк? Я раббым, җиңеллек ярдәм бир.

 Шәкерт(чабып керә). Мулла абзый, сөенче, сөенче, улың бар!

Гыйлаҗетдин мулла. Бәрәкалла, Аллага шөкер, исән-сау котылды, дүрт ягы сәламәт булып, исән- сау үссен! (Дога кылалалар). Кая әле, шәкерт улым, сөенче өчен мә, ал әле (акча бирә). Яннарына барыйм әле (кереп китә).

 Асрау кыз.  Аллага шөкер, бүген бездә  зур бәйрәм, бу йортка да шатлык килде, абзыйның улы исән-сау туды.

 (Кулларына бәби тотып Гыйләҗетдин мулла белән Камәрия абыстай чыга).

   Гыйләҗетдин мулла. Я, анасы, чәй эчик инде, шатлыгыбыз бар.

  Камәрия. Әйе, атасы, исән генә булсын, моңа кадәр туган балалар кыска гомерле булды (күзләрен сөртә) . Монысына Ходай озын гомер бирсен иде... Карале, атасы, сиңа охшаган бит улыбыз.

Гыйләҗетдин мулла (карый). Сөбханалла, күз тимәсен, бик матур. Яле, анасы, исемен ничек кушыйк икән? Әллә, мин әйтәм, Камәретдин, Сираҗетдин дип кушыйкмы?

Камәрия. Атасы, ачуланмасаң, мин бер исем уйлаган идем, Гаяз, Мөхәммәтгаяз дип.

Гыйләҗетдин мулла. Бик хуп, бик күркәм исем, Мөхәммәтгаяз. Әйдә әле, Мөхәммәтгаяз исәнлегенә бер дога кылыйк.

                                    ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.

  Шактый вакыт үткән, Гаяз үсеп буйга җиткән. Ата-анасы, хәер-фатыйха биреп, Казанга мәдрәсәгә озаталар.

Гыйләҗетдин мулла. Менә балам, үстең, хәлдән килгәнчә без сиңа белем бирдек, инде фатыйха бирәбез; мәшһүр Казан каласына китәсең. Хәерле юл. Исән йөреп, сау кайт улым, укы, белем ал, иренмә, иптәшләреңә ярдәм ит.

К а м ә р и я. Җылы киенеп йөр, тамагыңны ач тотма, укы, кеше бул, йөзебезгә кызыллык  китермә (елап ала).

Гыйләҗетдин мулла. Ходай кушса, куып бетергәч, минем урынга мулла булып кайтырсың. Мин картайдым, эшлисе эшем эшләнгән. Ярар, әйдәгез, бер дога.

Гаяз. Әти-әни! Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт, сүзегезне аяк астына салып таптамам. Яхшы укырмын, тырышырмын, мине хәер-догагыздан калдырмагыз, исән-сау торыгыз. Хуш әткәй, хуш, әнкәй! (чыга)

Гыйләҗетдин мулла, Камәрия. Хуш, балам! (Озатып калалар).

1 а л ы п   б а р у ч ы. Ниһаять, Гаяз Казанда. Аның теләге тормышка аша, бик зур хыяллар белән килә ул монда! Ләкин... ләкин тормыш ул уйлаганча барып чыкмый.

  Мәдрәсәдә белем ала, тырыша, укый, төрки-гарәп, фарсы телләрендә укырга-язарга өйрәнә, татар укытучылар мәктәбендә укый. Уку белән бергә ул иҗат эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә.Үз милләтенә турылыклы булып кала. Татар телендә газета-журналлар бастыра. Полиция тарафыннан эзәрлекләнә башлый.

(Өстәл, урындык. Өстәл өстендә кәгазь өеме. Гаяз яза да яза. Сикереп тора, арлы-бирле йөри, тагын утыра, тагын яза).

    Г а я з. Мине халкыма хыянәт итүче Г а я з дип атадылар. Милләтем! Халкым! Менә ничә ел сиңа хезмәт итәм. Ләкин мине дөрес аңламыйлар, милләтчелектә гаеплиләр, кулга алалар, ничә тапкыр зинданда утырдым. Әй, татарлар! Телегезне, динегезне яратыгыз, халкыгызга хыянәт итмәгез, белемле, көчле булыгыз, татар дигән исемне горурлык белән йөртегез. Юк, мин хыянәтче түгел, мин халкым өчен яшәүче, азатлык өчен көрәшүче   Г а я з!                                                                                                

Укучы. Минем кулымда Г. Исхакыйның “Зиндан” китабы. Аның әсәрләрен укып чыккач (аңлашылмаган урыннарын, әлбәттә, укытучым, ата-анам төшендереп бирде), безнең алдыбызга сәнгать чаралары ярдәмендә үзенә бер дөнья тудырган маһир сүз остасы килеп баса. Исхакый, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Ул тудырган образлар тормышның үзедәй табигый. Җыентыкта тупланган әсәрләр XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар халык тормышы турында. Шулай да автор сүзне мулла-мәзиннәр, зыялылар, ару тормышлы кешеләр даирәсе турында алып бара.

 2 нче алып баручы.    Г а я з Исхакый үз әсәрләренең күбесендә хезмәт кешеләре, намуслы юл белән көн итүчеләр яклы. Башкалар кояшында җылынырга яратучы сорыкортларны сатира уты астында ала. “Тормышмы бу?”дагы егет, “Мәдрәсә җимеше”ндәге Хәйдәр, “Шәкерт абзый”дагы Шәкердҗан, “Кияү”дәге мәзин малае – барысы да, төрлесе төрле яклап, җәмгыятъ өчен һич файдалары булмаган, эшсезлектән соң дәрәҗәгә аптыраган, халык җилкәсенә менеп атланган комсызлар һәм әхлаксызлар. Мин “Зиндан” китабын һәр татар гаиләсендә бергәләп укуларын теләр идем. Күпме гыйбрәт, күпме тормыш сабаклары бирә бит бу китап!

(Бер укучы шигырбне яттан сөйли.)

         Зиндан.

Мин актарам “Зиндан” җыентыгын,

Күпме мирас анда тупланган?!

Зинданнарда ятып каралсаң да,

Синең рухың, якташ , сынмаган.

“Зиндан” битен ачам бер-бер артлы,

“Зөләйха”сы, “Кияү”... һәммәсе...

Милләтемнең тормыш чагылышы,

Күз алдымда шулар шәүләсе.

“Зиндан” битен ачам горурланып,

Геройларга карап сокланам.

Әхмәдуллаң белән сөенәм дә,

Сәгадәтең өчен мин “янам”.

Кемдер оча диңгез упкынына,

Кемдер менә тауның үренә.

“Зиндан”дагы синең геройларың

Кереп кала күңелем түренә.

“Уян, күңел!” – диеп шәкертең дә

Милләтенә бәлки эндәшкән?!

 Телен, динен яклап, Зөләйха да

Милли йөзе өчен көрәшкән.

... Мин актарам “Зиндан” җыентыгың,

Серле дөнья ачыла алдымда.

Кабатланмас иҗатыңа мәңге

Баш иярбез, якташ, каршыңда.

Алып баручы. Халкыбызның тарихта эз калдырган олы шәхесләреннән Г. Исхакый бер зур үзенчәлеге, асыл хасияте белән аерылып тора. Ул – сыйнфый, сәяси, дини, мәдәни, әхлакый яктан хокуксызлыкка дучар ителгән татар халкына  үзбилгеләнү хокукын яклаучы, аның милли дәүләтчелеген тергезү өчен фидакярләрчә көрәшүче милләтпәрвәр. Язучы үзеннән соңгы буыннар да кайта-кайта өйрәнерлек, файдаланырлык искиткеч бай әдәби, тарихи, сәяси мирас калдырган. Ул мирас тулысы белән милләтебезне саклап калу, яшәтү, үстерү, азатлыкка чакыруга багышланган.

 

1 нче   алып  баручы. Патша Россиясенең татар милләтен юк итүгә юнәлдерелгән сәясәтенә каршы көрәш алып барган Гаязны күп мәртәбәләр төрмәгә япсалар да, сөргеннәргә сөрсәләр дә, ул каһарманнарча көрәшен туктатмый. Шулай итеп ул 1917 елгы революцияне хуплап каршы ала, ләкин властька большевиклар килгәч, алар үткәргән сәясәт белән килешә алмый. 1918 елда Ерак Көнчыгыш аркылы Кытайга, Япониягә мөһаҗирлеккә китә. Бу вакытта әле әдипкә 40 кына яшь була.

2 нче а. б. Ул эмиграциягә киткәч, безнең илдә аның әсәрләрен уку, бастыру тыела. Ә шулай да аны дуслары сагыналар. Исхакый исә үзе дә туган илдән аерылуны авыр кичерә.

(Исхакый “үзе”).

Нигә соң болай чит илләрдә

Бертуктамый хәсрәт эчендә;

Төшләремдә һаман күз алдымда

Елан, чаян күрәм төшемдә.

Йөрәгемдә минем Ватан уты,

Йөрәгемдә Ватан сагышы...

Куркынычлы төшләр – кара көннәр

Алар бары тәкъдир язмышы.

Белсә идегез минем йөрәгемдә

Хәсрәт уты ничек янганын;

Искә алганда сөйгән Ватанымны

Күзләремнән каннар тамганын?

  (Н. Исәнбәт сүзләре, халык көе; “Илкәем” җыры)

Илкәем.

Китми күңелемнән һич

Шул сөекле илкәем;

Анда сөйгән ярлы халкым,

Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез

Балкуыннан нурлырак,

Анда җырлар сандугачның

Сайравыннан моңлырак.

Анда җырлый җирдә һәр таш,

Кул изи һәрбер агач.

Анда кайтсам мин дә башка,

Анда мин дә сандугач.

   

1 нче а. б.

Париж, Варшава, Берлин, Хельсинки, Токио, Харбин, Мукден, Лондон, Истанбул, Әнкарә Һәм башкалар – менә алар Исхакыйның яшәгән, булган шәһәрләре.

2 нче а. б.

Эмиграциядә ул чит илләрдәге татарларның юлбашчысы, мәшһүр әдибе буларак таныла, газета-журналлар чыгара, күпләгән әдәби әсәрләр иҗат итә, актив иҗтимагый сәяси эш алып бара. Кайда гына яшәсә дә, Г.Исхакый милләте өчен хезмәт итә, татар җанлы булып кала. Татар җәмгыятендә булган тискәре күренешләрне тәнкыйтьләп иҗат итә. Күңелеңнән бу күренешләргә ачына, үзгәреш өмет итә. Бу бигрәк тә “Җан Баевич” комедиясендә ачык күренә.

1 нче а. б.

Исхак бабай үзе Лашман авылының урта мәхәлләсендә 1874 елларга кадәр мулла – мөтәвәлли булып эшли, картаеп дөнья куя. Аның икенче бер улы Лотфулла әтисенең эшен 40 ел буена – 1914 елга кадәр дәвам итә. Зурайган авылда аның җитәкчелендә тагын ике мәчет салына, урта мәхәллә мәчете янында зур булмаган, берничә бүлмәле һәм залы булган мәдрәсә бинасы төзелә, анда Лотфулла мулла ир балаларны, карчыгы Мүрхабә абыстай кыз балаларны укыта. Аларның дүрт балалары үсә. Болар: Касыймулла, Фахразый, Камил һәм Якутелҗинан.

2 нче а. б.

Бүген безнең белән элеге кичәдә бу нәселне дәвам итүчеләр дә катнаша. Гаяз Исхакый белән аларны туганлык җепләре бәйли. Сүзне аларга бирәбез.

(Тәлгать абый, Гакилә апа, Саимә апаларга сүзне бирәбез)

Татар биюе

1 нче а. б.

Сагына сине Идел камышлары,

Борыла-борыла аккан Чулманың;

Күңел нурын илгә багышладың,

Беркемгә дә дошман булмадың.

Түбәтәй дә комган гына түгел,

Иман икән күңел аклыгы,

Мазлумнарга ирек, бәхет теләү;

Иҗат икән бәхет шатлыгы.

2 нче а. б.

Исхакый туган иленнән еракта да туган иленең азатлыгыннан өметен өзми. “Азатлык кояшы бөтенләй батып бетмәгән. Ул калкачак. Сөекле Ватаныбыз бер көн азат булачак. Мин моңа ышанам,”- ди ул үзенең бер чыгышында.

1 нче а. б.

Елама син татар, түкмә яшең,

Мөстәкыйльлек барыбер киләчәк.

Бөек Тәңре безгә вәгъдә иткән

Азатлыкны безгә бирәчәк.

2 нче а. б.

Азатлык темасы аның иҗатында киң урын алып тора. Бигрәк тә “200 елдан соң инкыйраз”, “Зөләйха” әсәрләрендә бу ачык күренә.

  “Зөләйха” драмасы – бөтен бер халыкның фаҗигале язмышын тасвирлаган беренче киң масштаблы сәхнә әсәре. Ничә йөз еллар изелеп яшәптә, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен күз алдына бастыра. Ул бетүгә йөз тоткан милләт язмышы өчен борчыла. Ә “200 елдан соң инкыйраз” дигән әсәрендә бу хакта ачыктан ачык әйтә. (Инкыйраздан өзек)

1 нче а. б.

Әйе, Гаяз Исхакый – телебез, милләтебез, динебез, яшәвебез өчен үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле язучы. Атаклы сүз остасы булган Исхакый үз әсәрләрендә әле нечкә хисле психолог буларак та чыгыш ясый. Бу бигрәк тә аның “Тормышмы бу?”, “Көз”, “Остазбикә”, “Кәҗүл читек” хикәяләрендә ачык күренә.

(“Кәҗүл читек” хикәясеннән өзек укып үтелә.)

2 нче а. б.

Язучының “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Зиндан”, “Тормышмы бу?”, “Сөннәтче бабай”, “Шәкерт абый”, “Теләнче кыз” һ.б. әсәрләрен без хәзер дә яратып укыйбыз. Аларда тормыш чынбарлыгы, милләтебез, халкыбыз язмышы, кешенең эчке дөньясы тасвирлана. Г.Исхакый әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора. (“Алдым- бирдем” драмасыннан өзек).

1 нче а. б.

Ул – халык язучысы. Татар халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирен, авыруын туп-туры, гади итеп ачып сала. Гаяз Исхакыйның мирасын халыкка кайтару кичектермәс бурыч булып көн тәртибенә килеп басты.

2 нче а. б.

Ләкин, ничә еллар буена аның барлыгын да белергә теләмичә онытып торганыбызны кичерә алыр микән, Исхакый?

Халкың өчен язган китапларың

Тузан асларында ятканга,

Әйтер сүзең бик күп еллар урап

Бик-бик  сонлап кына кайтканга

Рәнҗеп ятма безгә, Гаяз агай

Онытмыйлар туган ягыңда.

...Касыйм мәчетеннән картлар кайта

Дога кылып синең рухыңа.


1 нче а. б.

Әдипнең кабере чит илдә. Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә вафат булган һәм Истанбулның Әдернәкапы зиратында күмелгән.

2 нче а. б.

Соңгы өең Истанбулда икән.

Шул ай карый сиңа, шул кояш.

Кайда да син безнең җан илчесе

Күкрәгеңдә милли моң булгач.

1 нче а. б.

Әдипнең кызы профессор Сәгадәт Чагатай болай язган: “Хәяте буенча Идел-Урал фикере илә яшәде. Соңгы сулышынача шуңа хезмәт итте. Милләткә хезмәт аның өчен яшәү чыганагы булды.”

2 нче а. б.

Үләренә өч көн кала язучы йөрәгендә йөрткән үкенечле сүзләрен әйтә: “Үз мәмләкәтемдә булсам, тагын да әйбәтрәк әсәрләр биргән булыр идем,”-ди.

1 нче а. б.

Әйе, аның язмышы тетрәндергеч, фаҗигале, гыйбрәтле. Татар халкы андый талантлары булу белән бәхетле, һәм без дә аның белән горурланабыз.

2 нче а. б.

Кайда кыйбла, кайда дөрес иман

Белер-белмәс көе юл үттек;

Бар икән ул утта янмый торган,

Суда батмый торган егетлек!

Татар йөрәгендә тәхет биләп,

Кара почмакларны балкытып,

Безнең алда изге теләк теләп,

Син баргансың икән шәм тотып!

(Кичә “Истамбул” җыры белән тәмамлана. Фәрит Миңлебаев музыкасы, Н.Әхмәдиев сүзләре.)

“Истамбул”

Япь-яшь егет җырлый, Күңелен ни тырный,

Нигә көе өзә бәгырьне?

Читтә гомер итсәң,

Туган яктан искән

Җилләренә кадәр кадерле...

Саынуны ник басмыйсың, Истанбул?

Туган җиркәйләрем чыкмый истән гел.

Үтә уйларымнан Идел буйларыннан

Яланаяк үткән балачак.

Ага күздән яше, тимә, бүлдермәче,

Хатирәләр мәңге калачак.

Талларыңа башым куям, Истанбул.

Сәлам әйтче туган якка, искән җил.

Үзе Истанбулда, ә күзләре юлда

Балаларын көтә туган җир.

Күңелләре тулып, хәтирәгә чумып

Татар җырын тыңлый Мөһәҗир.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Озак еллар онытып торган өчен кичер безне ,кичер ,Исхакый.” Әдәби музыкаль кичә.

«Озак еллар онытып торган өченкичер безне ,кичер ,Исхакый.”Әдәби музыкаль кичә....

Внеклассное мероприятие "Кичер кайта алмавымны"

Сценарий посвящается дню памяти воинов - интернационалистов, погибших в Афганской войне....

Кичер кайта алмавымны

Әфганстан,исемең шигъри синең,Җирең сихри,кыя,тау-ташларың!Изге дуслык бурычын үтәр өченСиңа китте күпме якташларым.Кыяларның булмый ак таплары,Аларның була тик ак ташлары.Шул ташларны каннарына манып...

“Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

VII  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәбияттан   ачык  дәрес  эшкәртмәсе. ...

Технологик карта. “Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. “Кичер мине, Алмачуарым!” дип исемләнгән дәрес Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, “Алмач...