Исәнмесез, кошкайлар!
материал (5 класс)
Предварительный просмотр:
«ИСӘНМЕСЕЗ,
КОШКАЙЛАР!»
Зал бәйрәмчә бизәлә. Яз һәм кошлар турында шигъри, канатлы сүзләр, аларның очу тизлеге язып эленә. Безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куела.Укучыларның “Туган ягыма яз килде” темасына иҗат ителгән инша, рәсем, үз куллары белән ясалган сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырыла. Укучылар алдан ук яз һәм кошлар турында мәкаль, табышмак , сынамышлар җыя; шигырь, җырлар өйрәнә. Бер укучы – Яз, өчесе аның кызлары: Март, Апрель, Май айлары булып киенә. Кичә магнитофон тасмасына язылган кошлар , гөрләвекләр – су челтерәгән тавышлар белән башланып китә.
1нче укучы: Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән
Яз килә\ 2
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән керә,
Кар суында йөгерә,
Яшеллеккә төренә,
Яз күкри – тетри һава,
Яз кошлар белән кайта...
Язны һәркем ярата.
2нче укучы: Бозларын кузгатты-
Яз җитте! Яз җитте!
Киң җәелеп су акты
Су ерып, боз акты,
Көн ямьле, көн аяз
Сайрый яз кошлары.
Кадерле безгә яз,
Без бит яз дуслары.
Яз: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар. Мине таныйсызмы? Мин Яз булам. Карлы- буранлы, салкын кыштан соң, туган ягыбызга әйләнеп кайттым. Бүген мин сезгә кунакка үземнең кызларым белән килдем. Ә сез, балалар, язны яратасызмы? Яз турында ниләр беләсез?
2нче укучы: Яз – матур. Минем аңа багышланган җыр тыңлыйсым килә.
(Җырлыйлар).
Яз: Рәхмәт. Хәзер минем кызым Мартны тыңлап карагыз.
Март: Кара каргалар килде,
Түбәдән тамчы тама.
Көндез көн җылы була,
Суына кичкә таба.
Тамчылар бии тып та тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр.
Яз: Сүзне икенче кызыма бирәм.
Апрель: Гөрләвекләр агалар,
Күктән кояш елмая.
Каңгылдашып торналар
Тезелеп үттте бая.
Инешләрдә коена,
Каңгылдаша үрдәк, каз.
Җирне яшәртеп безгә,
Гөрләп алып килә яз.
Яз: Өченче кызым, яле, син дә сөйләп җибәр.
Май: Язгы ташкын башлануын
Хәбәр итеп дөньяга
Зәңгәр бозлар агып китте
Зәңгәр сулы дәрьяга.
Шаулап акты гөрләвекләр,
Яуды Ләйсән яңгыры.
Шәһәрләрдә дә, авылларда да
Яңгырады яз җыры.
3нче укучы: Тиздән җылы якка киткән кошлар килерләр. Шатланып сайрарлар, сызгырырлар, күңелле җырлар җырларлар. Оя ясап бала чыгарырлар. Иң элек кара каргалар, алардан соң тургайлар , сыерчыклар кайтыр. Болар - язның беренче хәбәрчеләре. Рәхим итегез, кошкайлар. Исәнмесез, хуш киләсез! (Шул вакыт, төрле кош рәсеме ясалган таҗлар киеп, укучылар керә.)
Сыерчык: Ерак- ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп, арып- талып,
Туган җиребезне сагынып кайттым,
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Ә үзегез ничек кышладыгыз?
Салкын булмадымы кышларыгыз?
4нче укучы: Сыерчык 40 км/ сәг. Тизлек белән оча. Биш йомырка салып бала чыгара. Бер сыерчыкның гаиләсе 1 көн эчендә 2000 әкәм-төкәм, зарарлы бөҗәкләр ашый. Җәй буена аларның бер гаиләсе 100 000 корткычны юк итә.
Кара карга: Килдек, килдек, очып ерак җирдән
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән.
Яз хәтерен сезгә китердек без,
Хәзер менә оя ясап, тизрәк,
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Сандугач: Төс-бит белән мактанмыйм,
Гап-гади кош мин үзем.
Тавышымны тыңлап кара
Шуннан әйтерсең үзең.
(Кошлар тавышы язылган пластинкада сандугач тавышы ишетелә.)
5нче укучы: Сандугач майның 1нче яртысыннан җырлый башлый, июльдә җырлаудан туктый. Оясын җир өстендә яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китәләр. Алар кышларга Үзәк Африкага кадәр бара. Кышлау урынында алар җырламыйлар.
6нчы укучы: Карлыгачлар килсә- яз җитте, дигән сүз. Димәк, тиздән кырларда, бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда карлыгачның 3 төре киң таралган: авыл, шәһәр, яр карлыгачы. Карлыгач сәгатенә 100 км тизлек белән оча. Бер карлыгач 1 тәүлек эчендә 10ар мең чебен-черки ашый. Алар балчыкны йомшартып, түгәрәк оя ясыйлар. Ул оя берничә ел буе саклана. Карлыгачлар июнь башында 4-6 йомырка салалар.
7нче укучы: Г. Тукайның “Карлыгач” шигырен укый.
Күке: Калын урманда
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы.
Ул ялгыз яши
Чыгармый бала.
Менә шунлыктан
Ямансу аңа.
Кәккүк/ 4тап.
8нче укучы: Күке сәгатенә 100 бөҗәк ашый. Әгәр урманда зарарлы бөҗәкләр күбәйсә , ул аларны берничә көндә ашап бетерә.
Песнәк: Җәй көне мине очратуы кыен, ә кышкы суыкларда йорт тирәсендә чуалам. Башка кошлар кебек, бөҗәкләрнең үсеп җитүен көтеп тормыйм, йомырка эчендә вакытта ук ашап , юк итәм. Сары күлмәк, кара җилет киеп, кара галстук тагып йөрим.
9нчы укучы:Ана песнәк 10-15 йомырка сала һәм 2 атна утырып бала чыгара. Балаларын бергәләп 20 көн үстерәләр. Кайбер песнәкләр 1 җәй эчендә 2 мәртәбә бала чыгара.
Тукран: Тукран агач тукылдата:
Тук-тук-тук.
Минем томшыктан нык томшык
Юк-юк-юк.
Сер сынатмый бер дә
Томшык – тукмагым.
Чукып алам мин
Агач кортларын.
Тукылдатмый мөмкин түгел торырга.
Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга.
Балаларым азык сорый шулай ук,
Тукылдатсам гына минем тамак тук.
Шык та шык.
Ай-һай ничек чыдый икән
Бу томшык..
10нчы укучы: Ябалак елына 1000 кимерүчене юк итә. Әгәр һәр тычкан, елына 1кг бөртек ашый дип исәпләсәк, ул вакытта 1 ябалак 1елда 1т ипине саклап ка-ла, дигән сүз.
Яз: Кадерле балалар, күргәнегезчә, сезгә ямьле, җылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып киләм икән. Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны- кошларны да яратыгыз!
Кичә ахырында яз, кошлар турында җырлар, уеннар башкарыла. Бәйрәмдә Г. Тукай, Н. Арысланов, З. Нури һәм башка татар шагыйрләренең шигырләре файдаланылды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исәнмесез кошкайлар!
Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү....