Проект эше
проект

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

Проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл npk_kaybitskiy_rayon.docx35.87 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

“Гаиләбездәге исемнәрнең серләре”

Әзерләде:

2 нче сыйныф укучысы

Айдамирова Алинә

Фәнни җитәкчеләр:

Р.Р.Гафарова,

З.Р.Мөхәммәтҗанова

                                                                                                 2018ел

                                                      Эчтәлек

 Кереш………………………………………………………………………….3 бит

Төп өлеш

1.Исем- матурлыкка омтылу  ул  ………………………………….................4 бит

2. Исем – халыкның милли йөзе. .....................................................................5 бит

3.Нәрсә соң ул исем?..........................................................................................6 бит

4.Безнең гаиләдәге исемнәргә нинди мәгънә салынган?.......................7-8 битләр

Йомгаклау     …………………………………………………………..............9 бит

Файдаланылган әдәбият      ……………………………………………….....10 бит

Кереш

                Мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын  “Гаиләбездәге исемнәрнең серләре” дип алдым.  Кешенең исеме, исменең мәгънәләре белән кызыксыну, гомумән,  татар исемнәренең нәрсә аңлатуы белән кызыксыну хисләре миндә  ”Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән татар теленнән  үткәрелгән сыйныфтан тыш чарадан соң туды. Әлеге сыйныфтан тыш чарада без татар теле укытучылары белән бергәләп исемнәрнең  килеп чыгышлары турында гомуми сөйләштек. Шуннан соң минем дә, иң беренче эш итеп, үз исемемнең нинди мәгънә аңлатканын беләсем килде.Шул максат белән мин укытучыларыма мөрәҗәгать иттем. Алар миңа исемнәр турында шактый кызыклы мәгълүматлар бирделәр һәм бу кызыксынуымны тикшеренү формасында алып барырга тәкъдим иттеләр. Икенче көнне без бергәләп кызыксынып, исемнәрнең мәгънәләрен эзли башладык.  Моның өчен интернет чыганаклардан да, Гомәр Фәез улы Саттаров-Мулилленең "Татар исемнәре ни сөйли?" дигән китабыннан  да файдаландык. Иң беренче мин үземнең исемемне әлеге китаптан эзли башладым. Кызганычка каршы, минем исемем анда юк  иде. Әлбәттә, бик борылдым. Шуннан соң интернетка мөрәҗәгать иттем. Анда үз исемемне күргәч шатланганымны белсәгез!!!

Һәр гаиләдә  балага нинди исем кушарга дигән проблема  элек  тә актуаль булган. Димәк, бүгенге көндә дә ят түгел бу проблема, безнең эшнең темасы бик актуаль.

Кешенең исеме тормышына һәм язмышына йогынты ясый.Шуңа күрә дә  исемнәрнең мәгънәсен ачыклау, кешегә исем бирү, аны бер-берсеннән аеру, эндәшү өчен генә хезмәт итмәвен, ә язмышын формалаштыруга да йогынты ясавын,матур исемнең кешенең йөзен ачуын  эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты итеп алдым. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны  билгеләдем:

1. Исемнәрнең җәмгыятьтәге функциясен ачыкларга;

2. Исемнәрнең кешене бизәвен дәлилләп аңлатырга;

3. Үзебезнең гаиләдәге исемнәргә нинди мәгънә салынганын күрсәтергә;

Төп  өлеш

1.Исем- матурлыкка омтылу ул

           Исемнәрнең җәмгыятьтәге хезмәте шактый күптөрле һәм катлаулы.

Дөнья- кеше белән, тормыш белән ямьле, диләр. Менә дөньяга тагын бер кеше киләсе. Ата-ана, аңа кирәк-яраклар хәзерләү белән бергә исем дә эзли. Кешегә исем кирәк! Аның белән (зурмы, кечкенәме- барыбер): “Әй, син!” “Әй, кызый (малай) !” дип, яки “ул”, “аңарга”, “аңардан”... дип кенә эндәшеп булмый бит!. Мәктәптә дә, өйдә дә бер-беребез  белән аралашканда, сөйләшкәндә һәрвакыт исем белән дәшәбез. Дәрестә дә бит  “Әй, син чык әйдә!”, дип түгел, исемебез белән дәшеп такта янына чыгаралар, өй эшен сорыйлар. Димәк, кеше, җан иясе буларак, исемсез яши алса да, җәмгыятьтә исемсез яши алмый

Ата –ана, баласына исем кушканда, теләсә нинди очраган исемне битараф рәвештә ала  алмый. Үзенең зәвыгы, уй һәм фикерләреннән чыгып сайлый ала, мөмкин кадәр яңгырашлырак, матуррак,  шәп яңгырый торган исем эзли. Төрле китапларга, интернетка мөрәҗәгать итә. Әгәр булганнары гына канәгатьләндермәсә, телдәге сүзләрдән файдаланып, яңа исемнәр төзи. Кайвакыт ярдәмгә әби-бабайлар, апа-абыйлар, эне-сеңелләр дә килә. Алар да үз фикерәрен җиткерәләр. Исем сайларга булышалар. Яңа туган балага исем эзләгәндә ата-ананың баласына мәхәббәте күренә.  Ата- ана үзенең баласында, әлбәттә, яхшы сыйфатлар- матурлык, батырлык, патриотлык күрергә тели һәм шундый мәгънәле исемнәр бирә. Юкка гына “Исем-кешенең йөзе”,-дип әйтмиләр.Бу чыннан да шулай. Исем кешене гомере буена озата бар.

2.Исемебез-җисемебез

      Гаиләдә бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Нинди зур шатлык! Шуның белән яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә?

          Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың апа-абыйларын, туган-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның мәңгелек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Кеше исемнәре- күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзада Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр- исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен (антропонимиканы) барлыкка китергән.

Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тотарга кирәк. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата- ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.

                                                    3.  Нәрсә соң ул исем?

         Без гадәттә исемнәрнең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз, күнеккәнчә сөйли бирәбез. Уйлап карасаң, аларда кызык нәрсәләр ачыла.Мин рус  авылында яшим, рус  балалар бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә  барлык фәннәрне дә белем рус телендә укыйм. Атнага 3 дәрес татар теле дәресе керә.Дусларымның күбесе төрле милләттән. Без алар белән татарча да, русча да аралашабыз.Безнең сыйныфтагы балаларның  исемнәрен генә алып карыйк: Наил, Эмиль, Валерия, Никита, Алинә,Владимир, Марсель, Татьяна.   Бу исемнәр ни аңлата?

     Әйтик, аягында ак таплы көчеккә Актәпи  дигән кушамат бирәбез икән, бу әле аңлашыла, моның ап-ачык нигезе, мәгънәсе бар.  Чөнки аның тәпие ак. Дустым Наил мәсәлән, үзенең нигә Наил булуын аңлатып бирә алмый. Әти-әнисе дә ни өчен бу исемне сайлаганын белми. Ошаган, күрәсең. (Алга китеп булса да әйтим әле. Наил дустым, синең исемең- бүләк, бүләккә лаек дигәнне аңлата.)

      Әле күптән түгел генә минем сеңлем туды. Әнием бала тудыру йортына киткәндә, мин инде булачак сеңлемә (без инде алдан ук туачак баланың кыз буласын белә идек)нинди исем кушарлар икән дип уйладым.  

   Кайберәүләр, бәлки: “Нинди исем булса  да барыбер түгелмени? – дияр.Ә минем аларга үземнең фикеремне  Гамзат Цацаданың шигырь юллары белән әйтәсем килә:

 Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан яхшы дусны күрмисең.

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап

Картаймыйча яшәсен һәр исем!

  Гомәр Фәез улы Саттаров-Мулилле Казан төрки-татар ономастикасы фәненә нигез салучы академик, телче-галим. Аның "Татар исемнәре ни сөйли?" дип аталган китабында соңгы утыз биш ел дәвамында 15 меңгә якын (төрдәшләре белән 20 меңнән артык) татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре тупланган. Милли исемнәребез хәзинәсе мөмкин кадәр бай, мул булсын дигән максаттан чыгып эшләгән бу хезмәтне Гомәр абый. Гаиләбездәге исемнәрнең серләрен ачуда миңа бу китап бик нык булышты.

                        4. Безнең гаиләдәге исемнәргә нинди мәгънә салынган?

“Һәрбер ата-ана баласына лаеклы исем кушарга,ә бала шул исемне аклап гомер итәргә бурычлы. “Исем кешегә гомергә бирелә, ул бер генә, һәркем аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиеш. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул - синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың”,- дип аңлаталар миңа дәү әтием һәм дәү әнием.

           Әти-әнием миңа да  бик матур исем биргәннәр.  Минем исемем–Алинә. Ул француз-герман теленнән кергән, намуслы, вөҗданлы, күркәм, гүзәл дигәнне аңлата. Мин исемемне акларга тырышам: җырлыйм, биим, мәктәбебездә уздырылган барлык мәдәни чараларда  актив катнашам, дүрткә–бишкә генә укыйм, әти-әнинең уң кулы да мин.Әтиемнең исеме–Рамил. Рамил- гарәп теленнән тылсымлы дигәнне аңлата. Әтием минем өчен тылсымчы!Ул безне, кызларын, бик ярата. Алар әнием белән тату яшиләр. Ә әниемнең исеме-Гөлнара, фарсы сүзе. Гөлнара-гранат чәчәге, утчәчәк дигәнне белдерә. Әйе, минем әнием дә гранат чәчәге кебек матур.Һәр эштә батыр, ут кебек янып тора. Ул мәктәптә балалар укыта. Аны укучылар бик  хөрмәт итәләр.Мин әнием белән горуланам. Ул минем яклаучым да, саклаучым да! Сеңлемнең исеме-Зәринә. Фарсы  сүзе. Зәринә- алтын бизәкле дигән сүзтезмәне аңлата. Исеменә туры килеп, сеңлемнең алтын кебек матур, ачык булып үсүен телим мин, чөнки әле ул бик кечкенә. Дәү әтиләрем –Вәзыйгулла, Равил.  Икесенең дә исемнәре гарәп теленнән алынган. Әтиемнең әтисе Равил  турында  әлеге китапта–язгы кояш, сәяхәтче диелгән. Дәү әтием чын сәяхәтче үк булмаса да,  күп кенә шәһәрләрдә булган кеше. Ул безне һәрвакыт язгы кояш кебек каршы ала. Төрле гыйбрәтле хәлләр турында сөйли. Олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә юл бирә белергә өйрәтә. Әниемнең әтисе Вәзыйгулла–ачык итеп аңлатучы, ачык  дип бирелә. Дөрестән дә, дәү әтием үзенең төпле фикер йөртүче кеше булуы белән аерылып тора. Дәү әтиемнәргә кунакка еш барабыз. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, без килгән вакытка күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләп куя. Безгә акыллы киңәшләрен бирә.      Дәү әниләрем Әминә һәм Асия.  Аларның да исемнәре гарәп теленнән. Әминә дәү әнием – әниемнең әнисе. Әминә исемен баланың  тыныч табигатьле , ышанычлы, тугры  булуын теләүне мотив итеп алып, акыллы булсын дип кушканнар. Нәкъ минем дәү әниемә туры килә!  Ул шундый акыллы, мин хәтта дәү әнием белән серләремне дә бүлешәм. Безнең инде  икебезнең генә уртак серләребез дә бар! Ул минем ышанычлы дустым!  Дәү әниемнең исеменең мәгънәсен эзләгәндә  мин үзем өчен искиткеч ачыш ясадым. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең дә әнисе Әминә исемле булган икән. Асия- әтиемнең әнисенең исеме. Асия- тынычландыручы, юатучы, дәвалаучы, табибә (врач) дигәнне аңлата.  Асия дәү әниебез барыбыз өчен дә кайгыртучан булуы белән үрнәк. Ул безне һәрвакыт юатып яши. Моң- зарларыбызны игътибар белән тыңлый, сабыр гына киңәшләрен бирә. Аның белән сөйләшкәннән соң миңа ничек рәхәт булуын белсәгез! ФамилиябезАйдамирова.  Ай-якты, сылу дигәнне аңлатса, дамир- тимер сүзе белән тәңгәл килә. Димәк, минем аңлавымча, тимер кебек якты дигәнне аңлата. Без гап-гади, тырыш, эшчән авылда яшәүче дус-тату, тимер кебек нык  гаилә. Дуслык, татулыкта безнең бөтен көчебез!Менә шуңа күрә дә мин үземнең гаиләмне бик каты яратам, гаиләм белән горурланам.

Йомгаклау

Фәнни-тикшеренү эшенең темасы: “Гаиләбездәге  исемнәрнең сере”.  Теманы сайлагач, үз алдыма  проблемалы сорау куйдым: исемнәрнең мәгънәсен белү кирәкме?  Әлбәттә , белергә кирәк.  Исем кушу, исемнәрнең мәгънәсен белү-һәр заман өчен актуаль проблема. Чөнки, без тугач та, әти-әниебез безгә матур исем бирә, бу исем безнең белән бергә еллар буена атлый. Үзебезнең исемебезне горуланып әйтерлек булсын иде. Теманы ачыклау максатыннан   “Исем- матурлыкка омтылу  ул “, “ Исем – халыкның милли йөзе”, “.Нәрсә соң ул исем? “Безнең гаиләдәге исемнәргә нинди мәгънә салынган?  дигән бүлекләр алынды.

Мин бу фәнни-тикшеренү эше өстендә эшләп, кешенең исеме мәгънәле икән, ул матур яңгырашлы, горурланып йөрерлек булуын һәм исемнең кеше тормышында зур роль уйнавын аңладым.Бу фикерне сыйныфыбызда укыган башка милләттән булган  иптәшләремә дә җиткерергә, алар да үз исемнәренең һәм гаиләләрендәге кешеләрнең исемнәренең мәгънәләрен белсеннәр, мин бу хакта аларга аңлатырга тиеш дигән нәтиҗә ясадым.  Хәтта укытучым белән дә киңәшләштем. Киләсе проект эшебездә сыйныфта укучы дусларымның исемнәренең мәгънәрен ачыкларга тырышачакбыз.

Бу хезмәтне укыгач, дусларымның барысы да  үз исеменең мәгънәсе белән кызыксыныр, белер һәм исеменә тап төшермәслек итеп яшәргә тырышыр дип ышанам. Димәк,һәрбер ата-ана баласына лаеклы исем кушарга , ә без- балалар- шул исемне аклап гомер итәргә бурычлы. Шуны онытмасак иде!

Файдаланылган әдәбият

1.Гомәр Саттаров “Исемең матур, кемнәр куйган”. Казан, “Раннур” нәшрияты,1989 ел.

2. Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?” Казан, “Раннур” нәшрияты,1998 ел.

3. Ф. Фасеев. “Сезнең исемегез нәрсә аңлата?”  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

4.Интернет чыганаклар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...