Дәрес планы "Фразеологик әйтелмәләр"
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
8 сыйныф,рус төркеме
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
Максат: 1. Укучыларга фразеологик әйтелмәләр турында рус теле белән чагыштырып мәгълүмат бирү.
2. Сүз байлыгын арттыру. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә кулланырга ирешү.
3. Укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Ф.С.Сафиуллина “Татарча-русча фразеологик сүзлек”, Н.Исәнбәт “Татар теленең фразеологик сүзлеге”, компьютер, проектор, тест сораулары язылган битләр, дәреслек, фразеологизмнар язылган карточкалар.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә дә.
-Рәхмәт!
Хәерле булсын безнең дәресебез!
Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!
- Төп өлеш. Яңа тема аңлату.
-Дәресебезнең девизы: “Җиң сызганып эшләргә!” (слайд)
-Укучылар, бу җөмләне ничек аңлыйсыз?
-Работать засучив рукава. Т.е. работать старательно, хорошо, плодотворно.
-Димәк, дәрестә бик тырышып, актив, нәтиҗәле эшләргә тиеш буласыз.
-Укучылар, “Работать засучив рукава” чем является в речи?
-Фразеологизмом.
-Әйе, дөрес. Бүгенге безнең темабыз да “Фразеологизмнар” дип атала. (слайд)
-Фразеологизмнар турында сез рус теле дәресендә 6нчы сыйныфта танышкансыз.
(Бер укучы рус телендә фразеологизмнар турында сөйли.)
Фразеологизм – это устойчивое сочетание слов, используемое для называния отдельных предметов, признаков, действий. Лексическое значение фразеологизм имеет в целом, например, бить баклуши - «бездельничать»; за тридевять земель - «далеко».
- Әйе, укучылар. Татар телендә дә фразеологизмнар – таркалмый торган сүзтезмәләр. “Фразеологизм” сүзе (грекча phrasis-тәгъбир (выражение), logos-өйрәнү (изучение) дигәнне аңлата. Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Алар үзгәрмиләр һәм сөйләмдә әзер килеш кулланылалар. Фразеологизмны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин.
Ул куян йөрәк булып чыкты. ( куян йөрәк – трус)
Татар теленнән бишле билгесе алганнан соң, аның авызы колагына җиткән иде. (авызы колагына җиткән – радостный, счастливый)
Шәһәрдән кайткан абыйсының кесәсе калын иде. (кесәсе калын – богатый) (слайд)
- Укучылар, кеше үз сөйләмендә фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә уңышлы (успешно) файдаланса, аның фикере башкаларга тизрәк һәм җиңелрәк аңлашыла. Әйдәгез әле, слайдка карыйк. (слайд). Фразеологизмнар нинди булалар икән?
- Фразеологизмнар тотрыклы була.
- Сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.
- Алар бербөтен мәгънәне (единое значение) аңлата.
- Күчерелмә мәгънәдә (в переносном значении) булалар.
- Җөмләнең бер кисәге булалар.
- Аларны бер сүз белән алаштырып була.
3) Укучыларның фразеологик берәмлекләрне рус телендә нинди дәрәҗәдә белүләрен ачыклау.
- Хәзер, укучылар, мин сезгә слайдлар күрсәтәм, ә сез русча нинди фразеологизмны аңлатканын әйтергә тиеш буласыз. Татарчага бер сүз ярдәмендә тәрҗемә итерсез. (слайд)
Мотать на ус. – Истә калдыру.
Выйти из себя. – Ачулану.
Тянуть кота за хвост. – Вакытны сузу.
Держать слово. – Сүздә тору.
Вложить сердце. – Күңел бирү.
Сесть в калошу. – Уңайсыз хәлдә калу.
Водить за нос. – Алдау.
Вставлять палку в колеса. – Комачаулау.
Заткнуть за пояс. – Ис җибәрү.
Глаза на мокром месте. – Елау.
Брать быка за рога. – Иң мөһим нәрсәдән башлау.
4) Кагыйдәләр белән танышу. (слайд)
- Рус һәм татар телләрендә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалар.
Борын төбендә генә. – Под носом.
Колагын торгызу. – Навострить уши.
Кул селтәү. – Махнуть рукой.
Баш вату. – Ломать голову.
Теше тешкә тимәү. – Зуб на зуб не попадает.
Борын күтәрү. – Задирать нос.
- Фразеологизмнар ничек барлыкка килә соң?
А) Аларның бай чыганагы халык сөйләме: мөгезсез сыер, куркак куян, карт төлке, сатлык җан;
Б) Фразеологизмнарның кайберләре төрле әкиятләрдән алынган: су анасы, кәкре кенны төрәткән;
В) Татар телендә рус теленнән дә кергән фразеологизмнар бар: делать из мухи слона – чебеннән фил ясау, в семье не без урода – гаилә имгәксез булмый, золотые руки – алтын куллар.
III. Алган белемнәрне актуальләштерү.
- Г.Әхмәтованың “Мин көнне ничек үткәрдем” дигән шигырен уку һәм анда бирелгән фразеологизмнарны табып, дәфтәргә язу. Беренче группага аларны татарча-русча фразеологик сүзлекләр ярдәмендә русчага тәрҗемә итү. Икенче группага – Н.Исәнбәтнең “Татарча фразеологик сүзлеге” ярдәмендә аларның мәгънәсен аңлатып язу.
(Фразеологизмнардагы фигыльләрне исем фигыльгә үзгәртеп язу).
Мин көнне ничек үткәрдем?
Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.
Урын-җирне дә җыймыйча,
Мәктәпкә китеп бардым.
Борыным салынган иде,
Очрады, ярый, җан дустым.
Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым.
Без икәүдән – икәү генә –
Яттан шигырь сөйләп бардык.
Көне буе баш күтәрми,
Җиң сызганып белем алдык.
Судан коры чыктым бүген:
Сорадылар – җавап бирдем.
Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйли белдем.
Тел очында торган җавап,
“Эһ” дигәнче, башка килде.
Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.
Башым күккә тия язды,
Борын күтәрмәдем ләкин.
“5” ле алгач, кәеф яхшы,
Ал да гөлгә әйләнде көн.
Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.
Бөтен савыт-сабаларны
Ялт иттерде үскән улы!
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
Бармакка бармак сукмау – палец о палец не ударить
сул аяктан тору – встать с левой ноги
борын салыну – вешать нос
җан дус – закодычный друг
күңел күтәрелү – поднять настроение
икәүдән – икәү – один на один
баш күтәрү – не поднимая головы
җиң сызганып – засучив рукава
судан коры чыгу – выйти сухим из воды
сүзгә кесәгә кермәү – за словом в карман не лезть
тел очында тору – вертеться на языке
“Эһ” дигәнче – в два счета
сүзне сүзгә ялгамау – двух слов не может связать
баш күккә тию – касаться головой до неба
борын күтәрмәү – не задирать нос
ал да гөл – все прекрасно
очып кына кайту – прилететь на крыльях
уң кул – правая рука
ялт иттерде – сверкнуть
шайтан аяк сындырырлык – сам черт ногу сломает
трай тибү – бить баклуши
гөл иттерү – сделать прекрасно
- “Малайның көне ничек үткән?” дигән сорауга җавап бирү.
- Йомгаклау.
- Тест эшләү. (Аерым битләрдә язылган тест сорауларын һәрбер укучыга тарату. Эшләгәннән соң, бер-берсенең җавапларын слайдта язылган җаваплар буенча тикшерү, бәяләү).
- Баш әйләнә –
а) голова идет кругом;
б) даю голову на отсечение;
в) ломать голову.
- Кулга кул тотынып -
а) горит в руках;
б) сидеть сложа руки;
в) рука об руку.
- Борын салындыру –
а) задирать нос;
б) вешать нос;
в) зарубить на носу.
- Телеңне йотарсың –
а) язык чешется;
б) язык проглотишь;
в) язык заплетается.
- Авызына су капкан –
а) воды не замутить;
б) воды в рот набрал;
в) водой не разольешь.
- Бармак аша карау –
а) смотреть сквозь пальцы;
б) вокруг пальца обводить;
в) пальчики оближешь.
- Йөрәк туктап калу –
а) сердце не лежит;
б) с легким сердцем;
в) сердце замирает.
- Башта җил уйнау –
а) посыпать голову пеплом;
б) ветер в голове;
в) хвататься за голову.
- Уртак тел табу –
а) распускать язык;
б) тянуть за язык;
в) найти общий язык.
- Кул җитми –
а) не покладая рук;
б) руки не доходят;
в) рука не поднимается.
- Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.
- Өйгә эш.
I вариант. – дәреслектәге 8 нче күнегү, 96 нчы бит (фразеологизмнарны тәрҗемә итәргә).
II вариант. – фразеологик берәмлекләр кулланып, “Минем бер көнем” дигән темага хикәя язып килергә. (фразеологизмнар язылган карточкаларны һәрбер укучыга тарату).
Иртән өйдә (сул аяктан тору, кул бармау, кулдан килү, кул арасына керү, кул кушырып утыру). Мәктәпкә бару (җан дусты, кул кысу, икәүдән икәү, кулга-кул тотынып). Мәктәптә (җиң сызганып, баш күтәрми, баш вату (баш кату), башы күккә тию, борын күтәрү, борын салындыру, тел очында тору, судан коры чыгу, сүз эзләп кесәгә кермәү, сүзгә-сүз, биш бармакны белгән кебек, чәчләр үрә тору, ал да гөл). Мәктәптән соң өйдә ( шайтан аягын сындырырлык, бармакка бармак сукмау, “эһ” дигәнчә, уң кулы, башыннан ахырына кадәр, җан дусты, уртак тел табу, сүз артыннан сүз чыгу, сүз белән тамак туймас, сүз белән сыйлау, трай тибү). Урамда (адым саен, уемда да булмау, шайтан да булмас). Кич өйдә (чәчләр үрә тору, чебеннән фил ясау, кул селтәү, уртак тел табу, сүз бирү, теш күрү). | Иртән өйдә (сул аяктан тору, кул бармау, кулдан килү, кул арасына керү, кул кушырып утыру). Мәктәпкә бару (җан дусты, кул кысу, икәүдән икәү, кулга-кул тотынып). Мәктәптә (җиң сызганып, баш күтәрми, баш вату (баш кату), башы күккә тию, борын күтәрү, борын салындыру, тел очында тору, судан коры чыгу, сүз эзләп кесәгә кермәү, сүзгә-сүз, биш бармакны белгән кебек, чәчләр үрә тору, ал да гөл). Мәктәптән соң өйдә ( шайтан аягын сындырырлык, бармакка бармак сукмау, “эһ” дигәнчә, уң кулы, башыннан ахырына кадәр, җан дусты, уртак тел табу, сүз артыннан сүз чыгу, сүз белән тамак туймас, сүз белән сыйлау, трай тибү). Урамда (адым саен, уемда да булмау, шайтан да булмас). Кич өйдә (чәчләр үрә тору, чебеннән фил ясау, кул селтәү, уртак тел табу, сүз бирү, теш күрү). | Иртән өйдә (сул аяктан тору, кул бармау, кулдан килү, кул арасына керү, кул кушырып утыру). Мәктәпкә бару (җан дусты, кул кысу, икәүдән икәү, кулга-кул тотынып). Мәктәптә (җиң сызганып, баш күтәрми, баш вату (баш кату), башы күккә тию, борын күтәрү, борын салындыру, тел очында тору, судан коры чыгу, сүз эзләп кесәгә кермәү, сүзгә-сүз, биш бармакны белгән кебек, чәчләр үрә тору, ал да гөл). Мәктәптән соң өйдә ( шайтан аягын сындырырлык, бармакка бармак сукмау, “эһ” дигәнчә, уң кулы, башыннан ахырына кадәр, җан дусты, уртак тел табу, сүз артыннан сүз чыгу, сүз белән тамак туймас, сүз белән сыйлау, трай тибү). Урамда (адым саен, уемда да булмау, шайтан да булмас). Кич өйдә (чәчләр үрә тору, чебеннән фил ясау, кул селтәү, уртак тел табу, сүз бирү, теш күрү). |
Мин көнне ничек үткәрдем?
Г.Әхмәтова
Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.
Урын-җирне дә җыймыйча,
Мәктәпкә китеп бардым.
Борыным салынган иде,
Очрады, ярый, җан дустым.
Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым.
Без икәүдән – икәү генә –
Яттан шигырь сөйләп бардык.
Көне буе баш күтәрми,
Җиң сызганып белем алдык.
Судан коры чыктым бүген:
Сорадылар – җавап бирдем.
Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйли белдем.
Тел очында торган җавап,
“Эһ” дигәнче, башка килде.
Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.
Башым күккә тия язды,
Борын күтәрмәдем ләкин.
“5” ле алгач, кәеф яхшы,
Ал да гөлгә әйләнде көн.
Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.
Бөтен савыт-сабаларны
Ялт иттерде үскән улы!
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү. Теманың...
Фразеологик әйтелмәләр
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү. 2. Укучыларның тел...
Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе
Бу дәрестә Акъәбинең үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә. Буыннан -буынга бирелә торган изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...
Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе
Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...