Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.
план-конспект урока (6, 7, 8, 9, 10 класс)

Садриева Алия Габдулловна

“Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы (1972-2015)

Радик Фәизовның тууына 85 ел уңаеннан төзелде, 2014 елда  Дусым мәдәният йортында зур очрашу үткәрелде. Шигырьләрне куллануда авторлык хокуклары саклануы сорала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon radik_fizovka_bagyshlangan_kich.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы
Күәм урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
 
Садриева Алия Габдулла кызы

Әдәби кичә темасы:

“Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”

Сценарийдагы шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы (1972-2015)

Радик Фәизовның тууына 85 ел уңаеннан төзелде, 2014 елда Дусым мәдәният йортында зур очрашу үткәрелде.Шигырьләрне куллануда авторлык хокуклары саклануы сорала.

“Тәфтиләү” көе яңгырый. (Слайд №1 – Язучының фотосы, “Олы йөрәкле, гаҗәеп талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы язуы).

 Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Бүген без олы йөрәкле, гаҗәеп талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тормыш һәм иҗат юлын барларга җыелдык.

1 нче укучы.

Менә ямьле май ае да җитте,

Бар табигать яшел хәтфәдә.

Күңел никтер моңсу, тургайларым

Моңлы җыруларын әйтсә дә. (Слайд №2)

2 нче укучы

Моңсу, чөнки безнең арабызда

Юк шул бүген газиз язучы.

Әле сентябрьдә бергә идек,

Шул көннәргә, әйдә, кайтыйкчы? (Слайд №3)

3 нче укучы

Музей ачтык монда шау-гөр килеп

Дусымлылар кайнар котлады.

Язучылар Казаннардан кайтып,

Хезмәтләрегезне мактады. (Слайд №4)

4 нче укучы.

Нихәл итик, бүген Сез торасыз

Безнең иркен күңел түрендә.

Иҗатыгыз аша сикәлтәле,

Олы тормыш юлы күренә. (Слайд №5)

5 нче укучы.

(Тальян гармунда талгын гына авыл көе яңгырый. Слайд №6. Борынгы Дусым авылы күренеше )

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Дусым диләр,

Сиксән еллап элек монда искән илһамлы җилләр.

Хәбибрахман ага белән Зәкия апаны куандырып,

Туа Радик атлы бала, күршеләрне сокландырып.

Радик Фәизов 1931 елны табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында, 15 нче майда, чишмә-инешләргә, болын-кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылында дөньяга килә. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.

6 нчы укучы. Слайд №7.

Хәрби хезмәт юлын узгач, төрле җирдә үзен сыный.

Һәр урында аралаша, белем туплый, фикер җыйный.

1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, төрле җирләрдә – саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли.

 7 нче укучы. Слайд №8-9.

Унбер елы гаилә белән уза читтә – “Магнитка”да.

Беркайда да сынатмый ул, нинди эшкә тотынса да.

1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе булып та эшли.

Туган якның эчкән суы торган саен сагындыра,

Ни әйтсәң дә, татар халкы үзебез өчен ягымлырак.

Алтмыш биштә Арчаларга төпләнәләр кайтып алар.

Радик ага туплап кайткан хатирәләр, вакыйгалар.

1 нче укучы. Слайд №10.

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Һәм башлана язучының иҗатының олы юлы.

Язмалары кайчак сихри вакыйгалар белән тулы.

Укытучы. Слайд №11. Р. Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты.

 Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты. Мәктәптә укыганда шигырьләр язу белән мавыккан егет хикәяләр остасына әйләнә. 1965-1968 елларда хикәяләре тупланган өч китабы басылып чыга. Безнең туган төбәгебездә, районда яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүе – зур батырлыктыр ул. Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Ике әни” повесте, “Әнием куллары” хикәясен иҗат итә. Укучылар, әйдәгез, “Әнием куллары” хикәясеннән өзек тыңлап үтик. (“Адымнарым” китабы, 242 бит)

2 нче укучы. Безнең талантлы язучыбыз Радик абыйның гамьсез, күңелле балачагын йөрәкләрдә уелып, җаннарны телгәләгән сугыш, миһербансыз сугыш урлаган. Шушы кырыс елларның каһәрле төннәрен, ачлы-туклы, ялангач көннәрнен ачы мизгелләрен без укучыларга барып ирешердәй үтемле итеп язылган “Яшьлек юллары” повесте аерым бер урын алып тора. Анда сугыш елларының кырыс чынбарлыгы, зурлар белән беррәттән, балалар һәм үсмерләрнең дә авыр сынауларга дучар булулары тасвирлана. Ә инде “Адымнарым” исемле автобиографик повестьлар җыентыгына кертелгән “Шәм” хикәясе утлы еллар кайтавазы булып әле дә яңгырый кебек. “Шәм” хикәясеннән өзек.

3 нче укучы. Слайд №12-15.

Кырык биш ел - иҗат агачы татлы җимешләрен бирә,

Хөкүмәтебез аны зурлый олы хезмәтенә күрә,

Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирә.

4 нче укучы. Слайд №16-18. “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында Радик абыйның бик күп мәкалә, очерклары бастырылып килде. Радик абый тормышның иң кайнар проблемалары турында үз сүзен, үз фикерен җиткерергә омтылып яшәде. Шул ук вакытта аның иҗаты юмор-сатира белән дә тыгыз үрелгән: фельетон, мәзәкле кыска хикәяләр остасы да булды ул. Аның безгә “Хыялый”, “Йомыкый” кебек фельетоннары яхшы таныш. (Р.Фәизовның бүрек вакыйгасы видеоязмасын карау).

“Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.” – слайдта языла.

5 нче укучы. Слайд №19-20.

 Укыган саен укыйсы килеп, тиз укылып, гади тел белән тасвирлануы белән аерылып тора Радик абыйның әсәрләре. “Үткән гомер – янган күмер”, “Тәңре хөкеме” әсәрләрендә табигатьне җәберләү, җир шарындагы бик зур һәлакәт булуы, анда очраклы рәвештә генә берничә кешенең исән калуы турында ачык тасвирлана. Ә инде “Ак каз” китабы – өченче меңьеллык башында басылып чыккан яңа китап.
Җыентык шул исемдәге повесть белән ачыла. Таһирҗаннар гаиләсенең “зур, гайрәтле бәбкәләрен хәсиятләп үстерә торган ак каз”ын язучыбыз, өлкән әдипләргә генә хас булган шундый бер җылылык, сагышлы мәхәббәт белән сурәтли ки: безнең күз алдында каз үзе дә җанлы булып гәүдәләнә, хәтта без аның бик ерактан тавышын да ишетәбез кебек. Ниндидер иркенлеккә, сафлыкка чакыру авазын.
Әйе, гомерләр узган саен балачакның яшел чирәмнәрен, яшьлекнең хисле мизгелләрен, туган якның саф һавасын, нәни колынын һәм , ниһаять, ак казларын уйлап кабаттан еракта, бик еракта калган сабый чакка әйләнеп кайтасың. Тынгысыз күңел, чуарланган йөрәк һаман да нидер көтә, өмет итә.

Җыр: “Мәтрүшкәләр”. 

6 нчы укучы. Слайд №21-22.

Җыентыкта әдипнең “Телсез”, “Көнбагыш чәчәкләре”, “Гөли” кебек һәркемне сокландырган, тирән мәхәббәт белән сугарылган хикәяләрен бер генә җөмлә белән кеше җанына үтәрдәй итеп сурәтләргә дә мөмкин түгел. Аларның һәркайсын укырга, үз күңелең аша үткәрергә кирәк. Тумыштан чукрак – телсез булып, ләкин бик тә чибәр, яхшы күңелле Хәйдәрнең Сәгыйдә исемле яшь киленгә гыйшкы шундый саф һәм җылы итеп сурәтләнгән.

7 нче укучы.

Ә инде үзе 15-16 яшькә җитеп тә ... акылы нарасыйлыктан чыкмаган Гөли дә хикәядә ышанучан, миһербанлы кыз итеп чагылдырыла. Аның да көтүче егет Рәсимгә булган мәхәббәте чын һәм самими. Ләкин аларның мәхәббәтләре өметсез. “Көнбагыш чәчәкләре” хикәясендәге Сәүбән белән Сәрияләрнең мәхәббәте мәктәп бусагасыннан башлана.

Укытучы.

Кайсын гына алсаң да, чын һәм кабатланмас бу хикәяләрне кат-кат кулга алып укыйсы килә. Гыйбрәтле, күпләребезгә сабак алыр өчен укырлык.

 Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.

1 нче укучы. Слайд №23-24.

Туган көндә искә алып авылдашлар клубка килә,

Зур горурлык хисе белән атлап музеена керә.

2 нче укучы. Слайд №25-26.

Һич онытмас халкым бу талантлы

Үзенең улын Радик исемле.

Чөнки иҗатында олылаган

“Авылдаш”ның горур исемен.

3 нче укучы. Слайд №27-28.

Дусымнарга кайтып дуслар беркөн

Керсәгез сез шушы музейга.

Туры килер узган гасырдагы

Хезмәт дөньясына чумарга.

Һәр дусымлы горурлана ала

Чыкканы белән шушы авылдан.

Барганына Радик Фәизовның

Дан җырлаган хезмәт юлыннан.

Укытучы.

Укучылар, менә без Радик ага Фәизовның үзенчәлекле тормыш юлы турында күпмедер мәгълүмат тупладык. Хәзер сезгә аның әсәрләрен укырга һәм аның кебек данлы хезмәт юлына лаеклы шәхесләр булып үсәргә һәм яшәргә генә кала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Әдәби кичә. Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты.

Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  Фәизов Радик Хәбибрахман улының тормыш юлы һәм и...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...