А.Гыйләҗевның “Яра” әсәрендә романтизм һәм реализм үрелеше
учебно-методический материал (11 класс)

Каченова Луиза Сабирзяновна

Аяз Гыйләҗевнең “Яра” драмасында социаль, фәлсәфи, әхлакый проблемаларны  ачуда сәнгатьчә чаралар. Романтизм һәм реализм принциплары чагылышы

Скачать:


Предварительный просмотр:

   

Эчтәлек

Кереш....................................................................................................................3

Беренче бүлек. А.Гыйләҗев иҗатында  драматургиянең тоткан урыны.................................................................................................................5

Икенче бүлек. “Яра” драмасында социаль, фәлсәфи, әхлакый проблемаларны  ачуда сәнгатьчә чаралар. Романтизм һәм реализм принциплары чагылышы…………………...................................................................................10

Йомгак...............................................................................................................20

Әдәбият исемлеге..............................................................................................23

Кереш

Аяз Гыйләҗев иҗаты норматив идеология кысаларында үсте, шуңа да карамастан язучы тормышны дөрес чагылдырды. “Әдипнең  “Качак”(1959), “Берәү”(1959), “Өч аршин җир”(1962) кебек беренче әсәрләре үк тәнкыйтьне тирән шөбхәгә салды”,[1] - дип язды  тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин. Тора-бара язучы партия алга сөргән лозунгларның дөреслеген, без табынган идеалларның изгелеген шик астына алган әсәрләр язды. Шул чордагы әдәбият иске тормыш күренеше, капитализм калдыгы дип раслап килгән гарип күренешләрнең (икейөзлелек, әхлаксызлык, имансызлык, эчкечелек, караклык, һ.б.) байтагын совет чынбарлыгы үзе тудырды дип барды. Коммунистик диктатура һәм шәхес, социализм һәм гаделлек кебек мәсьәләләр А.Гыйләҗев иҗатында төп урынны алды. Татар әдәбиятына язучының алып килгән  иң зур яңалыгы шул иде.[2]

Бүгенге көндә - алда әйтелгән гарип күренешләр тагы да кискенләшкән чорда, язучы күтәргән проблемалар аеруча актуаль яңгырый. Шуңа күрә әдип иҗатын өйрәнү дә актуаль. 

Язучының  күбрәк прозасы өйрәнелгән (Ә.Сәхапов), ә драматургиясенең кайбер яклары гына тикшерелгән ( А.Әхмәдуллин).

 Курс эшебездә драматургның  “Яра” драмаласын  тикшерүне максат итеп куйдык. Бурычларыбыз - әлеге драмада күтәрелгән мәсьәләләрне ачыклау,  алардагы яңалыкны, сәнгатьчә чараларны барлау, романтизм, реализм принципларын күзәтеп, нәтиҗәләр чыгару.

Тикшерү объекты итеп без язучының матбугатта бәхәсләр уяткан, яңалык алып килгән “Яра” әсәрен алдык. Курс эшен башкарганда күбрәк А.Әхмәдуллин, Ә.Закирҗанов, Т.Галиуллин хезмәтләренә таяндык.

“(...) язучының хыялы, олы мөнәсәбәтләргә, биеккә, яктыга омтылган идеалы бар. Идеал - караңгы, түбән тормышны алга әйдәп баручы изге көч. А.Гыйләҗев үткән, бик борынгы, мәҗүси чорларда яшәгән кешеләр арасындагы яшәеш кануннары һәм киләчәктә тууы мөмкин булган мөнәсәбәтләрне үзенең хыялы белән берләштереп, шуларның синтезы итеп, татар прозасының иң уңай каһарманнарыннан берсен - Акъәбине - Бибинурны иҗат иткән. Башка әсәр язмаса да, «Җомга көн кич белән» повесте белән генә дә А.Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде.

Әйтергә кирәк, язучының һәр әсәрендә диярлек каһарманнар ачык һәм калку, рельефлы тасвирлана. Урталыкта буталып калган, камыры пешеп җитмәгән (аморф) затларны ул өнәми, сурәтләгәндә дә сатира боҗрасына ала. Геройларының фигыле, менәзе авторның үз холкыннан, дөньяны һәм рухи халәтне шәхси аңлавыннан юл ала торгандыр,”[3]– дип язды Т.Галиуллин А.Гыйләҗев каһарманнары турында. Без драматург тудырган яңа геройларга, яңа темаларга тукталуны кирәк таптык һәм хезмәтебезнең структурасы түбәндәгечә билгеләнде: беренче бүлектә  А.Гыйләҗев иҗатында  драматургиянең тоткан урынын билгеләдек, гомумән иҗатына күзәтү ясадык.  Икенче бүлек  “Яра” драмасында социаль, фәлсәфи, әхлакый проблемаларны  ачуда сәнгатьчә чаралар. Романтизм һәм реализм принциплары чагылышы” дип исемләнде.

 Курс эшебез кереш өлештән, ике бүлек, йомгак өлешеннән тора. Ахырда кулланылган әдәбият исемлеге китерелде.

Беренче бүлек

А.Гыйләҗев иҗатында  драматургиянең тоткан урыны

Күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы. Тукай һәм Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Аяз Гыйләҗевнең иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше булып тора.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районындагы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Ул 1945 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый, берникадәр вакыт авылда, районда эшли һәм 1948 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аяз студентлык елларында ук хөр фикерлелеге, үз карашларын ачык һәм принципиаль яклаучы буларак таныла. Бу хәл кайберәүләргә ошап бетми — алар төрле әләкләр ярдәмендә егетнең университеттан куылуына һәм иркеннән мәхрүм ителүенә ирешәләр. 1950 елның мартыннан 1955 елның августына кадәр Аяз Гыйләҗев кыен сөргенлек шартларында ташчы, бетончы, бригадир һәм десятник булып эшли. Әлбәттә, биредә күргәннәре-кичергәннәре әдипнең язылачак әсәрләре өчен бай тормыш материалы рәвешендә генә чагылып калмаячак. Әлеге чорның язучы иҗатының юнәлешен-рәвешен билгеләүдәге әһәмияте еллар үткән саен тагын да ачыклана төшә. Моның шулай икәнлеген гасыр ахырында дөнья күргән күләмле әсәрләре дә раслап тора, мәсәлән, «Балта кем кулында?» (1989) һәм «Йәгез, бер дога!» (1993) романнары.

Казанга әйләнеп кайткач, Аяз Гыйләҗев университетта укуын дәвам иттерүгә ирешә, аны уңышлы рәвештә тәмамлап чыга. 1957—1961 елларда Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян», «Азат хатын», «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында эшли, 1961—1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый, шуннан соң ул әдәби иҗат эше белән язучы-профессионал сыйфатында шөгыльләнә.[4]

      А.Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык елларында ук башлана — «Ян, учагым, ян!» исемле лирик рухтагы беренче хикәясе 1948 елда дөнья күрә. Шулай да аның актив иҗат эшчәнлеге беркадәр соңрак — 1956 елда башлана. Илленче еллар ахырында ул күп санлы хикәяләр, публицистик мәкаләләр иҗат итә.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда А.Гыйләжев повестьлар авторы, шулай ук заманның катлаулы якларын чагылдырган, кискен вакыйгаларга корылган, психологик яктан бай драма әсәрләре остасы буларак таныла. Аларның күбесе Татарстан театрлары сәхнәләрендә уңыш белән барды. «Җиз кыңгырау» (1960), «Киек каз юлы» (1960), «Көзге ачы җилләрдә» (1961), «Яланаяклы кыз» (1964), «Җиргә тапшырылган серләр» (1967), «Сары чәчәк ата көнбагыш» (1974), «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» (1975), «Кара күзле кызлар» (1975), «Хушыгыз, тургайлар» (1978), «Әгәр бик сагынсаң» (1980), «Шикәрем син, балым син» (1981), «Әткәй җырлый да, җылый да» (1982), «Ефәк баулы былбыл кош» (1982) пьесалары буенча куелган спектакльләрне тамашачы бик яратып кабул итте.

Шулай да аеруча зур казанышларга А.Гыйләҗев проза өлкәсендә иреште. «Тәрәзәләр» (1960), «Үги ана яфраклары» (1964) хикәяләре, «Дүртәү» (1958), «Берәү» (1959), «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Урталыкта» (1969), «Кызлар язган хатлар» (1971), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Күзгә-күз» (1975), «Мең чакырым юл» (1978), «Җомга көн кич белән» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1980), «Яра» (1988) повестьлары, «Урамнар артында яшел болын» (1969), «Балта кем кулында?» (1989), «Йәгез, бер дога!» (1995) романнары әдипнең бу өлкәдәге иҗат колачын, идея-тема диапазонын, стиль үзенчәлекләрен һәм төсмерләрен билгеләргә мөмкинлек бирәләр. Бу әсәрләрдә кешеләрнең катлаулы язмышлары, рухи дөньялары бүгенге тормыш чынбарлыгының иң мөһим мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә карап үтелә, әдәби сурәтләр ярдәмендә анализлана. [5]

Әдипнең күп әсәрләрендә туган як, туган җир, туган авыл, аның гаделлеккә нигезләнгән тәртипләре, гореф-гадәтләре, әхлакый кануннары — шуларга тугрылыклы булып кала белү мәсьәләләре күтәрелә, геройларның кем икәнлекләре дә ахыр чиктә шул кануннар, шул кагыйдәләр белән үлчәнә. Дөрес, бу хәл татар әдәбияты өчен бигүк яңа күренеш түгел иде. Әмма мәсьәләнең куелышы-чишелеше һәм геройлар язмышының яктыртылышы А.Гыйләҗев әсәрләрендә беркадәр башкача.

Аяз Гыйләҗев үзен эзләнүчән һәм үзенчәлекле драматург буларак та танытты. Иҗатының буеннан-буена драматург А.Гыйләҗев кеше шәхесен анализлау һәм бәяләүгә дикъкать итә, аны бигрәк та кешеләр аңындагы һәм психологиясендәге яңалык белән искелек бәрелеше кызыксындыра. «Киек каз юлы», «Көзге ачы җилләрдә», «Җиргә тапшырылган серләр», «Эңгер-меңгер» кебек пьесаларда автор геройларның күңел дөньяларына тирәнрәк үтеп керергә, аларның каршылыклы уй-кичерешләрен нигезләбрәк ачарга тырыша. Мәсәлән, «Киек каз юлы»нда озак еллар үзен коллективтан өстен куеп, аның белән исәпләшмичә яшәргә күнеккән Хәллә Бадамшинны көннәрдән бер көнне директорлыктан алалар. Бу хәлне ул ачы фаҗига рәвешендә кабул итә. Әмма шундый кыен вакытта моңа кадәр үзенә кире карыйлар кебек тоелган хезмәттәшләре аңа ярдәм кулын сузалар. Иптәшләренең җылы мөнәсәбәте геройны яңадан тудыргандай итә һәм ул бер хакыйкатьне аңлый: кешеләргә якынайганда гына, алар белән бер һаваны сулап, бер икмәкне бүлешкәндә генә, син кешеләрнең нинди олы җанлы, гадел, киң күңелле һәм төрле-төрле икәнлеген күрәсең.

Алтмышынчы еллар ахырына таба А. Гыйләҗев драматургиясендә яңа сыйфатлар формалаша.

Әдәбият белгече, галим А.Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, “Ул үзенең элекке принцибына — иҗатында конкрет хәлләрдән, күбрәк көнкүрештән чыгып фикер йөртүгә тугрылык саклаган хәлдә хәзер инде реаль чынбарлык фактларын заманның тагын да мөһимрәк социаль-әхлакый проблемаларын анализлауга да юнәлтә”.[6]

Пьесаларының күпчелегендә өстә генә яткан тышкы конфликт юкка чыга, персонажлар традицион уңай һәм тискәрегә сирәгрәк бүленә башлый. Шуңа күрә җитди конфликт, нигездә геройларның күңелендә, эчке рухи дөньяларында күзәтелә.

Бу конфликтның эчтәлеген билгеләп,   Азат Әхмәдуллин болай дип язды: «Аяз Гыйләҗевнең күпчелек пьесаларында, кешедәге иң матур якларны якты дөньяга чыгару өчен, аларны һәрвакыт басып һәм каплап торырга тырышкан мещанлыкка: бүген тук, ләкин төссез тар тормышыннан риза булу, һич ни өчен дә янмау-көймәү, пошынмау кебек сыйфатларга каршы көрәш (...)алына».[7]

Бу елларда А.Гыйләҗевне күбрәк шәхеснең формалашуы, аңың рухи байлыгы яки ярлылыгы, кешенең туган туфрак, туган җир белән өзелмәс бәйләнеше кызыксындыра, чөнки болар булмаганда чын кеше турында сүз йөртеп булмый торгандыр.

«Җиргә тапшырылган серләр», «Китмәгез, тургайлар» һәм «Югалган көн» драмалары нәкъ менә кешенең туган җиргә береккәнлеге, рухи байлыгы, күңеленең юмартлыгы, туган як табигатенә табынып, аны яклау турында.

«Эңгер-меңгер» һәм «Хәдичәнең кече улы» кебек пьесаларында тынгысыз күңелле уңай геройларның тормышка җайлашып үзләре өчен генә яшәргә күнеккән бәндәләр белән көрәшләре күрсәтелә. А.Гыйләҗевнең рухи байлык белән рухсызлык арасындагы көрәшне чагылдырган пьесаларында ике тенденция ачыклана: берләрендә кешенең туган җире, аның халыкчан тамырлары белән бәйләнешен ачуга басым ясалса, икенчеләрендә геройның рухын имгәтүче мещанлык, гамьсезлек, ваемсызлык күренешләрен фаш итү өстенлек ала.

Хәзерге яшәешнең мораль-этик мәсьәләләрен актив яктырту белән беррәттән, А.Гыйләҗев драматургиясендә тарихи үткәннәрне тасвирлауга да зур урын бирелә. Болар «Сары чәчәк ата көнбагыш», «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз», шулай ук Альберт Яхин белән бергә язылган «Шамил Усманов» драмаларында да чагылыш тапты.

А.Гыйләҗев үзенең күп санлы тәнкыйть мәкаләләре белән дә танылды — алар һәрвакыт әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяталар, чөнки аларда әдәби-иҗтимагый тормыш белән бәйләнгән бик әһәмиятле һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә.

Гомумән алганда, кайсы гына өлкәдә иҗат итмәсен — әдип һәрвакыт тормыштагы катлаулы иҗтимагый күренешләргә, кызыклы һәм бигүк җиңел булмаган язмышларга йөз тота, аларны аңларга һәм реаль чынбарлыкта күрсәтергә алына. Бу омтылыш аны тапталмаган юллардан барырга, катып калган, искергән фикерләрдән баш тартырга, яңа, саф, мәгънәле чишелешләр эзләргә этәрә. Язучы төрле иҗат методларына мөрәҗәгать итә, бигрәк тә романтизм һәм реализм иҗат методлары үрелешен күзәтү кызыклы дип таптык.

Икенче бүлек

Яра” драмасында социаль, фәлсәфи, әхлакый проблемаларны ачуда сәнгатьчә чаралар. Романтизм һәм реализм принциплары чагылышы

Аяз Гыйләҗев повестена нигезләнеп, улы Мансур Гыйләҗев язган сценарий буенча сәхнәләштерелгән «Яра» спектакле 2004 елда Г.Камал исемендәге театрда уңыш белән барды.  Тамашачы хуплап каршы алган спектакльгә вакытлы матбугатта   бәяләмәләр дә дөнья күрде. Язмаларда, беренче чиратта, яшь режиссер Рамил Фазлыевның әлеге театрдагы дебютын югары бәяләү белән бергә, күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы, үткенлеге билгеләп үтелә. Шул ук вакытта артистлар уенында бераз ясалмалылык, «плакатлылык» булу да игътибардан читтә калмаган.[8] Л.Галимҗанова исә, төп рольләрне башкаручыларның яхшы уенын күрсәтеп: «Үз геройларының шәхси йөзен һәм характер үзенчәлеген оста сурәтләп, тулы канлы, олы җанлы образ тудырдылар»,— дип яза. [9] «Мәдәни җомга» журналисты М.Галиуллина проза әсәренең «сәхнә өчен оста яраклаштырылуын» билгеләп, спектакльнең уңышын коллективның максатчан эшләвендә һәм тамашачыга эмоциональ тәэсир итүдә күрә.[10] 

Галина Зәйнуллинаның кызыклы язмасында А.Гыйләҗевнең сәнгати фикерләвендә күзәтелгән үзгәрешләр үзәктә тора. Автор фикеренчә, әдип иҗатының нигезен тәшкил иткән туган җир кадере, аның тарту, үзенә сыендыру көче мотивы соңгы әсәрләрендә, шул исәптән «Яра» повестенда да үзгәреш кичерә. Иң куркыныч яра, җанның бетмәс авыртуы — бергәлекнең өзелүе дип күрсәтә ул. [11]

“Әдәбият-сәнгатьнең ачып, аңлап бетерү мөмкин булмаган бер серлелеге бар. Бу — аның кеше күңеленә ясаган йогынтысы, нәрсәгәдер илһамландыруы, сокландыруы яисә нәфрәт тудыруы һәм шуларга бәйле күптөрле уй-фикерләр уятуы. Чын сәнгать әсәре бервакытта да битараф калдырмый, күңел кичерешләрен кузгатып, яшәү һәм бәхет, үлем һәм үлемсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт, өмет һәм мәңгелек турындагы уйларга этәрә.”[12] – дип язды  Ә.Закирҗанов әлеге әсәрнең тәэсир итү көче турында.

 Чыннын да, «Яра»да вакыйга-хәлләр вакыты белән бөтен җанны биләп ала, геройлары кичергән язмышлар күз алдына килеп баса, аларның кайгы-хәсрәте кеше рухының бөеклегенә соклану һәм юану хисе белән алышына. Спектакльдәге вакыйгалар безне Бөек Ватан сугышы тәмамланган чорга алып китә. Халыкка никадәр бәла-каза, үлем-һәлакәт алып килгән канлы сугыш ил, халык йөрәгендә канлы яра булып укмаша. Пьесада әлеге фаҗиганең аерым шәхесләр язмышында ни рәвешле чагылуы, шулар аша әхлакый, социаль, фәлсәфи проблемалар бөтен тулылыгында укучы-тамашачы алдына куела.

Сценарий авторы М.Гыйләҗев һәм режиссер Рамил Фазлыев, композитор Рим Хәсәнов һәм рәссам Булат Ибраһимов әсәрне бер үзәккә туплап торучы сызлану фәлсәфәсенең асылын тирән аңлап эш итәләр.

Пәрдә ачылганда, Сөләйман карт (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Әюп) белән Зөләйха карчык (Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Алсу Гайнуллина) арба өстерәп сәхнәгә килеп керә. Әлеге арба, символик образ буларак, тормыш-яшәешне, карт белән карчыкның ялгызлыкта шактый авырлык белән гомер итүләрен аңлата. Аларның авыр хезмәттән, борчулардан арыган йөз-хәрәкәтләрендә уйчанлык, моңсулык, эчке кичереш чагылып сизелеп тора. Спектакль дәвамында без Сөләйман белән Зөләйха йөзендә бер генә тапкыр да елмаю-көлү, шатлану чаткылары күрмибез. Сугышка киткән уллары Габдулладан өч ел инде хат-хәбәр юк. Сугыш беткәнгә дә байтак вакыт үткән, кайтасы солдатлар да кайтып беткән. Ә ата белән ана көтә. Аларның уллары югалырга тиеш түгел, чөнки ул  -  ил-йорт терәге, ата-ананың өмете, ышанычы.

 Вакыйгалар барышында Габдулланы сагынудан, хәбәр булмаудан Сөләйман белән Зөләйха йөрәгендәге яра җан сыкравы булып ачыла. Халкыбызның иң матур сыйфатларын туплаган карт белән карчыкның сабырлыгы, күңел җәрәхәтен тышка чыгармыйча, йөрәктә саклый алулары өчен тамашачы алар хәсрәтен үз хәсрәте итеп күңеленә сала. Ата-ана өчен бала кайгысыннан да зуррак хәсрәт булмавын ачуны максат итеп куя автор. Әлеге фикердә А.Гыйләҗев повестена эпиграф итеп алган риваятьнең асыл мәгънәсе тагы да тирәнрәк ачыла: «Борынгы Болгарда дуамал аксөякләрнең берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр таяк хөкем кылган. Ата, улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып, йөз таякны алган. Улының аркасына беренче таяк төшү белән илереп кычкырып җибәргән. Җәзалауны тамаша кылырга яраткан аксөяк: «И адәм, йөз таякка түзгән идең, улыңа төшкән беренче таяктан ук нигә шулай кычкырасың?» — дип сораган. Адәм: «Тегеләре тәнгә төшкән иде, бусы нәкъ йөрәккә барып сукты бит, хөкемдар»,— дигән». Спектакльдә ата-ул мөнәсәбәтен ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә. Сөләйман картның һәр сүзе, һәр хәрәкәте тирәнтен уйланылган. Н.Әюп уйнавында ул ил агасы, авылның абруйлы карты. Авырлыкларга теш кысып түзәргә гадәтләнгән карт түбәнлекне, мескенлекне кабул итә алмый. Масаебрак сөйләшүче, бераз һавалы кордашы Мөхәммәтне дә үз урынына куя ала Сөләйман. Әмма бу һич тә Зөләйханың икенче планда калуын аңлатмый. Аларның үзара мөгамәләсендә татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, милли сыйфатлары чагылыш таба. Халкыбызда нәкъ менә ирне ир итү, зурлау, санлау, йорт хуҗасы, ил терәге итеп карау югары бәяләнгән. Ә.Закирҗанов язганча: “Зөләйханың беренче карашка шактый сәер тоелган «сиңа әйтәм!» дип эндәшүендә никадәр төсмер. Бу сүздә ирен кайгырту һәм зурлау да, шелтәләү һәм ышаныч та, сөенү һәм борчылу да, тагы әллә нинди хис-кичерешләр, теләк-карашлар ачыла. Мондый мөнәсәбәт озак еллар дәвамында бер тән, бер җан булып яшәгән, бер-берсен ярты сүздән, бер ымнан, күз карашыннан аңлаучы ир белән хатын арасында гына була аладыр. Тыштан күрсәтмәсә дә, кайгы-хәсрәттән, улы өчен борчылудан Сөләйманның үксеп-үкереп җылаган җанын бары Зөләйха гына   сизә, аңлый һәм вакытында ярдәмгә килә, тынычландыра. А.Гыйләҗев әлеге геройга юкка гына Зөләйха исемен бирмәгән. Г.Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендәге үз язмышын милләте язмышы иткән, җан, иман сафлыгын саклаучы, ата-бабадан килгән диненә тугры калуны үлемнән өстен күрүче Зөләйханың дәвамчысы ул. Спектакльдә Зөләйха карчык сабыр, тыйнак, олы җанлы, миһербанлы, ир таянычы булуы белән милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән олы характер итеп бирелә”.[13]

Улларының сугыштан кайтуын көтеп интеккән Сөләйман белән Зөләйха кебек җан җәрәхәтеннән газапланучылар ил тулы. Шулай да һәркемнең үз язмышы, үз хәсрәте, үз ярасы. Шундыйларның берсе — озак вакытлар хәбәрсез югалып торып туган авылына кайткан Шәкүр солдат (артист И.Хәйруллин). Кайчандыр мәктәптә физкультура укыткан төз-матур гәүдәле таза егет танымаслык булып үзгәргән. Аның гәүдәсе бөкрәеп, суырылып калган, сирәк чәчләре агарган, ике яңагында яра җөйләре. Өзек-өзек сөйләгән сүзләрендә ачы язмышы: «Плен яман! Плен! Плен әшәке! Качтык без аннан, Сөләйман абзый, пленнан дим. Ике түгел, өч качтым. Икесендә тотылдым. Эт итеп кыйнап, сул аяктан баганага асып куйдылар... Явыз ул немец, вәхшидән дә явыз... Әнекәчкенәм, ник тудырдың бу дөньяга дип кычкырасы килгән чаклар булды...» Француз партизаннарына кушылып, фашизмга каршы сугышкан батыр егетне сынауның тагы да зуррагы, куркынычы көтә. Туган ил туфрагына кайтып егылган элекке әсирләрне дошманга сатылуда яисә чит ил шпионы булуда гаеплиләр. Булмаган, белмәгән хәбәрләрне алу өчен җәзалаулар башлана. Шәкүрнең: «Немец хәтәр иде, болар алардан да хәтәррәк булып чыкты. (...) Чәчләрем картаеп коелмады, учма-учма йолкый торгач сирәкләнде... Шушы дукамент булмаса, исән калулар юк иде...» — дигән сүзләре меңләгән кешенең ачы язмышын күз алдына бастыра. Шул ук вакытта бу хәлләрнең булу мөмкинлеген акыл кабул итә алмый. Туган иле өчен кан койган солдатны сугыш яралары, кыйналу газаплары гына түгел, хаксызга рәнҗетелүдән, кимсетелүдән күңелендә калган яра күбрәк әрнетә. Ул инде — яшәү ямен, тәмен югалткан, күңеленә курку, шом сеңдерелгән, чыкмаган җаны гына калган кеше. Шәкүрнең һәр адымын куркып атлавы, әледән-әле як-ягына карануы тикмәгә түгел, бер атнадан егетне алып китәләр һәм ул шунда югала. Шул рәвешле Шәкүр язмышы ил, халык тәнендәге тагын бер яра булып ачыла (Совет концлагерьларын А.Гыйләҗев үзенең “Ягез, бер дога” роман-хатирәсендә сурәтләде). Тормыш каршылыклары, аеруча сугыш афәте куйган мәхәббәт сынавы әсәргә романтик төсмерләр алып килә. Спектакльдә Габдулла-Зәйтүнә мәхәббәт сызыгы тирән эмоциональлек, лиризм, хис-кичерешләр ташкыны һәм күңел җәрәхәте — яра да алып килә. Егет белән кыз гаять үзенчәлекле характерлары, көтелмәгән эш-гамәлләре белән тамашачыны сискәндерә, борчый, ярсыта, үз артларыннан ияртә һәм яшәешнең никадәр катлаулы, буталчык, әрнүле-газаплы да, шатлыклы-куанычлы да булуы турында уйланырга этәрә. Зәйтүнә (артистка Ләйсән Рәхимова) белән Габдулла (артист Фәнис Җиһанша) мәхәббәте авыл сәхнәләрендә бергәләп «Галиябану»ны уйнап йөргәндә бөреләнә. М.Фәйзинең халык күңелендә үз урынын алган атаклы пьесасы геройлары саф мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып торалар. Тамашачы күңелендә Габдулла-Зәйтүнә мәхәббәте Хәлил- Галиябану мәхәббәте белән тәңгәлләштерелә. Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк, спектакль дәвамында «Галиябану»-дан алынган җырның әледән-әле яңгыравы олы мәхәббәткә мәдхия, аның илаһи көченә соклану һәм сөенү булып аңлашыла. Әлеге моң залда утыручыларны да сихерли, Габдулла белән Зәйтүнә мәхәббәтенең ныклыгына, мәңгелегенә тамашачыны ышандыра.

 Сөйгәнен күпме дә көтәргә әзер Зәйтүнә авыр тормыш шартларыннан изаланган анасына каршы килә алмый һәм яңарак сугыштан кайткан Кәримҗанга (артист Фәнис Сафин) кияүгә чыга. Кыз булачак иреннән дә, аның туганнарыннан да күңеленең Габдуллада булуын яшерми. Бу адымының Сөләйман белән Зөләйхага никадәр авыр тәэсир итүен белгәнгә, Зәйтүнә Кәримҗан һәм аның атасы Мөхәммәт (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров) аша булса да алардан фатиха ала. “Спектакльдә әлеге күренеш үзенең киеренкелеге, карт белән карчыкның сыкранулары, аеруча Сөләйманның «җан хәрәкәте» бирелеше белән үзенчәлекле урын алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки Зәйтүнәнең моңа кадәр яучыларны кире боруы Габдулланың исәнлегенә, кайтачагына карт белән карчык күңелендә дә өмет тудырып, яшәешкә терәк булып торса, хәзер инде бу ышаныч какшый. Шул хәлләрдән соң, кайгы-ярасын басар өчен, Сөләйман карт Йомры таш, Изге Чишмә катына бара. Каһәрләнгән язмышын сөйләп, җанын бушата. Зәйтүнә исә әдәпле, итагатьле егеткә кияүгә чыкса да, җан тынычлыгы таба алмый. Яшь хатын барыбер сөйгәне Габдулланы сагынып, аның кайтуын көтеп яши. Баласын Мөхәммәт карт өеннән читтә, Йомры таш янында табуы да — шуның бер чагылышы”.[14]

Спектакль барышында һәрдаим диярлек Габдулла турында сүз бара, ләкин үзе ахырда гына күренә. Автор аны идеаллаштыру, яклау-мактау юлыннан китми. Аның эш-гамәлләрендә аңлап һәм аңлатып булмый торган урыннар да шактый. Ничә ел сугышта йөреп, әти-әнисенә юньләп хәбәр дә салмаган бит. Яраларыннан якыннары танымаслык хәлгә килгән Габдулла күңелендә үзенең беркемгә кирәксезлеге, тормышка яраксызлыгы турында фикер урын алса да, ул әти-әнисен, сөйгәнен оныта алмый. Туган җир көче аны тартып кайтара. Йөзе җәрәхәт кутырлары белән капланган, кашлары янып көйгән, бер күзе акаеп калган Габдулланы ата-анасы да танымый. Аларга тиешенчә ярдәм күрсәтә алмаслыгын аңлаган егет туган җирен ташлап китәргә әзер. Аны бу адымнан Зәйтүнәнең акыллы эш-гамәле туктатып кала. Яшь хатын гадәттән тыш адым ясый: ярдәменә күбрәк мохтаҗ булган Габдулла янына яшь баласы белән күчеп килә. Бу чын мәгънәсендә кыюлык үрнәге булып тора. Шуның белән Зәйтүнә олы җанлы татар хатыннарына, милләтебезнең асыл кызларына хас гамәл кыла.

Закирҗанов Ә. Язганча: “Спектакльдә яшәешнең җитди, четерекле, әхлакый һәм фәлсәфи проблемалары кеше, милләт, ил язмышына мөнәсәбәтле чагылыш таба. Соңгы вакытта сәхнәгә куелган күпсанлы пьесалардан ул шактый аерылып тора. Авторның сәнгати фикерләвендә, традицион сурәтләүдән бигрәк, модернистик алым-чаралар өстенлек итә. Чөнки ул тудырган тормыш-чынбарлык моделен тамашачыга җиткерү яңа ысул-формаларга мөрәҗәгать итүне таләп итә. Әсәрдә реалистик һәм романтик фикерләүгә дә киң урын бирелә. Шулай да авторны Яшәештәге аңлау һәм аңлатуы кыен булган күренеш-хәлләр, аерым алганда, кеше гомеренең чикләнгәнлеге, аның язмышка бәйле булуы, Мәңгелеккә омтылып та, аңа ирешә алмау, гомернең гадәттә өмет һәм өметсезлек чигендә баруы һ.б. күбрәк борчый.”[15]

Кешенең ялгызлыгы, язмышка буйсынырга мәҗбүр булуы, күп вакыт үз уйлары белән генә калуы Сөләйман һәм Зөләйха, Габдулла һәм Зәйтүнәләрнең эш-гамәлендә сызлану, юксыну, югалту булып ачыла. “Тулы бер фәлсәфи агымны тәшкил иткән әлеге күренешнең тамырлары безнең әдәбиятта суфыйчылыкка барып тоташса, рус һәм Европа әдәбиятларында аны сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе белән аңлаталар.”[16] Спектакль геройлары да — хаксызлык, мәгънәсезлек, чарасызлык алдында калган шәхесләр. Шуңа да өмет һәм өметсезлек каршылыгы барлык вакыйга-күренешләрне иңләп үтә. Вакыты белән чарасызлык, көчсезлек, яшәүнең мәгънәсезлеге мотивлары да яңгырап китә. Әмма пьеса геройларын язмышны ничек бар шулай кабул итү, үз теләгеңә, максатыңа, олы хыялыңа омтылу берләштерә. Сөләйман белән Зөләйханың эш-гамәлләрендә, сүзгә саранлыкларында, хәтта күз карашларында тормыш гаделсезлегенә каршы тора алу чагыла. Өмет һәм өметсезлек чигендә яшәгән Зәйтүнә ахырга таба рухи эволюция кичерә. Ул котылгысызлыктан, елаудан, сызланудан үтеп чыгып, үзенең һәм Габдулланың киләчәген хәл итүгә, актив хәрәкәткә килә һәм Хакыйкатьне шунда таба. Габдулланы дәһшәтле сугыш кырыннан, ут-ялкыннан туган җирен ярату, сөйгәне белән кавышу, ата-анасы белән очрашу өмете һәм ышанычы алып чыга. Сугыш яралары, тән һәм җан җәрәхәтләре аның күңелендәге әлеге таяныч нокталарын бик нык ерагайта, хәтта югалту хәленә җиткерә. Барысыннан да баш тарткан Габдуллага терәк булып Зәйтүнә калка. Халкыбызга хас сабырлык, горурлык кебек сыйфатларны үзенә туплаган акыллы хатын милләт сакчысы, аның киләчәген тәэмин итүче булып ачыла.

Спектакльне иңләп үткән сызлану фәлсәфәсе геройлар арасындагы үзенчәлекле мәхәббәт хисе белән баетыла. Урта гасыр әдәбиятының романтик мәхәббәт каһарманнарына хас булганча, А.Гыйләҗев геройлары да җан мәхәббәтенә омтылып, шуның белән сыналу үтәләр. Габдулла белән Зәйтүнә өчен мәхәббәт ул — тылсымлы көч. Әлеге табигый тойгы үзенең серлелеге белән аларны чистарак, горуррак, кыюрак итә, биеккә күтәрә. Мөхәммәт йортына кече килен булып килгән Зәйтүнәдәге әлеге бөеклекне киленнәр белән кияүләр генә түгел, каенана белән каената да таный.

“Әдәбиятның башка төрләре белән чагыштырганда, сәхнә әсәренең мөмкинлекләре шактый чикләнгән. Автор белән режиссерның осталыгы да күптөрле фикер-карашларны, хис-кичерешләрне тамашачыга җиткерүдә сәхнә закончалыкларыннан тулы файдалануда күренә. Спектакль шартлылыкка, символик образларга бай булуы белән дә аерылып тора.” [17] Беренче карашка, сәхнә бизәлеше дә гади кебек: уртада зур Йомры таш, аның астыннан чишмә суы агып тора; алгы планда өч баганалы капка һәм ат арбасы, аның өстендә каен агачы үсә, шунда ук сандык һәм башка бик кадерле әйберләр саклана; арткы планда дуга сыман полосалар, алар вакыты белән дөрләп янган ут яисә серле кеше шәүләсе белән алышына; өстә исә таралып-чәчелеп утырган авыл йортлары. Сәхнәдәге һәрбер әйбер, деталь символик мәгънәдә килеп, зур эстетик функция үти. Йомры таш тарихи хәтер дә, киләчәккә өмет тә булып тора. Изге Чишмә исә гомер агышын аңлата. Шул ук вакытта әлеге символлар Кеше һәм Табигать бергәлегенә, бөтенлегенә дә ишарә итә кебек. Кыен чакларда кешеләр килеп сыена, аннан көч, ышаныч ала торган Йомры таш милләт язмышын да чагылдыра. Тикмәгә генә Сөләйман карт аңа болай дип эндәшми:

 - Әй  Йомры таш, Йомры таш, Татар башы кебек таш. Татар ашы кебек таш, Татар яше кебек таш.

Шул рәвешле спектакльдәге фаҗигале язмышлар, үзара берләшеп, татар халкының ачы, күз яшьле, мең газаплы, каршылыклы тарихын аңларга булыша. Арбада үсеп утырган каен, шартлы-символик образ буларак — яшәеш, тереклек билгесе. Габдулла тугач та утыртылган бу агачның төнге давылдан исән калуы да шуңа ишарә итә. Спектакль ахырында, яшь бала күтәргән Зәйтүнә белән бергә, Сөләйман карт йортына кечкенә арбага утыртылган каен агачы килү дә вакыйгаларның логик нәтиҗәсе булып тора. Йомгак ясап әйткәндә, әсәрдә фәлсәфи, милли, әхлакый проблемалар үзенчәлекле яңгыраш алган һәм аларны тамашачыга җиткерүдә уңышлы сәнгатьчә алымнар кулланылган.

Спектакльнең сәхнә тормышы төрлечә булырга мөмкин. Аны карау, аңлау, кабул итү җиңелдән түгел, билгеле бер әдәби әзерлекне таләп итә. Әмма бүгенге татар сәхнә әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаганлыгы бәхәссез. Галимнәр фикеренчә, Мансур Гыйләҗев эшкәртүендә дөнья күргән «Яра» драмасы драматургиябездә барган үзгәрешләрнең бер этабына йомгак булып тора. [18] 

Йомгак ясап әйткәндә, драмада реалистик вакыйгалар урын  ала, әмма дастаннарга хас булганча, геройның каршылыкларга, авырлыкларга очрап, бирешмичә, туган җиренә кайтып җитүе, мәхәббәтнең романтикларча тасвирлануы, символларның күп кулланылышы әсәрнең романтизм юнәлешендә язылуын исбатлый. Героиняның Габдулла белән калуы, Сөлайман белән Зөлайханың мөнәсәбәтләре  романтикларча тасвирланган булуын күрдек. Димәк, әсәрдә реализм һәм романтизм үрелеше күзәтелә.

Йомгак

 

Аяз Гыйләҗевның кодрәтле таланты татар әдәбиятына бик күп үзенчәлекле әсәрләр бирде. Ул  утызга якын пьеса авторы.  

Алда каралып үткән берничә драма мисалында гына да, без Аяз Гыйләҗевның язу манерасын сиземлибез. Аларда кырыс реализм, халыкчан сурәтләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле тасвирлау алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен заманның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализлау барлыгын тоябыз. Кыскасы, драматургның һәр әсәренә чынбарлыктагы, җәмгыять үсеше процессындагы актуаль мәсьәләләрне социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерүгә омтылу хас.

4 дистәдән артык драма әсәре авторы - Аяз Гыйләҗевның күпчелек пьесалары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, намус, вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы драматик вакыйгалар аша яктыртыла.

Алда караган әсәрдән чыгып әйтә алабыз: язучы Аяз Гыйләҗевнең татар әдәбиятында тәнкыйди реализм ысулы белән иҗат иткән талантлы һәм гаять үзенчәлекле каләм иясе булуы бәхәссез. Әдәбиятта һәм бу каршылыклы тормышта үзенчәлекле, максималист табигатьле бу талантлы әдипнең иҗаты аша төрле чорда яшәгән аерым бер шәхеснең эчке дөньясын, рухи хәләтен генә түгел, бәлки шул дәвернең оста әдәби детальләр белән тасвирланган иҗтимагый – социаль йөзен дә кузалларга мөмкин. Аяз Гыйләҗев беркайчан да катып калган тәгълиматларга колларча ихлас бирелгәнлек белән хезмәт итмәде һәм әсәрләрендәге әдәби геройларны да җәмгыять белән идарә иткән теге яки бу даирә яки фирка идеалогиясен пропагандалау инструментына әйләндермәде.

Аның җитмешенче еллар иҗатын бер сүз белән – бөек шәхес булган гади хезмәт кешесенең рухи бөеклегенә һәм әхлакый сафлыгына мәдхия уку дип һич икеләнмичә бәяләп була.

Аяз Гыйләҗев күпчелек әсәрләрендәге геройлар иң авыр мәлләрдә сыналалар һәм кискен хәлләрдә ачылып китәләр. Иҗатында әдип һәм фикер иясе буларак чыгыш ясаган Аяз Гыйләҗев безнең әдәбият өчен яңа булган әдәби күренеш – тормышка тәнкыйть белән караучы һәм шәхеснең азатлыгы, рухи камиллеккә ирешү өчен утка да, суга да керергә әзер торган гыйбрәтле герой концепциясен тудырды. Уңай герой да түгел, үрнәк герой да түгел, чынбарлыкның фотокүчермәсе кебек алынган герой да түгел, бәлки бары Аяз Гыйләҗев иҗат иткән чынбарлыкта яши алган һәм җәмгыятькә гыйбрәтле тормыш мисаллары белән үзенчәлекле рухи тәҗрибә тәкъдим итә алган  гыйбрәтле герой, катлаулы һәм каршылыклы, үзенчәлекле герой.  Аның әсәрләре   норматив кагыйдәләрдән азат булганга күрә, укучыларны да үзләренә гел тартып торалар. Без караган сәнгатьчә чараларның да биредә роле зур.

“Яра” драмасында реалистик вакыйгалар урын  ала – сугыш вакыты авырлыклары,  әсир төшкәннәрнең язмышлары, тылдагы халык тормышы һ.б. Дастаннарга хас булганча, геройның каршылыкларга, авырлыкларга очрап, бирешмичә, туган җиренә кайтып җитүе (Габдулла янган танк эчендә калса да, снаряд кыйпылчыклары белән яраланып бетсә дә, исән кала, чөнки аны зур мәхәббәте көтә. Мәхәббәтнең романтикларча тасвирлануы, символларның күп кулланылышы әсәрнең романтизм юнәлешендә язылуын исбатлый. Героиняның Габдулла белән калуы, Сөлайман белән Зөлайханың мөнәсәбәтләре  романтикларча тасвирланган булуын күрдек. Димәк, әсәрдә реализм һәм романтизм үрелеше күзәтелә.

 Хөр фикерле, кыю, талантлы һәм үзенчәлекле әдип Аяз Гыйләҗев үзенең әсәрләре белән татар әдәбиятын уй-фикер торгынлыгыннан, әдәби чараларның бертөрлелегеннән арындырырга, катлаулы тормыш хәрәкәтендәге котылгысыз үзгәрешләрнең асылын аңларга, шушы яңа рухны сәнгатьчә ачарга, үзләштерергә омтылды. Бу юнәлештә ул илленче елларда ук эшли башлады. Аның төп иҗат максаты булып   адәм баласының рухи азатлыгын, хакыйкатьне яклау һәм гаделлек тантанасына ирешү  булды.

 

 

Әдәбият исемлеге.

Фәнни-теоретик хезмәтләр.

1. Ахунов Г. Язучы һәм заман // Казан утлары. – 1998 - №1. - 119б.

2. Вәлиев М. Х. Мәйдәнга – бүгенге көчләрне! (Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев белән язучы Аяз Гыйләҗев әңгәмәсе) // Яшьләр мәйданга чыга. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 82б.

3. Вәлиев М. Х. Язмышлар турында уйлану (Аяз Гыйләҗевның иҗат дөньясы буйлап) // Казан утлары. - 1978. - №1.  - 135-142 б.

4. Вәлиев М. Х. Күтәрелү. Яшьләр мәйданга чыга: Тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 37б.

5. Галимуллин Ф. Таза орлыклар// Казан утлары. – 1996. - №2. - 181-187б.

               6.Галимҗанова Л. Яралар мәхәббәткә киртә түгел  // Шәһри Казан.— 2004.— 23 гыйнв.

                7. Галиуллин Т. Киләчәк кешесе / Т.Галиуллин. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 73 б.

              8.Галиуллина М. Рәхәтләнеп еларлык тамаша // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв.

9. Гыйләҗев А. Балачак сукмаклары // Мәдәни җомга. – 1988. – 16 гыйнвар. - 10б.

10. Гыйләҗев А. Ил кайный, фикер көрәшә! // Казан утлары. -1988. - №1. – 177-182 б.

              11.Зайнуллина Г. Здесь и везде! // 3везда Поволжья. — 2004.- 22-28 янв.

               12.Закирҗанов Ә. Сызлану яки һәркемнең үз ярасы / Ә.Закирҗанов. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2004. – 105 б.

13. Ибраһимов Ф., Гайнанов Р. Яңалык өчен көрәш // Социалистик Татарстан. – 1960. – 21 декабрь.

14. Игъламов Р. Аяз Гыйләҗев – драматург// Гыйләҗев А. М. Дус кызым кияүгә чыга: Пьесалар.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 435 -438 б.

15. Камалетдинова Р. Кодрәтле сүз иясе// Сөембикә. – 1998. - №1. – 12б.

16.Каримова З. «Пятерка» за драму // Восточный экспресс. — 2004.— 23-29 янв.

17. Маннанов С. Хәйретдин агай чаң кага...// Сезгә ышанам: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.-72б.

18. Миңнуллин Ф. Балта авызлар кулында /А. Гыйләҗев. Сайланма әсәрләр. – 4  том. -  Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – 438 б.

19. Мостафин Р. Ә. Чынбарлык белән күзгә-күз // Татарстан. – 1998. - №1. – 65б.

20. Мостафин Р. Ә. Үсештәге, хәрәкәттәге тәгълимат/ Р.Мостафин. Җаваплылык тойгысы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.-117б.

21. Мостафин Р. Кырыс реализм // Казан утлары. – 1983.- №7. – 181 б.

22. Мусин Ф.М. Җитлегү юлыннан // Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.-192-193 б.

23. Мусин Ф.М. Чынлыка йөз тотып // Көмеш көзге: әдәби мәкаләләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989. – 121б.

24. Мөһәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән / Р.Мөхәммәдиев. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. -139б.

25. Мөһәммәдиев Р. Күңелдәге эзләр //Казан утлары. – 190. - №10. - 142б.

26. Нуретдинова Р. Кем бәхетле?// Ватаным Татарстан. – 1995. – 21 июль.– 6 б.

27. Сверигин Р. Замандашлар бәхетен кайгыртып... (Аяз Гыйләҗев прозасы) // Казан утлары. – 1986. - №7. – 148-153б.

28. Фәттах Н. Каләм кем кулында?// Татарстан яшьләре. – 1991. – 31 октябрь.

29. Хатипов Ф. Ихтыярсыз геройлар һәм кырыс дөреслек // Казан утлары.- 1966. - №9. – 117б.

30. Хафизов С. Көрчеккә терәлгән язмышлар // Ватаным Татарстан. “Әллүки” кушымтасы. – 1991, 13 декабрь.

31. Хәсәнов И. Тормышына күрә әдәбияты // Казан утлары. – 1993. - №9. – 177б.

32. Шәмси С. Вакыйга атында ни ята?// Казан утлары. – 1983. - №5. – 163б.

33. Әхмәдуллин А. Яңалыкка омтылып // Социалистик Татарстан. – 1989. - 6 март.

34. Әйди Г. Хакыйкатькә яңа адым // Казан утлары. – 1990. - №10. – 134-135б.

Әдәби әсәрләр.

 

 

1. Гыйләҗев А.М. Җиз кыңгырау: Пьесалар / А.Гыйләҗев. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1975.

2. Гыйләҗев А.М. Китмәгез, тургайлар! Драматик повесть ике кисәктә/ А.Гыйләҗев. Әгәр бик сагынсаң...: Пьесалар. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984, - 3- 47б.

 3. Гыйләҗев А.М. Баласын җуйган болан эзеннән... Драма / А.Гыйләҗев. Дус кызым кияүгә чыга: Пьесалар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 30-354б.    

 4. Гыйләҗев А.  Яра / А.Гыйләҗев. Әсәрләр, дүрт томда. 4 том: Роман. Повесть. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 344-438 б.    


[1] Миңнуллин Ф.Балта кем кулында? /А.Гыйләҗев. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда: 4 том – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. - 438 б.

[2] Сәхапов Ә.Хакыйкать йөзе. Монография // Мирас. – 1999. №6. – 102 б.

[3] Галиуллин Т. Киләчәк кешесе / Т.Галиуллин. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 73 б.

[4] Сверигин Р. Аяз Гыйләҗев / Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. - 185 б.

[5] Шунда ук. – 188 б.

[6] Әхмәдуллин   А.   Ничек   сурәтләргә   сине,   замандаш? / А.Әхмәдуллин.—Казан:   Тат. кит.нәшр., 1976.—Б. 58.

[7] Шунда ук. 58 б.

[8] Каримова З. «Пятерка» за драму // Восточный экспресс. — 2004.— 23-29 янв.

[9] Галимҗанова Л. Яралар мәхәббәткә киртә түгел  // Шәһри Казан.— 2004.— 23 гыйнв.

[10] Галиуллина М. Рәхәтләнеп еларлык тамаша // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв.

[11] Зайнуллина Г. Здесь и везде! // 3везда Поволжья. — 2004.- 22-28 янв.

[12] Закирҗанов Ә. Сызлану яки һәркемнең үз ярасы / Ә.Закирҗанов. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2004. – 105 б.

[13] Шунда ук.- 106 б.

[14] Шунда ук. -107 б.

[15] Күрсәтелгән хезмәт.  – 107 б.

[16] Татар әдәбияты тарихы: Теория.Тарих / Д.Ф.Заһидуллина , Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев,Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 85 б.

[17] Закирҗанов Ә. Сызлану яки һәркемнең үз ярасы / Ә.Закирҗанов. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2004. – 108 б.

[18] Шунда ук. -108 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә

Бу дәрес 11 класста А. Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.     Әдәбиятны метапредмет...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

(11а сыйныфында әдәбият дәресе) Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый юг...