“Туган җирем тургай булып Сыйган күңел читлегенә” (М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)
план-конспект урока (7 класс)
Якташ язучыбыз М. Галиевнең "Нигез" әсәре туган туфрак кодрәтенең көче турында. Әсәрдә Алтын Болак авылы кешеләренең тормыш-яшәеше хакында языла. Әсәрдә Өянке образы метафора булып килгән. Өянке - авылдагы вакыйгаларның шаһиты. Әсәрдәге вакыйгаларны өлешләргә бүлеп, эчтәлеген табыла, идеясе билгеләнә. Туган якның кадере читкә киткәч тагын да арта икән. Дәрес исеменә чыгарылган шигъри юлларшуңа авазд аш икән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_m._galiev_nigez.docx | 37.05 КБ |
Предварительный просмотр:
“Туган җирем тургай булып
Сыйган күңел читлегенә”
(М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)
1.Дәреснең максат һәм бурычлары.
1) Әсәрдә мифологик образның бирелеше.
2)Сентименталь рухтагы әсәрләр укырга күнектерү.
3) Анализ нәтиҗәсендә әсәрнең эчтәлеген табу.
4)Туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.
Җиһазлау. Язучының портреты; төрле елларда чыккан җыентыклары; М. Галиев. Сайланма әсәрләр. 4 томда. - III том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.-175-274 б. А.Яхин. Әдәбият дәресләре. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003. Ф. Хәсәнова. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирүоешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2014.
Ф. Ф.Хәсәнова. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 7 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2014.
Әдәбият белеме сүзлеге /{Төз. Ред. А. Г. Әхмәдуллин} – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
Дәрес тибы. Дәрес- конференция.
Дәрес барышы.
Мотивация. «Киткәннәрнең җылы аяк эзен Саклап тора сыман бусага, Кеше кайта, Кайта туган өйгә, Бик күп сулар аккан булса да”. (Х. Әюп)
Шигырь юллары турында фикер алышу.
Кластер ысулы ярдәмендә укучылар белән “Нигез нәрсә ул?” соравын ачыклау.
I. Әсәргә анализ ясау.
Укытучы. Туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Туган җир туфрагының исен тоеп яшәү җанга яшәү дәрте өсти. Туган туфрак җылысының кодрәте көчле: үз кешеләрен үзенә тарта ул. Бүген без якташыбыз – районыбызның Балтач авылында туып үскән язучы, шагыйрь Марсель Галиевнең “Нигез” әсәрен өйрәнербез. Аның биографиясе белән танышып китик. (Бер укучы авторның биографиясен сөйли).
Укучылардан повестьның сюжетын анализга ярдәм итәрлек итеп сөйләтү. Алар түбәндәге тәртиптә сөйлиләр:
1) Әсәрнең төп герое Тәнзил һәм аның балачагы белән бәйле вакыйгалар;
2) Өянкенең күз алдында булган вакыйгалар;
3) Өянкене утыртучы Сәмигулла абзый һәм аның уллары Давыт, Хикмәтулла һәм Байтирәк белән бәйле вакыйгалар;
4) Урта яшьләрдәге Тәнзил туган авылында;
5) Күрше кызы Нәзиләнең туе һәм Өянке вакыйгасы.
Укучы. Әсәрдәге вакыйгалар Алтын Болак авылында бара. Тәнзил шул авыл малае. Тап-такыр итеп кырылган, кояш ялаган башы тәбикмәк ябылган кебек ялтырап тора. Кушаматы – бүре маңгай. Башка меңнәрчә авылдагы вакыйга, эш-мәшәкатьләр аларга да хас. Әсәр башында ук аларның көтү чираты килеп җитүе, әнисенең сыер савуы, Алпамша кушаматлы кәҗәләренең бәтиен бүре ашавы кебек вакыйгалары белән танышабыз.
Тәнзил үзенең дуслары Зәбир, Фирзан белән төрле шуклыклар эшләргә дә бик маһир булалар. Елына бер печән өмәсеннән “йомшап, мәзәк хәлдә кайткан” Нәүширван абзыйның хатыны Сабирәттәй кабарынып каршы ала. Нәүширван абзыйның хатынына: “Сине сагынып кайттыммыни мин сугыштан, убыр! Шушы киртә казыклары тартып кайтармаган булса... белмисез полячкаларның чибәрлеген, Брониславага җитәргәме сиңа?”- дип кычкыргач, хатыны, көнләшеп, ишеген эчтән бикли дә кереп китә. Нәүширван абзый юеш үләндә йоклап китә. Малайлар сугышта булган кеше җирдә йокларга тиеш түгел дип, бер хәйлә табалар. Җепле бәрәңгене тәрәзә кагарга куеп, Сабирәттәйне йоклатмыйлар. Ахырда хатыны ирен чыгып алырга мәҗбүр була. Икенче көнне авылда Сабирәттәйләргә җен килгән, тәрәзәләрен шакыган дигән хәбәр тарала.
Тәнзил туган ягының табигатенә, аның Сарай, Чатыртауларына карап соклана.
Укытучы. Тәнзилнең әти-әниләре турында ниләр белдегез?
Укучы.Тәнзилнең әтисе агачтан да, калайдан да әллә ниләр ясый белә. Агач саплы, җиз боҗралыпәкеләре генә дә ни тора! Әтисенең пәкесе йомшак ала дип, күрше-тирә чәч алдырырга аларга керә.
Кечкенәрәк чакта аңа әтисе кырдан “куян чәе”, “куян ипие” алып кайта торган була. Малай аңа чын күңелдән ышана. “Ул ипигә кырлар исе, кояш нуры, җил тәме сеңәдер. Юл йөреп кайткан ипи шуңа бик тәмле тоеладыр”, - ди Тәнзил.
Әнисе коры гына сөйләшә, улының аркасыннан да сөйми, иркә сүзләр дә әйтми. Ләкин ул беренче карашка гына шулай. Чит авылда берәр кешенең фаҗигале үлемен сөйләсәләр, шуңа да елый торган була.
Укытучы. Тәнзилнең яраткан шөгыльләре, хыяллары нинди?
Укучы. Аның хыялы үскәч көтүче булу. “Көтү көткәндә уйланып йөрергә була”,- ди ул Сафуанга. Иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Иптәш малайларының портретларын ясый, табигатьне рәсемгә төшерә.
Укытучы. Әдипләр мәгънә ясауда аеруча актив катнашкан образларны кабатлыйлар. Әсәрдә нинди образ еш кабатлана?
Укучы. Өянке. Ул метафора булып килгән. Өянке – авылдагы вакыйгаларның шаһиты. Аны Сәмигулла туган нигезенә утырткан. Сәмгулла олы улы Давыт белән төпчеге – Байтирәкне калдырып, биш-алты өй аша гына яшь хатынга йортка керә, үзе белән уртанчы улы Хикмәтне дә ала. Яшь хатынга киткәнче өен сипләп, үзәккә күчереп куя. Өянке беренче нигездә утырып кала, Сәмигулла аны бер мәртәбә кисәргә талпына, ләкин кулы бармый. Ихатасыз, хуҗасыз калган Өянке баштагы мәлләрдә куркып яши. Чөнки теләсә кайсы килеп ышкына, сындыра. Иң хәтәре: янәшәдәге тәмле сулы коны җир белән тигезлиләр. Томаланган су кешеләргә рәнҗи, моны Өянке тамырлары сизә. Өянке суга интексә дә, кешеләр язмышы белән яшәп, ул бу хакта онытты бугай.
Ир-атлар сугышка Өянке яныннан китәләр. Авыр сугыш елларының үтә зәһәр салкыннарында барлы-юклы утыннар ягылып беткәч, чират Өянкегә дә җитә. Менә шунда сугышта гарипләнеп кайткан Байтирәк: “Шушыннан күпме иртләр сугышка китте. Үрдән авыл күмелгәч, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтерен кисәргә ничек кулыгыз бара?” – дип Өянкене саклап кала.
Җиңү көне саен исән кайткан ирләр, хатын-кызлар Өянке янына җыела. Авылның 112 ир-егете сугыштан әйләнеп кайтмый. Ләкин агачта 111 кулъяулык җилферди. Берсен хикмәт хатыны Нәзифә элми. Чөнки ире хакында авылда немецларга сатылган дигән сүзләр йөри. Ләкин Нәзифә караңгы төшкәч кенә кулъяулыгын Өянкегә бәйли.
Укытучы.Ни өчен Байтирәк бертуганы Хикмәтулланы яратмый башлый?
Укучы. Байтирәк абыйсы Хикмәтне сатлыкҗан, бөтен нәселгә кара якты, ди.
Укытучы. Ә чынлыкта Хикмәт белән нәрсәләр була?
Укучы.42 нче елда концлагерьдан беренче мәртәбә качканда, ул исән калырмын дип ышанмаган иде. Бары тик иректә үлү турында уйлаган иде. Ул авылы, карт наратлар шаулаган зират, Өянке янында озатып калган Нәзифә – бу күренешләргә мәҗүсиләрчә табына һәм туган җир кадеренз дзхеле барлыкны шушы мәсхәрәле язмышын үзгәртеп кенә ирешә ала иде. (Бер укучы Хикмәтнең иптәшләре белән канауга ун чакрым озынлыгындагы күмелгән торба эченнән качарга омтылуы хакындагы вакыйганы сөйли).
Укучы.Җиде мәртәбә качканнан соң, атарга хөкем ителеп, Италия чигендәге үлем лагерена китерәләр Хикмәтне. Куба утравында шикәр камышы плантациясендә дә, Багам утрауларында да эшли. Француз пароходының трюмына эләгеп, материкка кайтып егыла. Сугышка китүенә 10 ел узгач кына ул авылына аяк баса. Хикмәтулланы үлеменнән бердәнбер хыялы – кояш чыгышы ягында калган туган иле генә саклап кала.
Укытучы. Байтирәккә язмыш нинди сынаулар әзерләп куйган?
Укучы.Байтирәк 20 яшендә сугышка китә. Киткәндә Өянкене кочаклап: “Шулай бер кыз да кочакламаган килеш сугышка китәм”, - дип елый. Шунда аны Солтания үзенә чакырып кочаклый Сугышның икенче елында Байтирәк чәчләре агарган бөкре ир булып кайтып төшә. Госпитальдә ятканда Байтирәк: “Исән-сау шул Өянке төбендә бер утырсам үлсәм дә үкенмим”, - дип уйлана торган булган. Алар Солтания белән өйләнешәләр.
Укытучы. Давыт хакында ниләр әйтә аласыз?
Укучы. Беркөнне авылга Сәмигулланың олы улы Давыт затлы машиналарда тап-таза ирләр белән кайтып төшә, дөресрәге, үтешли сугылып чыга. Ул дәрәҗәле урында эшли, иптәшләре аңа Давид Самойлович дип кенә дәшәләр. Кайчандыр сиртмәле кое янындагы ябага туп тибеп уйнаган Давыт үзенең туган нигезен күрергә кайткан. (268 нче биттәге юлларны табып уку). 70 яшьлек Давыт кулъяулыгын чыгарып, читкә борылды да, тиз генә күз төпләрен сөртте, аннары, иелеп кулъяулыгына туфрак алып төрде дә саубуллашып китеп барды.
Укытучы. Повестьның икенче бүлегендә Тәнзил инде урта яшьләрдәге ир. Туган авылына кайткач аны нинди уйлар били?
Укучы.Тәнзил Алтын Болак авылы буйлап йөри. Әнисе аңа: “Читтән кайталар да шул аръяк болында йөриләр, ни калгандыр инде анда, - ди. Читтән кайтканнарның үзгәрмичә калган болын-таулар арасында үткәндәге эзләрен хәтерләрендә яңартып йөрүләрен гомере буе авылдан чыкмаган әни каян аңласын?!”- дип уйлый Тәнзил.
II. Әсәргә анализ ясау.
Укытучы.Хәзер әсәрне өлешләргә бүлик һәм шушы вакыйгалар арасындагы бәйләнешләрне табыйк.
Укучы. Повестьта башка авылдашлары кебек Хикмәт тә, Байтирәк тә ил азатлыгы өчен көрәшкә күтәреләләр: яу кырына китәләр. Байтирәк сугышта чагында авылын, бигрәк тә туган нигезендәге Өянкене бик сагына. Хикмәтне мәсхәрәле язмышы – әсирлеккә эләгүе бик эзәрлекли, башкалар кебек кулына корал тотып сугыша алмавына кайгыра. Зур газаплар белән тоткынлыктан, үлемнән котылуына да кояш чыгышы ягында калган туган иленә бурычлы ул. Чөнки Ватанына кайтасы килү теләге шулкадәр көчле була.
Укучы.Ир уртасы Тәнзилне туган авылы, туган нигезе тартып кайтарганын белдек. Авыл урамнары буйлап йөргәндә аңа бала чагындагы хисләре әйләнеп кайталар. Хәтта ул инде бакый дөньяга күчкән усал, төмсә Нәүширван абыйны да “гел буйга сөйләшүчеләр арасында бер аркылыга сөйләшүче кирәк инде ул” дип яратып искә ала. Дусты Зәбир дә бу дөньяда юк инде.
Укучы.Яшүсмер чагында ук авылдан чыгып киткән Давыт та, сагынып, туган нигезен күрергә дип кайткан.
Укытучы.Бу өлешләр ни турында?
Укучы.Бу өлешләрне “Туган якны сагыну” яки “Балачак һәм сагыну” дип исемләп булыр иде. Аларны гомумиләштереп, туган якны сагыну дибез.
Укытучы.Каршылыкларны эзлибез.
Укучы.Хикмәт, Байтирәк, Нәүширван абзыйлар, Мәдинә апа, Тәнзилнең әти-әнисе туган авылларында яшәп гомер итәләр. Каршылык туган авылларыннан читкә киткән Давыт белән Тәнзилнең күңелләрендә. Аларның икесенең дә күңелләрендә бала чактагы табигать, авыл күренешләре, гореф-гадәтләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр хәзер хәтергә әйләнгән. Хәтер буларак алар олы яшьтәге кешеләрдә сагыну хисе уяталар.
Укытучы. Хис дәрәҗәсе, хиснең сәбәбе, юану эзлибез.
Укучы. Хис тудыручы сәбәп – туган яктан китү дәрәҗәсе – Давытның туган нигезендә күңеле тулуы, Тәнзил иптәшләре белән очраша алмавына үкенә.
Берсе кулъяулыгына нигез туфрагын алып китә, икенчесе авыл урамнары, зират тирәләре буйлап йөри, тауларга карап уйланалар-әнә шулай юаналар, сагынуларын басарга телиләр.
Укытучы.Әсәрдә Өянке-метафора дигән идек. Метафора белән төп өлеш кушылуы нәтиҗәсендә туган эчтәлекне табыйк.
Укучы. Өянке – хәтер сакчысы. Авылдагы бөтен кешеләрнең уй-серләрен, моң-зарларын ишетеп тора. Авыр сугыш елларында да күпме хатын-кыз аңа килеп “сыена” торган була. Сусызлыктан интеккәндә дә, кешеләр аңа зыян салганда да зарланмый ул. Гомере буе кешеләр гаме белән яши. Өянкегә карап Давыт та үз нигезен тапты, Байтирәк тә аны сугыштан сагынып кайтты.
- Өянке: “Кешеләр агачлар кебек бер урында гына тамыр җибәреп яши алсалар, кайту-китү, сагынулар булмас иде”, - ди. Кәүсәсе корып, җиргә ауганда да аның тамырлары шул үскән урынында калачак.
Укытучы.Әсәрнең идеясен билгелик.
Укучы.Кешегә туган ягында һәммә нәрсә якын. Берәүләргә нигез бүген тормыш итә торган урын, икенчеләрнең ул хыялында гына яши. Нигез белән бәйле Өянке дә, корып ауса да, алар хәтерендә яшәячәк. Туган якның кадере читкә киткәч тагын да ныграк арта икән. Дәреснең темасы итеп алынган шигъри юллар да шуңа аваздаш. Туган як турындагы хатирәләр тургай кебек күңел түрендә “сайрап” торалар.
8. Рефлексия.
Укытучы.1) Бүгенге дәрес нәрсә белән исегездә калды?
2) Ни өчен кеше туган илен яратырга тиеш?
3) Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз? (укучыларның җаваплары тыңлана)
9. Өйгә эш. “Мин ерак китсәм, туган ягымны ни өчен сагыныр идем?” темасына сочинение язып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
"Васильево-туган җирем"
Проектная работа учащихся 4 класса (русскоязычная группа) о поселке, где они родились и живут. Материал собирался ребятами в виде фотографий, которые показаны презентацией. Васильево расположено в оче...
Туган җирем Татарстан.
Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....
4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"
Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...
6 сыйныфта әдәбият дәресе "Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"
6 нчы сыйныфта Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен өйрәнү дәресе...
“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф
1. Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2. Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...