Фәнни эш
творческая работа учащихся (8 класс)
Фәнни гамәли конференциясендә ясаган чыгышлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы онамастикасы | 38.34 КБ |
Предварительный просмотр:
Укучыларның Каюм Насыйри исемендәге
ХVII регионара фәнни-эзләнү конференциясе
Юнәлеше:
Туган якны өйрәнү - үз Ватаныңны танып-белү юлы
Балык Бистәсе районы
Яңа Арыш авылының ономастикасы
Башкаручы:
Хафизова Алсу Вахит кызы
Балык Бистәсе муниципаль районы
Яңа Арыш урта гоуми белем бирү мәктәбе
11 нче сыйныф укучысы.
Җитәкче:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимова Гүзәлия Наил кызы
Яңа Арыш – 2019.
Эчтәлек
Бит
Кереш .................................................................................................................3
Төп өлеш.
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылының анамастикасы
1 бүлек. Авылым Яңа Арыш.............................................................................5
2 бүлек. Топонимик атамалар
2.1. Авылым урамнары.....................................................................................6
2.2. Тарлаулар, басу-кыр атамалары................................................................7
3 бүлек. Оронимик атамалар.............................................................................8
Йомгаклау ......................................................................................................... 9
Кулланылган әдәбият исемлеге ......................................................................10
Кереш
Һәрбер атама үз эчендә ниндидер мәгънә саклый. Эчтәлексез бер генә атама да юк. Төрле тарихи чор үзенчәлекләре, ниндидер шартлар аркасында телдә бүгенге көндә аңлашылмаган сүзләр барлыкка килгән икән, бу кайчандыр туган атаманың мәгънәсез булуын күрсәтми. Менә шушы аңлашылмаган атамаларны ачыклау – онамастика фәненең төп бурычы.
Исемнәр һәм атамалар еллар дәвамында буыннан-буынга күчә һәм халыкның теле, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше турында сөйли. Топонимия һәм микротопонимия буенча мәгълүматлар халыкның җанлы сөйләм теле үзенчәлекләрен, диалекталь берәмлекләрне билгеләргә дә якыннан ярдәм итә. Язма истәлекләрнең аз сакланган булуы тел тарихын өйрәнүчеләргә топономастик материаллар белән дә эш итәргә кирәклеген күрсәтә.
Әлеге фәнни эшебездә без, туган авылыбыз – Яңа Арышның тарихын, географик атамаларын һәм аларның барлыкка килүен тикшерербез. “Яңа Арыш” атамасының килеп чыгышы турында һәм топонимик шәкелдәге (урам, тау, әрәмә, алан һ.б.) мәгълүматлар тупларбыз.
Безнең фәнни эшебез – “Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылының ономастикасы” дип атала.
Максатыбыз – Яңа Арыш авылының топонимика, оронимика һәм гидронимика өлкәләренә караган географик атамаларын тикшерү (таблица).
Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:
1) Яңа- Арыш авылының тарихын өйрәнү;
2)Авылыбызның географик урыны; чишмә, тау, әрәмәлек һ.б. атамаларның килеп чыгышы турында мәгълүмат туплау.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Балык Бистәсе районы Яңа- Арыш авылы; предметы – әлеге авылның географик атамалары, аларның барлыкка килүе.
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Г.Ф.Саттаров, Н. Гариф хезмәтләре һәм җирле материаллар файдаланылды.
ТӨП ӨЛЕШ
1 бүлек. Авылым Яңа Арыш
Эрмитажның затлы ишекләре
Арыш имәненнән эшләнгән
В. Фатыйхов
Туган ягым – яшел бишек гыйбәрәсе безнең авылга карата әйтелгән кебек. Өч яктан яшел урманнар чолгап алган матур уйсулыкта утыра ул. Нинди генә урманнар әле. Якташыбыз Вазыйх Фатыйхов язганча данлыклы Эрмитаж музееның ишекләре дә безнең авыл урманында үскән имәннәрдән эшләнгән.
Туган авылымның географик урыны да үзенчәлекле. Ул Татарстан Республикасының нәкъ үзәгендә, җырларда җыранган Чулман-Каманың кушылдыгы Бәтке елгасының башланган урынында утыра
Авылым турындагы беренче чыганакларга күз салсак, 1561-1566 еллардагы язу –теркәү, җир чикләү кенәгәләрендә Икенче Арыш (Арыш Другой) авылы тирәсендәге җирләр Казанны алганда күрсәткән хезмәтләре өчен бояр Третьяк Мачихинга бирелә диелгән. (РГАДА. Ф. 1209) 1
Мәктәп музеенда Яңа Арыш авылына нигез салыну, ни өчен шул исем бирелү турына 1970 елларда М. Дәүләтшин сөйләгәннәрдән язып алынган риваять саклана.
1552 елда рус патшасы Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң, аның беренче әмере ханлыкның халкын чукындыру була. Мөселман динендәгеләргә Казанда, аның тирәсендәге авылларда, Идел һәм Кама елгасына якын урыннарда яшәү тыела. Казан тирәсендәге татар авылларында яшәүчеләр я динен үзгәртергә, я торган урыннарын ташлап китәргә тиеш булалар. Казан янындагы Арышхаздә авылынның, үз динендә нык торган өч кешесе, Ярмәк, Мәксуд һәм Колан гаиләләрен алып авылны ташлап чыгып
___________
1 Гариф Н. Балык бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. – Казан, 2009.-28 б.
китәләр. Көнчыгыш тарафка качып-посып бик озак барганнан соң, урман уртасындагы күл буена килеп чыгалар. Күлдә киек кошлар да күп, янында
чишмәләр дә җитәрлек була. Урман да бик куе, монда Иван Грозный гаскәрләре үтеп керә алмас дип, шушында туктыйлар. Өч гаилә, күлнең өч ягына йорт сала. Алар үз авылларын, анда калган туганнарын, күршеләрен сагынып яшиләр. Үз авыллары хөрмәтенә, өч йорттан торган авылны да Арыш исеме белән атыйлар. Тик ул яңа, яңа урын, яңа йортлар. Шулай итеп
Яңа Арыш авылы килеп чыга. Ә Арышхаздә авылы рус авылына әйләнә, аңа Арышкино дип исем бирелә, ул хәзер Питрәч районына керә.
Якташыбыз, галим Н. Гариф хезмәтләреннән күренгәнчә Яңа (Икенче) Арыш авылы ким дигәндә Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгән. Шулай булгач аның Арышхаздә (Ары Шәехзәдә) авылына бәйлелеге бик шикле. Авыл урнашкан Бәтке елгасы атамасын Г. Саттаров удмурт халкының борынгы атамасы вотяктан үзгәргән дип күрсәтә.2 Шуңа күрә Арыш топонимын шул ук удмурт халкының тагын бер этнонимы ар сүзенә бәйләп карау дөресерәк күренә. Ягъни Арыш топонимы шул ук ар сүзенә бәйле Арча атамасына якынырак торырга мөмкин. Шулай булгач авылыбызның исеме Идел-Кама буйларында төркиләргә кадәр яшәгән угро - фин кабиләләренә бәйле булып чыга. Угро-фин халыкларының тагын берсе булган мариларның этнонимнарының берсе чирмеш формасында. Районыбызда бу этноним белән аталган Шетнәү Чирмешән авылы бар.
2 бүлек. Топонимик атамалар
Топонимия фәне географик атамаларны, аларның килеп чыгышын, таралышын, кулланылышын һәм эволюцион үсеш этапларын өйрәнә.
2.1. Авылым урамнары
Яңа Арышка килеп керү белән, аның тирә күрше авыллардан аерып
_______________
2 Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан; универ. нәшр., 1998. – 10 б.
торган ягы күзгә ташлана. Авылның урамнары төрле якка тәртипскз сибелеп түгел, ә Бәтке елгасының ике яры буйлап, төгәл туры сызык буенча урнашкан. Һәр дүрт урамны да билгеле бер ара саен тыкрыклар кисеп үтә. Урамнарның мондый төгәл план буенча төзелүен 19 гасырда зур янгын чыгып, авылның тулысынча янып бетүе белән аңлаталар. Шуннан соң, волостьтян землемер килеп план буенча урамнар билгеләп, һәр хуҗалыкка йорт- җир урыны сызып биргән. 5-6 йорт урыны саен янгынга каршы тыкрыклар калдырылган. Шуңа күрә дә авыл урамнарының борынгы исемнәре бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгән.
Авылның төп урамы рәсми рәвештә Үзәк (Центральная) дип йөртелә. Ләкин халык телендә Урта урам атамасы йөри. Революциягә кадәр авыл
мәчетләре, авыл җыены үтә торган җәмәгать тыкырыгы шушы урамда урнашкан булган.
Бәтке елгасы үзәне буйлап, яшеллеккә күмелеп утырган Бакча (Садовая) урамы сузылган. Авыл халкы телендә Түбән урам дип йөртелә. Бу урамның төньяк очы башка урамнардан озынрак, читкәрәк чыгып тора. Әлеге очны шаяртып Замыр(Заморье) – Диңгез арты диеп йөртәләр.
Үзәк урамнан югарырак урнашкан урам – рәсим рәвештә Совет урамы исемен йөртә. Бу урамда 1990 елларга кадәр Авыл советы бинасы, Почта кебек учреждениеләр урнашкан булган. Халык теленә гади генә Арт урам дип йөртелә.
Дүртенче урам, башкаларыннан күпкә кыскарак. Бу урамда колхоз идарәсе, участок ветеринария хастаханәсе, мәктәп урнашкан булган. Шуңа күрә исеме дә – Мәктәп урамы. Халык теленә шулай ук гадиерәк атама Югары урам атамасы кергән. Бу урамның көньяк очы 1980 елларда барлыкка килгән. Андагы йортларның күпчелеген яшь гаиләләр өчен колхоз салдырган. Шуңа күрә рәсми булмаган исеме Яшьләр урамы. Шул ук урамда колхоз фатирларында колхоз рәисе, парторг яшәгәнгә күрә кайсыдыр шаяны Буржуйлар урамы дигән кушамат та таккан. Халык телендә күбрәк нәкъ менә шул атама йөри.
Инде күренгәнчә авылдагы урамнар күбрәк рәсми исемнәр белән түгел. Халык биргән атамалар белән йөртелә.
2.2. Тарлаулар, басу- кыр атамалары
Алпут кыры. 16 гасырда рус дворяны Третьяк Мачихинга бирелгән җирләр. Яңа һәм Иске Арыш авыллары арасында урнашкан.
Тарлау.(Җирле сөйләмдә тырлау) Урманчылык елгасы белән Галикә умарталыгы сызасы арасындагы 80 гектарлы җир.
Купка. Исеменең нәрсә аңлатуы билгесез. Бәлки формасына карап әйтелгәндер. Теләче районы биләмәсе булган урманга квадрат формасында кереп торган басу. Авылның көнбатыш өлешенә урнашкан. 1920 елларда 15 гектарлы бу җир “Баллы күл” коммунасыныкы булган.
Каран юлы. Яңа Арыш урманын Урыс урманы дигән кечкенә урманлыктан аерып торган 20 гектарлы басу. Аның аша күрше Югары Тегермәнлек авылына илтүче юл уза.
Зазбуз. Исеменең килеп чыгышы билгесез. Күрше рус авылы Носово кешеләре биргән атаманың бозып әйтелеше булырга мөмкин. (Извоз сүзеннән). Авылның төп җирләреннән читтә, урман артында урнашкан. Әлеге басуга урман аша яки алпут кырыннан әйләнеп барырга кирәк.
3 бүлек. Оронимик атамалар
Ономастиканың тауларны өйрәнә торган бүлеге оронимика дип атала. Дөрес безнең якларда таулар юк. Ләкин елга үзәненнә күтәрелгән үрләрнне халык тау дип атый.
Башбай тавы. Авылдан Алпут (алпавыт) кыры басуына илтә торган юлдагы үр. Шуңа күрә дә Баш ягъни иң зур бай дигән исем бирелгән.
Тек тау(Текә тау). Авылдан Тырлау кырына илткән юлдагы текә үр. Исеме җисеменә килеп тора.
Аракы тавы. Иң бәхәсле атамаларның берсе. Бәтке елгасына Лесхоз инеше кушылган урындагы борын. Революциягә кадәр халык монда яшеренеп көмешкә куган дип тә сөйлиләр. Ике мәчетле дини авылда мондый хәл булуы логикага сыймый кебек. Тагын бер фараз, әлеге урын, Лесхоз елгасының аргы ягында. Шуңа күрә Аръяк тавы атамасыннан үзгәргән булуы мөмкин.
Атау тавы. Бәтке елгасының борынгы үзәнлегендә кайчандыр утрау булган таучыклар. Халык телендә Алып бабай чабатасын какканда коелган тузан өемнәре булган дигән әкияти фараз да бар. Икенче исеме - Хәмәди атавы. Революциягә кадәр бу таучык өстенә әлеге кеше сукалап иген чәчә торган булган.
Йомгаклау
Югарыда тикшерелгәннәргә йомгак ясап, фәнни хезмәтебез буенча түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкин:
1) Авыл халкы арасында Яңа Арыш атамасының килеп чыгышын Иван Грозный яулары белән бәйләгән риваять йөри. Без исә, галимнәребез – Г.Ф.Саттаров, Н. Гариф фәнни хезмәтләренә таянып, Яңа Арыш атамасы бу төбәктә борынгы заманнарда яшәгән угро-фин кабиләләренең берсе удмуртларның (вотяк, ар) этнонимына бәйле булырга мөмкин дип саныйбыз.
2) Авылыбызның географик атамалары: тау, әрәмәлек, чишмә, урам, тарлау һ.б. исемнәре, аларның килеп чыгышлары асылда тарихи вакыйгаларга, авылыбызның һөнәрле, изге күңелле кешеләренә географик объектларның үзенчәлекләренә бәйләнгән.
Әлеге эзләнүләребезне киләчәктә дә дәвам итәрбез дип ышанам. һәм фәнни хезмәтемне авылдашым, Яр чаллы Дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов иҗат иткән “Авылым Яңа Арыш” җыры белән тәмамлыйм:
Әй, авылым Яңа Арыш
Һәр сукмагың миңа таныш.
Ышна урман, Кызыл чишмә
Атау тавы-минем язмыш.
Кулланылган әдәбият исемлеге
- Гариф Н. Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр.
– Казан, 2009.
2. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан; универ. нәшр., 1998. – 437 б.
3. Яңа Арыш авылы тарихы, риваятьләре /Фактик чыганаклар/.