Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе
методическая разработка (9 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе (дәрескә презентация)

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының " Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе " Тема: Риза Фәхретдинов –танылган мәгърифәтче,галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе. Укытучы : Гарипова Наилә Габдрәшит кызы 1 категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

КЕМНЕҢ портреты?

Слайд 3

КЕМНЕҢ портреты? .

Слайд 4

Ризаэтдин Фәхретдин «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», Р. Фәхретдин

Слайд 5

Видеоязма буенча сораулар 1 .Без кем турында видеоязма карадык? 2.Сез бу шәхес турында нәрсәләр белдегез? 3.Татар әдәбиятында аның тоткан урыны нинди? 1 .Без кем турында видеоязма карадык? 2.Сез бу шәхес турында нәрсәләр белдегез? 3.Татар әдәбиятында аның тоткан урыны нинди?

Слайд 6

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 нчы елның 17 нче гыйнварында элекке Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөн ь я-га килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына керә). Ул белем серләренә өендә төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала.

Слайд 7

1865нче елны ң көз көненнән башлап абзаларына ияреп үз авылыннан 20 чакырым ераклыктагы Түбән Шәлчәле мәдрәсәсендә укып йөргән. 1867нче елның көз көнендә Чистай шәһәрендәге мәдрәсәдә укый. 1869нчы елдан алып Тубән Шәлчәледә укуын дәвам итә. Һәр нәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. 21 кыш эчендә гимназия кебек мәктәпләрне кичеп, университет һәм академияләрнең бер кадәр бүлекләрен тәмамлауга ирешкән

Слайд 8

1902нче елның 28нче сентябрендә ясалган фото

Слайд 9

Р.Ф ә хреддин «Сәлимә» һәм «Әсма» әсәрләрен яза. « Асар » исемле библиографик хезмәтен матбугатта бастыра башлый . « Асар »да борынгы Болгар чорыннан алып егерменче йөз башына кадәр яшәгән ме ң нән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәглүматлар тупланган . Болардан тыш , Р.Фәхреддин «Тәрбияле бала», « Тәрбияле ана », « Тәрбияле ата », « Нәсыйхәт », « Шәкертлек әдәбе », « Әдәбе тәглим », « Мәшһүр хатыннар », « Мәшһүр ирләр » китапларын бастырып чыгара .

Слайд 10

“ Шура” ж урналы һәм “Вакыт” газетасы идарәханәсендә. 1906нчы елдан Р.Фәхретдин Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. “Вакыт” газетасында, 10 ел буе “Шура” журналында эшли. Р.Фәхретдин тарафыннан барлыгы 50 исемдә 147 китап бастырыла. Шулай ук аның 100 томга якын зур күләмле кулъязма хезмәтләре барлыгы билгеле. 1918нче елда Р.Фәхретдин Уфа шәһәренә күчә. 1922нче елда аны мөфти итеп билгелиләр. Ул бу хезмәтенә тиешле сәгат ь ләрен бирсә, калган бөтен вакытын фәнгә багышлый, архивта эзләнә, тарихи хезмәтләр өстендә эшләвен дәвам итә. Фән өчен гаять зур әһәмияткә ия булган “Болгар тарихы” дигән күләмле әсәрен яза.

Слайд 11

Фотода: (сулдан уңга) беренче рәттә: Нурҗамал, Әсма, Р.Фәхреддин, Сәгыйдь; икенче рәттә: Габдрахман, Габдеррәшид, Зәйнәб, Габделәхәд Фото астында Р.Фәхретдиннең үз кулы белән: “1912нче ел, 15нче гыйнварда Оренбургта алдырдык. Икенче көндә Габделәхәд Вяткага, Габдеррәшид Казанга укый торган мәктәпләренә китәләр”- дип язылган.

Слайд 12

Оренбург шәһәрендә 1986нчы елның 1нче сентябрендә Правда урамы 9нчы йортка куелган истәлек тактасы Р.Фәхреддин 1936нчы елның 12нче апрелендә 77 яшендә Уфада вафат була һәм шундагы татар зиратына күмелә

Слайд 13

Тестның дөреслеген тикшерү “5” ле билгесе куела 7 балл “4” ле билгесе куела 6-5 балл “3”ле билгесе куела 4-3 балл

Слайд 14

Өй эше 1) Риза Фәхретдиновның нәсихәтләрен укырга. 2)Риза Фәхретдиновның тормышы һәм иҗаты турында сөйләргә. 3)”Тәрбияле бала нинди була?” зур булмаган сочинение язырга.

Слайд 15

Рефлексия “Плюс-минус-кызык” “П” – ошаган эш төре языла, мәгълүмат тупланыла. “ М” – ошамаган эш төре, аңлашылмаган һәм кирәк булмаган мәгълүмат тупланыла. “К” – укучылар дәрестә очраган барлык кызыклы фактларны язалар, укытучыга булган сорауларын урнаштыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.       Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

9 нчы сыйныф татар төркемендә куллану өчен дәрес эшкәртмәсе...