Тизәйткечләр
учебно-методический материал
Предварительный просмотр:
Тизәйткечләр
Тулырак: http://sabantuyjournal.ru/news/iat/balalar-chen-tizytkechlr
Ра – ра – ра – ра – ракетага
Ра – Ра – Рамил утырган.
Ра – ра – ра – ра – ракетаны
Җир тирәли очырган.
***
Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
***
Вак балчыкны Шәвәли
Әвәли дә әвәли.
Әллә ваза ясыйсың? – ди
Авылдан килгән Вәли.
***
Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,
Кем матур җырлый ала,
Кем матур бии ала –
Шул булыр үрнәк бала.
***
Лап–лоп атлап,
Урман яклап
Килә аю баласы.
Балның тәмен
Белгән икән:
Килә бездә каласы.
***
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.
***
Сары сандугач баласы
Кунып сайрый талларга.
Сагынганнар сабыйларны
Сулардагы саллар да.
***
Көчле кеше
Очлы шөшле
Белән шушы
Төшне тиште.
***
Камил абый
Койма коя.
Коймаларга
Яңгыр коя.
Киемнәргә
Төшкән көя.
Көяләрне
Яңгыр коя.
Коралларын
Куя – куя
Камил абый
Көлеп куя.
***
“Төшәм” дә “төшәм” дип тора,
Төшми дә төшми түшәм.
Түшәм берүк төшмәсен,
Башкаемны тишмәсен.
***
Бүрәнәләр турый – турый,
Барый абый бура бурый.
Бурасының матурлыгын
Карап йөри урый – урый.
***
Бер кит балык куып килә,
Кит аннан, кит, тимәсен.
Китеп китте кит ишкәкне,
Тишеп китте көймәсен.
***
Сары – сары , сап – сары
Сандугач балалары.
***
Ша – Ша – Шамил
Шар кабарта.
Ша – Ша – Шамил
Шар суга.
Ша – Ша – Шамил,
Ялкау булма,
Ша –Ша – Шамил,
Бар суга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Логопедия Тизәйткечләр
Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте — аларның авыр әйтелешендә. Бу әсәрләрдә авыр әйтелеш төрле алымнар белән оештырыла. Беришләре охшаш яңгырашлы сүзләрне еш куллану юлы белән, икенче...
Балалар өчен тизәйткечләр
* Мин әйтә алам, кем әйтә ала? * Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага. ...
- Мне нравится (1)