КИМы по татарскому языку
материал
Предварительный просмотр:
Приложение 1
Контрольно-измерительные материалы по родному (татарскому) языку
Нормы и критерии оценивания письменных работ:
1. Оценивание диктантов
Диктант - одна из основных форм проверки орфографической и пунктуационной грамотности.
Для диктантов целесообразно использовать связные тексты, которые должны отвечать нормам современного литературного языка, быть
доступными по содержанию учащимся данного класса.
Диктант оценивается одной отметкой.
Отметка "5" выставляется за безошибочную работу, а также при наличии в ней 1 негрубой орфографической. 1 негрубой пунктуационной или 1 негрубой грамматической ошибки.
Отметка "4" выставляется при наличии в диктанте 2 орфографических и 2 пунктуационных, или 1 орфографической и 3 пунктуационных ошибок, или 4 пунктуационных при отсутствий орфографических ошибок. Отметка "4" может выставляться при трёх орфографических ошибках, если среди них есть однотипные. Также допускаются 2 грамматические ошибки.
Отметка "3" выставляется за диктант, в котором допущены 4 орфографические и 4 пунктуационные ошибки, или 3 орфографические и 5пунктуационных ошибок, или 7 пунктуационных ошибок при отсутствии орфографических ошибок, В 5 классе допускается выставление отметки "3" за диктант при 5 орфографических и 4 пунктуационных ошибках. Отметка "3" может быть поставлена также при наличии 6 орфографических и 6 пунктуационных, если среди тех и других имеются однотипные и негрубые ошибки. Допускается до 4 грамматических ошибок.
Отметка "2" выставляется за диктант, в котором допущено до 7 орфографических и 7 пунктуационных ошибок, или 6 орфографических и 8 пунктуационных ошибок, 5 орфографических и 9 пунктуационных ошибок, 8 орфографических и 6 пунктуационных ошибок. Кроме этого, допущено более 4 грамматических ошибок.
Оценивание контрольного диктанта:
Работа выполнена аккуратно, без помарок и ошибок- "5". (Может быть одна орфографическая ошибка, две пунктуационные ошибки.)
Две орфографические, две пунктуационные или одна орфографическая, четыре пунктуационные ошибки- "4".
3 Четыре орфографические, четыре пунктуационные или три орфографические, шесть пунктуационные ошибки- "3". 4.Шесть орфографических пять пунктуационных или пять орфографических, восемь пунктуационных ошибки- "2"
В контрольной работе, состоящей из диктанта и дополнительного (фонетического, лексического, орфографического, грамматического) задания, выставляются две оценки за каждый вид работы.
При оценке выполнения дополнительных заданий рекомендуется руководствоваться следующим:
Отметка"5" ставится, если ученик выполнил все задания верно.
Отметка "4" ставится, если ученик выполнил правильно не менее 3/4 заданий.
Отметка "3" ставится за работу, в которой правильно выполнено не менее половины заданий.
Отметка "2" ставится за работу, в которой не выполнено более половины заданий.
Примечание. Орфографические, пунктуационные и грамматические ошибки, допущенные при выполнении дополнительных заданий, учитываются
при выведении отметки за диктант.
2. Оценка сочинений и изложений
Сочинения и изложения - основные формы проверки умения правильно и последовательно излагать мысли, уровня речевой подготовки учащихся.
Сочинения и изложения в 5-9 классах проводятся в соответствии с требованиями раздела программы "Развитие навыков связной речи".
С помощью сочинений и изложений проверяются: 1) умение раскрывать тему; 2) умение использовать языковые средства в соответствии со стилем, темой и задачей высказывания; 3) соблюдение языковых норм и правил правописания.
Любое сочинение и изложение оценивается двумя отметками: первая ставится за содержание и речевое оформление (соблюдение языковых норм и правил выбора стилистических средств), вторая
• за соблюдение орфографических, пунктуационных норм и грамматических ошибок.
Обе отметки считаются отметками по татарскому языку, за исключением случаев, когда проводится работа, проверяющая знания учащихся по татарской литературе. В этом случае первая отметка (за содержание и речь) считается отметкой по литературе.
Содержание сочинения и изложения оценивается по следующим критериям:
- соответствие работы ученика теме и основной мысли;
- полнота раскрытия темы;
- правильность фактического материала;
- последовательность изложения.
При оценке речевого оформления сочинений и изложений учитывается: разнообразие словаря и грамматического строя речи, стилевое единство и выразительность речи, число языковых ошибок и стилистических недочетов.
Орфографическая и пунктуационная грамотность оценивается по числу допущенных учеником ошибок (см. Нормативы для оценки контрольных диктантов)
5 класс
Тикшерү характерындагы диктант
Күңел күзе (65 нче бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Камил әтисе белән урманга барды.
Ул нарат кәүсәсендә тиенне күрде. Нәни генә бер йомгак, койрыгы үзеннән дә зур. Тиен бер ботактан икенчесенә сикереп уйнады. Аның уйнавы кызык иде. Әнә ул ал тәпиләре белән нарат күркәсен эләктереп алды. Аны әйләндереп карады һәм җиргә атты. Камил көлеп җибәрде. Тиен тавыштан курыкты һәм күздән югалды.(52 сүз) (Р.Хафизовадан)
Диктант
Кит (66 нчы бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Кит суда яши, ләкин ул балык түгел. Балыклар саңаклары белән сулыйлар, ә китның үпкәләре бар. Аның борыны юк. Борын урынына башында ике тишек бар. Кит шулар аша сулый.
Китның тиресе шома һәм тәңкәсез. Тире астында калын май катламы бар. Ул китның тәнен җылыта. Китның сулавы ерактан күренә. Бу вакытта су өстендә фонтан атылган кебек була. (55 сүз) ( “Туган тел” китабыннан)
Контроль диктант
Туган ил кайдан башлана? (66 нчы бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Кыш белән язның, җәй белән көзнең үз матурлыгы бар. Бу матурлык бер-берсен кабатламый. Елның фасыллары һәммәсе дә матур,гүзәл.
Туган илебез дә карап туймаслык матур һәм бай!
Менә шул туган туфрак, туган ил кайдан башлана соң?
Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган шәһәрдән, син укый торган мәктәптән башлана. Туган ягыңны онытма, кечкенә дустым! (55 сүз) (Г.Галиевтән)
Изложение
Песнәк (68 нче бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Идриснең песнәге бар. Койрыгы кап-кара, түшләре сары, яңаклары ап-ак, битен гел юып йөри ул. Түбәтәен томшыгына ук төшереп кигән.
Алар инде әллә кайчан дуслаштылар. Кар яуганчы ук. Идриснең дусты тәрәзә каршындагы агака куна. Әти белән әнисе эшкә киткәч, Идрис берүзе кала. Янында дусты булгач, Идрис ялгыз калырга курыкмый.
Песнәк Идриснең тәрәзә янына килүен көтеп кенә тора. Шунда ук тәрәзә рамына килеп куна һәм кара төймә күзләре белән дустына карый. Идрис форточканы ача һәм икмәк валчыклары ыргыта. Песнәк тиз генә алар артыннан очып төшә. Кар өстеннән валчык чүпли, башын иеп, Идрискә рәхмәт әйтә. Аның рәхмәт әйтүен Идрис кенә аңлый.(97 сүз) (Р.Хафизовадан)
Контроль изложение
Керпе (67 нче бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Мин куак төбендә керпе күрдем. Керпеләрнең тычкан тотканын беләм. Мин аны өйгә алып кайттым. Чәнечкеле йомгакны идән уртасына куйдым һәм язарга утырдым. Үзем керпегә карыйм. Ул үзенә карават астында урын тапты.
Кич белэн мин лампа яндырдым. Шулвакыт керпе карават астыннан йөгереп чыкты. Ул, лампаны күреп, урамда ай чыккандыр дип уйлагандыр. Керпеләр ай яктысында аланнарда йөрергә яраталар бит. Ул бүлмәне урман аланы дип белеп йөри башлады.
Мин газетаны идәнгә куеп, йокларга яттым. Үзем бүлмәдә керпенең кыштыр-кыштыр йөргәнен тыңлыйм. Керпе тиз генә газетаны энәләре белән эләктерде һәм почмакка алып китте. Ул тиз арада газетадан үзенә чын оя ясады.
Шулай итеп, керпе миндә тора башлады. Чәй эчәргә утырган саен, кунагымны онытмыйм: савытына һәрвакыт сөт салам яки күмәч бирәм.(115 сүз) (М.Пришвиннан)
Контроль диктант
Ләкләк (67 нче бит)
(Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева Г.В.Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү оемаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап./5 нче сыйныф-Казан:”Мәгариф нәшрияты, Вакыт”- 2015.
Ләкләкләр авыл йортының түбәсенә зур, киң оя ясыйлар. Кешеләр аның белән дуслыкны сакларга тырыша.
Әгәр ләкләкләр сезнең йортның түбәсенә оя корсалар, һәр елның язында шунда әйләнеп кайталар. Ләкләк оясында ике яки биш нәни кошчык туа. Алар оядан кешеләргә ышаныч белән карыйлар, әти-әниләренең аудан кайтканын көтәләр. Көзгә бу ләкләкләр көчле, зур кошларга әйләнәләр. Алар көньякка очып китә. Яз көне кешеләр ышанычлы дусларының кире әйләнеп кайтуын көтәләр. (65 сүз) (“Хайваннар дөньясы”китабыннан)
6 класс
Диктант №1 Тикшерү диктанты.
Татлы җиләк
Июль. Тиздән кура җиләге өлгерер. Кура җиләге-шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп үсемлек ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар.
Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны,эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур.Кура җиләгенюкә чәчәге , үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була.
Кура җиләге июль- август айларында өлгерә. Җиләкләрне өлгергән вакытта күбрәк ашап калырга тырышыгыз. Урманда үскән кура җиләге аеруча файдалы. Кура җиләгеннән варенье, төрле эчемлекләр ясарга мөмкин.(75 сүз)
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”,2001, 8 бит).
Диктант № 2
Җырчы юкәләр.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 21-22 бит).
Төн җәймәсе астында изрәп йоклаган урманга көн килде.Агачлар уянды.
Юкә бик кәефле, ул бүген гаҗәп матур киенгән иде. Өстендә – яшел төсмерле ак җилән. Ул иртәнге кояш яктысында энҗе карлар кебек җемелди.
Кояш югарырак үрләде, юкәне буеннан – буена яктыртты. Юкә тагын да чибәрләнде, ул кызыл җиләкләр сибелгән яшел келәм өстендә үк басып тора икән.
Бераздан юкә җыр сузды. Бу җыр урман битендәге умарталыкка кадәр сузыла иде. Гүя бөтен җиһан көяз юкәне тыңлый. Аның җыры көйле, моңлы. Мин ул җырны бизәкле җир келәменә чалкан ятып тыңлыйм. Рәхәт була андый чакта! (90 сүз) ( М. Рафиковтан.)
Диктант № 3 ( контроль) Көртлек.
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 32 бит).
Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.
Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырганкөртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын якорь ыргаклары кебек як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.
Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.
Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.(118 сүз).
Диктант № 4 Беренче чәчәкләр.
Агачлар арасында ястык кебек яткан кар кояшлы язның, табигатьнең тылсымлы көченә каршы тора алмый, эри.
Аның артыннан безнең якның умырзаялары калка. Сәрдәнә башын төртү белән үк баллы зәңгәр чәчәген җибәргән. Күкебаш кызыл калпагын ача. Җилдәк алсу сабагын күрсәткән. Күршедә генә кар юасы тырпаеп чыга. Алар янында ук сәрдә күренә. Ул әчкелтем исле чәчәген соңрак җемелдәтә, ә хәзер туйганчы кар суы эчә, көч җыеп калырга тырыша.
Монда һәрнәрсә үзенчә матур. Агач төбендәге мендәр кебек кабарып торган җете яшел мүк өстендә ефәк җепселләр күтәрелгән. Башлары коңгырт чукмарлы. Күке җитене шулай бизи язгы урманны, матурлыгы белән карашыбызны җәлеп итмәкче була. Нинди бай һәм гүзәл бездә үсемлекләр дөньясы. (107 сүз).
Изложение №1
Кичә, Бүген һәм Иртәгә
Көннәрдән беркөнне Кичә, Бүген һәм Иртәгә очрашканнар да үзара бәхәсләшәләр икән. “Безнең кайсыбыз кирәклерәк: Кичәме, Бүгенме әллә Иртәгәме?” – дип баш ваталар икән болар. Әй сатулашканнар, ди, әй бәхәсләшкәннәр, ди. Әмма барыбер уртак фикергә килә алмаганнар. Бүген: “Мин кирәклерәк”, – дигән. Кичә үзенекен каера, Иртәгә үз ягына тарта икән. Бәхәсне хәл итә алмагач, киңәшкә Кояш янына киткәннәр болар. Хәлне сөйләп биргәннәр. Кояш: «Иртәгә булмаса, Бүген юк, Бүген булмаса, Иртәгә булмас иде», – дигән. Шуннан соң гына Кичә, Бүген һәм Иртәгә тынычланганнар. Моны үзләре аңламаганга бик оялганнар. Алар бертуганнар ләбаса. Аерым-аерым гына яши алмыйлар, була алмыйлар икән бит! Бәхәс шуның белән хәл ителгән. Кичә, Бүген һәм Иртәгә дус һәм тату гына яши башлаганнар, ди. (113 сүз.) (З. Хөсниярдән)
Изложение №2
Табигать һәм кеше
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган.
Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.(130 сүз)
(Вакытлы матбугаттан)
Изложение №3 (контроль) Тылсымлы сүз
(З.Н.Хәбибуллина. И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 47-48 битләр)
Уйларыма бирелеп атлый торгач, урам чатына килеп җиткәнмен икән. Каршы якка үтәргә теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә буйлы малай белән әбине күреп, тукталып калдым.
Малайның бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Алар мин басып торган урынга җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.
-Рәхмәт, улым. Кул-аягың сызлаусыз булсын, -дия- дия, ул кечкенә юлчының аркасыннан сөйде.- Рәхмәт яусын үзеңә.
Малай да бәхетле елмая. Әнә малай саубуллашты да, әбигә хәерле юл теләп, ары китте.
Бу күренеш күптән булган бер вакыйганы хәтеремә төшерде.
...Ул чакта миңа да шушы малай кебек ун- унбер яшьләр чамасы булгандыр. Ашыга- кабалана мәктәптән кайтып барышым. Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр, мин шуңа ашыгам. Менә кайтып җитәргә дә күп калмады. Шулчак мине бер абый туктатты.
-Энем, Батырлар урамына ничек барырга икән?
- Ул монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк. Әйдәгез, озатып куйыйм, алайса, - дидем мин.
Юлда барганда, абый үзенең ерактан килүен, безнең калада әле беренче тапкыр гына булуын әйтте. Сөйләшә- сөйләшә, Батырлар урамына килеп чыкканыбызны сизмидә калдык.
-Рәхмәт, энем, -диде абый, эзләп-эзләп тә таба алмаган урамда басып тору шатлыгын яшерә алмыйча.- Зур рәхмәт сиңа!
Ул чакта кино карарга соңардым соңаруын. Әмма мин борчылмадым. Тик таныш булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыклы елмайган йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе, дип уйлап калдым мин кечкенә буйлы малай артыннан. (251 сүз) (Р. Гыйззәтуллиннан)
7 класс
Диктант № 1 Урманда.
Урман эче сыек зәңгәр томанга төренгән. Шул томан аша саркылган кояш нурларында мең төрле төсләр белән җемелдәгән түгәрәк күл буена килеп чыктык. Аның як - ягында ямь-яшел камышлар шаулап утыра. Гомерен урманда уздырган Зиннур бабай киек сукмагында йөреп арган чакларында шушы күл янына килергә ярата.
Бүген ул безне дә үзе белән алып килде. Хәтфә келәмдәй йомшак чирәм өстенә ятып ял итеп алгач, безнең күңелләр күтәрелеп китте. Күл өсте ак, сары төнбоеклар белән капланган. Тиздән аларның таҗ яфраклары йомылыр, чәчәкләр боегып калыр.
Урманда шундый бөркү, ник бер яфрак селкенсен. Тирә- якта ниндидер шомлы тынлык хөкем сөрә. Тик аяк астында кипкән яфраклар гына кыштырдый. Ара – тирә җиргә нарат күркәсе өзелеп төшә. Без серле күлне тизрәк табу уе белән юлыбызны дәвам итәбез. (117 сүз).
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 54 бит).
Диктант № 2. Ямьле Агыйдел буенда.
Без авылдан чыгып киттек. Сул ягыбызда Агыйдел җәйрәп ята. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Тар юлыбызда Агыйдел эченә үк кереп киткән ярты утраулар очрый. Алар куе сары тал һәм киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмаячак. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Кеше күзенә күренми торган кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле яшел урманны ертып чыккан ялангач кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмас. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрен ашыйлар, ауга шуннан очалар. (110 сүз).
Бирем.
Хикәя фигыльләрнең заманын, зат-санын күрсәтергә.
Диктант № 3 Авылым табигате.
Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән Ык елгасы ага.
Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. Аларны ашый- ашый телләребез яшелләнеп бетә.
Авылның икенче ягында Чияле тау бар. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. Чияле тау яныннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. Без анда җир җиләге җыярга йөрибез. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. (117 сүз).
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 63 бит).
Бирем.
Беренче, икенче абзацтагы фигыльләрнең асларына сызарга, төркемчәсен билгеләргә.
Диктант № 4 (контроль). Төнбоек.
Җәен безнең күл һәм буаларда бер- берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр ”су сылуы” дип йөртәләр.
Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән соң, иртән ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфраклары ачыла.
Көзен төнбоекның иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгыз җимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су төбендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагы да ерак тараталар. Һәм җәй башында башка сулыкларда әкияттәгедәй матур ак төнбоек чәчәк ата.(110 сүз) (“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)
( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 83 бит).
- БСҮ. Изложение.
Ун сумлык «маҗара».
Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора. Ә карбызлар эре, кайберләреңә колач та җитми, авыр үзләре. Андый-ларын икәүләп күтәрәләр. Акча бирәм, дигәч, малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде. Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде. Надир белән янәшә баскан малай да, футбол тубы хәтле бер карбызны чәлеп, таю ягын карады. Ә Надир түзде, түзәргә тырышты. Хуҗалардан аласы ун сум акча тотты аны. Бик авырга килгәндә, әнисен сөендерер минутларны уйлап чыдады.
Әнисе эшсез калгач, аларның тормышлары авыр бара башлады. Шәл сатып алган акча да күпкә җитмәде. Бүген иртән Надир әнисенең көзге каршында басып торган чагын күрде. Менә ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады. Шул чагында малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады. Надирга әнисе дә, кашлары җем-җем итеп торган алтын алкалар да бик кызганыч булды. Әнисе өйдән чыгып киткәч тә тынычлана алмады. Мәктәпкә бармаска, акча эшләп әнисенә булышырга, дигән уй килде башына. (163сүз)
(Л. Ихсановада)
- БСҮ. Изложение.
Тәрбияле бала.
Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчеңдә байтак кына акча, блокнот һәм бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар.
Зиннәтнең күзләре шатлыгыннан ут шикелле яна, ә башыңда аның гаҗәеп матур уйлар йөри. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр.
Әнисе рәсемне кулына алды. «Бу офицер фронтта үлгән булса кирәк. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Улының соңгы рәсемедер бу», — диде.
Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. «Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек», — диде ул.
Әнисе улының шундый җавабын баядан бирле көтә иде. Менә ул аны ишетте һәм улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын эзләргә булдылар, чаттагы баганага белдерү ябыштырдылар.
Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакылдатты, бүлмә эченә озын мыеклы бер абый килеп керде. Ул үзенең бумажник югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген сөйләп бирде. Әнисе шунда ук бумажникны абыйга сузды.
Мыеклы кеше әйберләрнең барысының да урынында икәнлеген күрде, рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Ул Зиннәтне кунак итте һәм аңа бер төргәк биреп җибәрде.
Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп кенә конфет һәм бумажниктагы акчалар салынган иде. (199 сүз.) (А. Шамовтан)
8 класс
Диктант.
Әдәп башы — тел.
Сөйләгән сүзенә кеше үзе хуҗа. Матур сөйләшергә өйрән. Сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзеңне урынсызга сөйләмә. Урынсыз урында сөйләгән сүз яхшы булса да, яман итеп кабул ителер. Файдасыз сүзне дә сөйләмә, чөнки андый сүз үзеңә зыян гына китерер. Акыл ияләре: «Телеңне тик тота белү — сәламәтлек билгесе», — дигәннәр. Кайбер кешеләр сүз аркасында авыруга сабышалар.
Берәү сөйләгәндә, икенчең тыңлап тора. Ул кеше сүзен бетергәч кенә сүзеңне башла. Кеше сүзенә кушылып, аның сүзен бүлмә. Ишеткән һәр сүзне сөйләргә ашыкма. Телең татлы, йөзең якты булсын. Татлы телле кешенең дуслары да күп булыр. (87 сүз.)
(Җ. Зәйнуллиннан)
Бирем. 1. Шатлану, үсү фигыльләренең төркемчәләрен ясап язарга.
Балыкта.
Кояшлы ял көне иде. Без, бертугандай яшәгән өч дус, таңда тордык та Идел буена балыкка киттек.
Тулып яткан Иделгә җиттек һәм кармакларыбызны салдык. Дөресен әйтергә кирәк, балык тоту сылтау гына иде. Күләгәдә ятып, зәңгәр күккә һәм Иделгә карап, дусларча сөйләшәсе килгән иде. Башта бик шәп чирткән балык та бер-ике сәгатьтән соң кабудан туктады. Без уха пешереп, сөйләшеп утырдык. Андый кадерле сәгатьләр турында бабайлар: «Бер утыру — бер гомер», — дигәннәр. Нәрсәләр турында гына сөйләшмәдек без! Баштан кичкән хәлләр дисезме, якты киләчәк дисезме, татлы уйлар, хыяллар дисезме — бөтенесе дә булды. (88 сүз.)
(Г.Кутуйдан)
Бирем. 1. Кояшлы, яшәгән, буена, сәгатьтән, якты, хыяллар сүзләрендә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.
2. Билгеләнгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Яз килә.
( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 111 бит)
Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора да язгы кояш нурларында изрәп яткан кар өстенә коела. Гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хискә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.
Ала- кола булып торган басулардан күзгә күренер- күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буенда ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшаган кар сырынтысы сузылып яткан. Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Биек урман агачларында каргалар кызып-кызып оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.
Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр ашкына башлый. Шушы көнгә чаклы үз гомеренә туры килгән бер язны да авылда каршылый алмады. Менә нинди икән бит ул туган як язы. (126 сүз) ( М. Хәбибуллиннан)
Бирем.2 нче абзацны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә.
Изложение 1 “Каенның күз яше” (128 сүз)
Урманга эчкәрәк кергән саен, ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады. Камил сакланып кына берничә чәчәк өзеп алды. Тамырлары белән дә йолыкмады, күпләп тә өзмәде. Юкса, урманда чәчәкләр корыр дип уйлады. Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды.
Йөри торгач, түгәрәк аланга килеп чыктылар. Аланның бер ягында төз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкән. Әйтерсең лә ап-ак күлмәкләрен кигән кызлар әйлән-бәйлән уйныйлар.
Камил түзмәде, каеннарга таба йөгерде һәм барып җитәр-җитмәс тукталып калды: каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде. Сынган җирендә алсуланып каен суы каткан. Камил дә, әтисе дә каенны бик кызгандылар.
— Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр,—диде әтисе. Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.
Бераз баргач, тагын бер каен кәүсәсендә яман җәрәхәт күрделәр. Кемдер каен кәүсәсенә балта чабып тирән кирт ясаган, ул кирткә каен суы тулып каткан иде. (128 сүз)
Изложение 1
“Яхшылык кире кайта” (156 сүз)
Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык сатып алды, шул арны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында — маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу — начарлык. Шуңа күрә малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде.
Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән сыйлады. Ул кунагын тагын бер кат сыйпады да юлын дәвам итте.
Өйгә кайткач, бик үк каты булмаса да, әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде.
Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Шулвакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.
Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән китте. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде. Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (156 сүз)
9 сыйныф
Диктант.
”Көзге урман”
Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иңнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.
Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бу гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.
Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.
Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яңа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул.
Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бу вакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә.
(110 сүз) (Х.Фәйзиевтан)
Көртлек
Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.
Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырган көртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын, якорь ыргаклары кебек, як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.
Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.
Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.
(118 сүз) (Журналист язмалары)
Искәрмә: Якорь, постау сүзләрен тактага язарга.
Бирем: Көртлек сүзенә лексик анализ ясарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа
Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...
КИМы по татарскому языку, русская группа
Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, т...
Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"
Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения
Рабочая программа для 6 классов по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....
КИМы по родному (татарскому) языку
Контрольные работы по родному (татарскому ) языку для 5-10 классов....
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...