"Саннарны кабатлау"
план-конспект урока (6 класс)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok.docx | 19.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Саннарны кабатлау.
Максат: укучыларның сан турындагы белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; укучыларның логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерү; туган телебезгә кызыксыну уяту.
- Оештыру өлеше:
- Исәнмесез, балалар!
- Утырыгыз.
Актуальләштерү.
- Укучылар, Бишбүләк авылында ничә мәктәп бар?
- Ничәнче мәктәптә укыйсыз?
- Сезнең төркемдә ничә малай укый?
- Ә ничә кыз икән?
- Кышкы каникулда ничә көн ял иттегез?
- Укучылар, сезнең һәр җавабыгызда нинди сүз төркеме кулланылды инде?
(Слайд. САН)
Димәк, бүгенге дәрестә без саннарны йомгаклау өстендә эшләрбез.
Бу дәресебез уен формасында узачак.
- Балалар, күз алдына китерегез әле, ямьле матур җәй көне, әбез балык каптырырга барабыз. Без – балыкчылар.
- Сезнең арагыздан кемнәр балык тотканы бар?
- Бу балыклар гади түгел, алар тылсымлы. Һәрберсенә биремнәр яшерелгән. Бүген барыгыз да балык тотар.
- Кайсыгыз кыюрак, җитезрәк, ягез әле балык каптырып карыйк. Нинди бирем икән?
- Актуальләштерү.
- ТИЗӘЙТКЕЧ. (Слайдка карагыз)
Балалар, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшер өчен, әйдәгез әле тизәйткечне өйрәник.
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына,
Ишелмәсен мич ташы.
Мәче – Нинди сорауга җавап бирә?
Нинди сүз төркеменә керә?(исем)
Мәче – нинди төстә? (сыйфат)
Мәче – ничәү? (САН)
- Дәреслек буенча эш. 146 нчы күнегү.
Дәфтәрләрне ачып число язабыз.
Тема: Саннарны кабатлау.
146 нчы күнегү.
Җөмлә эчендәге саннарны күчереп , өтерләр аша язабыз. Ә хәзер телдән язган саннарның төркемчәләрен әйтик.
Өч – микъдар
Өчәр – бүлeм
Өченче – тәртип
Өч- дүрт - чама
Өчәү – җыю
- Дөрес яз!
(Индивидуаль эш)
( 7, 4, 9, 12, 20, 15)
(Слайдта җавап күрсәтелә, үзләре төзәтә. Бәяләгез!)
- Исем уйла!
Саннарга исем өстәргә, алар янәшәсенә исем куерга.(һәр укучыга бирелә)
Мәсәлән, 1 китап.
- Санннарны сүз белән уку.
Әйдәгез әле, математика дәресен искә төшереп, мисаллар чишеп алыйк.
(Слайд) 2+12=14
6+14=20
3+ 5=8 9-5=4
12/4=3
- Диалог төзү.
(Парлы эш)
- Ирина, бүген ничәсе?
- Бүген 25 нче гыйнвар.
- Ял минуты.
- Саннарны тап!
Бишбүләк
Өчбүлә
Дүтөйле
Туксанбай
Бишкурай
Бишенде.
- Йомгаклау.
- Ребус чишү.
1лек, т10, 6н, 5ек, 5мәт, 100ек, 1аз, б6тырган.
(түбәндәге тамгаларны укыйк).
- Рефлексия.
- Карагыз әле, укучылар, без сезнең белән бик күп балык тотканбыз.Кемгә кайсы балык ныграк ошады?
- Бүгенге дәрестә сез нәрсә белдегез? Нинди сүз төркемен кабатладык?
- Өйгә эш.
Кызлар – сан кергән 3 табышмак, малайлар – сан кергән 3 әйтем, мәкаль.(Язып килергә)
Дәрестә актив булдыгыз, рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....
Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)
Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...
Саннарны гомумилэштереп кабатлау
Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...
Саннарны кабатлау.(технологик карта)
Саннарны кабатлау....
Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау” 4 сыйныф
Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау&rdquo...
Саннарны кабатлау
Саннарны кабатлау темасы буенча технологик карта...
Тема Саннарны гомумиләштереп кабатлау
конспект урока татарского языка...