Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. “Имән шигыре”
план-конспект урока (6 класс)
Дәрескә технологик карта
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlil_imn_tehnologik_karta_6_syynyf.docx | 31.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрескә технологик карта
Укытучы | Зарипова Алинә Әнис кызы, Совет район 175 нче гимназиянең югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы |
Сыйныф | 6 нчы сыйныф |
Тема | Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. “Имән шигыре” |
Максатлар | 1.Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, “Имән” шигырен өйрәнү, 2. Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү,сөйләм әдәбенә өйрәтү. 3.Укучыларга яхшылык эшләү, изгелек кылуның әһәмиятен аңлату. Эшләгән эшләреңә карата җаваплылык хисе булдыру. |
Планлаштырылган нәтиҗәлелек | Предмет нәтиҗәлелеге: герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Имән” шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә күткәрелгән төп фикерне ачыклау; Регулятив УУГ: регулятив: шигырьнең төп проблемасын табу, автор позициясенә үз мөнәсәбәтләрен белдергәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу. Танып белү УУГ: тексттан иң мөһим сүзләрне аерып ала берү, сурәтләү чарасының асылына төшен, “яхшылык” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару. Коммуникатив УУГ: дустыңны тыңлый белү,җавапны дөрес матур җөмләләр белән әйтеп бирә белү. Шәхескә кагылышлы УУГ: яхшылык эшләргә , изгелек кылырга омтылыш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. |
Предметара бәйләнеш | Туган тел, рус теле, рус әдәбияты,тарих, рәсем сәнгате |
Ресурслар | Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1,2 нче кисәк. / Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина; . – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2014. − 151 бит, ноутбук,мультимедиа проекторы, интернет- ресурсны тест өчен телефоннарда “Кахот” кушымтасы, Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре, төрле телләргә тәрҗемә ителгән китаплары күргәзмәсе, “Имән” шигыре аудиоязмада, төрле төсле карточкалар, эшчәнлек картасы,елмаюлар, Муса Җәлил портреты, имән, сугышны чагылдырган рәсемнәр. |
Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары | Квест алымы, Сүз-маркерлар, Эйдос-конспект, фаразлау, проблемалы сорау, эзләнү. |
Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары | Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗә |
1нче этап. Оештыру өлеше. Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру. | - Хәерле, имин иртәләр, Телимен барыгызга! Көннәрегез яхшы үтсен, Уңыш елмайсын һәркасыгызга! -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне миңа күрсәтегез әле. Рәхмәт. Укучылар, минем дә кәефем бик яхшы. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта үтәр дип өметләнеп калам. | Укучылар укытучыны сәламлиләр Елмаюларны күрсәтү | Коммуникатив: Елмаюлар ярдәмендә яхшы кәефне әйтеп бирү |
Актуальләштерү | - Игътибар слайдка. Сез кемнәрне күрәсез? - Тышкы кыяфәтләре турында нәрсә әйтә аласыз? - Бу рәсем аркылы алдагы дәрестә өйрәнгән нинди геройларны күз алдына китересез? - Поэманың эчтәлеген ныгыту максатыннан тест биреме эшләп алырбыз. Телефоннарны алабыз. Тест. Кахот кушымтасы нигезендә тест биреме эшләү. 1. “Мокамай” поэмасы кем исеменнән сөйләнә? А.Лирик герой- автор үзе; Ә.Лирик герой. 2. Автор аны яратып нинди сүзләр куллана? А. “Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең; Ә. Ул –кара чәчле, коңгырт кара күзле. 3. Мокамайның чын исеме ничек? А. Мөхәммәтгали; Ә. Мөхәммәтҗан. 4.Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте нинди? А.Җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шул хәлгә төшерде ди; Ә. Автор салкын карашта. 5. Бу әсәре белән Һ.Такташ нәрсә әйтергә тели? А.Тормышта кеше ялгыз булырга тиеш түгел! Ә.Кеше үзе генә дә проблемаларны хәл итә ала! | -Без малайларны күрәбез. Алар кулга-кул тотынышканнар. Алар дуслар. - Ике малайның берсе- кара чәчле, берсе- сары чәчле. -Һади Такташның “Мокамай” поэмасындагы малайлар- лирик герой һәм аның дусты Мөхәммәтҗан. Тестны “Кахот” кушымтасы нигезендә тиз вакыт аралыгында эшләү.
-Җаваплар 1.а 2. а 3. ә 4. а 5. а | коммуникатив: фикер алышуда катнашу; шәхескә кагылышлы:дус һәрвакытта иңен куярга әзер. |
2 нче этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру. Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру, укучыларны теманы формалаштыруга, дәреснең бурычын билгеләүгә әзерләү. 3 нче этап. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. |
Безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?
Эшчәнлек картасы белән таныштыру Әйе, укучылар без сезнең белән Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз, шигырьдә бирелгән проблеманы ачыклап, сурәтләү чарасын табарбыз. Шигырьнең мәгънәсен аңлап, төркемнәрдә, парларда да, фронталь дә эшләрбез. - Автор бу шигырен ни өчен имән дип аталды икән? Без бу сорауга дәрес ахырында җавап табарбыз.
| Укучылар үз фикерләрен белдерәләр. Көтелгән җаваплар: М.Җәлил портреты, сугышны тасвирлаган рәсем, Имән агачы рәсеме. -Без Муса Җәлил турында укырбыз. “Имән” шигыре белән танышырбыз. Бу шигырь сугыш вакытында язылган. |
Регулятив: дәреснең темасын, максатын, бурычларны билгеләү. Төркемнәрдә үзара хезмәттәшлек нигезендә бер-беребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.
танып белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую; - регулятив: күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау, алдан фаразлау; - коммуникатив: фикер алышуда катнашу; |
4 нче этап. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Максат: шигырьне тыңлау барышында карап бару, эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; аларны аңлау өчен шартлар тудыру. | Индивидуаль. - Ак кәгазь битләрен алабыз. Монда М.Җәлил биографиясе бирелгән. Бу текст дәреслекләрдә дә бирелгән. Сез текст белән танышу барышында иң мөһим сүзләргә игътибар итеп, асларына сызып куярга тиеш.Бу терәк сүзләрне без тактага язып куярбыз. Без бу сүзләргә таянып М.Җәлил турында сөйләшү үткәрербез. Ком сәгате ярдәмендә бер минут вакыт бирелә. -Эшне башладык. -Бирелгән сүзтезмәләргә сүзләргә таянып Муса Җәлилнең биграфиясе турында күзаллау тудыру. Китаплар күргәзмәсеннән авторның “Моабит дәфтәләре”, башка телләргә тәрҗемә китапларына игътибар итү. -Беренче төркемдә утыручы укучылар, әйдәгез, сез башлыйсыз.Икенче төркем дәвам итә. Яхшы, ә хәзер без бу сүзләргә таянып М.Җәлил турында сөйлибез. Физминутка. Күзләрне ял иттерү максатыннан, музыка астында слайдтта бирелгән кояш рәсеме артыннан карап барабыз, төз матур итеп басабыз. -Афәрин, Эшебезне дәвам итәбез. Дәреслекләрнең 57 нче битеп ачып куябыз. Шигырьне тыңлар алдыннан кайбер сүзләргә игътибар итегез әле. Сүзлек өстендә эш. Юл чаты – берничә юл кушылган урын, перекресток Хәят – тормыш, жизнь Дистә- десяток Юлчы – юлда баручы, путник Дым – юеш җир, влага. Шигырьне аудиоязмадан тыңлыйбыз.Тыңлау барышында шигырьгә дә күз салып карап, аңлап барырга тырышабыз | Көтелгән җаваплар: биографиядән терәк сүзләрне, сүзтезмәләрне язып алу: герой шагыйрь 1906 нчы ел 15 февраль Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылы алтынчы бала авыл мәктәбе шәһәргә күчәләр “Хөсәения” мәдрәсәсе матур әдәбият әсәрләре шигырьләр яза 1922нче елда Казанда Педагогия институтының рабфагы газета-журналларда басыла 1927-1931нче елларда Мәскәүдә, югары белем Татар опера студиясе мөдире “Алтынчәч”, “Илдар” либретталары 1941 нче ел июль ае- Бөек Ватан сугышы 1942 нче елның июнендә яралана әсир иҗат итә “Моабит дәфтәрләре” Моабит төрмәсе ике дәфтәр беренчесе- яңалиф, икенчесе- гарәп графикасы 12 җәлилче беренче дәфтәрдә- 50 шигырь икенче дәфтәрдә- 62 шигырь, ике өзек 20 шигырь кабатлана Нигъмәт Терегулов, Андре Тиммерманс шигырьләрендә шәхси образ, фәлсәфи уйлану,туган илгә, туган халкына мәхәббәт тәрҗемә 1944 нче ел 25 август 1956 нчы ел Советлар Союзы герое 1957 нче елда Ленин премиясе | - танып белү: эзлекле фикер йөртү;мөһим сүзләрне аерып алырга омтылу; - коммуникатив: иптәшләреңнең фикерен исәпкә алу, әңгәмәгә кушыла белү; фикерне эзлекле рәвештә әйтә белү; - регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; - шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау |
Шигырь өстендә эш. Шигырнең эчтәлегенә таянып 1нче сорауга җавап бирәбез. 1.Сез шигырьдән нәрсә аңладыгыз? Сүз нәрсә турында бара? 2. Төркемнәрдә Беренче төркем беренче 5 куплет өстендә, икенче төркем алдагы 6 куплет өстендә имәнне ачыклый торган сүзләрне, җөмләләрне эзли. -Ә чынлыкта, имән мондый эшләрне эшли аламы? - Бу эшләрне кем башкара ала? Димәк, нинди нәтиҗә ясап була? Агач кеше кебек гамәлләр эшли. -Димәк, предмет кеше сыйфатына кереп, ниндидер эш башкара Монда автор нинди сурәтләү чарасы кулланган? Сез бу сурәтләү чарасын рус теленнән беләсез. Ул ничек атала. Ә татар телендә без аны сынландыру дип әйтәбез. Кабатлап карагыз әле. Сынландыру ул- җансыз предметларны, күренешләрне җанландыру. Карап киткән җөмләләр барысы да нинди чара булып тора? -Укучылар, имән агачын кем утырткан? -Ни өчен бу кеше имән агачын сайлап утыртты икән? - Нинди максат белән утырткан дип уйлыйсыз? Әйтегез әле, бу кеше имәнне утыртып, нәрсә эшләгән -Бик дөрес. М.Җәлил дә бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләде икән? Шигырдән шул юлны табып укыгыз әле. Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып. 3. Димәк,кеше җирдә эзе калырлык яхшы эшләр калдырса, бу кеше мәңге онытылмас. шигырьнең идеясен әйтегез әле. -Шигырьдәге имән нәрсәне алыштырып тора кебек. Ничә ел буе үсеп утыра ул? Имән кемгә куелган һәйкәл? Һәйкәлне кемнәргә куялар? Шәһәребездә кемнәрнең һәйкәлләрен сез беләсез? -Менә бу һәйкәл турында сез нәрсә әйтә аласыз? Бу кем һәйкәле. -Бай бабай дип тә, Татарстанның Апас районында туып үскән Әсгать абый Галимҗанов. Әсгать абый, маллар асрап сатып, акчасын ятимнәр йортларына бирә барган. 70 нче еллардан алып, ул бик күп хәйрия акцияләре уздыра: балалар йортларына уенчыклар, җиһазлар, телевизор, автомобиль, микроавтобуслар бүләк итә; Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә. Үзенә 75 яшь тулган көннәрдә ятимнәр йортларына 75 нче автобусын бүләк итә. Ул яхшылыклары өчен «Ел меценаты» исеменә, Хезмәт Кызыл байрагы, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары» орденнарына лаек була. Иң зур бүләк – 2008 елда Казан Кремленең Меңъеллык мәйданында куелган һәйкәлдер, мөгаен. Әмма Әсгать абый өчен дәүләт бүләкләре алу, үзенә һәйкәл куелу-куелмау, бәлки, бик үк мөһим дә булмагандыр. Ул халкыбыз хәтеренә изге күңелле милләттәшебез булып кереп калды. Бу бабай безнең шигырдәге кеше белән охшашмы? Кайсы яклары охшаш? Ачыклагыз әле. Сез дә әле урта сыныф укучылары гына булсагыз да мәктәп тормышында, мәктәптән тыш нинди яхшылыклар эшлисез? 4. Парларда эш Яхшылык турында бирелгән мәкальләрне парлары белән тоташтырыгыз. - Яхшылык җирдә ятмый, ул йөрәктән чыга. Мин барыгызның да яхшы гамәлләр кылып, шатлыкларга сөенеп- куанып яшәвегезне телим. Әйдәгез, хәзер, бер-берегезгә кулларыгызны биреп, нык итеп тотынышыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Бу җылылык сезнең йөрәгегездән чыга. Шул җылылыкны, бер дә кызганмыйча, дусларыгызга, туганнарыгызга, тирә-юньдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга өлешеп яшәгез! | Соауларга җавап. Тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирү.Фикерләрне тулы итеп исбат итә белү. - Шигырьдә сүз имән, шаулап үскән имән, юл чатында үскән имән, ялгызы үсеп утыручы имән, имәнне утыртучы кеше, билгесез кеше имәнне утыртуы турында бара. - Шигырьдә имән образын ачыклый торган сүзләр тезмәсе: Имән җырлый. Имән искә төшерә. Имән бүләкли. Имән җил-яңгырдан саклый. Имән ял иттерә. Имән кавыштыра. Имән юл күрсәтә. Имән дым эчерә. Имән һәйкәл булып тора. Агач кеше сыйфатына кереп, гамәлләр башкара. Рус телендә мондый сурәтләү чарасын олицетворение дип әйтәбез. -Бу агачны билгесез кеше утырткан. Бәлкем, ул игенчедер, бакчачыдыр, эш сөюче кешедер - Чөнки ул нык һәм бик озак еллар дәвамында үсә, кешегә хезмәт итә. - Агачны бу кеше һава чиста булсын өчен, кырда матурлык булсын өчен, болай гына утырткан булырга мөмкин. -Билгесез кеше имәнне утыртып яхшылык эшләгән. -Кеше җирдә яхшылык эшләргә тиеш. -Имән һәйкәл кебек. - Тормышыбызда бик күп яхшы гамәлләр кылучыга һәйкәл куярга мөмкин. Әлбәттә бөтен кешегә дә һәйкәл куеп бетереп булмас. – Без М.Җәлил, Г.Тукай, А.Пушкин, С.Сәйдәшев, Ф.Шаляпин һ.б. һәйкәлләрне беләбез беләбез. - Бу Әсгать Галимҗанов һәйкәле. - Бай бабай шигырьдәге билгесез кешегә охшаган. -Бу имән дә үзен утырткан хуҗасы турында искә төшереп тора -Без дә урта сыйныфта укысак та , яхшылык эшләргә омтылабыз:балалар йортларына уку әсбаблары җыюда, инвалидлар декадасында, кошларга җимлекләр ясауда, әби-бабайларга юл аша чыкканда булышабыз. - Яхшылык турында мәкальләрнең парларын әйтү. -Яхшылык күрәсең килсә, үзең яхшылык ит. -Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә. Яхшылык җирдә ятмый Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл(эшлә). Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең. -Яхшылыкны кылып диңгезгә ташласаң да кайтыр. | - танып белү: сөйләмне дөрес формалаштыру; фикерләүдә эзлеклелек төзү; - регулятив: нәтиҗәләр формалаштыру, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; проблемадан чыгу юлларын эзләү; - коммуникатив: дөрес матур җөмләләр белән фикерне туплап әйтә белү | |
5 нче этап. Уку эшчәнлеген йомгаклау. | - Укучылар, дәрес алдында бирелгән сорауга җавап бирик әле. Ни өчен автор бу шигырен имән дип атады икән? | Укучыларның җаваплары тыңлана. | Коммуникатив: яхшылык төшенчәсенең асылын бәйләнешле сөйләм нигезендә аңлату, Шәхескә кагылышлы: һәр кеше яхшылык эшләргә омтылырга тиеш. |
6 нчы этап. Рефлексия. Үзбәя. | Эшчәнлек картасы өстендә эшне йомгаклау. Укучылар, сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез. Сезнең алдыгызда яткан кояш рәсемен эшчәнлек картасына әйтеп ябыштырабыз . | Укучылар җаваплары:мин Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштым. -Шигырьдә бирелгән проблеманы ачыклап белдем. -Шигырьдәге сурәтләү чарасын- сынландыруның мәгънәсенә төшендем. -Төркемнәрдә үзара киңәшләшеп эшләргә омтылдым. -Иптәшемнең фикерен тыңладым. -Яхшылык турында фикерләштем. -Яхшылыкның йөрәктән чыккан изге гамәл икәненә төшендем. - Бай бабай- Әсгать Галимҗанов һәйкәле турында мәгълүмат белдем, - Автор әйтергә теләгән фикерне ачыкладым. | Коммуникатив: –иптәшеңнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; – үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау. Шәхескә кагылышлы: Яхшылык турында фикер алышып, нәтиҗәдән канәгатьлек алу, яхшы эшләр башкарырга омтылып яшәү. Метапредмет УУГ регулятив: - үзконтроль булдыру. - үз эшчәнлекләрен бәяләү. Шәхескә кагылышлы: үз уңышларың яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү; |
7 нче этап. Өй эше бирү. |
| Укучылар өй эшләрен алалар. | Метапредмет(УУГ) регулятив: – үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда, дөрес карар кабул итү белү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.
Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты
. Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...
Сугыш чоры балалары
Презентация...
Дәрес темасы: Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре.
6 нчы татар төркемендәге укучыларны Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре белән таныштыру һәм өйрәнү....
Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. “Имән шигыре”.Дәреснең технологик картасы
Предмет нәтиҗәлелеге: герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Имән” шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә күткәрелгән төп фикерне ачыклау;Ре...
Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре
Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыренә анализ ясау дәресе...
Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышы һәм иҗаты.
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнеп язылган фәнни-тикшеренү эше....
- Мне нравится (1)
Комментарии
Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. “Имән шигыре”
Технологик картагыз өчен рәхмәт