Фэнис Яруллин " Һөнәр сайлау " 9-нчы класс
план-конспект урока (9 класс)

Ахметова Марьям Бариевна

Выбор профессии в 9 класее, речь идёт о професии учителя и педагогическом колледже

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fenis_yarullin_achyk_dres.docx52.26 КБ

Предварительный просмотр:

МАОУ «Лицей №121»

Фәнис Яруллин иҗаты “Иң гүзәл кеше икәнсез”

(Казан педагогия колледжы турында)

   Максат: 1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф.Яруллинның иҗатына гомуми анализ ясау; сөйләм телен үстерү.

2) белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви максат: Эзләнү методы ярдәмендә укучыларда  җаваплылык хисе, бүгенге көнгә конкурент    

  шәхес тәрбияләү. Укытучы һөнәренә карата кызыксыну, укытучыларга карата хөрмәт хисләре уяту.

                                                       

Җиһазлау: мультимедиа проекторы; слайдлар, компьютер, экран, китап күргәзмәсе.

               Дәрес барышы.

1.        Оештыру моменты.

Дәрескә психологик уңай  халәт тудыру.

2.        Актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә  без нинди язучыларның иҗатлары белән таныштык, алар нинди жанрларда иҗат иттеләр?

Без өйрәнгән Фәнис Яруллин үзенең иҗатының ниндилеге белән башкалардан аерылып торды?

3.        Төп өлеш.

-        Укучылар, без Сезнең белән бай мираслы әдәбиятыбызга үзеннән зур өлеш кертүче әдипләребезнең берсе Фәнис Яруллин иҗатын искә төшерик. Фәнис Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Аның әдәби эшчәнлегенең үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.

-        Бүгенге дәрестә эш юнәлеше түбәндәгечә булыр, без Сезнең белән төркемнәргә бүленербез, һәр төркем Фәнис Яруллинның бер яклы иҗаты буенча чыгыш ясый.

-        1 нче төркем аның прозаик булуын, икенчесе – шагыйрь, өченчесе исә - драматург һәм балалар язучысы буларак ачып бирергә тиешләр. Дәрестә тагын бер төркем катнаша, алар безнең рецензентлар, ягъни һәр эш юнәлешенә бәяләмә бирүчеләр.

(Төркемнәрдәге әзерлек карала).

-        Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирербез. Калган төркемнәр игътибар белән тыңлап  сораулар да бирергә мөмкин.

-        Ф.Яруллин иҗатында нинди темалар яктыртыла?

Тормыш-көнкүреш, тормышта кешеләрне гаделлеккә, матурлыкка өндәүче, фәлсәфи фикерләргә таянган, ирекле булу, бәхетле булу.

Прозада ул нинди әсәрләр яза? Хикәя, повесть (җаваплар).

-        Ф Яруллинның әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләре нәрсәдә?

-        Ф.Яруллин – халыкчан язучы, әсәрләренең теле гади, аның әсәрләрендә (гомумән иҗатында) образларга күпмәгънәлелек вазифасын салу – язучыга хас стиль үзенчәлеге.

Бер вакытта игътибардан читтә калган детальләр әсәр дәвамында һәр персонажның гамәлен мотивлаштыра.

Гомумән, Фәнис Яруллин прозасында безнең җәмгыятебездә булган барлык уңай һәм кимчелекле яклар яктыртыла. Интуитив тоемлау хисе көчле булганлыктан ул күп кенә проблемаларны яралы хәлендә үк тотып ала.

(Чыгыш ясаган һәр укучы слайдны өлгегә урнаштыра.)

Яхшы, рәхмәт, безнең рецензентлар әлеге чыгышка үзләренең бәяләрен язуларын йомгаклый торсыннар, без алга таба сүзне Фәнис Яруллинны шагыйрь буларак тикшергән төркемгә бирик.

Поэзия өлкәсенә сүз бирү.

-        Укучылар безнең дәресебезгә түбәндәге юллар юкка гына язылып куелмаган. Менә әлеге төркем безгә Ф.Яруллинны шагыйрь буларак ачып бирделәр.

Кеше гомере – тыгыз бер йомгак,

Барлык юллар шунда уралган.

Сүтә-сүтә генә беләсең –

Кемгә нинди язмыш юралган.

Бу юлларда  шагыйрьнең нинди хисләре ята икән?!

Чынлап та, без бу дөньяда кунак кына, һәм ул бик тиз үтә, ләкин аның юллары төрле, ул урау, тигез, сикәлтәле. Шушы йомгак сүтелә-сүтелә, кеше үзенең язмышын үтә. Кемгәдер ул бик рәхәт, бәхетле бирелә, кемгәдер бик күп сынаулар җибәрә. Ә сынауларны  исә аек акыл белән, сынмыйча, сыгылмыйча үтә алганнар соңыннан рәхәт тормыш кичерә. Шуңа күрә без түземнәр генә бәхеткә лаек дип әйтергә хаклы.

Әйе, шагыйрьнең дә башлангыч иҗатында төшенкелеккә бирелгән мотивлар бар. Ләкин тора-бара, соңга таба бу мотивлар сирәгәя. Шулай итеп аны шагыйрь иткән – оптимистик, рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята.

Укучының чыгышыннан соң.

-        Бер җырын тыңлау (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.)

-        Бу шигырьне шагыйрь кемнәргә багышлый?

-         Укытучыга хас сыйфатларны санап китегез.

-        Ни өчен шагыйрь укытучыларны иң күркәм, гүзәл, сабыр кешеләр дип атый?

- Лирик герой бу сыйфатларның сәбәбен нәрсәдә күрә?

-        Җаваплар.

-        Яхшы, рәхмәт  Ә укытучы һөнәрен кайсы уку йортында алып була? Сез ничек уйлыйсыз? Казанда андый уку йортлары бармы?

- Әйе, укучылар бар. Без сезнең белән бүген Казан педагогия колледжлары турында сөйләшербез.

Казан педагогика көллияте — 1876 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы. Шул елның 13 сентябрендә, Александр II указы нигезендә, Казан губернасы татар авылларында рус телен укытучы мөселман яшьләрен әзерләү максатында татарлар өчен беренче дөньяви уку йорты — Казан Татар укытучылар мәктәбе оештырыла.

Мәктәптә мәгърифәтчеләр Ибраһим Терегулов, Василий Богородицкий (1857-1941), П. Траунберг, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Шакирҗан Таһиров һ.б. укыта. Казан татар укытучылар мәктәбен 43 ел эчендә 400 дән артык (шулар эчендә экстерн тәртибендә 8 хатын-кыз) шәкерт тәмамлаган: Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуат Туктаров, Шакир Мөхәммәдъяров, Гомәр Терегулов, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйбад Алпаров, Насыйх Мөхетдинов, Риза Газизов, Гафур Коләхмәтов, Мирсәет Солтангалиев, Якуп Чанышев, Нигъмәтулла Еникеев, Гайнетдин Әхмәрев, Фәхрелислам Агиев, Ильяс Кудашев-Ашказарский һ.б. тәмамлаган.

1921 елның 15 декабреннән Казан татар педагогия техникумы. 1925 елда техникумга Каюм Насыйри исеме бирелә. 1929 елда «ТАССРның 10 еллыгы исемендәге техникум» исеме бирелә. Рус һәм татар төркемнәрендә 4 белгечлек буенча укытучылар әзерләнә: башлангыч сыйныфлар мөгаллиме, балалар бакчасы тәрбиячесе, физик тәрбия укытучысы, чит тел укытучысы.

1941 елда уку йорты бинасында хәрби госпиталь ачылу сәбәпле, Казанның Комсомольская урамындагы 12 нче татар мәктәбенең беренче катына урнаша.

1956 елдан сугыштан соңгы демография торышына бәйле Казан педагогия училещесындә көндез торып уку бетерелә, читтән торып уку бүлеге генә кала.

1961 елдан Казанның 131 нче мәктәбе җирлегендә Казан педагогия училещесы яңадан ачыла (директор Мәсгудә Зарипова).

1995 елдан Казан педагогика көллияте.

2006 елның 1 гыйнварында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының урта һөнәри белем факультеты (Побежимов урамы, 47а) белән берләштерелә.

2014 елда көллият нигезендә Татарстанның педагогик кадрларын әзерләү буенча ресурслы үзәге (рус. Ресурсный центр по подготовке педагогический кадров Республики Татарстан) оештырыла.

 Ә хәзер сүзне 3нче төркемгә бирәбез, драматургия өлкәсендәге иҗаты.

-        Укучылар, Ф.Яруллинның драматургиядә дә үз урыны бар дип әйтә алабызмы?

-        Әлбәттә, чөнки аның 20егә якын пьесасы бар.

Яхшы, драматургия өлкәсенә караган фикерләре Фәнис Яруллинның түбәндәгечә:

        Драматургиядә дә, әдәбиятның башка жанрлары кебек торган саен кеше җанының тирәнрәк катламнарын ача. Ә инде Фәнис Яруллин бу жанрга кире әйләнеп кайтмам ди. Нигәдер, кеше олыгая барган саен үзенең яшьлегенә, бала чагына ешрак әйләнеп кайта. Ә яшьлек ул – шигърият.

- Укучылар, без шагыйрьнең бер як иҗатына игътибар итмәдек, без аны балалар язучысы дип атый алабызмы?

- Чынлап та, балачак кешене гомере буе озата бара. Ә Фәнис Яруллин исә балалар психологиясен, алар күңелендә яшеренеп яткан шаянлыкны яхшы белә.

Бала өчен ана – иң кадерле зат. Шушы олы хисне, ата-анага булган мәхәббәтне бала күңеленә гомергә сеңдереп калдырырга теләгән әдип шигъриятендә тәрбияче ролен дә оста файдалана. Фәнис Яруллинның тагын бер тәрбияче ролен уйнаучы жанры балалар әдәбиятында, әкиятләр, алар 6 дистәдән артып китә. Әйдәгез әле хәзер сүзне балалар әдәбиятына караган өлкәдә эшләуче укучыларга сүз бирик.

(Балалар язучысы буларак эшчәнлеге турында сөйлиләр).

Фәнис Яруллин талантлы шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы булу белән бергә яшәешнең  барлык проблемаларын күрсәтүче, иҗтимагый – сәяси хәлләргә нәкъ үз вакытында объектив бәя биреп баручы публицист та.

Әдипнең шигъриятен, прозасын, драматургиясен һәм балалар әдәбиятын тикшергәннән соң шуны әйтергә мөмкин: аның үзенчәлеге тирәнтен фикер йөртә, гап-гади тоелган тормышыбызда бик күп матурлыклар, тирән фәлсәфәләр, катлаулы вакыйгалар яшеренеп ятуын чын рәссам каләме белән сурәтләп бирә белүдә; гади кешеләрнең күңелләрендә йөреп тә аларны тышка чыгара алмаган гыйбрәтле вакыйгаларны, тетрәндергеч язмышларны, беренче карашка сәер күренгән кешеләрне әсәрләренә герой итеп алып, аларның күңел төпләрендә яшеренеп яткан энҗеләрен күрсәтә һәм шулардан чын сәнгать әсәрләре тудыра.

Ә хәзер дәресебезнең иң мөһим моментына килеп җиттек. Сүзне рецензентларга бирәбез.

1.        Проза өлкәсенә бәяләмә бирик әле.

Ф.Яруллинның проза әсәрләре буенча эшләгән иптәшләр тулы анализ ясадылар. Алар проектларныа Ф.Яруллинның бик күп әсәрләрен алганнар. Чынлап та, Ф.Яруллинның проза әсәрләре матур тел белән, һәр укучыга барып җитәрлек итеп язылган. Иптәшләребез әлеге өлкәдә сүз алып барганда аларны рәхәтләнеп, онытылып тыңлыйсың. Алар автор күтәргән темаларны, проблемаларны тоеп, аерып ала белгәннәр.

Чынлап та, Ф.Яруллинның әсәрләре, ягъни хикәя, повестьларында бүгенге җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, яшьләргә, безгә бу тормышта үз урыныбызны табарга, югалып калмаска, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Минемчә, әлеге проект уңышлы дип уйлыйм. Һәм әлеге иптәшләремә алга таба да иҗади эзләнүләрдә уңышлар телим.

2.        Поэзия өлкәсенә бәяләмә.

Ф.Яруллинның шигырьләренең ихласлылык, уйчан лиризм, тоемлау, поэзиядә үзләренең хисләрне табып безгә җиткерә белгәннәре өчен икенче төркем миңа бик тә ошады. Әйе, шигъриять авыр жанр. Ә Ф.Яруллинның шигърияте – чишмә кебек, аны аңлап, укыганда аерыла алмыйча, һәр сүзенә игътибар итеп, анализ ясыйсың. Чөнки һәр юл кешене яшәргә өйрәтә. Ә инде аның җир йөзендәге иң изге җаннарга, аналарга карата булган ихтирамы, һәрберебезгә үрнәк. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремнең хезмәтләрен уңай бәялим, һәм алга таба  аларга уңышлар юлдаш булсын.

3. Драматургия өлкәсенә бәяләмә,

Ф.Яруллин безгә драматург буларак аз ачыла. Ләкин аның бер генә әсәре аша да пьесаларының  никадәр уңышка ия икәннәрен әйтергә була. Чөнки К.Тинчурин исемендәге комедия театры артистлары аның “Менә килә автомобиль” әсәрен әле бүген дә уйныйлар, ә тамашачы аны яратып кабул итә. Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә мин уңай бәя бирер идем. Чөнки алар да Ф.Яруллинның башка жанрлары кебек, драматургиядә  кешеләрнең җанын тирән аңларлык итеп хезмәтен тоя белгәннәр.

 Бу өлкәдә эшләгән иптәшләремә дә алга таба иҗади уңышлар телим.

Укытучы сүзе:

-        Яхшы, рәхмәт, укучылар. Әйе, әдипнең безгә, бүгенге яшьләребезгә - бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Алар белән ул җитди телдә сөйләшә. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә  безне яшәргә өйрәтә. Тормыштагы, җәмгыятьтә булган ялгышлар, җитешсезлекләр, гаделсезлекләрне күреп, алар өстендә эшләргә өнди. Укучылар, Сез Фәнис Яруллин күтәргән темалар һәм проблемалар белән килешәсезме? Бүгенге тормышта үз урыныңны табу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз? (укучыларның фикерләре).

Йомгаклау.

Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәрестә катнашкан укучыларның барысына да бик зур рәхмәт. Дәрестә түбәндәге билгеләр куелды (билгеләр кую). Һәрберегез дә тырышып эшләгәнсез,  күргәнегезчә, сезнең  эзләнүләрегез  бушка китмәде. Тырышлыгыгыз белән матур гына проект килеп чыкты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәр сайлау"

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)...

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Һөнәр сайлау-җаваплы эш.

11 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация ....

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш"

"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" темасына югары сыйныфта ачык класс сәгате...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...

Фэнис Яруллин " Һөнәр сайлау " 9-нчы класс

выбор професии в 9 классе, в описании идёт о професси педагога и педагогическом колледже...