ЭТНОГРАФИЗМ БУЛАРАК ХАЛЫК УЕНЫ АТРИБУТИКАСЫ (“12 таяк” уены мисалында).
статья
Кеше бәләкәй чактан ук төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы, биюле уеннар белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар күңел ачу, ял итү, танышу-кавышу кебек функцияләрне үтәү максатыннан уйналырга мөмкин. Уен – балалар фольклоры исеме астында урын алган халык авыз иҗатындагы аерым жанр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kiyamova_statya_1.docx | 25.47 КБ |
Предварительный просмотр:
ЭТНОГРАФИЗМ БУЛАРАК ХАЛЫК УЕНЫ АТРИБУТИКАСЫ
(“12 таяк” уены мисалында)
Кеше бәләкәй чактан ук төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы, биюле уеннар белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар күңел ачу, ял итү, танышу-кавышу кебек функцияләрне үтәү максатыннан уйналырга мөмкин. Уен – балалар фольклоры исеме астында урын алган халык авыз иҗатындагы аерым жанр.
ХХ гасырда татар халык уеннары актив рәвештә язып алына, туплана һәм тикшерелә. Татар уеннары турында беренче мәгълүматны М. Кашгарыйның “Диваане лөгатет-төрк” (1072-1074) сүзлеге буенча башкарылган Әбрар Кәримуллин хезмәтендә күрергә мөмкин. 1975 елда Казанда рус телендә Я.И.Ханбиков һәм Э.Галиевнең “Татар халык уеннары һәм бәйрәмнәре” дигән китабы басыла. И.Надировның “Татар халкының җырлы-биюле уеннары” дигән китапка язган сүз башы һәм татар халык иҗаты күптомлылыгының “Йола һәм уен җырлары” дигән җыентык та татар уеннарын өйрәнүдә зур әһәмияткә ияләр. Халык уеннарын, йола уеннарын этнографик материал буларак өйрәнү юнәлешендә дә җитди хезмәтләр язылган. Әйтик, Р.К.Уразманованың “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”, “Современные обряды татарского народа” дигән хезмәтләре, Ф.Баязитованың “Гомернең өч туе”, “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йолалары” һ.б.
XXI гасырда, компьютер уеннары урамда, елга-урман буендагы хәрәкәтле уеннарны алмаштырган, халык уеннары белән бәйле терминология, атрибутика, санамышлар, махсус җыр-әйтемнәр сөйләмдә пассивлашкан заманда, туган телебезне торгызу һәм үстерү юнәлешендә халык уеннары белән бәйле тел мәсьәләсен өйрәнү әһәмиятле дип уйлыйбыз.
Тел гыйлемендә XX гасыр азагында актив үсеш алган лингокультурология өлкәсендә татар телчеләре тарафыннан татар тел картинасын күрсәткән күп кенә төшенчәләр искә алынды, тикшерелде, күрсәтелде (Р.Р.Җамалетдинов, Ә.Ш.Юсупова, Р.С. Нурмөхәммәтова һ.б.). Лингвокультурологик берәмлекләр буларак, диалекталь тел берәмлекләре аларда искә алынмый дияргә була. Ә диалекталь лексиканың бер төре – этнографизмнар. “Этнографизм – аерым бер сөйләштә генә таралган, шул төбәк халыкның гореф-гадәтен, көнкүрешен чагылдырган сүз” [Галиуллина 2007: 95].
Н.Ә. Мукимова билгеләвенчә, этнолингвистика – телне рухи мәдәният, менталитет һәм фольклор белән бәйләнештә өйрәнүче тел белеменең бер тармагы. Ул – тарихи фән. Аның өйрәнү объектын фольклор һәм мифология текстлары, көнкүреш һәм дини гадәтләр, сынамышлар һәм ышанулар тәшкил итә. Этнолингвистиканың төп бурычы – шушы мәгълүматлар нигезендә этносның мәдәниятен һәм дөнья тел күренешен тергезү. Димәк, әлеге юнәлештә хәзерге татар әдәби теленең лексик составында үзенә бертөрле катламны биләгән диалектизмнарны, аерып әйткәндә, этнографизмнарны тикшерү әһәмиятле [Мукимова 2017: 97].
Әлеге мәкалә кысаларында киң таралган һәм иң билгеле уеннарның берсе булган “Унике таяк”ка тукталыйк.
Рәшит Ягъфаровның “Татар балалар фольклоры” китабында уйнау тәртибе түбәндәгечә тасвирланган: бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10-15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк салына. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана, өй почмагы һ.б. янына барып «гөрли». Калганнары кача. Качучыларның берсе тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөеп китә. Гөрләүче килеп таякларны тактага тезә кала, шул арада балалар кайсы кая яшеренәләр. Гөрләүче эзләп йөргәндә, берәр бала тактага килеп таякларны һавага чөйдереп җибәрә алса, гөрләүче кеше үз урынында кала. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп тактага таягы белән сугып чыга алса, яңа гөрләүче сайлана [Ягъфаров 1999: 6].
Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы Дүсән авылында да бу уенны балалар бик актив уйнаганнар. Мәрсия Фазыйлова сөйләве буенча (55 яшь) мондагы уенның тәртибе: “Алдан бер формада һәм озынлыкта булган таяк әзерлисең. Аларны бүрәнә өстенә, такта куеп шуның бер читенә өеп куясың да, кача башлыйсың. Бер кеше төптә кала. Ул – сакчы. Качкан балаларны эзләгәндә, тиз генә берәү килеп шул тактаның читенә баса, таяклар тарала. Төптә калган кеше яңадан тагын өеп куярга тиеш була. Ул өйгәнче балалар тагы кача. Уен киредән башлана. Ләкин таякларны таптаканчы, төптә торган кеше балаларны күреп яки табып, тактаның башына кулы белән сугып исемен әйтеп бетерә алса, ул җиңүче була. Яшеренгән балалар арасыннан беренче табылган һәм исеме аталган бала төпкә баса. Уен киредән башлана”.
Башка төбәкләрдә дә һәм күп халыкларда бу уенның барышы бертөрлерәк булуы ачыкланды. Уенның атамасы бердәй һәм ачык, әмма ул әлеге кулланылышта унике саны һәм таяк саналмышыннан торган сүзтезмә генә түгел, ә лингвокультурологик берәмлек буларак та искә алынырга тиеш. Әлеге уен буенча гөрли, гөрләүче һәм төп, сакчы сүзләренә игътибар итәргә кирәк.
Ул сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау өчен, “Татарча-русча” сүзлегенә мөрәҗәгать иттек.
Гөрләүче – ведущий в игре [Асылгәрәев, Ганиев 2007: 325].
Cакчы – охрана, караульный [Асылгареев, Ганиев 2007: 209].
Төп – место у основания; место вокруг, около чего [Асылгареев, Ганиев 2007: 408].
Ләкин гөрли сүзенең аңлатмасы юк.
Гөрли (гөрләү) төшенчәсенең килеп чыгышы турында мәгълүматны Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ннән ачыкладык:
Гөрләү «водить в игре в прятки» ~ башк. гөрҙәү, көргөлдәү, мар. күргүлä id [Әхмәтьянов 2015: 236].
“Татар теленең зур диалектологик сүзлеге”ндә гөрнәү формасының мәләкәс сөйләшендә (Ульяновск һәм Самара өлкәләре) “считать во время игры” мәгънәсен белдерүе күрсәтелгән.
Башкортостан республикасының Авыргазы, Гафури районнарында яшәүче татар балалары сакчы, гөрләүче сүзләре урынына көтүче сүзен кулланып уйныйлар икән.
Әлеге күзәтүләр нигезендә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:
1) халык уеннары белән бәйле терминология, атрибутика лингвокультурологик юнәлештә өйрәнелергә тиешле этнографизмнарга карый;
2) уеннардагы терминнар туры мәгънәдә генә кулланылмыйлар, шуның өчен аларның мәгънәсен тәрҗемәи сүзлекләр белән генә ачыклап булмый;
3) халык уены белән бәйле терминология төрле сөйләшләрдә һәм фонетик, һәм лексик вариантларда кулланыла.
Уеннар телебезнең байлыгын, бабаларыбызның дөньяга карашын, милләтнең тарихын ачыкларга ярдәм итә.
Әдәбият
1. Асылгареев Ш.Н., Ганиев Ф.А. Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т 1 (А-Н). – Казань: Магариф, Т 12 2007. – 726 с.
2. Асылгареев Ш.Н., Ганиев Ф.А. Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т 2 (М-Я). – Казань: Магариф, Т12 2007. – 726 с.
3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А—Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.
4. Баязитова Ф.С., Рамазанова Д.Б., Садыйкова З.Р, Хәйретдинова Т.Х. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз.: Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.
5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р. Галиуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.
6. Мукимова Н.А Лингвокультурологик берәмлек буларак этнографизмнар // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: Сб. материалов II Всерос. научно-практ. конф. с международным участием, Республика Башкортостан, г.Стерлитамак, 12 декабря 2017 г. / Отв.ред. И.С.Мансуров – Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2017. – 97-100 б.
7. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры /Р.Ягьфаров. – Казан: Раннур, 1999. – 159 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...
Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...
Татар халык әкияте "Камыр батыр" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Камыр батыр"...
Татар халык әкияте "Өч кыз" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
татар халык әкияте "Өч кыз"...
Татар халык әкияте "Кәҗә белән Сарык" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
татар халык әкияте "Кәҗә белән Сарык"...
Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)
Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...