Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре
презентация к уроку
Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре презентация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabyshmaklarda_syyfat_drzhlre.ppt | 1.31 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Табышмак-күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. Эзләп табылырга тиешле билгесез нәрсәне төрле яктан характерлауда аеруча сыйфат сүз төркеме киң кулланыла . Аның 4 дәрәҗәсе дә татар халык табышмакларында киң кулланыш тапкан .
Төп дәрәҗәдәге сыйфат бернинди өстәмә кушымча алмый: 1 . Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар) 2. Озын буйлы, зәңгәр күзле. (Җитен) 3.Йомры, йомшак сары йомгак Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби)
Артыклык дәрәҗәсе ясалу юллары: 1) Беренче иҗеккә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: Үзе кып -кызыл, күлмәге ямь -яшел. ( Карбыз ) 2) иң, үтә, җете, дөм,чем кебек кисәкчәләр ярдәмендә: Чем кара - елан түгел, мөгезле - сөзгәк түгел, канатлы - песнәк түгел, очканда мыш-мыш килә, туфракка яшеренә, бу нәрсә, йә, кем белә? (Ат коңгызы) .
Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчасы ярдәмендә формалаша: 1.Ачыдан ачы рак , татлыдан татлы рак , усалдан усал рак , дөрестән дөрес рәк нәрсә бар дөньяда? (Тел) 2. Кече рәк кенә күл эчендә дөрли-дөрли ут яна, уты суны киптерми, суы утны сүндерми. (Самавыр)
Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су, -елҗем, -сел,-кылтым/-келтем, -ча, -мса кушымчалары ярдәмендә формалаша: Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк; әч келтем дә төч келтем , бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Икмәк).
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла. Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...
Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.
Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыг...
Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе
Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Б...
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...
Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен
Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...
Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре
Татар халык табышмакларында сыйфат дәрәҗәләре...