Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.
методическая разработка (9 класс)
М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның ижатын белмәгән, анын искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Бу әдәби-музыкаль кичәнең сценариясы Муса Җәлил иҗатына багышланган.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlil_beznen_yorklrd.doc | 50 КБ |
Предварительный просмотр:
“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,
Шигыремдәге изге антына
Бар җырымны илгә багышладым ,
Гомеремне дә бирәм халкыма.”
Муса Җәлил иҗатына багышланган
әдәби-музыкаль кичә
Укытучы : Рамазанова И.Б.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Диктор тавышы : “Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,
Шигыремдәге изге антына
Бар җырымны илгә багышладым ,
Гомеремне дә бирәм халкыма.”
(слайд , Җәлил портреты)
1 алып баручы: 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург губерниясе Мостафа авылында Муса Җәлил дөньяга килә.
2 а.б. Гаиләдә ул алтынчы бала бала була. Әтисе- Мостафа Җәлилов, әнисе – Рәхимә Җәлилова. Башка балалар кебек ул да яланаяк яшел чирәм өстендә йөгергән, казлар көткән, су коенган, әнисенең моңлы җырларын тыңлаган.
(слайд Муса гаиләсе белән)
Бию ( Ләйсән,Зәринә )
1а.б. Шигырьләр язу дәрте Мусада иртә уяна. Туганнан туган апасы Мәрьям Сәйфетдинова искә төшергәнчә, 1915 елларда Муса Г.Тукай кебек бөек шагыйрь буласы килүен әйтә.
2 а.б. Бик күп сикәлтәле юллар үтеп, Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә. Бер-бер артлы аның китап басмалары чыга, бигрәк тә, балалар өчен.
« Сәгать» шигыре ( Илназ )
1 а.б. Ләкин шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге чынга ашмый кала. Бөек Ватан сугышы башлана....
( “Священная война” җыры яңгырый.)
Диктор тавышы: Сау булыгыз, дуслар,- диде Муса
Әкрен генә поезд кузгалды
Калды Казан, киттең син сугышка
Ерак иде солдат юллары.
(слайд Муса хәрби киемнән)
2 а.б. Сугышның беренче көннәреннән үк Муса фашистларга каршы корал һәм каләм белән көрәшен башлый. Аның сугыш тематикасына багышланган
“ Дошманга каршы”, “Артиллерист анты” җыентыкларында җырлар, патриотик шигырьләр туплана. Шагыйрьнең һәрбер шигырендә Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, якыннарга карата җылы хисләр чагыла.
1 а.б. 1942 елның июлендә авыр яраланган Муса фашистларга әсирлеккә эләгә. Бу хәл Волхов фронтында була.
(слайд , сугыш кадрлары)
2 а.б. Фашист төрмәсе .... Ачлык,ләкин монда да М.Җәлил коралын кулыннан төшерми . Ул фашистларга каршы үзенең сыналган коралы-каләме белән көрәшүен дәвам итә.Үзенең якташларын табып, чын дуслар белән көрәшен дәвам итә.
1 а.б. “Без үлемнән көчлерәк булырга тиеш,” – дип Муса үзенең көрштәшләренә берничә тапкыр кабатлый. Бердәмлек, дуслык җәлилчеләргә көч һәм дәрт өсти.
“Кол” шигыре башкарыла ( Камиль, “Тәфтиләү “көе)
2 а.б. Ләкин фашистлар бу группаны тар-мар итәләр. Җәлилне һәм җәлилчеләрне Герман концлагеренә озаталар.
(слайд Плетцензее һәм Моабит төрмәләре)
1 а.б. Әсирләрне аерым камераларга ябалар, кулларын, аякларын бәйлиләр. Фашистлар шагырьне кыйныйлар, кулын сындыралар... Сынган, шешкән бармаклары белән Муса шигырьләр язуын дәвам итә.
“Бүреләр” шигыре башкарыла ( Гөлия,”Одинокий пастух” көе)
2 а.б. Моабит төрмәсендә Җәлил якын дустын , балалар язучысын, Абдулла Алишны очрата.
“Дустыма” шигыре яңгырый (Рифат, “Милли моңнар” көе)
(слайд А.Алиш портреты)
1 а.б. Җиңел булмый шагыйрьгә, ул гаиләсен сагына, кечкенә кызчыгы Чулпанны һәм хатыны Әминәне.
“Төрмәдә төш” шигыре яңгырый (Салават,”Тәфтиләү” көе)
(слайд Муса кызы Чулпан белән)
2 а.б. 1944нче елның 25 августы , иртәнге тынычлыкны солдат аяк тавышлары боза. Акрын гына ишек ачыла.
1 а.б. Камерага фашистлар керә. Алар татарларның исемлеген укып, тиз генә чыгарга кушалар.
2 а.б. Әсирләр аңлыйлар, бу аларның соңгы сулышы...
1 а.б. Тыныч баралар. Шул вакыт Муса җырлап җибәрә...
“Кара карлыгач микән” җыры яңгырый
2 а.б. Бу уйламаганда килеп чыга. “Молчать” дип кычкыра конвой.
1 а.б. Ләкин татарлар кулларын кысып, башларын күтәреп, җырны тагын да көчлерәк рух белән дәвам итәләр. Алар бер-берсенә елмаялар иде.
2 а.б. 1944нче елның 25нче августы 12 сәгать 06 минут, фашист гильотинасы эшли башлый.
(слайд гильотина, татарларның портреты) 11укучы җәлилчеләрнең портретларын алып, тамаша залына үтәләр. Һәр укучы 2-3 секунд пауза ясый, шуннан соң залдан чыгып китә.
1 а.б. Беренче булып Гайнан Кормаш.
2 а.б. Берсе артыннан берсе , һәр 3 минут саен, татарлар киттеләр...
1 укучы 12 сәгать 9 минут.
2 укучы Фоат Сәйфелмөлеков.
3 укучы 12 сәгать 12 минут.
4 укучы Абдулла Алиш.
5 укучы 12 сәгать 15 минут.
6 укучы Фоат Булатов.
1 укучы 12 сәгать 18 минут.
2 укучы Муса Җәлил.
3 укучы 12 сәгать 21 минут.
4 укучы Гариф Шабаев.
5 укучы 12 сәгать 24 минут.
6 укучы Әхмәт Симаев.
1 укучы 12 сәгать 27 минут.
2 укучы Абдулла Батталов.
3 укучы 12 сәгать 30 минут.
4 укучы Зиннәт Хәсәнов.
5 укучы 12 сәгать 33 минут.
6 укучы Әхәт Әтнәшев.
1 укучы 12 сәгать 36 минут.
2 укучы Сәлим Бохаров.
2 а.б. Татар халкының бөек улларын юк итәр өчен, фашистларга бары 30 минут вакыт җитә. (2 укучы М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр сала.)
1 а.б. Туган илнең батыр улларын искә алып, бер минут тынлык игълан ителә.
(Бер минут тынлык)
2 а.б. Шагыйрь үлмәде! Аның Туган илгә ике китапчыгы кайта, бу шагыйрьнең төрле илләргә таныш булган “Моабит дәфтәрләре”. Кызганычка каршы, өченче дәфтәре табылмады.
(слайд “Моабит дәфтәрләре”)
Диктор тавышы:
Килер ул көн, халык хөкем итәр,
Карар булыр кискен һәм кыска.
Каным белән язган соңгы җырым,
Бул гаепләү акты фашистка.
(слайд М.Җәлил һәйкәле)
1 а.б. 1956нчы елны Муса Мостафа улы Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1957нче елны “Моабит дәфтәрләре” өчен Җәлил Ленин пермиясенә лаек булды.
Диктор тавышы:
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
2 а.б. 1944нче елның 25нче августы Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Ләкин аның җырлары Туган илгә әйләнеп кайта.
“Чәчәкләр” шигыре яңгырый ( Гөлнара,”Тәфтиләү” көе)
Алып баручы дәвам итә. Җәлил үлде. Ә ул һаман безнең арада. Шигырьләре, җырлары белән безнең арада. Аның шигырьләрен бүген төрле милләтләр укый бит.
- Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез.Дуслар! Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик.
Без тормышның hәрвакытта ямьле, шаулы балачак кебек, хәтта чишмә кебек чылтырап акканын телибез.
Туган ил турында җыр .( Аделина )
Бүгенге кичәбез тәмам. Сезгә җәлилчеләр кебек көчле рух телибез. Сәламәт булыгыз, Туган илебез – Татарстаныбызның кадерен белегез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кәрим Әмири "Безнең авыл"
Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...
"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...
"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация
3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....
С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?
Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...
С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?
Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...
Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....
" Муса Җәлил -безнең күңелләрдә" ачык чара.
quot; Муса Җәлил -безнең күңелләрдә" ачык чара...