ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРДӘ ТАРИХ ЧАГЫЛЫШЫ
статья (10 класс)
Отражение истории татарского народа во фразеологизмах. Устойчивые сочетания существуют в истории языка давно.Мы постоянно используем в речи те или иные фразеологизмы, но нередко не можем объяснить их значение, а тем более историю их возникновения.Разнообразные фразеологические обороты в родной речи мы используем незаметно для себя, в связи с тем, что они стали привычными с детства. Самые известные пришли к нам из сказок, эпосов, народных легенд, некоторые — из иностранных языков.К исконно татарским можно отнести своеобразные сочетания, встречающиеся только в нашем родном языке и отражающие быт, традиции и культуру татарского народа. Попробуем понять смысл на следующем примерах и объяснениях.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Отражение истории татарского народа во фразеологизмах. | 100.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Шайдуллина Альфира Анусовна,
преподаватель татарского языка и литературы
ГАПОУ «Колледж нефтехимии и нефтепереработки имени Н.В. Лемаева»
ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРДӘ ТАРИХ ЧАГЫЛЫШЫ
Кеше үз сөйләмендә фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәжәдә уңышлы файдаланса, аның фикере башкаларга шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм тизрәк барып җитә. Фразеология таркалмый торган сүзтезмәләрне өйрәнә. Андый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грекча – phrasis - тәгъбир - выражение, logos – өйрәнү - изучение) дип атыйлар. [6, 110 б.]
Телебезнең бай, җыйнак булуы аларның зирәклеге турында сөйли. Һәр тел үз милләте белән бергә туа, бергә үсә. Гасырлар үткән саен, безнең телебез шомарган, җыйнакланган. Татар телендә кыска гына сүзләр белән зур мәгънәне аңлатып бирә торган әйтелмәләр бик күп. Заманнар үткән саен телебез күп кенә үзгәрешләр кичерсә дә, нигездә сүз һәм әйтелмәләр үз төзелешен гасырлар аша саклый алган.
Алар сөйләм телендә бик нык катнашып, актив роль уйныйлар. Шулай ук халык иҗатында да зур урын тоткан кебек, язма әдәбиятыбызда да гел кулланылышта йөриләр. Әдипләребез, журналистларыбыз аларны төрле дәрәҗәдә файдаланалар һәм үзләре дә заманча төсмерләрдә иҗади яңарталар.
Боларны без язучылар иҗатында бик еш күзәтә алабыз:
- Җитмәсә, бер күзенә ак төшкәнлектән, күрше малайлары үртәп җен ачуымны чыгаралар [1, 217 б.].
Җен ачуымны - туйдырып бетерү, ачу китерү.
- Андый батыр малайлар безнең очта бармыни соң? Җыен тавык йөрәк [1, 226 б.].
Тавык йөрәк - куркак.
- Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм [7, 125 б.].
Чебен җанымны - кечкенә.
- Әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр Миңлебай карт [5, 284 б.].
Кулын селтәгән - өметен, ышанычын югалту.
- Әти белән аларның борчаклары пешеп җитми, син күз-колак бул [4, 59 б.].
Борчаклары пешеп җитми - уртак тел таба алмау.
Югарыда карап үтелгән мисаллардан күренгәнчә, әдәби әсәрләрдәге персонажларның теле искиткеч бай һәм үзенчәлекле. Әгәр әлеге тел бизәкләрен төшереп калдырсаң, әсәр геройларының теле никадәр ярлы, эчтәлексез булыр иде.
Фразеология күренешен фәндә тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль бер тармагы итеп карау ХХ гасыр башында ук урын ала. Фразеологизмнар тел байлыгыбызның хәрәкәттәге хәзинәсе һәм шуның өчен үзенә бик нык игътибарны җәлеп итә. Бу мәсьәлә шулай актуаль булганга күрә, бездә дә, бу хакта кул кушырып торылмыйлар. Бу өлкәгә караган бик күп фәнни хезмәтләр, фразеологик сүзлекләр басылып чыгу – зур әһәмияткә ия күренеш.
Моннан мең еллар элек ташъязмаларда сакланган фразеологик әйтемнәр белән безнең бүгенге татар теленең әйтемнәре арасында сүз һәм мәгънә тәгъбире ягыннан берәр төрле уртаклык бармы? Бу сорауга җавап бирү өчен, мин төрле гасырларда кулланылып килгән фразеологизмнарны табып, мәгънәләрен аңлатырга тырыштым.
Иң беренче минем VI һәм VIII гасырлар каганлык чоры ташъязмаларыннан алынган мисалларга тукталып китәсем килә:
Мәсәлән, V-VII гасырда язылган мисалларга ташка тамга салгандай фразеологизмын кертәләр. Ул гомердә җуелмаслык, нык, законча дигән мәгънәләрдә кулланыла. Без бу әйтелмәне “яшьлектә укыганың ташка тамга салгандай, картлыкта укыганың бозга язгандай”, дибез. Яки: “яшь хәтер – ташка язгандай, карт хәтер – бозга язгандай” .
Кара тир түгү. Бик каты көч түгеп тырышу. VIII йөз Төньюкук ташъязмасында: “Кара терим йүгүртти” (кара тиремне түктерде). Хәзер дә шул ук мәгънәдә кулланыла.
Күрер күзем күрмәстәй булды. Бу әйтем бездә хәзер күрәсе дә, ишетәсе дә килмәү, тую яки дә күрә торып күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салышу мәгънәләрендә бирелә. Мисал: “Күрә торып күрмәс булсак, ишетә торып ишетмәс булсак!” (Р.Фәйзуллин).
Төн оемау, көндез утырмау... Хәзерге телебездә бу әйтем актив кулланыла. Ял итмичә көне-төне эшләү дигәнне аңлата. Ул VIII йөз Төньюкук ташъязмасында: “Тун уңзуматы, күндүз удырмам” дип бирелгән.
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән. Әкият алымында еш кулланыла торган әйтем. Бик ят, сәер, гаҗәп нәрсә яки хыялга килмәгән бер хәл, яңа бер эш турында аңлата. “Күз күрмәгән, колак ишетмәгән диярлек дәрәҗәдә яхшы чикләвек бирелде” (Г.Тукай).
XI-XIII йөзләрдәге язмаларда күзгә чалынган кайбер фразеологик әйтемнәрнең хәзерге татар телендә чагылышына дәрт бар, дәрман юк мисалын кертергә мөмкин. Теләк омтылыш бар, аны эшкә ашырырлык көч, куәт юк дигәнне аңлата. Ул мең еллар элек телебездә кулланылган һәм шәрык белән тыгыз культура багланышы булуны күрсәткән борынгы фразеологизм.
Алтын Урда ханлыгы (XIII-XIV гасырлар) заманнарыннан калган әйтемнәрдән кайбер мисалларга авызын ачса үпкәсе күренә дигән фразеологизмны кертеп карарга була. Хәзерге вакытта бу әйтем ач-ялангач, бик фәкыйрь яки үтә дә ябык кеше дип әйтелә.
Казан ханлыгы чорына кагылышлы әйтемнәрдән кайбер мисалларны китерәм (XV- XVI гасырлар): итәге бөтен, җиңе озын. Дәүләте киң, хәле иркен дигән әйтем. Элек көнчыгыш һәм күчмә мәдәният белән бәйле Болгар, Казан ханлыгы заманнарында илдә халык чагыштырмача аз, табигать иркен, көтү маллары, ит, май, сөт-катык, ризык күплеге белән тормыш та, күрәсең, иркен һәм мул булган. Хәзер дә хәлле, иркен тормышлы кешегә “аның итәге бөтен, җиңе озын” дип әйтәләр.
Казан алынганнан соң, 1552-1700 еллар арасын чагылдырган әйтемнәр дә бар. Мәсәлән: алпак та кыстый, калпак та кыстый. Ягъни ике якның кайсына ышанырга, кайсы якта булырга белми торуга мисалдан әйтелә.
Монда китерелгән мисаллардан һәм тарихка ясаган кыска гына күзәтүне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: фразеологик әйтемнәрнең күпчелеге үзләренең чыгышлары белән ерак тарихи заманнарга барып тоташа. Китерелгән мисаллардан безгә шунысы ачык күренә: әйтемнәрнең язылып сакланганы да, телдән әйтелеп йөргәннәре дә күпмедер дәрәҗәдә тарихи элементларны һәм мөнәсәбәтләрне үзләрендә югалтмый саклап киләләр икән.
Безнең өчен иң мөһиме – туган телебез, сүзебез һәм шулай ук әйтемнәребезнең меңнәрчә еллар сакланучанлыгы. Әгәр дә без бу бай хәзинә булган телебезне, аның тарихын, фразеологик әйтемнәрен өйрәнсәк, тел хәзинәбез безгә халкыбызның ерак үткән заманнарыннан алып әлегәчә сузылган кайбер бәхәсле мәсьәләләрне дә ачыкларга ачкыч булып хезмәт итәчәк һәм шунда башка күп тарихи яңалыклар да ачылачак.
Кулланылган әдәбият:
- Бәширов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Бәширов. – Казан : Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006. – 511 б.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге / Н.С. Исәнбәт. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 387 б.
- Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. Әдәбият / Х.Й. Миңнегулов, Ш.А. Садретдинов. – Казан : Мәгариф нәшрияты, 2005. – 17-21 б.
- Мәһдиев М.С. Бәхилләшү : повестьлар / М.С. Мәһдив. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1990. – 640 б.
- Мусин Ф.М. Татар әдәбияты : рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) / Ф.М. Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә.М. Зәкирҗанов. – Казан : Мәгариф, 2006. – 462 б.
- Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. – Казан : Мәгариф, 2006. – 407 б.
- Тукай Г. Сайланма әсәрләр / Г. Тукай. – Казан : Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511 б.
- Шакирҗанов Р.Ә., Нарбеков А.И., Шакирҗанов Ф.Р. Мәшһүр татар галимнәре / Р.Ә. Шакирҗанов, А.И. Нарбеков, Ф.Р. Шакирҗанов. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 152-155 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү. Теманың...
Фразеологик әйтелмәләр
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү. 2. Укучыларның тел...
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
«Технологическая карта урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...
План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".
План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....
Фразеологик әйтелмәләрдә тарих чагылышы
В статье анализируется фразеологизмы, пришедшие в нашу речь с древних времен. В них отражается история народа....