ОПЫТ
методическая разработка
Дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң әһәмиятле эш дип саный һәм үз идеяләрен мәктәп аша гамәлгә ашыру өчен мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра, укучыларны төрле формада укыту хокукы бирелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
opyt.doc | 103 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Чүпрәле муниципаль гомумбелем бирү 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәләлова Энҗе Әхмәт кызының
эш тәҗрибәсе.
Дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң әһәмиятле эш дип саный һәм үз идеяләрен мәктәп аша гамәлгә ашыру өчен мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра, укучыларны төрле формада укыту хокукы бирелә.
Яңа икътисадый шартларда укытучы хезмәтен стандартлаштыру процессы яшәп килүче мәгариф системасын камилләштерү, укытучының өр-яңа форма, чара, методларны куллану мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә белемнең абруен күтәрергә, укучыларның мәктәптән читләшүен кисәтергә, һәр дәрәҗәдә белем бирүне гамәлгә ашыруда бердәм сәясәт алып барырга мөмкин.
Үзем укыта торган татар теле һәм белергә тиешле фәлсәфә, психология, физиология, педагогика, социология фәннәреннән белемле булырга, укучының аң-фикер эшчәнлеген формалаштыру һәм үсү процессын, баланың сәләтен, тормышта төрле хәлләргә очраганда, үз-үзеңне ничек тоту төрләрен (вариантларын) белергә омтылам, педагогик технологияләрне үзләштерәм һәм үземнең педагогик технологияләремне булдыру өстендә нәтиҗәле эш алып барам. Моның өчен белем һәм күнекмәләремне фәнни яктан һәрдаим камилләштерәм, квалификациямне күтәрәм ( чираттан тыш югары категориягә аттестация уздым).
Педагогик осталыгымны арттырыр өчен педагогик хезмәт нәтиҗәләремне бәяләү нормаларын булдырдым.
Методик темам: укучыларда иҗади мөмкинлекләреннән файдаланып танып- белү эшчәнлеген арттыру һәм социаль мобиль шәхеснең үзбилгеләнүенә ирешү.
Минем эшчәнлегем укыту процессын проектлауга, конструкцияләүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Педагогикада проектлау, конструктив, коммуникатив эшчәнлек төрләре билгеләнгән. Аларның һәрберсенә мин иҗади якын киләм.
Проектлау эшчәнлеге төре — уку процессын төгәл педагогик шартларда проектлау, конструктив эшчәнлек шәхси методика эшкәртү белән бәйле. Коммуникатив эшчәнлегем — уку материалын белем алу процессында үзләштерерлек итеп аңлату. Бу эшчәнлек төрләре нинди генә рәвештә гамәлгә ашырылса да, укыту процессы нәтиҗәсе сыйфатлы белем бирү максатын дөрес билгеләү күнекмәсенә нигезләнгән.
Минем проектлау эшчәнлегем укытуның гомуми максаты һәм бурычларына, уку материалы эчтәлегенең катлаулылыгына һәм аны кабул итәргә сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә карап төрле иҗади педагогик технологияләрне куллануга бәйле.
Конструктив эшчәнлегем, укучының иҗади эшчәнлеген, бала шәхесен үстерүгә һәм дәреснең дидактик максатларын камилләштерүгә юнәлтелгән укыту максатларыннан чыгып, балаларны нәтиҗәле укыту алымнарын дөрес билгеләү (алдан күрү) мөмкинлеге булдыра.
Коммуникатив эшчәнлегем материалның яхшырак үзләштерелүенә ирешү максатында балаларга белемне ничек аңлатырга кирәклеген дөрес билгеләү алымнары белән бәйле.
Проектлау эшчәнлегем гамәли эшчәнлегемдә кулланыла торган укыту технологиясенең саны һәм сыйфаты (мөмкин булган педагогик хәлләргә бәйле рәвештә бер үк педагогик мәсьәләне берничә төрле ысул кулланып хәл итү күнекмәсенә ия булу) белән бәйле.
Конструктив эшчәнлегем тәкъдим ителгән биремне үзләре теләп иҗади үтәү юлын сайлаган һәм шул биремне иң кызыклы алым кулланып үтәгән укучыларга (алар контроль тикшерү өчен сайлап алына) бәйле.
Коммуникатив эшчәнлегем белемне мин планлаштырган үзләштерү дәрәҗәсеннән һәм уку материалының катлаулыгыннан чыгып, уку материалын үзләштерү тизлеген истә тотып, укучыларга укыту процессында мәгълүмат бирү ысулларыннан тора.
Эш процессында файдаланыла торган укыту технологияләрем саны төрле ысуллар ярдәмендә (телдән, язмача) тикшерелергә мөмкин. Тәкъдим ителгән биремне катлаулы ысул кулланып үтәргә теләгән укучылар санын билгеләү дә кыенлык тудырмый. Бу методлар дәреснең дидактик максаты нигезендә укучылар алдына куелган бурычларны гамәлгә ашырырга иҗади якын килүнең формалаштырылган булуын билгеләүгә нигезләнә.
Аны ике төрле юл белән гамәлгә ашырам: барлык укучыларга да бертөрле бирем бирелә һәм аны мөмкин булган төрле ысул белән үтәргә тәкъдим ителә. Биремне үтәгәндә дивергент фикерләп (куелган прблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төре) сорауга җавап бирү турында уйларга һәм үз фикереңне тәкъдим итәргә кирәк. Башка төрле юл да кулланырга мөмкин: әйтик, төрле-төрле өч бирем тәкъдим ителә, ди. Аларның һәрберсе билгеле бер катлаулылыкны күздә тота һәм иң катлаулы биремнәрне сайлаган укучылар саны санала.
Биремнәрне иҗади үтәргә омтылучы укучыларның санын белгәч һәм аны бу методика нигезендә уздырылган контроль тикшерү нәтиҗәләре белән чагыштыргач, мин алар белән иҗади эшли башлыйм, үзем укыта торган фән белән кызыксыну тәрбияләргә омтылам һәм укучыларның аң-фикер эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән укыту максатларын уңышлы үтим дигән нәтиҗә ясый алам. Уку материалының үзләштерелү тизлеген искә алып, белем алу процессында укучыларга мәгълүмат тәкъдим итү ысуллары ярыйсы ук тиз билгеләнә һәм аларны ачыклау әллә ни кыен түгел. Алар укучыларның уку материалын үзләштерү дәрәҗәсенең мин планлаштырган күрсәткечләре белән әлеге материалның катлаулылык дәрәҗәсен чагыштыруга нигезләнә. .
Уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе аң-фикер эшчәнлеген оештыру этапларыннан чыгып билгеләнергә мөмкин. Ул этаплар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
— эчтәлеге белән танышу максатыннан, уку материалын аңлау;
— әлеге материалны дивергент фикер аша үткәрү (аның элегрәк алган белемнәр белән бәйләнеше);
— уку материалын ныгыту (белемнәрне төрле очракта куллану);
— иҗат итү (белемнәрне алдан анализлауны таләп итә торган яңа хәлләрдә файдалану).
Уку материалының катлаулылык дәрәҗәсен мондый характеристика белән билгелим:
— аңлатмалы — уку материалын киңәйтелгән характеристикадан һәм анализлардан башка гына бәян итү;
— сыйфатлылык — фәнни нигезләү һәм киңәйтелгән характеристика бирү;
— аксиоматик — төпле исбатлауларга нигезләнгән материал файдалану, алга таба ул аксиома сыйфатында кулланыла.
Оештыру эшчәнлегем:
— дәреснең дидактик максатына ирешүне оештыру;
—укытучының дәрескә куела торган психо-логик-гигиеник таләпләрне үтәве;
— укыту процессында укучылар белән кире элемтәне оештыру;
— укучыларның дәрестә танып-белү эшчәнлеген активлаштыруның төп алымнарын куллану;
— уку вакытын дөрес файдалану һәм бүлү;
— дәрестә язу эшен оештыру, уку әдәбиятын һәм методик әдәбиятны файдалану.
Тәрбия эшчәнлегем:
— хезмәткә ихтыяҗ һәм эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешү ихтыяҗы булдыру;
— үзара ярдәмләшү, күмәк эшчәнлектә катнашу күнекмәсе тәрбияләү;
— дәрестә акыл, эстетик һ. б. тәрбия төрләре принципларын гамәлгә ашыру;
— һөнәри юнәлеш бирү, фән белән кызыксынуга омтылыш булдыру;
— шәхестә укытуның гомуми максатларына теге яки бу төбәкнең тәрбияви бурычларына туры килә торган уңай социаль әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләү;
— оештыру, методик эшләрнең һәм тәрбияви тәэсир итүнең бердәмлегенә ирешү;
— укыту эшчәнлеге белән идарә итүнең оптималь ысулын билгеләү, ул билгеле бер педагогик ситуациягә туры килергә тиеш;
— тәрбия эшендә укытучының шәхси сыйфатларын файдалану.
Дидактик һәм методик эшчәнлегем:
— дидактиканың төп принципларын гамәлгә ашыру;
— укытуның гомуми максатлары һәм классның педагогик мөмкинлекләре, дәреснең педагогик мөмкинлекләре нигезендә дәреснең дидактик максатларын яки уку процессын оештыруның башка формаларын билгеләү.
Уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрүне мин фәнни эзләнүләрнең бер юнәлеше — проблемалы иҗади укыту дип саныйм. Ул укучылардагы акыл көче үсешен, танып белү активлыгын, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала.
Проблемалы укытуда, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша.
Проблемалы укыту — бу бөтенләй яңа педагогик күренеш түгел. Проблемалы укыту элементларын, Жак Руссоның дәрес эшкәртмәләрендә, шулай ук К.Д. Ушинский, Ә.Н.Хуҗиәмәтов, А.Г.Яхин хезмәтләрендә күрергә мөмкин.
Проблемалы укытуның идея һәм принципларына караган фәнни-тикшеренү эшләре фикерләүнең психологиясе юнәлешендә психиатрлар С.Л. Рубинштейн, Д.Н. Богоявленский һәм Н.А. Менчинский, Ә.З.Рәхимов тарафыннан эшләнделәр. Ә мәктәп укыту системасында аны куллану турында М.А. Данилов һәм М.Н. Скаткин кебек дидактлар язып чыктылар, педагог-галимнәр М.И. Мәхмүтов, И.Я. Лернер күп шөгыльләнделәр. Бу өлкәдәге фәнни-тикшеренү эшләре хәзер педагогика фәненең башка вәкилләре тарафыннан алып барыла. Проблемалы эшләүдә Польша галимнәре дә билгеле бер өлеш керттеләр.
Менә бу хезмәтләр фәнни психологик-педагогик фундаментка нигез салдылар. Бүгенге көн проблемалы укыту педагогикасы һәм теориясе менә шул базага таяна. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проблемалы укыту теориясенә мин үземнән иҗадилык өлешен киң җәелдерүне керттем. Проблемалы иҗади укытуның максатын булдырдым.
Шәхестә иҗади сыйфатлар формалаштыру — фәнни-теоретик һәм социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезенә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.
Нинди эшчәнлек иҗади дип саналырга мөмкин? Әлбәттә, барыннан да бигрәк, яңа нәтиҗәләр биргәне. Мондый очракта аның теләсә нинди түгел, субъектив яки объектив булса да оригинальлеге һәм иҗадилыгы белән аерылып торуы кирәк. Рационализаторлык һәм уйлап табулар — иҗади эшчәнлек, уйлап табу белән бергә, алар хезмәт процессын оештыруны камилләштерү буенча да эш алып баралар.
Иҗади эшчәнлекнең төп төрләренә характеристика шуны күрсәтә, аны тормышка ашыру өчен кешедә фикерләү үзенчәлеге—уйлап табучанлык, проблеманы күрә белүчәнлек, дивергент фикерләп бер юнәлешне сайлап ала белү, максатка ирешү теләге, тапкырлык сәләте, алдан сизә белү (интуиция) кебек шәхес өчен үзенә бер аерым сыйфатлар булырга тиеш.
Бу сыйфатлар һәм сәләтлелек иҗади фикерләүнең үзенчәлекле характеристикасын — кешенең гомуми интеллектуаль сәләтләренең үсеш дәрәҗәсен дә күрсәтеп торалар.
Шулай итеп, төп ике фикерне аерып күрсәтергә кирәк: шәхеснең иҗади сыйфатларын үстерү мәсьәләсе — бу җәмгыять үсешенең закончалыкларыннан килеп чыга торган объектив зарурилык; аны хәл итүдә өйрәнүчеләрнең барысы да катнашырга тиешләр.
Бу мәсьәләне хәл итү укытуны яңача оештыру, аның методикасын камилләштерү юлы белән, өйрәнүченең күп төрле сәләтләрен үстерә торган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барыла.
Проблемалы укыту укучы алдына яңа стандарт булмаган бурычларны яки тормышта кирәк булган әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя. Бу укучыда аз гына вакыт эчендә дөрес юнәлеш ала белү, эзләнү өчен үзеңдә булган белем һәм күнекмәләрне туплый алу, ышанычлы һәм төгәл юл сайлый белү кебек сыйфатларны формалаштыра.
Традицион укытуда (аңлатмалы-иллюстратив) укытучы укучыларга әзер белемнәрне бирә —ул яңа материалны аңлата, төп юнәлешләрне күрсәтә, аларны мисал һәм мәсьәләләр белән ныгыта һ. б. ш. Укучылар аңлатканны кабул итәләр, аның турында фикер йөртәләр, хәтергә алалар, ятлыйлар.
Проблемалы иҗади укытуда мин белемнәрне әзер хәлендә бирмим, укучылар алдына бурыч куям, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләген уятам. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра. Беренче төр укытуда турыдан-туры кызыксындыру чараларына басым ясала (укытучы кызык итеп сөйли, күрсәтмә әсбаплар белән кызыксындыра —укучыга кызык, бирелеп тыңлый), яки бу материалның киләчәктә кирәклегенә аерым басым ясала (дәрес бик кызык түгел, иллюстратив материаллар юк, ләкин бу фән яки аның бер бүлеге югары уку йортына керү имтиханнарына хәзерлектә бик әһәмиятле, шуңа күрә укытучыны тыңларга һәм материалны аңлап калырга кирәк).
Проблемалы иҗади укытканда дәрес бирү һәм үзләштерү түбәндәгечә башкарыла:
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
сорау, тәҗрибә һ. б. формаларда укучылар алдына проблемалы бурыч куя; куелган бурычны хәл итү өчен укучыларның фикер йөртүен оештыра; бурычны хәл итү өчен тәкъдим ителгән вариантның дөреслеген исбатларга куша; әгәр укучының фараз итүе дөрес булса, алган белемнәр турында нәтиҗә ясарга куша: фараз итү ялгыш булса, ялгышны табарга тәкъдим итә; аныклаучы бурычлар куя яки аны конкретлаштыра; укучыларның бурычны хәл итү турындагы фикерләрен гомумиләштерә, уңышларны мактый яки эзләнү процессын камилләштерү өчен кайбер төгәлсезлекләрен, җитешсезлекләрен күрсәтә; яңа белемнәрне ныгыту максатында сораулар бирә; белемнәрне практикада куллану буенча күнегүләр эшләргә бирә. | бурычны зиһенгә ала, аны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзли, дивергент фикерли (куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төре) башлый; бу бурычны хәл итүнең мөмкин булган вариантларын көчле укучылар әйтә; бурычны хәл итү вариантларыннан берсенең нигезле булуын исбатлый; яңа алынган белемнәрне гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый; бурычны дөрес хәл итү юлын эзли; тема буенча шактый күләмле гомумиләштерүләрне үзләштерә; Алынган белемнәрне, нәтиҗәләрне кабатлау үзконтроль юлы белән бара; алынган белемнәрне практикада куллану буенча күнегү һәм биремнәр эшли. |
Материалны проблемалы сөйләп аңлату варианты да бар. Аңлату барышында мин сораулар куям, сөйләү барышында укучыларга үземнең фикерләремне белдерәм, гомумиләштерәм һәм нәтиҗәләр ясыйм, өйрәнгәннәрне куллану мөмкинлекләрен күрсәтәм. Монда укучылар бик үк актив булмыйлар, алар укытучының фикерләрен тыңлыйлар, аның белән бергә бурычны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзлиләр, укытучы сүзләрендә үзләренең фикер һәм нәтиҗәләренә раслау табалар.
Укытуның проблемалы иҗади төрендә материалның эчтәлеге махсус рәвештә тудырылган проблемалы ситуацияне хәл итү процессында үзләштерелә. Биредә иң әһәмиятлесе булып укытуның эзләнүле-проблемалы методы тора.
Проблемалы иҗади укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. Укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.”З.Нуриның стиле” исемле авторлык программам (рецензент филология фәннәре докторы, профессор Ф.З.Яхин) проблемалы иҗади укытуга төп этәргеч булып тора. Авторлык программалары һәм укыту-методик кулланмалары буенча VI Республика конкурсында катнашып минем программа II Дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Гади мисал китереп үтик. 6 нчы сыйныфта сан темасын өйрәнгәндә укучыларга җыю санының саналмышын күрсәтегез дип әйтәм. Төптән уйлаган тырыш укучы дөрес җавап биреп аңлатып та күрсәтергә мөмкин. Ләкин берничә ел эшләвемнән күренгәнчә укучыларның күбесе саналмыш эзләргә тотына, яки куеп карый. Бу очракта аларга хаталарын үзләренә төзәттерү өчен практик мисал китерү уңай йогынты ясый. Мәсәлән:
Әсәр сулы булмасын, дип
Бер җөмләсен бер ел язды.
Күрәләтә кипте иҗат
Хәтерләтеп коры язны.
Булмасын иде берәү дә
Тик мактау корбаннары.
(“Киресенчә теләкләр” З.Нури) (авторлык программам)
Йомшаграк укучы да бу ситуацияне дөрес хәл итә, җыю санының саналмышы булмау, аның исем функциясен башкаруын әйтә. Шуннан соң барысы да аңлашылгач укучылар кагыйдәне уйлап әйтәләр.
Проблемалы иҗади укытуның төп төшенчәсе — проблемалы ситуация. Проблемалы ситуация кешегә нәрсә дә булса уйлау яисә нинди дә булса эш башкару өчен белемнәр, анык эш ысуллары җитешмәгәндә, белем һәм җитешмәгән күнекмәләр арасында каршылыклар туганда барлыкка килә. Проблемалы ситуация укучыда барлыкка килгән каршылыклардан, кыен ситуацияләрдән чыгу теләге тудырганда гына өйрәтү үзлегенә ия. Бу теләк һәр проблемалы ситуациядә барлыкка килми. Ул барлыкка килсен өчен ике төрле шартны сакларга кирәк. Ситуациянең эшчәнлеге укучыга азмы-күпме кызыклы, көч җитәрлек булырга, ул аны эшли алуын сизәргә, үзендә аны җиңеп чыгарлык белем булуын күз алдына китерерлек булырга тиеш.
Нинди проблеманы хәл итү теләге тудыру, моның белән ниндидер кызыклы яңалыкны белергә теләү һәм аны хәл итәргә алыну— проблемалы иҗади укытуның төп әһәмиятле әнә шул.
Проблеманы хәл итәргә алыну һәм аны планлаштыру, билгелене билгесездән аеру, проблемалы бурычка әверелә, бу бурычны хәл итү барышында җитешмәгән белемнәрне табу һәм үзләштерү башлана.
Проблемалы ситуацияләрне берничә төрлегә бүләргә мөмкин: фәнни белемнәр буенча (татар теле һәм әдәбияты); белеп бетермәгән яңалыкларны эзләү юнәлеше буенча (яңа белемнәр, хәл итү очраклары, яңа шартларда билгеле булган белем һәм хәл итү ысулларын куллана алу мөмкинлеген ачыклау); проблемалылык дәрәҗәсе буенча (бик кискен каршылыклар, уртача, йомшак яки анык булмаган каршылыклар); эчтәлегенең төре үзенчәлекле яклары буенча туган каршылыклар (көнкүрештәге күзаллаулар һәм фәнни белемнәр, көтелмәгән фактлар һәм аларны аңлата белмәү һ. б.).
Барлык уку бурычлары да проблемалы булып тормый. Проблема-стандарт булмаган юл белән хәл ителә торган, ягъни схема, үрнәк һәм алгоритмнар буенча чишелми торган бурычлар. Шунлыктан проблема — аны хәл итү өчен җитешмәгән белемнәрне эзләүгә юнәлтелгән, эзләнүне таләп итә торган бурыч. Бу укыту процессында шундый бурыч булып тора: аны хәл итү өчен яңа белемнәр кирәк һәм алар шул процесста үзләштерелергә тиеш.
Проблемалы сорау гадәтидән яшертен каршылык булуы, аның бертөрле генә булмаган җавапларның бер яклы гына хәл ителми торган нәтиҗәләрен ачуы, күрсәтелгән биремнәрдә элекке тәҗрибәләргә таянып эшләп була торган әзер чишү системаларының булмавы белән аерыла. Укытуда иҗади проблемалылык тудыру, һәрвакыт яңа белемнәрне үзләштерүгә ихтыяҗ тәрбияләү укучыда икеләнү, куелган сорауга җавап бирә белмәү, аптырашта калу халәтен бетерү максатларын куя.
Укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге дәрәҗәсеннән чыгып, проблемалы иҗади укыту нигездән өч төрле формада тормышка ашырыла: проблемалы сөйләп аңлату, өлешчә эзләнү эшчәнлеге һәм мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге.
Укучыларның иң аз танып белү мөстәкыйльлеге иҗади проблемалы сөйләп аңлату вакытында була: яңа материалны аңлату укытучы белән укучы тарафыннан актив дивергент фикерләү эшчәнлегендә (лекция, әңгәмә, киңәшмә, диспут, бәхәс формасы) бара. Проект эшләрен башкару да иҗади проблемалы уку аша гамәлгә ашырыла.
Бу очракта иҗади проблемалылык ничек барлыкка килә соң? Ул алда күреп үткән алымнар ярдәмендә тудырыла: аларның максаты — укучыларда "бергәләп уйлау" һәм "бергәләп кичерү" хисләре булдыру, алар алдында торган проблеманы хәл итүнең бөтен барышы белән кызыксыну уяту.
Иҗади проблемалы сөйләп аңлату укытучыдан зур методик осталык таләп итә. Башта материалның нинди дә булса бер өлешенә, шактый үзгәртүләр өстәп, проблема һәм бурычларны аңлатырга кирәк, ә аннары эш барышында аларны чишү, хәл итү укытучы белән укучы тарафыннан башкарыла.
Өлешчә эзләнү эшчәнлеге шартларында да укытучы тарафыннан юнәлеш бирелә. Укучыны мөстәкыйль фикерләүгә һәм җавапны актив эзләүгә этәрә торган махсус сораулар бирелә. ("Бу проблема белән очрашсагыз, сез аны ничек хәл итәр идегез?", "Бу карашның дөреслеген ничек тикшерер идегез?", "Түбәндәге хәлләргә игътибарыгызны юнәлтегез...", "Бу юлларны укып аңлагыз..." һ. б. ш.)
Бу төр эшчәнлек яңа материалны аңлатканда кулланыла. Ул эвристик әңгәмә формасында укытучы тарафыннан белеп куелган сораулар белән яки укучыларның күзәтүләренә анализ ясаудан торган "ачышлар"га таянып алып барыла.
Тикшеренү эшчәнлеге тулысы белән укучы тарафыннан мөстәкыйль эзләнү формасында хәл ителә. Проблемалы ситуацияләр тудыруның төп ысуллары өлешчә эзләнү эшчәнлеге юлы белән куелган проблемаларны хәл итү юлларын табу юнәлешендә укытучының укучылар белән күбрәк класста эшләү формалары турында бара.
Фәнни эзләнүләр һәм фәнни идеяләр өчен көрәш барышын укучыларны кызыксындыру чарасы итеп файдаланырга мөмкин. Фәндә эзләнү нинди темпта барган, эзләнү нинди нәтиҗәләргә китергәнне күрсәтеп, фәннең үсеш методлары белән дә таныштырып була.
Теге яки бу кагыйдәләрне беренче тапкыр аңлатканда да, каршылыклы фикерләр белән укучыларны куркытабыз дип, яисә укытучы үзе яклаган бер фикерне аңлатканга, кайберәүләр моңа каршы чыгалар. Ләкин монда бүгенге укучыга бәя биреп җиткермәү чагыла. Әгәр укытучы нинди дә булса бер фикергә карата аларның үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтергә кушса, укучылар моңа бик теләп риза булалар.
Төрле тел галимнәре арасындагы теге яки бу фәнни проблемаларны чишүгә карата фикер аерымлыкларын күрсәтү дә укучыларның дөньяга карашын формалаштыруда, фикерләү сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия. (Синтаксис өлкәсендәге бәхәсле очраклар)
Проблемалылык мөмкин булган чишелешләрнең берничә вариантын, бирем һәм ситуацияләрнең дөрес җавабын сайлап алуга караган сорауларны дәрестә актив кулланырга мөмкинлек бирә.
Дәрестә тикшерелә торган сорау һәм проблемаларга карата кызыксыну уятам сөйләү барышында, аеруча кызыклы темалар турында әйтеп, бу мәсьәләләрнең төп асылы, үзенчәлеге турында күзаллау тудыра. Ул андагы кызыклы материалларны тулысынча сөйләмичә, аның әһәмиятле бер өлешен генә әйтеп үтә һәм аларны тагын да тулырак өйрәнүне укучыларның үзләренә калдырам. Яңа теманы өйрәнә башлаганда, аңа карата аеруча кызыксыну уяту өчен, аеруча кызыклы урыннарны укып күрсәтәм яки дәресне газетадан хикәя, берәр кызыклы дөньякүләм афоризм яки тормыштагы гыйбрәтле очракны сөйләүдән башлыйм. Иҗади проблемалы укытуымның бер ысулы — укучыны турыдан-туры иҗади түгәрәкләрдә катнаштырып, бүгенге иҗат дөньясы алдында торган проблемаларны тикшеренүгә тарту.”Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге авторлык программам шушы өлкәдә хезмәт итә. (Рецензент ТР МҮИ татар теле һәм әдәбият кафедрасы укытучысы Трофимова С.М., ТГГПУ укытучысы, филология фәннәре кандидаты Сәлимҗанова Ф.С.) Түгәрәк эшчәнлегенең иҗадилыгы нәтиҗәдә чагылыш таба: район газетасында 2006-2007 уку елында укучыларның барлыгы 40 иҗади эше- мәкаләсе басылып чыкты. “Сабантуй”, “Мәгърифәт”, “Кәеф ничек?” республика басмаларында мәкаләләр генә түгел, проект эшләренең нәтиҗәләре, эзләнү методының дөрес кулланганлыгын исбатлап күпсанлы викториналарда җиңүләре билгеле булды. 2006-2007 уку елында “Сабантуй” республика газетасыннан 8 бандероль- автографлар куелган китаплар алдык. Шулай ук укучыларымның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм СССР дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсендә Г.Камал театры сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаулары да проблемалы иҗади укытуның нәтиҗәсе дип саныйм.
Тикшерүләрне дәрес шартларында да оештырырга мөмкин.Укучыларымның республика күләмендә узган фәнни- гамәли конференцияләрдә проект эшләрен яклаулары да минем технологиямнең дөрес сайланганын күрсәтә. Укытучы шундый ситуация тудыра: укучылар проблеманы үзләре күреп ала, формалаштыралар, аны хәл итүнең фараз кылу — алдан уйлап карау юлларын эзлиләр, практикада эшләп карыйлар һәм үзләре чишелешне табалар. Мондый очракта проблемалы укытуның барлык элементлары укучыларда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенә, танып-белү активлыгының иң югары дәрәҗәсенә күтәреләләр. Мондый элементларга түбәндәгеләрне кертәләр:
— проблеманы күреп алу (аны "күрү"),
— шартларга анализ, аларга бәя бирү, билгелене билгесездән аеру,
— фараз итү — алдан уйлап карауларны күрсәтү,
— сайлап алган планны үтәү,
— эш-хәрәкәтләрнең, алынган нәтиҗәнең дөреслеген тикшерү.
Тормышта, практикада берәү дә кешеләр алдына әзер проблемалар куймый, аны хәл итү өчен иң әһәмиятле, уйлап сайланган мәгълүматлар да тәкъдим итми. Иҗат күнекмәләре укучыда проблеманы күрү һәм иҗади фикерләү сәләтен тәрбияли.
Дөрес формалаштырылган иҗади проблеманы конкрет сорау һәм бурыч итеп куйсаң, эзләнү өлкәсе шунда чикләнә, билгеле мәгълүматлар аны хәл итү шартларын аерып алырга ярдәм итә. Тиешле һәм мәҗбүри шартларга куелган уку, танып белү бурычларының үзләренә генә караган кыенлыклары бар. Тормышта белгечләр алдында торган бурычларны хәл итү өчен бөтен шартлар булмый, аларны үзенә булдырырга кирәк, яки, киресенчә, бик күп мәгълүматлар арасыннан иң әһәмиятле булганнарын күреп, сайлап алырга кирәк. Проблемалы ситуация шартларында да шуңа охшаш юнәлеш тоту зарурлыгын психологлар да билгеләп үтә.
Бөтен шартлар анализлау, проблеманы хәл итү өчен тиешле мәгълүматлар сайлау, фараз итүләрне сайлап алырга һәм аны хәл итү планын эшләргә мөмкинлек тудыра. Башлангыч этапта хәл итүнең берничә вариантын күрсәтергә, аларга анализ ясарга, практик рәвештә сынап карарга мөмкинлекләр туа.
Аеруча тулы формадагы проблемалы укыту булганда, укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:
проблеманы табу һәм проблемалы ситуация тудыру;
проблемалы ситуацияне хәл итүнең аеруча нәтиҗәле ысулларын табу;
проблеманы күреп, тоеп алуга җитәкчелек этабы;
проблеманы формалаштыруны ачыклау;
шартларны анализлауда ярдәм итү;
хәл итүнең планын сайлау;
хәл итү процессында консультация бирү;
үзконтроль ысулларын табуда ярдәм итү;
ялгыш җибәрүчеләрнең аерым ялгышларын тикшерү;
проблеманы коллектив тикшерүне оештыру.
Проблемалы иҗади укытуны (проблемалылыкны кертү) нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция; ныгыту этабында — өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.
Проблемалы укыту башка методлар структурасында кулланганлыктан, аны укытуның махсус методы, укытуның ниндидер яңа системасы итеп карарга кирәкми. Аны укучының танып белү эшчәнлеген оештыру үзенчәлегенә яңача якын килү дип билгеләү дөресрәк булыр.
Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, эзләнүле-сәбәпле һәм башка логик бәйләнешләр кебек гомумиләштергән белемнәрне үзләштерүдә кулланырга була. Ул укучыларны һәм эзләнү бурычлары аша мәсьәләләрне хәл итү һәм белем алуның махсус алым һәм ысулларына өйрәнү кирәк булганда кулланыла.
Проблемалы иҗади укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына әйләндерергә ярамый, ул укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш дип саныйм.
Проблемалы иҗади укыту шуны күрсәтә: чыннан да аны дөрес оештырганда, ул укучыларның анык көче үсешенә ярдәм итә (каршылыклар уйланырга, кыенсыну ситуациясеннән, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); мөстәкыйльлеккә өйрәтә (проблеманы мөстәкыйль күреп алу, проблемалы сорауны формалаштыру, проблемалы ситуацияне хәл итүнең планын мөстәкыйль сайлау һ. б.), иҗади фикерләүне үстерә (белемнәрне мөстәкыйль куллана алу, хәл итү ысулларын табу, үзлектән стандарт булмаган хәл итү юлларын эзләү; ул иҗади эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыруга, танып белү активлыгын үстерүгә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, формализм барлыкка килүне кисәтә. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына (мөстәкыйль табылган нәтиҗә яхшырак үзләштерелә һәм озак вакытка онытылмый); аналитик фикерләүне үстерүгә (эш шартларына анализ ясала, хәл итү вариантларының мөмкинлеген үстерә); логик фикерләүне арттыруга (сайланган чишелешнең, аргументларның дөреслеген исбатларга өйрәтә); укучылар өчен шактый кыен, ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.
А.Г.Яхин дәреслекләрендә проблемалы укытуның санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисаллар бик күп бирелә. Баланың уку эшчәнлеген иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп оештыруда югары нәтиҗәләргә ирешү юлларын Ә.З.Рәхимов тәкъдим иткән иде. Мин әлеге технологияне дә кулланам. Проект, проблемалы иҗади укыту, иҗади үсеш технологияләрен куллану уку сыйфатын югары баскычка менгезде. Минем һөнәри эшчәнлегемдә эзләнү, педагогик иҗат өчен офыклар һәрвакыт җитәрлек, һәм тормыш үзе дә яңа технологияләрне куллануны таләп итә. Заман мәктәбенең балаларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып һәм иң яхшы традицияләргә нигезләнеп укытуның принципиаль яңа системасын булдыруда үземнән өлеш кертәм.
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе «Если б снова начать, я бы выбрала опять бесконечные хлопоты эти…»
Моя учительница была не только самой умной, но и самой красивой, самой доброй, самой замечательной. А потом открылся передо мной многообразный и удивительный мир школы....
Опыт использования приёмов технологии развития критического мышления для работы с текстом на уроках истории и во внеурочной деятельности
Из опыта работы учителя истории. Работа для аттестации на высшую категорию....
Опыт работы
Долгое время я занимался вопросом использования интеллект-карт. Убедился, что для запоминания,воспроизведения и понимания такой метод обучения может использоваться не только в биологии....
Методическая копилка. Мой опыт работы.
Разработки уроков....
Презентация к уроку литературы, 10 класс, тема "М.Ю.Лермонтов"Проснешься ль ты опять, осмеянный пророк?"
Данная презентация содержит вопросы для анализа стихотворения "Пророк", аудиозапись стихотворения....
Опять война, опять блокада
Сценарий внеклассного мерооприятия,посвященного Дню снятия блокады Ленинграда...
классный час "Опять война. опять блокада"
: Светлой памяти жителей блокадного Города Ленинграда мы посвящаем наше выступлениеЦель и задачи: Показать на конкретных фактах истории мужество русских...
- Мне нравится (1)