Тел һәм мәдәният бәйләнешендә фразеологиянең роле
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Тел һәм мәдәният бәйләнешендә фразеологиянең роле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tel_hm_mdniyat_bylneshend_frazeologiyanen_role.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тел һәм мәдәният бәйләнешендә фразеологиянең роле.

Билгеле булганча, кеше үзенең туган телен һәм теле белән бергә үз халкының мәдәниятен үзләштергәндә генә кеше була. Ә  аның бөтен нечкәлекләре  үзенчәлекле һәм уникаль булган телдә чагыла. Тел тыгыз рәвештә мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра. Лингвокультурология шуның нигезендә барлыкка килгән яңа фән. Аны лингвистиканың мөстәкыйль юнәлеше дип санарга мөмкин.  Лингвокультурологиянең төп предметы - үзара диалогта булган тел һәм мәдәният. Димәк, лингвокультурология халыкның телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә.

Телдә ныгып калган мәдәният бигрәк тә фразеологизмнарда ачык чагыла. Чөнки алар теге яки бу күренешкә, предметка бәйле рәвештә барлыкка киләләр.

          Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирелми торган сүзтезмәләр белән дә бирелергә мөмкин. Мәсәлән: утлы табада биету - орышу. Телдә мондый сүзтезмәләр фразеологизмнар (грек. phrasis - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos – өйрәну) дип аталалар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнүче тармакны фразеология дип әйтәләр.Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзелмиләр, аларның составы даими була, ә сөйләмдә әзер килеш кулланыла.

         Тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге билгеләргә ия:

  1. кимендә ике сүздән тора;
  2. компонентларның мәгънәви бәйләнеше;
  3. мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чараларның тотрыклыгы;
  4. сөйләмдә әзер килеш куланылуы.

                  Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип тә йөртәләр. Алар телнең миллилеген, үзенчәлеген билгелиләр.

            Фразеологизм – милләтнең мәдәни үзенчәлеген билгеләүче күрсәткеч. Шуңа күрә ХХI гасыр лингвистикасы телне аралашу һәм танып- белү чарасы буларак кына түгел, ә билгеле бер милләтнең мәдәниятен билгеләүче юнәлеш буларак та тикшерә.

             Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең  үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ә тел чынбарлыкны гына чагылдырып калмый,  кеше яши торган тирәлекне дә барлыкка китерә. Шуңа күрә лингвистика фәне  ярдәменнән башка мәдәниятне өйрәнү мөмкин түгел.

Тел милләтнең хәзергесен генә түгел, ә борынгы кешеләрнең дә дөньяга, җәмгыятькә һәм үз-үзләренә карашын өйрәнү юлы да. Үткәннәрнең кайтавазы, гасырлар кичеп, бүгенге көндә мәкальләрдә, фразеологизмнарда, метафораларда һәм башкаларда сакланып калган.

Фразеологик берәмлекләрдә халык мәдәнияте үсешенең озын-озак процесс булуы чагыла. Фразеологизмнар, Ф.И.Буслаев фикеренчә,

"... своеобразные микромиры, они содержат в себе и нравственный закон, и здравый смысл, выраженные в кратком изречении, которые завещали предки в руководство потомкам". Димәк, фразеологик берәмлекләр - милли телнең җаны, аларда халыкның рухы һәм милли үзенчәлеге чагыла.

Фразеологизмнарны лингвокультурологик аспекттан чыгып караганда түбәндәге пунктлар исәпкә алынырга тиеш:

1. Күпчелек фразеологизмда милли мәдәниятнең "эзләр"е булу.

2. Мәдәни мәгълүматның фразеологик берәмлекнең эчке формасында саклануы. (Бу мәгълүмат дөнья турында образлы күзаллау тудыра һәм милли-мәдәни колорит тудырырга ярдәм итә).

3. Милли-мәдәни үзенчәлекне билгеләүдә иң мөһиме - милли-мәдәни бәйләнешне ачыклау.

Фразеология - дөнья сурәтенең телдә чагылышының бер фрагменты. Фразеологик берәмлек һәрвакыт субъектка юнәлтелгән, димәк дөньяны сурәтләү өчен генә түгел, ә аңа бәя бирү һәм мөнәсәбәтне белдерү өчен дә кулланыла.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: халкыбызның тарихында булган вакыйгалар, күренешләр барысы да телебездә чагылыш тапкан һәм таба. Бу күренешне без лингвокультурология фәне аркылы гына өйрәнә алабыз. Әлеге чыгышны әзерләгәндә шундый фикер туды: лингвокультурология нигезләрен мәктәптә өйрәтсәләр, тел дәресләрендә, әдәбият дәресләрендә безгә уйларга, анализларга никадәр җирлек, материал булыр иде. Алга таба шулай булыр дигән өметтә калам.

Кулланылган әдәбият

  1. В.А.Маслова Лингвокультурология. Учебное пособие.- Москва, 2001.
  2. Ф.С.Сафиуллина Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты өчен дәреслек. - Казан: ТаРИХ, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

"Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы)

Рус мәктәбенең 11 сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы....