Рәвеш турында гомуми төшенчә
план-конспект урока (6 класс)

Хакимова  Гульназ Задитовна

Тема.  Рәвеш сүз төркеме турында  төшенчә .

Сыйныф: 6 нчы сыйныф татар төркеме.

Дәрес төре: яңа белем үзләштерү дәресе. ( “яңа белемнәр ачу”

Дәреснең максаты: (укытучы өчен):

1.  Белем бирү максаты:  укучыларда мөстәкыйль сүз төркеме буларак , рәвеш турында төшенчә булдыруга  юнәлтелгән уку эшчәнлеген оештыру;  текстта рәвешне табу, урынын билгеләү, грамматик мәгънәсен табуда гамәли күнекмәләр формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле максат: укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенә максат кую тәҗрибәсен формалаштыруга булышу, этәрү.

3. Тәрбияви максат:  укучыларны мөстәкыйльлек тәрбияләүгә, уку эшчәнлекләрен оештыруга булышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx20.74 КБ

Предварительный просмотр:

   Тема.  Рәвеш сүз төркеме турында  төшенчә .

Сыйныф: 6 нчы сыйныф татар төркеме.

Дәрес төре: яңа белем үзләштерү дәресе. ( “яңа белемнәр ачу”

Дәреснең максаты: (укытучы өчен):

1.  Белем бирү максаты:  укучыларда мөстәкыйль сүз төркеме буларак , рәвеш турында төшенчә булдыруга  юнәлтелгән уку эшчәнлеген оештыру;  текстта рәвешне табу, урынын билгеләү, грамматик мәгънәсен табуда гамәли күнекмәләр формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле максат: укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенә максат кую тәҗрибәсен формалаштыруга булышу, этәрү.

3. Тәрбияви максат:  укучыларны мөстәкыйльлек тәрбияләүгә, уку эшчәнлекләрен оештыруга булышу.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: мәстәкыйль сүз төркеме буларак , рәвеш турында гомуми төшенчә булдыру, тексттан таба белү; сөйләмдә рәвешнең әһәмиятен ачыклау.

Метапредмет нәтиҗәләр (фикер эшчәнлеге):  универсаль уку гамәлләре.

Танып белү УУГ: кирәкле информацияне эзләп табу. Белемнәрне тәртипкә салу; уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада оештыру; рефлексия, анализ( төп һәм мөһим билгеләрен аерып алу өчен тикшерү);  нәтиҗә чыгару; иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын табу.

Регулятив ( юнәлеш алуга караган) УУГ:  максат кую- үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, уку бурычын кую;  тикшерү; үзбәя, Үз эш урыныңны мөстәкыйль оештыру. Тцп фикерне ачыклау;

Коммуникатив УУГ:  уку мәсьәләсен чишкәндә, укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, Диалогик сөйләмдә катнаша белү, үз фикереңне әйтә, башкаларныкын тыңлый белү,

Шәхсиятле  (шәхескә кагылышлы) нәтиҗәләр:  уку мотивациясен үстерү; туган телгә кызыксыну уяту; туган якка мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләргә ихтирам булдыру;

                                                     Дәрес барышы

1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру. Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен бүген сезгә.

Туган телне бик яратып

Укысын һәммәгездә,

Гел яхшы билгеләр генә,

Алырга  булсын сезгә!!

Укучылар, бер-беребезгә карап, матур итеп елмайыйк та, уңышлар теләп, урыннарыбызга утырыйк. Татар теле дәресен башлыйбыз.

Укучылар парларда эшләделәр,

- Укучылар, һәр өстәлдә рәсемнәр һәм сүзләр язылган карточкалар бар. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән ?

-Сандык. Татар халкының милли сандыгы. Сез, бирелгән сүзләрне, төркемләп, группаларга бүлеп карагыз әле.

( парларда эшләү)

1 сандык-  Алсу, бәйрәм, алъяпкыч, куян;

2 сандык – кояшлы, бизәкле, яшел, акыллы,

3 сандык-  унбиш, биш-алты, өченче, икешәр

4 сандык-  бүген, аз , татарча, еракта.

Укучылар, төркемнәргә бүленгән сүзләрне укый.

  • Беренче сандыкка нинди исем бирәбез, икенчесенә, өченчесенә?  4 сандыктагы сүзләр белән әле сез таныш түгел., шулаймы?
  • Әйдәгез, 4 сандыкка бүлеп салган  сүзләрне укып, сорау куеп карыйк.

Бүген  кайчан? , аз -ничек? ,  татарча- ничек?, еракта – кайда? Соравы булгач, димәк, бу нинди сүз төркеме?  ( Мөстәкыйль)  Бу сүзләр белән җөмлә төзик.

    Бүген  урамда йомшак кар ява.  Мин мәктәпкә җәяү барам. Без дусларым белән татарча сөйләшәбез.  Абыем еракта яши. Аз сөйлә, күп эшлә.

Фигылне ачыклый. Бу сүз төркеменең исемен ребус чишеп белә алабыз.  

 Максат кую Рәвеш. Димәк, укучылар без нинди сүз төркемен өйрәнә башлыйбыз. Бу суз төркеме турында нәрсәләр беләсез? Бу сүз төркеме турында нәрсәләр белергэ телисез?

( Сорауларын, җөмләдәге урынын, сөйләмдә кулланылышын).

Укучыларга карточкалар бирү.

Ничек? кайда? кайчан? кая? кайдан? нигә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала. Рәвеш эш яки хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерә.

Рәвеш рус телендә наречие була. Рәвешләр эш-хәрәкәтне төгәл күрсәтү өчен кирәк.    Кышын туган шәһәрем ак карга күмелә.

3. Уку  мәсьәләсен  чишү.

Өстә–кояш елмая,

Аста- йомшак кар ята.

Кышын чаңгы шуабыз.

Һәркем кышны ярата.

Әйдәгез, бу юллардан рәвешләрне табып, сораулар куйыйк әле.  

-Хәзер, укучылар, урыннардан тордык. Бу юллар ял итеп алырга бик яхшы.

Физминутка.

  •  Хәзер тәрәзәгә күз салыйк. Нинди матур кышкы көн!. Әйдәгез рәвешләр кулланып,  матур- матур җөмләләр төзик.

(Сүзләр:  бүген,  кышын,  еракта,  күбәләктәй,   көнозын, әкрен, күп)

Булдырдыгыз рәхмәт.Йомгак  Рәвешләр җөмләгә төгәллек бирә.

Слайдтагы рәсемгә күз салыйк әле. Бу бина сезгә танышмы?

- әйе, бу  туган якны өйрәнү музее. Монда булганыгыз бармы? Сез анда нәрсәләр күрдегез?

Слайдта Җөмләләр.

Кичә без шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда булдык. Музей мәктәпкә якын урнашкан, шуңа күрә без җәяү бардык. Бинада салмак кына музыка уйный. Биредә татарча гына сөйләштек.

Экскурсовод безгә татар халкының милли киемнәре турында күп  сөйләде. Калфаклар, түбәтәйләр, милли алъяпкычлар турында байтак мәгълүмат белдек. Музейда миңа милли алъяпкыч бик ошады. Әнием дә кичен, тәмле ашлар пешергәндә,  алъяпкыч бәйли.

  • Укучылар, җөмләләрне укыйк та, Мин төсле карточкаларн таратам, төсләргә карап ике төркемгә бүленәбез. Һәм рәвешләрне табабыз.рәвешләрне  һәм аларны ияртеп килгән фигыльләр белән язып алыйк Карточка

( кичә булдык, якын урнашкан, җәяү бардык, салмак уйный, татарча сөйләштек, күп сөйләде, байтак белдек, кичен бәйли) .

җавапларын тикшерегез.

- Соңгы җөмләгә игътибар итик. Алъяпкыч сүзе сезгә танышмы? Ә сезнең әниләрегез бәйлиме?

- Әйе, безнең татар халкы чисталыкны , пөхтәлекне ярата. Әниләребез аш әзерләгәндә, элек-электән башына яулык, алдына алъяпкыч бәйләгән.

4. Рефлексия. Үзбәя.

-Укучылар, без бүген сезнең белән бик яхшы эшләдек. Әйдәгез, искә төшерик. Нинди сүз төркемен өйрәндек, нинди сорауларга җавап бирә, нинди сүз төркеменә ияреп килә, нәрсәне белдерә? Алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез.Хәзер  тактадагы рәсемгә карыйк.

Алъяпкычымның бизәге,

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәме үземә?

Экранда  милли кием - алъяпкыч. Тактада  нинди рәсем укучылар? Кайсы матуррак? (чагыштыру). Әйдәгез, без дә аны милли бизәкләр белән матурлыйк.

Кызыл төс -  күп  белдем ,    яшел төс -  яхшы җавап бирдем, зәңгәр  төс- дәрестә – аз катнаштым.

Бу чәчкәләрне тактага чыгып. Ябыштыралар.

Безнең алъяпкычыбыз тылсымлы , кесәсендә нидер бар. Алып карыйк, сезгә монда өй эшләре, укучылар.

  1. Китаптан күнегү.
  2. Рәвешләр кергән 5 мәкаль язып килергә
  3.  Рәвешләр кулланып, “Милли киемнәр” темасына хикәя төзергз.

Укучылар , дәрестә кунаклар да бар, әйдәгез аларга үзебезнең теләкләребезне җиткерик.

,,,,,,, борчылмагыз.

...... елмаегыз!

......яшәгез!

.......үз һөнәрегезне яратыгыз!

Ярдәмче рәвешләр: юкка, ешрак, дусларча, чын күңелдән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Тема: Сыйфат турында гомуми төшенчә. Дәрес -экскурсия     Максат: Укучыларны  сыйфат  сүз төркеме  белән  таныштыру, белемнәрне системага салу. Укучыларның логи...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....