Әдәбият дәресенә презентацияләр
презентация к уроку (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Муса Жәлилгә багышланган презентация. Әдәбият дәресләре һәм класстан тыш чараларда файдалану өчен.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Джалиль Муса Мустафович (15.02.1906 - 25.08.1944)

Слайд 2

Семья Муса Джалиль родился в татарской деревне Мустафино бывшей Оренбургской губернии 15 февраля 1906 года в небогатой крестьянской семье. Отец Мусы, Мустафа, сын бедного аульного пастуха Абубакира , с детских лет гнул спину на богатого купца. Был мальчиком на побегушках, позднее работал приказчиком. Огромное влияние на формирование внутреннего мира будущего поэта оказала его мать Рахима-Апа . Спокойная, тихая, уравновешенная, полная противоположность Мустафе-абзы , темпераментному, вспыльчивому, легко подверженному неожиданным перепадам настроения, - она обладала бесконечным терпением и стойкостью .

Слайд 3

Учеба С шести лет Муса пошел учиться в сельскую школу, где за год овладел азами грамоты и вызубрил наизусть несколько сур из Корана. В Оренбурге Мустафе Залилову удалось устроить сына в медресе « Хусаиния » – мусульманское учебное заведение типа духовной семинарии .

Слайд 4

Юность поэта Бурное богатое событиями время способствовало идейному раннему созреванию будущего поэта. В начале 1917 года одиннадцатилетний Муса пишет стихотворение, в котором говорит о первой мировой войне как о бессмысленной бойне, ежедневно уносящей тысячи жизней, и посылает его в редакцию татарской газеты « Вакыт » («Время»). Стихотворение, конечно, осталось ненапечатанным. Позднее Муса вернулся к нему, обличительный пафос и подчеркнув свое сочувствие народным массам («На войне», 1920). Весной 1919 года, когда в окруженном белогвардейцами Оренбурге возникла комсомольская организация, тринадцатилетний Муса записывается в ряды Коммунистического Союза молодежи, рвется на фронт. Но в отряд его не берут: маленький, щуплый, он выглядит совсем мальчишкой.

Слайд 5

Работа В этом доме в Орске в 1925-1926 годах работал инструктором уездного комитета комсомола Муса Джалиль . В 1929 году поэт доработал поэму, сняв излишний мелодраматизм некоторых сцен и эпизодов. С этого времени поэма печатается под названием «Пройденные пути» (в русском переводе – «Минувшие годы»).

Слайд 6

Письмо с фронта к дочери Чулпан

Слайд 7

Плен 26 июня 1942 года старший политрук Залилов М.М. с группой солдат и офицеров, пробиваясь из окружения, попал в засаду гитлеровцев. В завязавшемся бою был тяжело ранен в грудь и в бессознательном состоянии попал в плен. Находясь в концлагере Шпандау , он организовал группу, которая должна была готовить побег. Одновременно вёл политическую работу среди пленных, выпускал листовки, распространял свои стихи, призывающие к сопротивлению и борьбе. По доносу провокатора он был схвачен гестаповцами и заключён в одиночную камеру берлинской тюрьмы Моабит . Ни жестокие пытки, ни посулы свободы, жизни и благополучия не сломили его воли и преданности Родине.

Слайд 8

Казнь Тогда он был приговорён к смерти. 25 августа 1944 года казнён на гильотине в тюрьме Плётцензее в Берлине . Зал для казней тюрьмы Плетцензее . Здесь были казнены 11 членов подпольной группы Мусы Джалиля .

Слайд 9

Памятник погибшим Джалиловцам

Слайд 10

Указом Президиума Верховного Совета СССР от 2 февраля 1956 года за исключительную стойкость и мужество, проявленные в боях с немецко - фашистскими захватчиками в Великой Отечественной войне, Мусе Джалилю посмертно присвоено звание Героя Советского Союза.

Слайд 12

Моабитские тетради Об ужасах неволи написано немало. Одним из таких неповторимых, обжигающих своей подлинностью документов истории являются и « Моабитские тетради» Мусы Джалиля .

Слайд 13

Диплом и знак лауреата премии комсомола Татарии имени Мусы Джалиля


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы. 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөн ь яга килә.

Слайд 2

Белемгә омтылыш Ает (1909) башлангыч мәктәп Бәләбәй (1922) педагогия техникумы Казан (1924) җир төзелеше техникумы

Слайд 3

Ф. Кәримнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” ж урналының 1927 елгы икенче санында дөн ь я күрә.

Слайд 4

Рәсемнәрдә Фатих Кәрим үзенең якын дуслары белән. Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба.

Слайд 5

Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасында (уңнан сулга) беренче рәттә Фатих Кәрим.

Слайд 6

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен Гөрли-гөрли канат кагына. Кагына да уйнап очып китә Син яшәгән өйләр ягына. Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, Тимер рәшәткәгә баш иям. Өзелергә җитеп сыкрый күңлем Сагынудан сине, Кадриям!

Слайд 7

Язмыш һаман безне аерырга тырышты һәм менә аерды инде, мәңге күрмәм инде мин аның көләч коңгырт күзләрен... Урамга чыксам, шинел ь ле кешеләр күрсәм, Фатих исемә төшә. Ах, ул соры шинел ь ... Ах, бу сугыш... Хатыны һәм кызлары

Слайд 8

Калды Казан, Балаларым калды, Калды иркәм, Калды киң Идел...

Слайд 9

Үлем турында уйлама, Илең турында уйла! Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.

Слайд 10

Ул көннәрне мәңге онытмабыз! Фатих Кәрим сугышта Үләм икән, үкенечле түгел, Бу үлемнең миңа килүе. Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.

Слайд 11

1942 елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге сугышларда була, “Зай ц ева Гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитал ь гә эләгә. 1942 елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә.

Слайд 12

Ф. Кәримнең тәнкыйт ьче Гази Кашшафка язган хаты. Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яш ь легеннән үк таныш. Бу гомерлек дустына шагыйр ь иң тирән серләрен ача, аның киңәшләрен яшәү прин цибы итеп ала.

Слайд 13

Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул 150 дән артык шигыр ь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә.

Слайд 14

Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан Кан түгел ул – матур ал чәчәк, Алар безнең изге җиребездә Бәхет гөле булып үсәчәк!

Слайд 15

Мин – бер шагыйр ь; тойгы, хис кешесе, Яратам мин кошлар сайравын. Мин – гуманист, сөям дөн ья ны, Акмасын, дип, җирдә кеше каны, Гуманизм – минем байрагым.

Слайд 16

Алар барысы да шагыйр ь не хәтерләтәләр.

Слайд 17

“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бугенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.” Сибгать Х әким “Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”. Луи Арагон

Слайд 18

Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын...

Слайд 20

Фатих Кәримнең 100 еллык юбилей тантанасыннан. Шагыйр ь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьне ң каберендә.

Слайд 21

Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакл ь дән күренешләр.

Слайд 22

Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде. Ф. Кәрим “Теләк”

Слайд 23

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һади Такташ (1901-1931)

Слайд 2

Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле... Минтимер Шәймиев

Слайд 3

Сыркыды авылы

Слайд 4

Һади Такташ туган һәм үскән йорт

Слайд 5

Әнисе Шәмсениса Әтисе Хәйрулла

Слайд 6

1901 ел, 1 гыйнвар. ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач бу исемне ошатып бетермичә, мулла чакыртып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апаның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемен кыскартып, малайны “Һади” дип кенә йөртә башлыйлар.

Слайд 7

Һ.Такташ туган өй урыны

Слайд 8

“Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, еламый, кайда ятса – шунда йоклый... Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләре карау иде.” Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа сөйләгәннәрдән .

Слайд 9

Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама ясаганнар. Һади шул күлдән чуртан тотарга ярата.

Слайд 10

Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае кебек үк, ул да ат ярата. Кара байталларның сыртына баса да бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда, әкият сөйләргә, җырга, барысыннан да оста була.

Слайд 11

Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче укытучысы Сыркыдыда урта хәлле крестьян баласы була. Берникадәр әлеге шәкерттә укыганнан соң, Һадины Пешлә авылына озаталар. Пешлә мәдрәсәсендә ул 1911 – 1913 елларда өч кыш белем ала. Мәдрәсәдә аз-маз хисап, җәгърәфия, тарих укытыла. Һади тырышып укый, газета-журналлар белән таныша.

Слайд 12

Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага барып эшкә урнаша, үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша. 1916 елда язылган “Газраилләр”, «Т өркестан сахраларында” һәм “Караңгы төннәрдә” кебек әсәрләре - Такташ иҗатының шул чордагы беренче иҗат җимешләре.

Слайд 13

Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел. (Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче)

Слайд 14

Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара.

Слайд 15

Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел.

Слайд 16

1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда укытучы булып эшли. Бераз вакыттан соң Һ.Такташ Оренбург шәһәренә китеп, анда нәшер ителә торган “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1921 елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китә. Анда әдәбият укыта, “Белем йорты” журналында җаваплы сәркати п булып эшли, Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта, шул ук вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ташкент чорында (1921 – 1922) «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләре, «Җир уллары трагедиясе» иҗат ителә.

Слайд 17

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Татар театрында, “Чаян” (1923 – 1924, 1929 – соңгы көннәренә кадәр), «Октябрь яшьләре» (1925), “Авыл яшьләре” (1926), “Азат хатын” (1926 -1929), “Яңалиф” журналларында эшли. Һ.Такташның Казанга килгәч төшкән рәсеме

Слайд 18

Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил Әни бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз, киң маңгай, дегет кебек куе чәчләр, очкыннар чәчеп торган яшькелт күзләр... Рафаил Такташ истәлекләреннән

Слайд 20

Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова Һ.Такташның улы Аван

Слайд 21

Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән. 1951. Аван.

Слайд 22

Г.Кутуй , Һ.Такташ , Г.Минский , Г.Кутуй һәм Һ.Такташ

Слайд 23

Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы. 1926 Гади генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр ... Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый ... Кабаланмыйча гына ..., аннары ... тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара... Ф.Хөсни истәлекләреннән

Слайд 24

Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да – ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп эләкте ... Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Һ.Такташ 1930 елда Казанга килгән шахтёрлар арасында.

Слайд 25

Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм. Һ.Такташ Һ.Такташ каләмдәшләре арасында

Слайд 26

Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый

Слайд 27

Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929. М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал .

Слайд 28

1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Берзаман театрда ут сүнә. Такташ та, тамашачылар да дөм караңгылык эчендә кала. Такташ укудан туктый. Шулчак караңгы залдан: - Һади, дәвам ит! – дип кычкыралар. Һәм Такташ моңлы-лирик тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый. Бераздан ут кабына. Такташ һаман сөйли. Зал гөрләтеп кул чаба. Ут кабынганга сөенүдән битәр, Такташның каушап калмавына һәм аның яңа гына сөйләгән матур шигырьләре өчен була ул алкышлар. Хәким Сәлимҗанов истәлекләреннән. 1981.

Слайд 29

Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел. Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: - Җир шары өч филдә басып торса, татарның яңа чор шигърияте өч “Т”да басып тора: Тукай, Такташ, Туфан! И.Юзеев авызыннан. 1971.

Слайд 30

Беренче кар, белмим, кайчан явар, Ләкин үләрмен мин ул көнне, Бүген әле: - Тиздән кыш килә, - дип Ямап куйдым ертык бүркемне! Ертык бүрек кыштан саклый алмый, Түзмәм, ахры, бу ел кыш килгәч, Дөнья матур, Ләкин... Сезнең өчен Бик күңелсез калыр мин үлгәч!.. Һ.Такташ. 1930.

Слайд 31

Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер башы ТЮЗ янында, икенче башы Ирек мәйданында иде. Буран иде ул көнне, олы демонстрация шикелле иде урамда халык. Ул вакытта язганнар иде, имеш, Такташны озата баручылар биш меңнән артык булган, дип. Вәли Хаҗиев истәлекләреннән. Соңгы юлга озатканда.

Слайд 32

Арча кыры... Такташ шунда, дил ә р. Ышанмагыз, мин д ә ялгыштым, Салкын, ө нсез кабер ташы бел ә н Уртагы юк бер д ә Такташны ң . Мин ә зл ә дем - таптым, ташта т ү гел, Кешел ә рд ә таптым шагыйрьне, Терел ә р арасында тере булып Яши гражданины бу җ ирне ң . X. Гыйл әҗ ев.

Слайд 33

1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Абдулла Алиш иҗаты

Слайд 2

Абдулла Алиш 1908 - 1944

Слайд 3

Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында дөньяга килә . Аның бабасы Нурулла авылмулласы булган , әтисе Габделбари абзый иген иккән , умарта караган . Ул өйгә төрле газета- журналлар алдырган , балаларны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә , белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан . Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган , әдәбиятны бик яратып , шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган . Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә , алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә , аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый башлый . Абдулла Ямбакты авылы мәдрәсәсенд ә , Бураково авылын мәктәбендә укый , аннары җидееллык рус мәктәбен тәмамлый . Мәктәптә уку елларында А. Алиш драма һәм әдәбият түгәрәкләре , концертлар оештыру , стена газеталары , кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөруче була , үзе дә шигырьләр , хикәяләр яза .

Слайд 4

А. Алиш Казан Җир төзү техникумында укый башлый . әдәбият белән кызыксынуы тагын да үсә : ул әдәбият түгәрәкләренә йөри . Әдипнең « Капкорсак патша » исемле беренче әкияте «Пионер каләме » журналында басылып чыга . Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә . . Бөек Ватан сугышы башлангач , А.Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә , солдат-радист сыйфатында , Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша . 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында , Десна елгасы буенда чолганышта калып , фашистлар кулына әсир төшә . Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша , алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый . 1943 елның августында , яшерен оешманың эше ачылып , А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр . 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр .

Слайд 5

Соскы борын – бакылдык, Күп сөйләшә – такылдык. Уен – табышмак « Бу кайсы әкияттән ?»

Слайд 6

Җәй буе бал җыя, Кыш буе хәл җыя.

Слайд 7

Алгы тәпиләре кыска, Чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, Ак тунын кия кышка.

Слайд 8

Башы - тарак, койрыгы - урак. Кычкыртып быргысын, уята барысын.

Слайд 9

Үстерешле уен “Бу кайсы әкият ?”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гомерендә — халкы язмышы, җырларында — халкы моңнары

Слайд 2

Г.Тукайны ң шәҗәрәсе

Слайд 3

Кушлавыч Казан Сасна Өчиле Казан Кырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә Сәг ъ ди абзый Зөһрә апа Галиәсгар Газизә Болгар кунакханәсе 1889 18901892 1891 1892 1895 1907 1886

Слайд 4

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә , Казан өязе , Мәңгәр волосте , Кушлавыч авылында , мулла гаиләсендә туа . Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы

Слайд 5

Кушлавычта шагыйр ь туган йорт. Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...

Слайд 6

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере Кечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Слайд 7

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.

Слайд 8

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни! Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше! 4 яш ь тә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.

Слайд 9

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән “... ф әкыйр ь в ә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...” “ Исемдә калганнар ” Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйр ь нең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

Слайд 10

Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр. “ ...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Асрарга бала бирәм, кем ала? Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Слайд 11

Алты яш ь лек Тукай Кырлай авылына, Сәг ъ ди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яш ь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәг ъ ди абый Нәк ъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Слайд 12

1895 елда Габдулла Җаекка, Урал ь ск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.

Слайд 13

Шәкерт Тукай Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигыр ь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт. « Мотыйгия » мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин

Слайд 14

1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы. Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша Биш ел үткәч , җизнәсе Галиәсгар үлеп китә , һәм Габдулла , мәдрәсәгә күчеп , үз көнен үзе күрә башлый .

Слайд 15

Тукайның ж урналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана 1905 елны ң сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла . Ноябрьдә « Фикер » газетасы чыга башлый . Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару . 1906 елның июнендә анысы да (« Уклар ») дөнья күрә . Монда да фактик редактор — Тукай. И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман , Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман . ( «И каләм !». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, № 2.)

Слайд 16

1907 елгы фоторәсемдә Урал ь скидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)

Слайд 17

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: “Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!” Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәг ърифәт һәм монда гыйрфан , монда нур ; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... Сөеп кайттым сиңа, Казаным! (1907 – 1913)

Слайд 18

XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллеген ц иясе яшәгән Кечкенә генә булса да үз фатиры булма-ганга күрә, Тукай кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтлә-неп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.

Слайд 19

Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллеген ц иясе вәкилләре Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев Дусты шагыйр ь Сәгыйт ь Рәмиев

Слайд 20

Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба. Ф.Әмирхан аны бур ж уаз тәнкыйт ь тән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора. Шагыйр ь үзенең иң яшерен серләрен дә Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә. Бер хатында: “Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйр ь лекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап калган талант очкыны... Бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?” , - дип яза. Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)

Слайд 21

. “Әл ь - ислах” газетасы идарәсе урнашкан бина . 1908 елның җәендә Тукай “Әл ь –ислах”тагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә караганда, шагыйр ь нең иң бәхетле көннәре була ул. “Әл ь – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйт ь чесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай

Слайд 22

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр . Тукай һәм “Сәяр” труппасы Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рол ь не уйный.

Слайд 23

1910 елда Г.Камалның юбилей кичә-сендә Тукай болай ди: “Минем күңе-лемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләр-ендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде..” Күр: ничек , иртә кояш чыкса , җиһанда нур тула , — Һәр күңелләр нурланадыр , чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә , берсе уйный сәхнәдә .

Слайд 24

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза. Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.

Слайд 25

Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. Анда 28 җыр язылган.

Слайд 26

“Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһәле бер мирастыр. Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирасыбыз дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады... Аларны югалтмаска, иҗтиһад итәргә кирәк”. “Халык әдәбияты” хезмәтеннән

Слайд 27

Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәг ъ нәсендә шагыйр ь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә

Слайд 28

Милләткә Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; Дөн ь я бирсәләр дә сатмам, милләт, миллиятемне. Тукай Клячкин шифаханәсендә 1913ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем И мөкаддәс, моңлы сазым, Уйнадың син ник бик аз...

Слайд 29

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгат ь 15 минутта күзләрен мәңгегә йома Тукайның битеннән алынган маска

Слайд 30

1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрел ь көне. Клячкин бол ь ни ц асы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйр ь нең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаят ь , Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...

Слайд 31

Тукай дөн ь яда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыр ь нең шигыр ь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фел ь етоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр . Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Габдулла Тукай. 1913 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация

Тамыр һәм кушымчалар дәресенә презентация...

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5 сыйныфта тарих дәресенә презентация

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский, 5 класс...

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр формалаштыруда әдәбият дәресенең әһәмияте

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр формалаштыруда әдәбият дәресенең әһәмияте...