Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 5 класс
олимпиадные задания (5 класс)
Предварительный просмотр:
5 класс
Олимпиадные задания на школьный тур по родному (татарскому) языку и литературе для обучающихся школ с этнокультурным компонентом в 2019 – 2020 учебном году
Район | Отчество | ||
Школа | Организатор | ||
Класс | Учитель | ||
Фамилия | Итоговый баллл | ||
Имя | Рейтинг |
Татар теле | Әдәбиәт | Ижади | балл | |||||||||||||||||||||||
биремнәр | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | ||||||
баллар |
Үткәрү вакыты – 120 минут
Максималь балл – 92
Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.
I. Татар телдән бирем
1. Алфавит тәртибендә дөрес урнаштырылган ялгызлык исемнәре кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)
а)Дилбәр, Зилә, Рөстәм, Садыйкова, Әминә;
ә)Илшат, Камилә, Камил, Лилия, Нияз;
б) Гөлия, Гөлсем, Гөлчәчәк, Гөлназ, Гөлнур;
в) Әмирханов, Мансуров, Мансурова, Өммегөлсем, Хатыйп.
2. Тел-аңкау тартыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)
а) [д], [т], [з], [с], [л], [н], [ң];
ә) [ж], [ш],[җ], [ч], [р], [щ];
б) [б], [п], [м], [w];
в) [к], [къ], [х], [ң].
3. Югары күтәрелешле сузык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)
а) [у], [ү], [и];
ә) [а], [ә];
б) [у], [ү], [ы], [и];
в) [о], [ө], [ы], [э].
4. Мәкальдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)
Дөрес сөйләгән ялгышмый. (Мәкаль)
а) 2;
ә) 3;
б) 4;
в) 5.
5. Җете зәңгәр сыйфатының дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)
а) гади дәрәҗә;
ә) чагыштыру дәрәҗәсендә;
б) артыклык дәрәҗәсендә;
в) кимлек дәрәҗәсендә.
6. Мәкальдәге фигыльнең заманы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтер. (Мәкаль)
а) билгеле үткән заман;
ә) билгесез үткән заман;
б) билгеле киләчәк заман;
в) билгесез киләчәк заман.
7. Мәкальнең хәбәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)
Таш белән атканга аш белән ат.(Мәкаль)
а) таш;
ә) ат;
б) аш;
в) атканга.
8. Мәкальдәге тиңдәш кисәкләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)
Ир-егет өйдә туар, яуда үләр. (Мәкаль)
а) ир-егет;
ә) өйдә, яуда;
б) туар, үләр;
в) өйдә, яуда, туар, үләр.
II. Әдәбияттән бирем
1.Фольклорга аңлатма биргәндә, кайсы сүзләр артык: (2 балл)
а)фольклор;
ә)язма әдәбият;
б) хикәя;
в)халык авыз иҗаты.
2.Борын-борын заманда сүзтезмәсе ничек тәрҗемә ителә?(2 балл)
а)давным-давно;
ә)в давние предавние времена;
б)в просторах времени;
в) во времена.
3.”Акбүре” әкиятендә патшаның ничә улы булган?(2 балл)
а)1;
ә)2;
б)4;
в)3.
4.”Өчкыз” әкиятендә кызларны кем чакыра?(2 балл)
а)Тиен;
ә)Аю;
б)Керпе;
в)Төлке.
5.Г.Тукай ничәнче елда туган?(2 балл)
а)1886;
ә)1899;
б)1845;
в)1913.
6.Туфан Миңнуллин кем ул?(2 балл)
а)шагыйрь;
ә)драматург;
б)рәссам;
в)спортчы.
7.”Рөстәм маҗаралары” әсәрен кем язган?(2 балл)
а)М.Җәлил;
ә)Г.Кутуй;
б)Ф.Кәрим;
в)Ш.Галиев.
8.Муса Җәлил кем ул?(2 балл)
а)поэт-шагыйрь;
ә)рәссам;
б)галим;
в)композитор.
III. Иҗади бирем (60 балл)
“Туган авылым” темасына кечкенә инша яз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Олимпиадные задания по русскому языку и литературе. 6 класс
Задания можно использовать для проведения школьных олимпиад, для работы с одарёнными детьми....
Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 11 класс
Олипиадные задания для проведения школьного тура...
Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 10 класс
Олмпиадные задания для учащихся 10 класса...
Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 9 класс
Олимпиадные задания по родному языку и литературе для учащихся 9 класса...
Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 7 класс
Задания для 7 класса...
Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 6 класс
Задания для 6 класса...