Тукай – фольклорчы.
учебно-методический материал (11 класс)
Тукай, үзе әйтмешли, “коеп куйган шагыйрь” генә түгел иде. Аның әдәбият-сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре күпкырлы булып, ул һәрбер юнәлеш буенча зур мирас калдырган әдип. Ул шагыйрь, ул публицст, ул прозаик, ул тәнкыйтьче. Аның, үзе әйткәнчә, “дипломат, общественный деятель” булуын да исәпкә алсак, Тукайның нинди зур диапозонда эш иткәнлеге ачык күренә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_dok.docx | 23.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Тукай – фольклорчы.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе П.Е.Воробьев исемендәге Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тукай, үзе әйтмешли, “коеп куйган шагыйрь” генә түгел иде. Аның әдәбият-сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре күпкырлы булып, ул һәрбер юнәлеш буенча зур мирас калдырган әдип. Ул шагыйрь, ул публицст, ул прозаик, ул тәнкыйтьче. Аның, үзе әйткәнчә, “дипломат, общественный деятель” булуын да исәпкә алсак, Тукайның нинди зур диапозонда эш иткәнлеге ачык күренә.
Шуларга өстәп, шагыйрьнең тагын культура тарихында да зур эз калдырган хезмәтен билгеләп узмыйча булмый. Ул XX йөз башында тернәкләнеп килүче татар фольклористикасын яңа теоретик фикерләр белән баетып, үстереп җибәрүче дә булды. Кыскасы, Тукай хаклы рәвештә беренче татар фольклорчыларыннан (әлбәттә, К.Насыйридан кала) санала ала. Моңарчы язылган хезмәтләрдә Тукайның фольклористика өлкәсендәге эшләренә зур бәя бирелсә дә, аны “татарның беренче фольклорчыларыннан” дип өздереп әйтергә җөрьәт ителмәде. Бүген без бөек шагыйрьне “фольклорчы” дип тә атыйбыз икән, бу Тукайны “үстереп” күрсәтергә тырышудан түгел, ә бу өлкәдәге хезмәтләренең тарих сынавын үтеп хәзер дә актуальлеген һәм көчен югалтмаганлыгын күз алдында тотып әйтәбез.
Тукайның фольклор өлкәсендәге хезмәтләреннән өч юнәлешне ачык күзалларга була:
- Тукай – халык иҗаты әсәрләрен күп белүче информатор, халык чичәне;
- Тукай – халык иҗатын җыючы һәм пропагандалаучы;
- Тукай – фольклорчы-теоретик.
Тукай кечкенәдән үк гади халык арасында, халыкның поэтик иҗатын үз күңеленә сеңдереп үсә. Аңа А.С.Пушкиннар шикелле, тәрбияче, хезмәтчеләрдән әкият тыңлап утырырга туры килмәгән. Шагыйрь үзе шул гүзәл әкиятләр, җырлар тудырган гади халык вәкиле булганга, ул аңа кечкенәдән “ана сөте белән” кергән. Шунысы да үзенчәлекле, Тукай бер крестьян фольклоры белән генә түгел, төрле мөхит, төрле социаль катламнарының фольклоры белән танышып үсә. Казан, Уральски шәһәрләрендә торган вакытында шәһәр фольклоры традицияләрен үзләштерә, мәдрәсә елларында шәкертләр фольклоры белән таныша.
Замандашларының истәлеклренә караганда, Тукай бик күп әкиятләр, легендалар, җырлар белгән һәм аларны бик оста башкаручы булган. Әйтик, шагыйрьнең Уральски чорында мәдрәсәдә бергә укыган Шәриф Каюмовның истәлегенә караганда, Тукай шәкерт вакытында оста әкиятче булган. Аны кечерәк сыйныфта укучы балалар әкият сөйләтеп йөдәтеп бетерә торган буганнар.
“...Тукайны аптыратып, йөдәтеп, аның әкият сөйләвен сорый идек, - дип яза Ш.Каюмов. – Ул безнең үтенечне бер вакытта да кире какмый. Без, ун-унбер яшьлек балалар, Тукай тирәсенә җыела идек. Тукай түгәрәкләнеп утырган балалар уртасына, ике тезен кочаклап утырып сөйли башлый... Тукай әкият сөйләгәндә, тупас итеп сукты да атты, торды да китте дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне. Җәнлекләрне, кошларны, матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп, җанландырып сөйли”.
Тукайның кечкенәдән үк халык җырлары белән кызыксынып, аларны күп белүе, аларны тыңларга да, җырларга яратуы турында замандашларының истәлекләрендә күп әйтелә.
Тукай гомер буенча күңеленә халык иҗаты җәүһәрләрен күп туплаган һәм аларны оста башкаручы чичән, җырчы, тел остасы булган.
Тукай, белгәнебезчә, халык иҗатын күп белүе һәм аны оста башкаручы гына булып калмады. Ул яшьтән үк халыкның поэтик иҗатын теркәп барып, аны бастырып чыгаручы да булды. Истәлекләргә караганда, халык җырларын җыю эшенә ул 10-11 яшеннән ук тотынган. Бу уңай белән аның Уральскида рус классында укыганда теркәп калдырган мәшһүр «Җырлар дәфтәрен” күрсәтергә була.
Әйтергә кирәк, җыр дәфтәрләре тоту безнең халкыбызның борын-борыннан килгән күркәм гадәте. Ул, гадәттә, яшүсмер вакытында булдырыла һәм кешенең дус-ишләре, якыннары аңа истәлек итеп җыр күчереп куя торган була. Мондый җыр дәфтәрләре теркәү мәдрәсә шәкертләренә дә хас булган.
Тукайның җыр дәфтәре ул гади генә түгел, ә үзенчә системалаштырылган җыентыкка охшый. Җыентыкның алдында хәтта мәҗмугага кергән җырларның һәм бәетләрнең исемлеге дә бирелгән. Бу, мөгаен, вакытлы матбугатка әзерләп тә басылмыйча калган бер мәҗмуга булгандыр. Тагын шуны өстәп әйтергә кирәк, әлеге җыентык язмышына игътибар иткән фольклорчы-галим И.Надиров бу мәҗмугадагы күп кенә җырларның 1911 нче елда басылган “Яңа көйләргә шәп җырлар” дигән җыентыкка чыкканлыгын әйтә.
Г.Тукай 1910 нчы елда Казанда “Халык моңнары” дип аталган фольклор җыентыгын да бастырып чыгара. Анда ул 51 кыска җыр, 14 озын көйгә җырлана торган җыр строфалары, 1 рестан җыры дип аталган әсәр һәм “Сак-Сок” бәетен урнаштырган. Кыскасы, 1910 нчы елларда Тукайның фольклор җыюга планлы рәвештә, максатлы итеп тотынганлыгы күренә. Бу турыда ул үзе дә искәртеп уза. “Сак-Сок” бәетен язып алу турында шагыйрь түбәндәгечә яза: “Мин... бу “Сак-Сок” дип аталган “милли фантазия”без хакында күп-күп кешеләрдән күп-күп истифсарларда булындым. “Сак-Сок” бәетен беләсезме? Белсәгез, язып китерсәгез иде” дип үтендем. Шулай маташа торгач, Казан сәүдәгәрләреннән Мөхәммәт-Фатыйх Мусин бер көнне миңа “Сак-Сок” бәетен язып китерде”.
Билгеле булганча, шагыйрь бу әсәрне, беркадәр кыскартып, «Халык моңнары” китабында бастырып чыгара. Тукайның фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен санаганда, аның үзе җыйган әсәрләрен генә атасак, гадел булмас иде. Ул чорда шагыйрь “фольклор җене” кагылган күп кенә яшьләр белән якын мөнәсәбәттә булган, аларга тәҗрибәләрен ясарга җыенучы Х.Бәдигый һәм Г.Рәхимнәргә үрнәк булды.
Г.Тукай фольклорчы-теоретик буларак та XX йөз башы татар фольклористикасына нигез салучыларның берсе. Аның халык иҗатына булган карашлары, 1910 нчы елның 15 нче апрелендә “Шәрык” клубында ясаган лекциясендә чагыла. Бу хезмәтендә Г.Тукай фольклорга халыкның олы мирасы итеп карый. Фольклор әсәрләренең күңелендә туу һәм яшәү механизмнарын билгели.
Г.Тукай халык иҗатының тарихи яшәеш һәм тормыш-көнкүреш белән аерылгысыз бәйләнгән булуын ассызыклап әйтә. Аларда халыкның уй-фикере, рухы чагылыш тапканлыгы күренә. Халык иҗаты халык рухын өйрәнүдә беренче чыганак булуын искәртә.
Г.Тукай хезмәтендә халык җырларының поэтик үзенчәлекләренә аеруча зур әһәмият бирелә. Шагыйрь , татар фольклористикасында беренче буларак, татар җырларының специфик якларына игътибар итә һәм аларны халык эстетикасы нигезендә аңлатырга тырыша.
Шагыйрьнең татар җырларының башкарылу үзенчәлеге хакында әйткән сүзләре хәзер дә актуаль. “Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби..., - ди Тукай.
Җыеп әйткәндә, Г.Тукай 20 нче йөз башы татар фольклористикасына зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе. К.Насыйри башлаган олы эшне дәвам итеп, халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча күп көч куйды, татар фольклористикасын яңа биеклеккә күтәрде. Тукай традицияләрен аның тәэсирендә эш башлаган Х.Бәдигый, Г.Рәхим кебек фольклорчы-галимнәр дәвам иттерделәр.
Г.Тукай үзенең фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен бик “тыйнак” кына итеп бәяләп куя мәшһүр лекциясен тәмамлаганда шагыйрь болай ди: “Минем образованием бик бала рәвештә булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе. Шул сәбәптән җәһатемне бил игътираф ул хакта күп сөйләүдән туктыйм”.
Заман исбатлады инде, Тукай үз хезмәтләрен киметебрәк күрсәткән. Аның фольклор өлкәсендәге хезмәтләре дә, халыкның рухи хәзинәсен өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Алар татар фольклористикасының нигез ташлары булып яттылар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....
Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...
Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....
Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...
"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"
Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә...