Дәрес эшкәртмәсе: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе
план-конспект урока (5 класс)

Мөкминова Әлфия Дамировна

5нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел дәресенең технологик картасы

Дәреснең темасы: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

5нче сыйныф (татар теле) – рус төркеме

Дәреснең темасы: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Дәрес тибы:  яңа белемнәрне үзләштерү дәресе 

Метод: сөйләү, күрсәтү, практик

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе һәм аның ясалышы белән таныштыру.

Фикер сәләтләрен үстерү максаты:

  • Укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру, сыйфатны дәрәҗәләргә дөрес кую күнекмәсен, дөрес язылышын ныгытуны үстерү;
  • Сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбияви максат:

-Театр сәнгатенең  бер өлеше буларак  балетка кызыксыну уяту, аралашу культурасы тәрбияләү.

Дәрес технологиясе: коммуникатив, иҗади үсеш һәм сәламәтлекне саклау технологияләре.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • предмет буенча: сыйфатның артыклык дәрәҗәсен өйрәнү, сөйләм үрнәкләрендә активлаштыру сөйләмдә дөрес куллана белү
  • шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып-белүгә кызыксыну уяту; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы, игътибарлы һәм җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану)

Универсаль уку гамәлләре:

  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
  • танып белү: укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
  • коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау һәм алар белән хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау: ПК, мультимедиа проекторы, презентация, сигнал карточкалар

Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы. 5нче сыйныф,Р.Х. Ягъфәрова. Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 2014, 120-122 нче бит.

Дәрес этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

  1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы:

а) уңай психологик халәт булдыру

б) белемнәрне актуальләштерү

- Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк әле, чөнки елмаю кешенең кәефен күтәрә (улыбка поднимает настроение. Бер-беребезгә хәерле көн телик). Слайд 2

− Кәефләрегез әйбәтме?

“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз. Сезнең кәефләрегез яхшы булуына мин бик шат. Бүген дәрестә без сезнең белән тату һәм актив эшләрбез дип уйлыйм.
  • Бүген дәрестә кем дежур?
  • Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Слайд 3
  • Хәзер елның кайсы фасылы?
  • Апрель язның ничәнче ае?
  • Бүген урамда җылымы?

- Сезнеңчә татар телен без ни өчен өйрәнәбез?

  • Тыңлагыз һәм үсемлеклр исемен әйтегез.

Безнең урманнарда төрле җәнлекләр яши.

Бакчада матур чәчәкләр үсә.

Тун курткадан җылырак.

Бу күлмәк карарак.

Балан белән миләш кызыл булалар.

Укучылар хор белән

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, уң күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле булсын дәресебез!

Хәерле булсын һәр эшебез!

Укытучының сорауларына җавап бирәләр

Укучылар җөмләләрне тыңлыйлар һәм үсемлек исемнәрен әйтәләр.

төрле, матур, җылырак,

карарак, кызыл

УУГ

регулятив

-үзбәя

коммуникатив

-башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү 

коммуникатив: аралашу күнекмәләрен үстерү

  1. Өй эшләрен тикшерү

  • Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Сүзләрне тәрҗемәләре белән парлап тикшерү (соңгы дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне дә тикшерәбез)

119нчы бит, 5нче күнегү Слайд№4

Нәрсә?- музей

Нәрсәнең –музейның

Кая?- музейга

Нәрсәне?- музейны

Кайдан?- музейдан

Кайда?- музейда

6 балл – “5”

5балл – “4”

4 балл – “3”

Какие трудности у вас возникли при выполнении домашнего задания?

  • Афәрин!

Бер-берсен  тикшерәләр һәм билге куялар

өй эшен эшләгәндә нинди кыенлыклар булуын һәм нинди ысул белән чишкәннәрен  ачыклыйлар

Танып белү УУГ:

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү;

Коммуникатив УУГ

-башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау;

-иптәшең белән килешеп эшләү

регулятив УУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

  1. Уку мәсьәләсен кую

  • Слайд№5 Укучылар, слайдка карагыз әле
  • -Укучылар, кайсыгыз алма ярата? Мин сезгә зур, матур алма алып килдем. Я, минем алмам сезгә ошыймы?

-Әйдәгез, минем алмамны мактыйк әле. Бу алма нинди?

  • -Тәмле , зур ,  кызыл,  түгәрәк. (сүзләр тактага языла)
  • -Сез мактап әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә керер?
  • -Ә сыйфат турында нәрсәләр беләбез?(тактадагы сүзләргә ишарәләп)
  • -Тактадагы сүзләргә нинди сораулар куябыз?

-Дуслар, алма тигез пешкәнме?

-Дөрес. Алма бар яктан да кызыл түгел. Монда нинди төсләр бар? Чагыштырыйк әле.

  • -Бу төсләр сыйфатның нинди үзенчәлеген күрсәтә?

  • -Сыйфатның нинди дәрәҗәләрен беләбез?.
  • -Бу алмада гади һәм чагыштыру дәрәҗәсенә караган төсләр бармы?

       -Ә сезгә алманың кайсы ягы бигрәк тә ошады? Кайсы ягы яхшы пешкән?

-Мин дә сезнең белән килешәм, шуңа күрә игътибарыгызны алманың кып- кызыл ягына юнәлтәм. Шулай итеп, бүген дәрестә сыйфатның нинди дәрәҗәсе турында сөйләшәбез. Дәресебезнең темасы   сыйфатның артыклык дәрәҗәсе дип атала.

Сез татар телендә сыйфатның гади, чагыштыру дәрәҗәләре турында беләсез, ә артыклык дәрәҗәсе нинди була?

Сыйфатның атрыклык дәрәҗәсе предмет билгеләрен чагыштырганда, әлеге билгеләрнең бик күпкә артык икәнен белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсендәге  кызыл төс бераз гына артык иде, ә артыклык дәрәҗәсендә ул бик күпкә артык.

Димәк, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе нинди дә булса билгенең күпкә артык булуы дигән сүз, һәм сез яраткан кып- кызыл төс- ул сыйфатның артыклык дәрәҗәсенә карый (алмада күрсәтү).

-Ошый!

Тәмле, зур, кызыл, түгәрәк, кып-кызыл        

Сыйфат

Сыйфат предметның билгеләрен-  тәмен, күләмен, формасын, төсен белдерә.

-Нинди? Кайсы?(кәгазь алмага тактада сораулар беркетелә)

-Юк!

-Кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

Дәрәҗәләрен.

-Гади, чагыштыру дәрәҗәләрен

Әйе

-Кып-кызыл ягы.

Укучылар дәреснең темасын һәм максатын әйтәләр.

Дәресебезнең темасы   сыйфатның артыклык дәрәҗәсе дип атала.

Коммуникатив УУГ:

-проблеманы ачу, карар кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру;

-башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Метапредмет

танып белү УУГ:

-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау

 

регулятив УУГ:

-телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;

- тыңлаганчы системага салу;

- үз сөйләмеңне бәяләү

коммуникатив УУГ:

- үз фикереңне әйтә белү

Метапредмет УУГ

регулятив:

-дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

-укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

-уку һәм  булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1 адым

Ял минуты

Теманы ныгыту  Слайд 6-11

  • 121 бит, 4 күнегүне эшләү.
  • Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларны парлап языгыз .
  • Алар арасында нинди аерма бар.Сигнал карточкалар ярдәме буенча тикшерәбез.

“Бу нәрсә?” уенын оештыру.

Укучылар биремне п  эшлиләр.

Сигнал карточкалар ярдәмендә үзбәяләрен күрсәтәләр.

Бер укучы такта янына чыга һәм нинди дә булса  исем уйлый, пышылдап кына укытучыга әйтә. Башка укучылар, бу сүзне белергә тырышып, сораулар бирәләр.

Бу зурмы?

Ул түгәрәкме?

Кып-кызылмы?

Бу-алмамы?

Дәреслек белән эшләргә өйрәтү 

коммуникатив:

-бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-үз фикереңне башкаларга аңлаешлы итеп җиткерү

2 нче адым

  • 122 нче бит, 5нче күнегүне эшләү.
  • Җөмләләрне дәвам итегез.
  • Сигнал карточкалар ярдәме буенча тикшерәбез.

Укучылар биремне парлап  эшлиләр.

Сигнал карточкалар ярдәмендә үзбәяләрен күрсәтәләр.

Биремне эшләгәндә нинди кыенлыклар килеп чыгуын сөйлиләр.

           Шәхескә кагылышлы УУГ:

парларда эшли белү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Метапредмет ууг

регулятив:

-дөресне дөрес түгелдән аера белү;

-үзара контроль булдыру

3нче адым

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән сорау җөмләләре төзегез

(Зәп-зәңгәр, ап-ак, ямь-яшел, иң зур, бик матур, кып-кызыл)

3 нче адым

Төркемнәрдә ситуатив биремнәр эшләү

  • өлге буенча тикшерегез, үзбәя  Слайд

Төркемнәрдә биремнәрне эшлиләр

  • өлге буенча тикшерәләр һәм билге куялар

коммуникатив: коллектив  фикер алышуда катнашу

Мәгълүмат эзләүдә инициатив хезмәттәшлекнең үсеше (төркемнәрдә эшләгәндә)

Төркемнәрдә лидерлык сыйфатларын формалаштыру.

5 нче адым

Выполняя данные задания, какие ошибки вы допустили? Что для вас было самым трудным?

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларының сәбәпләре турында фикер йөртү

  1. Рефлексия, бәяләү этабы

Дәрескә гомуми бәя кую

Дәресебезнең ахыры да җитте. Слайд

  • Посмотрите на слайд облако "тегов", выберите для себя одно выражение, которые необходимо дополнить.

сегодня я узнал...

было трудно…

я теперь,

я научился…

я смог…

было интересно узнать, что…

меня удивило…

мне захотелось… и т.д.

       Бүгенге теманы кем яхшы аңлады һәм үзенең дустына аңлата ала?

Кем теманы аңлады, ләкин дустына әле аңлата алмый?

Кемгә бу тема буенча тагын эшләргә кирәк әле?

Өй эшен бирү : 1) 122 нче бит, 4 нче күнегү(1)

2) 122 нче бит, 5 нче күнегү

3) 121 нче бит, 3 нче күнегү

Сау булыгыз укучылар! Сезгә уңышлы көннәр телим!

Укучылар үзләре төзегән гыйбарәләрен әйтәләр.

Мне захотелось предложить своей маме….

яшел түгәрәк күтәрә

сары түгәрәк күтәрә

кызыл түгәрәк күтәрә

Үзләренең эшчәнлегенең нәтиҗәсенә объектив үзбәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатның ясалышы.Биремнәр.

Сыйфатның ясалышы. Биремнәр....

Татар теле дәресе , 6 класс "Сыйфатның исемләшүе"

Иҗади үсеш технологиясе кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе....

Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt

Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...

Сыйфатны кабатлау

Сыйфатны кабатлау дәресе өчен презентация...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...