Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ
учебно-методический материал (8 класс)
Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Матурлык» хикәясенә
образлар системасы аша анализ ясау
Предмет буларак әдәбият – укучыга әдәбиятны сүз сәнгате итеп аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итүче белем, күнекмә һәм мәгълүматлар системасы ул. Аның нигезен татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият теориясе тәшкил итә. Димәк, аңа әдәбият тарихы, теоретик төшенчәләр, язучының иҗаты – тормыш юлы, аерым әсәрләр, телдән һәм язма эшләр системасы, халык авыз иҗаты әсәрләре карый.
Мәктәптә әдәбият – эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Музыка, рәсем сәнгате белән янәшә сүз сәнгате - әдәбият укытыла. Ул дөньяны, тормышны, тарихны һәм бүгенгене, кешенең үз-үзен тотышын, психологиясен аңлауга ачкыч ролен үти, чөнки әдәбиятның төп өйрәнү - сурәтләү объекты – кеше, аның рухи дөньясы, тышкы дөнья, мохит һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре.
Матур әдәбият элек-электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык-нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган. Бүген мәктәптә әдәбият укыту турында сүз алып барганда да, без аның үзенчәлекләрен, закончалыкларын үзәккә куябыз.
Әдәбият предметын укыту бала мәктәпне тәмамлап чыккач та әдәбиятны укый, аңлый, анализлый, бәяли белсен, шуның ярдәмендә рухи камилләшсен өчен кирәк. Ул аерым әдәби әсәрләр, язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра, әдәбиятның үсеш тарихын, язучының стиль үзенчәлекләрен билгели, әдәби атамалар тәкъдим итә, әдәби әсәрләрне тоярга, аңларга,бәяләргә өйрәтә, сәнгатьне мөстәкыйль аңлау, аннан җан җылысы алу, бәяли белүгә юл ача. Бу исә баланың сәнгать өлкәсендә генә түгел, һәр нәрсәгә карата үз фикерен, үз карашын, мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга күнектерә, иҗади һәм логик фикерләүне үстерә.
Мәктәптә әдәбият курсының төп эчтәлеге әдәби әсәр өйрәнүдән тора. Әсәрне өйрәнгәндә, үзләштергәндә укучы әйтерсең лә берничә баскычны үтә. Беренчесе – уку, укудан соң текстны анализлау һәм йомгаклау, әсәр буенча нәтиҗәләр чыгару. Анализлау, әсәрне тулысынча аңларга ярдәм итә.
Әдәби әсәр тормышны чагылдыра, дибез. Тормышка якынрак булган саен, әйбәтрәк, дип бәялибез. Чынлыкта тормыш вакыйгасы белән әсәр эчендәге вакыйга арасында аерма зур. Әсәр вакыйгасында автор бәя бирә, теләген белдерә, сорау куя, соравына җавап эзли, таба, тормыш вакыйгалары тудырган хисләре белән уртаклаша. Әмма бу өстәмәләрне ул сөйләми – образлар ярдәмендә тасвирлый. Шулай итеп, без эпик әсәрләрне анализлау өлешенә күчәбез. Мисалга Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен алабыз. Программа буенча хикәя 8 нче класста үтелә.
Образ – иҗат эшендәге гомуми категория, сәнгатькә хас, эстетик тәэсирле объектлар тудыру юлы белән тормышны үзләштерү, аӊлату, яӊадан тудыру формасы. Әдәби образ авторныӊ теге яки бу күренешне иҗади үзләштерүе нәтиҗәсендәхасил була. Әдәби образ дип кеше күӊелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеӊдер, нәрсәнеӊдер тышкы кыяфәтен, рәвешен, сыйфатларын атыйлар.
Бүгенге әдәбият белеме фәнендә әдәби образныӊ төп билгеләре ачыкланган. Иӊ әһәмиятлесе – эчтәлекнеӊ тирәнлеге. Әдәби образәсәрдә эчтәлекне белдерүче форма ролен уйный. Әдәби әсәрдәге урыны, роле, бирелешенә карап та образларны төркемләү мөмкин. Мәсәлән: бер –берсенә охшатып, янәшәлектә яки капма-каршылылыкта тудырылган образлар. Образ дигәндә кеше дә, табигать күренеше яки сүз –сурәт тә күздә тотыла. Шулай итеп, әдәби әсәрдә образлар тулы бер тәртип – система хасил итә. Алар арасында төп рольне кеше образлары уйный. Кеше образлары ике төрле: объектив, ягъни сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы; һәм субъектив, ягъни шул дөньяны сурәтләүче, хикәяләүче булырга мөмкин.
Әсәрдә катнашучы образларны персонаж яки әдәби герой дип атыйлар. Персонажлар әдәби әсәр тукымасында биләгән урыны, роле ягыннан төрле дәрәҗәдә сурәтләнә. Төп герой яки персонаж әсәрнеӊ сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә җыя, автор концепциясен тулы һәм төгәл белдерүгә хезмәт итә. Ярдәмче геройлар яки персонажлар шулай ук хәл –вакыйгаларда катнаша, алар төп геройны ачарга ярдәм итә. Болардан тыш, аерым бер күренеш яки вакыйгаларда гына күренүче персонажлар – эпизодик геройлар була. Әсәрдә үзләре күренмичә, әйтелеп – аталып кына уза торган кеше образлары – аталучы геройлар да бар.
Бирелгән хикәяне образлар системасы аша тикшерә башлыйбыз. Әдәби әсәрдәге кеше образларында без яшәеш, матурлык, яхшылык турында уйлануларны да, тормышны сурәтләү үзенчәлеген дә күрәбез, язучы күрсәтергә теләгәнне күз алдына китерә алабыз. Шуңа да, образлар анализның үзәгенә куелганда, эш аларның үзенчәлекле сыйфатларын, якларын күзәтүдән башлана.
Хикәядә төп герой Бәдретдин характер буларак ачылган. Әсәрнең күп өлеше шушы образны төрле яклап ачыклауга хезмәт итә. Хикәянең башында ук Бәдретдиннең ярлы гаиләдән икәнлеге әйтеп кителә. «Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!»- дип алып кала иде. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде». Бәдретдиннең яшәү рәвеше никадәр ярлы булса да, ни өчендер шәкертләр кирәк әйберләрне аңардан сорап торалар. Барысы өчен дә бу бик аңлашылып бетмәгән кебек тоела. Образ каршылык тудыра. Үзе ярлы – үзе бай дигән фикер килеп чыга. Димәк, Бәдретдин әйберләренең булган кадәресенең кадерен белә, аның тир түгеп табылганын яхшы аңлый. Безгә, укучыларга, аның бу сыйфатына бары сокланырга гына кала. Мәдрәсә тормышында ул ныклап ачылып бетми. Автор «Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез!» дигән бәяне бирә.
Бәдретдиннең портреты бирелми, автор психологизм алымнары кулланып аның күңелендәге кичерешләрне укучыга «сөйли», әнисенә булган хисләрне автор түбәндәге җөмләләр белән бирә: «Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!...Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә ниинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?». Бала белән ана арасында олы ярату хисләре ята. Шул хәтле ярата алырлык көч аңарда кайдан барлыкка килгән соң? Анасына булган ярату ни өчен бу кадәр көчле тасвирлана соң? Бәлки, кайчандыр бу гаиләгә иң кадерле кешеңне югалту кайгысы янагандыр, мәңгелеккә аерылу куркынычы килгәндер. Бәдретдин бәхетенәдерме чәчәк чире белән чирләгән ананың исән калуыннан да зуррак тагын нәрсә бар. Һәм моны Бәдретдин бик яхшы аңлый. Шуңа да ул үзенең бар булмышын анасына багышлый. Менә шул уйлар, хис-кичерешләр тезмәсе Бәдретдинне безнең алдыбызда тагын да югарыракка күтәрә.
Бәдретдин тәрбияләнгән тирәлекне бәяләү дә характер тудыруга катнаша. Гаилә әгъзаларының аралашуыннан күренүенчә, монда артык күп сөйләшмиләр, ләкин алар улларына кирәкле тырышлыкны да, тәрбиялелекне дә бирә белгәннәр. Аны түбәндәге юллар да дәлилли: «Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде».
Шулай итеп, хикәя башында танышкан Бәдретдин укучы алдында идеаль образ булып килеп баса.
Хикәядә эпизодик, ягъни аерым вакыйгаларда гына катнашучы герой бар. Ул Бәдретдиннең әнисе. Беренче очрашу – ана улын каршы алырга чыга, ләкин чит кешеләрнең килеп чыгуыннан яхшысынмыйча, ул кире кереп китә. Икенче очрашу – ул чәй ясарга чыга. Автор ана образына зур тукталыш ясый. Башка геройлардан аермалы буларак, ул аның тышкы кыяфәтен сурәтләүгә дә зур урын бирә: «Киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды. Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп ките. Дөресрәге, яшермичә әйтим, Бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең, бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!» Аның шул зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта баласына булган мәхәббәте, аның өчен чиксез горурлану, куану, үзе эшләгән могҗизага таң калу чагылып тора. Ана образы Бәдретдинне тагын да тулыландырып җибәрә. Ике кешенең сүзсез генә мөнәсәбәтендә күпме психологизм алымнары ята.
Аталучы, ягъни әйтелеп кенә китүче геройлар да бар. Мәсәлән, Бәдретдиннең әтисе һәм бабасы. Аталучы геройлар язучы тудырган авыр тормыш моделен формалаштыруда катнаша.
Җыелма образлар буларак бирелгән, әсәр исеме белән бәйләнгән һәм төп проблеманы барлыкка китерүче чараларның берсе. Бәдретдиннең шәриктәшләрен атап китәргә мөмкин. Монда мәдрәсә тормышы белән бәйле урыннарны китерергә була. Анда төрле катлам кешеләренең көнитеше бирелә: «Рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт гадәттә бик сәләтле булып чыга. Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр булла. Аннары, ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала». Һәм менә аның иптәшләре Бәдретдиннең өендә. Хикәя исеме белән бәйле матурлык нәрсәне аңлата соң? Нинди матурлык турында сүз бара? Әгәр дә егетләр аның өенә туктамаган булсалар, бәлки без бу матурлык белән бөтенләй дә очраша алмаган булыр идек. Күңел түрендәге матурлыкка алар шаһит, укучыга нәтиҗәне аларның берсе бирә: «Берни эшли алмыйм үзем белән: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм… Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!»
Ясалма образдан Ә. Еники символларга мөрәҗәгать итә.
Парлы символлар - тургайлар сайравы , кәккүк тавышы. Тургайлар сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә, бар дөнья рәхәтлеккә, ләззәткә чума, ә кәккүк тавышы кешеләрнең исләренә ниндидер мөһим нәрсәне төшерер өчен яратылган сәер кош. Әйтерсең, кәккүк юлчыларны алдагы очрашу турында кисәтеп куя.
Скрипка – ул Бәдретдиннең үз кулы белән эшләнгән музыка коралы. «Кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде». Болай да тын торган өй эченә зәгыйфь кенә тавыш чыгарып авыр сагышлы моң тарала. Аны тын да алмый тыңлыйлар.
Китаплар - өй эчендәге авыр тынлыкны ничек тә таратыр өчен кулланылган. Бәдретдиннең китапларга мөрәҗәгать итүе җанлы сөйләшү, аралашу барлыкка китерә.
Гомумән, Ә. Еники психологик детальләр белә оста эш итә. Бу детальләр Бәдретдин образын тагын да ныграк ачарга, аңларга ярдәм итә, камилләштерә.Төп геройга булган хисне һич кенә дә яшерми сокланырга мәҗбүр итә.
Библиография:
- Әмирхан Еники «Матурлык» хикәясе. Әсәрләр 3 томда. Казан. 1991
- Альберт Яхин «Әсәргә ничек анализ ясарга?», «Мәгариф» журналы, Казан. №7,8,9 1999.
- М. И. Ибраһимов, Д. Ф. Заһидуллина «Әдәби әсәргә анализ ясау», Казан 2005.
- Д. Ф. Заһидуллина «Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы», Казан 2004.
- А. Г. Әхмәдуллин «Әдәбият белеме сүзлеге», Казан 1990.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)
А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби...
ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.
Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...
ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.
Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...
Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты
Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....
Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше
Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү. 2. Гаделлек темасына уйлан...
Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ
quot;Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер". ...
Әдәби әсәрләрне анализлау системасы. Система анализа литературного произведения
. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме - автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәг...
- Мне нравится (1)