3 сыйныфта татарча әдәби уку дәресе
методическая разработка
Предварительный просмотр:
Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызы
Сыйныф: 3а
Дәрес: әдәби уку
Тема: Мәчеләр дә кешечә яши.
Максат: Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” әсәренең үзенчәлеген аңлату. Әсәрдәге төп фикерне ачыклый белүләренә ирешү.
Бурычлар:
1)Л.Леронның “Мәче малае Шукбай”укып бетереп, әсәр турында тулаем күзаллау булдыру.
2) Хыял һәм чынбарлык турында фикерләү, күзаллауларын үстерү, ныгыту.
3) Кече туганнарыбызга мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Материал: дәреслек,1 нче кисәк, 79-82 нче бит, 3 нче кисәк. 40 нчы бит. Л.Леронның китаплар күргәзмәсе.
Җиһазлау: Әмир, Әминә, слайд: Мәче балалары балык тота.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру.Мотивация.
-Рәхмәт, Кояш,
Таң китердең.
Бар дөньяны ялт иттердең,
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы,рәхәт һәммәбезгә.
- Хәерле иртә,укучылар! Елмаеп,күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз һәм Әмир, Әминә белән бергәләп, Хыял дөньясына сәяхәтебезне сәяхәтебезне дәвам итәбез.
II Актуальләштерү.
1.Өйгә эшләрне тикшерү.
- Ә хәзер үзегез язган хикәяләрне укып күрсәтегез.(3 минут)
2.Ә.Габидиның “Тере антенналар” шигырен укыту., сорауларга җавап бирү.
-шагыйрь агачларны нәрсә белән чагыштыра?
-Көзге табигать кайсы юлларда чагылыш таба?
-Агачларның хыялларын чагылдырган юлларны партадашыңа укып күрсәт.
-Хәзер син партадашыңа һава торышын чагылдырган юлларны укы.
- Син дәреслектән “антенна”сүзе кергән нинди әсәр укыдың? Аны кем язган, дәреслекнең ничәнче битеннән табып була?
Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтеп була?
(Ике шигырь дә хыяллану турында)5 минут
3.”Мәче малае Шукбай”ның авылдагы тормышын искә төшерү.
СЛАЙД (Л.ЛЕРОН )
-Узган дәрестә без сезнең Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” хикәясенең беренче һәм икенче бүлекләрен укыган идек. Хәзер төркемнәрггә шундый эш :
-1нче төркем 1нче бүлек буенча сораулар әзерлисез, икенче төркем җавап бирә.
-2 нче төркем икенче бүлек буенча сораулар әзерлисез, беренче төркем җавап бирә.(Балаларның эше,җавабы- 5 минут вакыт)
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
III Яңа материал өстендә эш.
1.Укучылар, тыңлагыз әле Әминәнең табышмагы бар үзе җавап таба алмый
Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк (Песи)
-Димәк бүген без песиләр турында сөйләшәбез икән
- Бүлекнең исемен уку
-Песиләр турыда нәрсә укыйбыз икән без?
-Шукбайның балыкка баруы турында
- Ә сез балыкка барганыгыз бармы? Кем белән ? Балык эләктеме?
- Миндә хәзер бер сорау бар: Балыкчы ни турында уйлый, хыяллана икән?
- Ә балык?(Балыкка барулары турында сөйлиләр.)
Ә песиләр нәрсә дип уйлый икән?
Белмисезме?
-Хәзер белербез.
-Шукбай балык тота дигән бүлекне кычкырып уку, автор сөйләмен билгеләү.
-Рольләргә бүлеп уку
Әсәрнең эчтәлеген иллюстрация белән чагыштыру.
-81 нче биттәге сорауларга җавыап бирү.
IV.Беренчел белемнәрне ныгыту.
- Ни өчен мәче малайлары балык каптыра алмаган
V.Мөстәкыйль эш
1.”Хат” бүлеген эчтән укып, иллюстрациягә туры килгән өлешен билгеләтү.”
- 82 нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
-Мин эш бирәм, үтисез һәм иптәшегезгә күрсәтәсез, язмаганны өстисез. (Мәче малайларына характеристика)ТӨРКЕМДӘ ЭШ
-ИНТЕРАКТИВ ТАКТАДА ЭШ.
VI. Өйрәнгәнне ныгыту күнегүләре.
- Әйтегез әле, Л.Леронны Хыялый дип әйтеп буламы? Ни өчен,тексттан табып сөйләгез. Бер шигырен укып китик әле.(Йөри торган урындык.”)
- Димәк ул хыялланырга ярата икән.
- Инде дәрестә алган белемнәребезне йомгаклап, тест эше башкарыйк.(ЭКЗАМЕН)
VII.Дәрескә йомгак, рефлексия.
-Син үзеңне хыялый дип саныйсыңмы? Ни өчен?
-Дәрестә синең тагы нәрсәләр турында беләсең килеп калды?
-Дәрес сиңа ошадымы?
-Ошамаса, сәбәбе нидә?
- Син үзең минем барлык җавапларыма да җавап бирдеңме?
Син үзеңнең дәрестә катнашуыңа нинди билге куяр идең?
- Конвертлардан чәчәкләрне алып шушы болынны чәчәкләр белән бизә. “5”ле- кызыл чәчәк, “4”ле зәңгәр чәчәк, “3” ле сары чәчәк.
IX. Өй эше.
- Нәни мәче малайларына хат язарга, анда үзең белән булган бер кызыклы вакйганы тасвирларга.
2.”Мырау балык тота” дигән хыялый хикәя язып кара.
Билгеләрне анализлау.
Әминәнең бүләген тапшыру.
Дәрескә үзанализ
Мин 3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе күрсәттем. Бу сыйныфта 10 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.
Дәреснең темасы: Мәчеләр дә кешеләрчә яши
Дәреснең тибы. Яңа материалны өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Әсәрдәге төп фикерне ачыклый белүләренә ирешү.
Максат: Л.Леронның “Мәче малае Шукбай” әсәренең үзенчәлеген аңлату. Әсәрдәге төп фикерне ачыклый белүләренә ирешү.
Бурычлар:
1)Л.Леронның “Мәче малае Шукбай”укып бетереп, әсәр турында тулаем күзаллау булдыру.
2) Хыял һәм чынбарлык турында фикерләү, күзаллауларын үстерү, ныгыту.
3) Кече туганнарыбызга мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Материал:дәреслек,1 нче кисәк, 79-82 нче бит, 3 нче кисәк. 40 нчы бит. Л.Леронның китаплар күргәзмәсе.
Җиһазлау: Әмир, Әминә, слайд: Мәче балалары балык тота, нетбуклар.
Дәреснең төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Белемнәрне беренчел ныгыту
5.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
6.Йомгаклау.
Дәреснең темасы программада “Хыял дөньясында” бүлегенә кертелгән. Мәсәлләр темасын өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Мәчеләр дә кешеләрчә яши ” темасы дүртенче дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.
Шулай ук сингапур структураларыннан да алынган материаллар күрдегез.
Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
. 1)Л.Леронның “Мәче малае Шукбай”укып бетереп, әсәр турында тулаем күзаллау булдыру.
2) Хыял һәм чынбарлык турында фикерләү, күзаллауларын үстерү, ныгыту.
3) Кече туганнарыбызга мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.
Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.
Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:
- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.
- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.
Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.
Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.
Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.
Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.
Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган, иҗади өй эше бирелде.
Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.
Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе
6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...
"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?
конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...
8 сыйныфта Татарча да яхшы бел дәреслеге буеча тестлар
Контроль тестлар “Татарча да яхшы бел” дәреслеге буенча өйрәнүче 8 нче сыйныф укучылары өчен тәкъ...
Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...