"Татарның ул - бәхетле сагышы" Р. Яхинга багышланган презентация
презентация к уроку
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татар халкының күренекле композиторы Рөстәм Яхин (1921 – 1993)
Мәрьям Яхина (Мусина), композиторның әнисе Мөхәммәтхаҗи Яхин, композиторның әтисе Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Р өстәм б алачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән.
Өченче Таулар (хәзерге Калинин ур.16 йорт) урамындагы М. Яхин йорты. Биредә Р. Яхинның сабый чагы узган. 2001 елгы фото Р. Яхин укыган урта мәктәп бинасы (Сулъяк Болак ур. 48 йорт). 2001 елгы фото Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә.
1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яш ь м узыкантны армиягә алалар. 82 нче зенит-артиллерия полкында, 2 нче зенит-пулемет дивизиясендә укчы булып хезмәт итә. "ФРОНТОВИК 1941-1945" "ЗА ПОБЕДУ НАД ГЕРМАНИЕЙ", 1945 г.
1945-1950 елларда Р. Яхин укыган П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный.
1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторына әверелә.
Әсәрләр исемлеге Симфоник әсәрләр: Фортепиано белән оркестр өчен концерт (I бүлек. – 1950; II, III бүлекләр. – 1951). Вокаль-симфоник: К.Даян шигырьләренә хор, солист һәм симфоник оркестр өчен кантата «Урал» (1949); Р.Харис шигырьләренә хор һәм симфоник оркестр өчен кантата «Идел». Камера-инструменталь: Фортепиано өчен сюита (1948); Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1948); Фортепиано өчен соната (1949); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1949); фортепиано циклы «Җәйге кичләр» — (1969); фортепиано өчен пьесалар («Вальс-экспромт», «Юмореска»); скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар; «Элегия» виолончель һәм фортепиано өчен; татар халык җырларын эшкәртә. Вокаль: Романслар һәм җырлар (барлыгы 400гә якын).
1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.
«Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ.б. җырлары, романслары өчен 1959 елда Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Р. Яхинның дәүләт бүләкләре
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә .
Казанның Татар зиратында Р. Яхин кабере Рөстәм Яхин 1993 елның 23 нче ноябрендә вафат булды.
Өзелде лә даһи гомере, Өзелде лә Яхин гомере. Юк, Ул түгел гүр гөле, Ул безнең күңел гөле... Кави Латыйп
Рөстәм Яхин турында
Рөстәм Яхин үзенең бөтен вөҗүде, намусы белән татар музыкасына хезмәт итте, аның тугрылыклы кадиме булды. Шуның өчен дә татар халкы аның исемен яд итә, Олуглар рәтенә кертеп, аны сагынып искә ала. Халык тарафыннан Үз Улы буларак танылу, сәнгат ь кешесе өчен иң зур бәхет ул! Шамил Монасыйпов, халык артисты, профессор
Рөстәм абый чын мәг ън әсендә шиг ъри җанлы кеше иде. Ул тудырган йөзләрчә җыр-романсларның һәркайсы аңарга гына хас якты яңгыраш, хис-моңга ия. Татар композиторлары арасында шигъриятне тоемлау, нечкә сиземләү ягыннан аңа тиң зат юк иде һәм юк, минемчә. Бу уникаль күренешнең нәтиҗәсе дә куанычлы. Тукай, Җәлил шигыр ь ләренә тулы цикл и җат итәргә батырчылык итә алган икән, димәк, Яхин үзе дә бу даһиларга тиң, тигез зат! Фасил Әхмәтов, композитор
Рөстәм Яхин үзенең йөзләгән җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетып, аны якты бер биеклеккә күтәрде, үзенә бер "Рөстәм Яхин җырлары, романслары" дәверен тудырды. Рөстәм Яхин иҗаты гаять дәрәҗәдә халыкчан рухта. Аның матур үзенчәлеге һәм халыкчанлыгы, минемчә, иҗатының дөнья классик музыкасы югарылыгындагы алымнар белән сугарылган булуында һәм бу алымнарның халыкчанлык белән үрелүендәдер. Гөлшат Зәйнашева, шагыйрә
Безнең данлыклы композиторларыбыздан Рөстәм Яхин иҗатын бик хөрмәт итәм. Ул – чын профессионал, чын халыкчан композитор дип әйтер идем мин. Аның музыкасын бөтен халык тыңлый. Илһам Шакиров, җырчы
Һәркөн иртән безнең көнебез Рөстәм Яхин музыкасы — Татарстан Гимны белән башлана. Бу музыка гомерлек һәм ул - мәшһүр композиторыбызга һәйкәл. Гариф Ахунов, халык язучысы
Без көн дә иртән Дәүләт гимнын ишетәбез. Милләтне олы эшләргә өндәп, Казан мәкаме, сүзсез дога булып яңгырый ул. Таң нурларыннан үрелгән бу мелодиядә Рөстәм аганың йөрәге тибә. Йәгез, шундый чордашыбызның солтанатлы рухы каршында тынып калыйкмы бер мәлгә! Татарның ул -бәхетле сагышы... Марсел ь Галиев, язучы, публицист
Рөстәм Яхин дисәм, Күңелемдә Чишмә булып чыңлый якты моң... Сәйдәш биеклеген кыйбла иткән Җырчысы ул татар халкының. Мәхмүт Хөсәен
Рөстәм Яхинның рояле. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана
Кулланылган әдәбият исемлеге Интернет материалларына сылтамалар: http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/yakhin.htm http://tatarile.org/congress/tt/content/%D1%80%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC-%D1%8F%D1%85%D0%B8%D0%BD http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC_%D0%AF%D1%85%D0%B8%D0%BD http://vk.com/club34045642 http://www.gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=900
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....
Җиңү көненә багышланган презентация.
Татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен материал....
Муса Җәлилгә багышланган презентация
Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...
Җиңүнең 71 еллыгына багышланган презентация.
Әлеге презентация Җиңү бәйрәмен оештырганда ярдәмгә килер дип уйлыйм....
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )
Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...
"Кояш нурларының берсе..." Якташ шагыйрь Егор Уткинга багышланган презентация
Бу презентация якташ шагыйребез Егор Уткин иҗатына багышланган...