I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру. | -Исәнмесез, укучылар, Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычы Телимен һәммәгезгә Билге карточкалары : дәрес ахырында үз эшеңне бәяләү: 3- ярдәм кирәк, аңлап бетермәдем; 4- сорауларым калды; 5- аңладым һәм башкаларга да аңлата алам. | Коммуникатив: -укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру; -иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү. |
III.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Уку мәсьәләсен кую. | Укучылар, үткән дәрестә сез яңа сүзләр өйрәнгән идегез, өй эшенә нәрсә әзерләп килдегез? – сүзлек диктантына әзерләнергә иде.(укытучы диктантны аерым кәгазьләрдә яздыра: Идән юарга, аш пешерергә, кар көрәргә , бүлмәне җыештырырга, су сибәргә , бәрәңге әрчергә, кер үтүкләргә - бирелгән ачкыч буенча укучылар булган хаталарын үзләре төзәтәләр, билгеләр куялар. (слайд №2)
- Бу сүзтезмәләрне без кайда кулланырбыз, алардан ничек файдаланырбыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Дәфтәрләрне ачалар, число языла, темага чыгалар: Мин өйдә булышчы.(слайд №3)
- Максат: Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп кулланырга өйрәнербез. Димәк, нрсәләр эшләрбез? (слайд №4)
- Җөмләләр төзербез
- Бер- беребезгә сораулар бирербез
- Срауларга җавап бирербез
- Диалог төзербез
- Укучылар, сүзләр белән эшне дәвам итәбез.(слайд №5)
- укучылар эшкә максатны куялар, эшне карточкаларда башкаралар, тактадагы таблицага эләләр,
- ачкыч буенча эшләрен тикшерәләр.(слайд №6) , билгеләр куялар, зат кушымчаларын аңлатып нәтиҗә ясыйлар.
- Без ни өчен әти- әниләргә булышырга тиеш?- чөнки аларның эшләре күп, алар эштән арып кайталар. – бу бер сәбәп.
- Хәзер менә бу рәсемнәргә карагыз. Аларның нинди уртак яклары бар?
Бирем. Ике рәсем куела: 1)бала ашарга әзерли, 2)песи баласы йомгаклар белән уйный .(слайд №7) Нәтиҗә: Бала кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә – тормышта югалып калмаячак. Песи баласы тычкан тотарга өйрәнә – тамагы тук булачак. - Бусы икенче сәбәп.
- Нәтиҗә ясала. Димәк, беренчедән без әти- әниләргә булышабыз, файда китерәбез, икенчедән, эшкә өйрәнәбез. Халык мәкале: эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә (слайд №8). Чему Ваня не научился, того Иван не выучит (хотя и делаешь ддя других, зато учишься для себя. Каждый должен уметь выполнять повседневные домашние дела.
| Коммуникатив: -Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Шәхси: -укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе; -өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү; -үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү; -үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау; Танып-белү: -танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру; -билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү). |
IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.
| - Без нәрсәләр эшли беләбез икән, әйдәгез шул турыда сөйләшәбез. Дәреслек буенча эш
1. Дәреслектәге 58 бит 5нче күнегүнең беренче өлеше телдән башкарыла, сорауларга җавап бирәләр. (экранга җавапның икенче төрлесе дә төшерелә .(слайд №9) - Син әниеңә / әтиеңә булышасыңмы?
- Әйе, булышам.
- Син нәрсәләр эшлисең? (Син нәрсә эшләргә булышасың?)
- ..........
(дәфтәрләренә язып куялар) 2. Парларда эш: бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр.(дәфтәргә беркетелә) 3. Ике әйләнәгә 1-в эчтә сәгать уңаена,2-в тышта сәгать уңаена каршы басып музыка туктаган уңайга бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр, җавап биргәндә ни эшләгәннәрен пантомимо ярдәмендә күрсәтәләр( физ минутка). 4. Берничә баладан сорау: Таня әнисенә ничек булыша? (укучылар иптәшләренең әти- әниләренә ничек булышулары турында ишеткәннәрен әйтә алырга тиешләр)
| Шәхси: -Яхшы укучы сыйфатын аңлау; -үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау; -үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау; Коммуникатив: -укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру; -конфликтларны чишү; -үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү; -әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү; -аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру Регулятив: -максат кую; -прогнозлаштыру; -контроль; -коррекция; -бәяләү; -ихтыяри үзрегуляция; Танып-белү: -кирәкле мәгълүматны эзләү; -белемнәрне структуралаштыру; -аңлап әйтеп бирү; -кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; -фикерләүдә логик чылбыр төзү. |
Үзлектән эш | 5. Ситуацияләр. Дәфтәрдә ситуатив күнегүләр башкаралар. Как скажете о том, что вы помогаете маме: - чистить картофель
- варить суп
- мыть полы
- убирать комнату
- мыть посуду (инфинитив формасының кушымчалары искә төшерелә. Эш ачкыч буенча тикшерелә (слайд №10) 6. Яңадан видеоролик күрсәтелә: Болай яшәргә ярыймы? Бу ситуациядән ничек чыгып була. Федорага ничек булыша алабыз. Кем нәрсә эшли? – укучылар җөмләләр төзиләр: мин идән себерәм, мин идән юам, мин савыт- сабаларны юам, һ.б. Видеороликның ахыры күрсәтелә: менә укучылар без Федорага ярдәм иттек. Хәзер аның өе дә, савыт- сабалары да чиста һәм ул безгә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр җибәргән.(укучыларга конфетлар өләшергә мөмкин)
|
|
VI.Рефлексия. | - Парларда укучылар дәрестә нәрсә аңлаганлыкларын, нәрсә өйрәнгәннәренәрен бер-берсенә әйтәләр. Соңрак укытучының сорауларына җавап бирәләр.
- Бирелергә мөмкин булган сораулар: Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? Нәрсә аңладыгыз? (Җаваплар тыңлана, үзбәя 4-5 укучы билгеләр куела).
- Диктант яздык
- Сораулар бирдек һәм сорауларга җавап бирдек
- Диалог төзедек
- Рәсем буенча эшләдек
Булышу турында йомгак ясау. | Коммуникатив: -мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек; -иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү Шәхси: -үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау; -үзара ярдәмләшү. |