Рәвеш хәле
методическая разработка (8 класс)
Максат. 1. Рәвеш хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү, аларны дөрес итеп җөмләдә куллануга ирешү.
2. Укуччылырның уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү
3. Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда начар гадәтләрне кисәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ: рәвеш хәле турында гомуми күзаллау булдыру; аларны тикшерә, сөйләмдә куллана белү.
Танып-белү УУГ: укыган текстны аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү.
Коммуникатив УУГ: монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Шәхси УУГ: җаваплылыкның әһәмиятле булуын аңлау;гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда начар гадәтләрне кисәтү.
Тибы: УМ кую һәм чишү.
Методлары: Проблемалы һәм Сингапурча укыту алымнары, дәреслек белән эш.
Төп төшенчәләр: Җөмләнең иярчен кисәге, хәлнең төрләре.
Дәреслек: Татар теле, 8 нче сыйныф өчен дәреслек (авт. Р.К.Сәгъдиева, Г.И.Хәйруллина)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rvesh_hle.docx | 27.02 КБ |
8_syynyf.ppt | 284.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Рәвеш хәле
(8 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресе)
Максат. 1. Рәвеш хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү, аларны дөрес итеп җөмләдә куллануга ирешү.
2. Укуччылырның уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү
3. Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда начар гадәтләрне кисәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ: рәвеш хәле турында гомуми күзаллау булдыру; аларны тикшерә, сөйләмдә куллана белү.
Танып-белү УУГ: укыган текстны аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү.
Коммуникатив УУГ: монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Шәхси УУГ: җаваплылыкның әһәмиятле булуын аңлау;гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда начар гадәтләрне кисәтү.
Тибы: УМ кую һәм чишү.
Методлары: Проблемалы һәм Сингапурча укыту алымнары, дәреслек белән эш.
Төп төшенчәләр: Җөмләнең иярчен кисәге, хәлнең төрләре.
Дәреслек: Татар теле, 8 нче сыйныф өчен дәреслек (авт. Р.К.Сәгъдиева, Г.И.Хәйруллина)
Программа: «Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5-9 нчы сыйныфлар» /Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшр., 2015.
Җиһазлау: Сигнал карточкалар, компьютер, проектор, сәламәт яшәү рәвеше күрсәтелгән рәсемнәр.
Предметара бәйләнеш: рус теле грамматикасы.
Дәреснең технологик картасы:
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ |
Оештыру. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. | Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, уңай психологик халәт булдыру. – Үткән дәреснең УМ нинди иде? Өй эшен тикшерү. Әдәби әсәрдән вакыт хәле кергән җөмләләр язып килергә иде. | Без үткән дәрестә вакыт хәле турында төшенчә алдык. 1.Былбыл аңа бүген беренче мәртәбә күрендәгечә караганда матуррак һәм ягымлырак булып күренде. (Н.Фәттах) (вакыт р.) 2.Шәяхмәткә алдагы көздә унтугыз тулып, егермегә китә. Иртәдән бирле түбә кыекларын-нан тамчылар тама. (Г.Әпсәләмов) (килеш кушымчалары) 3.Классларына кереп утыргач, ул дәфтәрен читкә этәрде.(хәл ф. формасы) 4.Көннәр җылытканнан соң, Камил Ак Чишмәдән умарталык өенә күчкән иде. (Г.Бәширов) (бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә) | М. Үз фикереңне белдерә белү. Ш.Белемнең бик кирәк булуын төшенү. |
Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. | Сигнал карточкалар белән эш. (Яшел ягы - әйе, кызыл ягы юк дигәнне аңлата.) 1. Без Әлмәт шәһәрендә яшибез. Безнең шәһәребез бик матур.(яшел) 2.XX Олимпия уеннарында Россия медаль саны буенча икенче урынны алды (кызыл) 3. Хәл - фигыльгә иргән иярчен кисәк (яшел) 4.Хәлнең 7 төркемчәсе бар (кызыл) - Хәлнең астына дулкынлы сызык сызабыз (кызыл) . Хәлнең астына нинди сызык сызабыз инде? Әйдәгез җавабыбызны дәлилләү өчен дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны һәм бер җөмлә язып куйыйк. Укытучының тактада үрнәк язуы күрсәтелә. Числодан соң тема язу өчен бер юл калдырабыз һәм җөмлә язабыз. (Җөмлә проектор ярдәмендә экранда да күрсәтелә). Слайд 1.Яман гадәт тиз керә. (М). Укучылар, мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Яман сүзен нинди синонимнар белән алыштырып була? Яман гадәтләргә нәрсәләр керә? Бу яман гадәтләр бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. (Фотолар карау.Слайд 2.) Мәкальне күчереп язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Соравына карап, хәлнең төрен билгеләргә һәм дәрескә УМ ачыкларга кирәк.. Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. | Сорауларга җавап бирәләр. Мәкальнең мәгънәсен аңлаталар. Тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар куллану, кеше сөйләү, һ.б. Тиз хәле ничек? соравына җавап бирә, ә бу – рәвеш соравы. Димәк, без бүген рәвеш хәле турында сөйләшербез. | Р. Дәреснең темасын һәм максатын фаразлый, уку эшчәнлеген оештыра белү. |
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру | 1. Калын хәрефләр белән бирелгән хәлләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән аерып язарга, сорау куярга һәм белдерелү үзенчәлеген күрсәтергә. (Слайд 3.) Һәр сүзтезмәне яңа юлдан язарга 2.Модельләштерү. Экранда бирелгән сораулар нигезендә рәвеш хәле турында модель төзергә. (Слайд 4.) Модельгә таянып, рәвеш хәленең кагыйдәсен чыгарырга. Эшне төркемнәрдә киңәшеп эшләргә тәкъдим итү. Рус теле белән чагыштырырга кушу. | 1. 1. Элеп күтәрәсез – ничек? х.ф., I төр. 2. Тырыша–тырыша гармун уйный, - ничек? Х.ф. II төр. 3. Болыт сыман яралганбыз – ничек? ис.+ б. 4. Елгадай тулып – ни рәвешле? р.4. тыныч һәм ышанычлы сизәсең – ничек? сф. 2. Рәвеш хәле турында белгәннәрне искә төшереп язу. Бер-берсенә әйтеп җибәрү, тулыландыру. Нәтиҗә ясау.Үзбәя. | П. Рәвеш хәле турындагы белемнәрне гомумиләштереп күзаллау. Р. Парларда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.Үз эшләрен бәяли белү |
Ял итү | Укучылар такта янына чыгалар, музыкага хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, укучылар хәрәкәтсез кала, укытучы җавабы сан булырлык сорау бирә. Укучылар дөрес җавап саны кадәр төркемнәргә берләшәләр. Кайсы төркем беренчерәк берләшә - шулар җиңүче.
| ||
Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | Дәреслек белән эш. 88 нче биттәге 166 нчы күнегүне язмача эшлибез. Бирелген өзектән рәвеш хәлләрен табып үзе ияргән фигыль белән язып алырга, нинди чаралар белән иярүен күрсәтергә. Эш парларда башкарыла. Язып алган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карарга. | К.җ. Тип – тигез булып ката – х.ф. Куа – куа йөриләр – х.ф. Кызыгып, кинәнеп карап торалар – х.ф. Тиз генә уза – р+кисәкчә Биреп укытыргы – х.ф. Шул килеш җитештерергә - ал. | П. Рәвеш хәлен үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү |
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. | 1. 176нчы күнегү. Текстны укып, төп темасын билгеләү. Сораулар төзергә һәм шул сорауларны парларда бер-берсенә бирергә тәкъдим итү (диалогик сөйләм оештыру) Текст эчтлеге буенча нәтиҗә чыгару: - Кызларга нинди сыйфатлар хас? -Сезнеңчә бәхет –нәрсә ул? . | 1. Текст эчтәлеге буенча парларда диалогик сөйләм. Нәтиҗә.Укучылар үз фикерләрен белдерәләр. 2. 1нче төркем. Мәкальләрнең беренче өлешен икенче өлеше белән туры китереп укы, мәгънәләрен аңлат. Җөм-лә кисәкләре ягыннан тикшер. Фикереңне сыйныфташларыңа дәлиллә. 2нче төркем. Хәрефләрне дөрес итеп урнаштырып, Ф.Яруллин язган җөмләләрне укы.Рәвеш хәле кайсы сүз төркеме белән белдерелгән. Нәтиҗә яса. | Т.-б.Укыган текстны аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикерләрен белдерә белү. П. Рәвеш хәлен сөйләмдә куллана белү, алар белән , мәкаль-әйтемнәр, истә калдыру. Р. Төркемнәрдә бергәләп эшләү күнекмәләрен, тапкырлык, зирәклекләрен, активлыкларын үстерү |
Рефлексия. Бәяләү. | 1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү. 2. Билгеләр кую. | 1.Дәрескә нәтиҗә ясыйлар. 2.Үзбәя. Һәр пунктка берешәр баллдан (Белемнәрне бәяләү картасы беркетелә) | Ш. Нәтиҗәлелеккә ирешүдә җаваплылыкның, тырышлыкның, дуслыкның әһәмияле булуын төшенү. Р. Үз эшләренә һәм иптәшләренең эшенә бәя бирә белү. |
Өй эше бирү. | а) “3”ле өчен - Карточка №2. Җөмләләрне күчереп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз, белдерелү үзенчәлеген өсләрендә билгеләгез. ә) “4”ле өчен - Рәвеш хәлләре кергән 5-6 мәкаль эзләп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз. б) “5”ле өчен - Бирелгән формаларны файдаланып, “Яхшы гадәтләр” темасына җөмләләр төзегез, җөмләдә ул сүз рәвеш хәле булып килсен. | Өй эшен язып алу. |
Беркетмә. Белемнәрне бәяләү картасы.
Көтелгән нәтиҗә | Үзбәя | Укытучы бәясе |
Мин бу дәрестә актив катнаштым | ||
Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем | ||
Сөйләмем дөрес һәм тулы булды | ||
Җөмлә кисәкләренә синтаксик анализ ясый беләм | ||
Гомуми билге |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Әйе” – яшел, “ Юк” – кызыл.
Яман гадәт тиз керә. (М).
Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр,наркотиклар куллануның нәтиҗәсе
Күңелсез күренешләр ...
Карточка №1. Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән хәлләрне үзләре ияргән сүзләре белән язып алыгыз, сорау куегыз, белдерелү үзенчәлеген билгеләгез. Үрнәк: Элеп (ничек?) күтәрәсез – I төр х.ф. 1. Шатлык, сагыш күтәрәсез, Канатыгызга элеп . (Р.Әхмәтҗанов) 2. Тырыша–тырыша гармун уйный, Ул ничек онытылсын. (Халык җыры) 3. Яралганбыз бу дөньяда Яңа бер болыт сыман . (Зөлфәт) 4. Яшәргә язсын елгадай, Яшел ярларга тулып . (Зөлфәт) 5. Андый кеше янында син үзеңне тыныч һәм ышанычлы сизәсең. (М.Юныс)
Түбәндәге сораулар нигезендә рәвеш хәле турында модель төзергә. 1. Рәвеш хәле нәрсәне белдерә? 2. Сораулары нинди? 3. Ничек белдерелә?
Өй эше а) “3”ле өчен - Карточка №2. Җөмләләрне күчереп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз, белдерелү үзенчәлеген өсләрендә билгеләгез. ә) “4”ле өчен - Рәвеш хәлләре кергән 5-6 мәкаль эзләп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз. б) “5”ле өчен - Бирелгән формаларны файдаланып, “Яхшы гадәтләр” темасына җөмләләр төзегез, җөмләдә ул сүз рәвеш хәле булып килсен.