Һади Такташ "Мокамай"
презентация к уроку (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Һади Такташ
а ) 1905 ә) 1901 б) 1931 1. Һади Такташның туган елы
а ) Кырлай авылы ә ) Сосна авылы б ) Сыркыды авылы 2. Һади Такташның туган авылы
а) “Туган авыл” ә) “Иптәшләр” б) “ Ата-ана” 3. Һади Такташның әсәре:
а) Мулладан ә) Апасыннан б) Әти-әнисеннән 4. Һади Такташ кемнән укырга-язарга өйрәнә?
а)1931 ә)1951 б)1937 5. Һади Такташның вафат булган елы:
ә б ә б а 0 хата - ”5” 1 хата - ”4” 2 хата - ”3” 3 хата - ”2” Дөрес җаваплар:
Һади Такташ “Мокамай”
Җәфа чигү- авырлыклар күрү Һәлакәт – үлем Карак-әйбер урлаучы Баткак – төрле чуалчыклар, буталчыклар Күмәк – бергә Кәсеп –шөгыль Сүзлек эше
Әсәр нәрсәне сурәтләү белән башланып китә?
Ахры мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында усак яфраклары шаулавын Алар мәңге минем хыялымда шаулый-шаулый яфрак ярырлар . Карт имәннәр, калмый минем арттан, кая барсам, озатып баралар... Бер җирдә юк андый андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары- Андагыдай шаулый торганнар. Сыркыды ничек сурәтләнә? Шул юлларны табып укыгыз.
Бу шигырдә кемнәр сурәтләнгән ? Алар турындагы юлларны табып укыгыз әле ?
Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез кара, Сары чәчлесе ул- мин идем, Кара чәчле коңгырт кара күзле Кәкре аяклы дустым, җан кисәгем, Ул, Мокамай бәгърем син идең.
Әкияттәге ике бала кебек, Икебез дә кара борынлы. Зурлар кебек, кулны артка куеп, Йөри идек таптап болынны. Һәрбер нәрсә безгә яңа иде, Һәрнәрсәгә исебез китә иде, Бернәрсә дә бездән качмый иде, Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде... Күпме кыен күрдек шуның өчен, Күпме тал чыбыгы ашадык , Әкияттәге ике бала кебек Күпме “җәфа чигеп” яшәдек... Дусты Мокамай белән икесенә дә уртак сыйфатлар тагын кайсы юлларда чагыла?
Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Шигырьдә әле кабатланып килә торган дүртьюллыклар бар. Шул юлларны кем табып укый? Ак каенга асылынып менгән кебек Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга таба юл алдым. Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым. Ә син меналмадың... Калдың, югалдың...
Ике дус тормышларын бер үк төрле башлап, төрлечә тәмамлауларын күрсәтү өчен куллана.
Ә Мокамайның тормышы ничек тәмамлана?
Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга; Төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә ; Тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Ихтыяр көче
Әсәрне сәнгат ь ле итеп укырга. Сорауларга җавап бирергә. Һади Такташ дустының гаепсез икәнлеген белсә, әсәрнең эчтәлеге нинди булыр иде? ( прозада яки шиг ъ ри юлларда язып килергә) Өй эше
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !